Рабочая программа по татарскому языка , 9 класс.
рабочая программа (9 класс) по теме

Гарипова  Гузалия  Хабибрахмановна

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

 

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  5. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

 

Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

 

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

 

Методик ярдәмлекләр:

Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.

 

9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 9_syynyf_tatar_dbiyaty.doc261 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                   

ТАТАР УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ

9 НЧЫ СЫЙНЫФЫ ӨЧЕН

ӘДӘБИЯТТАН ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                                                                                                             

         

2013 - 2014 нче уку елы

АҢЛАТМА ЯЗУЫ

Программа түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:

  1. “Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында” Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).
  2. “2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы” (2004 ел, 11 октябрь).
  3. Россия Федерациясенең 309-Ф3 номерлы Законы (2007 ел, 1 декабрь).
  4. Татар әдәбиятыннан гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. – Казан, 2008.
  5. Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары (5-11 нче сыйныфлар). – Казан: “Мәгариф” нәшрияты, 2010.

Дәреслек: Әдәбият (Борынгы һәм Урта гасыр, XIX йөз татар әдәбияты): Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең һәм гимназияләренең 9 нчы сыйныфы, урта махсус уку йортлары, педагогия училищелары, колледж һәм лицей укучылары өчен дәреслек / Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. - Өченче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 9 нчы сыйныфы өчен / Төзүчеләр Миңнегулов Х.Й., Садретдинов Ш.А. – 3 нче басма. – Казан: Мәгариф, 2005.

Методик ярдәмлекләр: 

Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту: укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.

Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.

Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.

9 нчы сыйныф өчен программада татар әдәбиятына 68 дәрес каралган, эш программасында да уку елы дәвамында 68 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр тема программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Аерма бары тик “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнү дәресләренә генә карый: ул бер дәрескә арттырылды. Аның өчен йомгаклау һәм имтиханга әзерләнү дәресләреннән бер сәгать алынды. Дәресләрдә “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” интерактив китабын куллану, Интернет ресурслары белән эшләү кебек эш төрләреннән дә киңрәк файдалану, компьютер технологияләрен күбрәк кертү планлаштырыла. Программа материалының күләмле булуын истә тотып, өйгә индивидуаль эшләр дә күп бирелә.

9-11 нче сыйныфларда татар әдәбиятыннан урта (тулы) гомуми белем бирүнең максатлары

  1. Татар әдәбиятының тарихи барышы турында гомуми караш булдыру.
  2. Татар әдәбиятының барышын, аның аерым чорлардагы торышын, чор әдәбиятының йөзен билгеләүче язучылар иҗатын  анализларга һәм бәяләргә өйрәтү.
  3. Әдәби-теоретик белемнәр нигезендә әдәби әсәрнең, язучы иҗатының, чор әдәбиятының, гомумән, татар әдәбиятының үзенчәлекләрен табарга күнектерү.
  4. Текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны ала белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү.
  5. Иҗади фикерләүдәге уртак һәм милли үзенчәлекләрне танырга өйрәтү.

Бурычлар

  1. Өйрәнелгән әдәби әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә системалы итеп күзалларга ярдәм итү.
  2. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, төрен һәм жанрын билгеләргә өйрәтү.
  3. Әдәби әсәрне анализлау күнекмәләре булдыру.
  4. Шигъри текстларны яисә чәчмә әсәрләрдән өзекләрне ятлату.
  5. Укучының мөстәкыйль фикерләвен, гомумиләштереп нәтиҗәләр ясау сәләтен үстерү.
  6. Бәхәсләрдә катнашу, оппонентларның фикерен исәпкә алып, үз карашларыңны раслау һәм дәлилләү күнекмәләре булдыру.
  7. Рефератлар, докладлар әзерләргә өйрәтү.
  8. Әдәби әсәрләр һәм ирекле темалар буенча сочинение язу күнекмәләрен үстерү.
  9. Әдәбият теориясе, әдәбият тарихы, сәнгатьнең башка төрләре бергәлегендә укучыда әдәбиятны мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру һәм әдәбият-сәнгать белән даими кызыксыну тәрбияләү.
  10. Матур әдәбиятта халык тарихы, милләт язмышы гәүдәләнешенә укучыларның игътибарын туплау.
  11. Әдәби әсәрнең эстетик кыйммәтен, поэтикасын аңларлык эстетик зәвык булдыру.
  12. Укучыларда кешелеклелек, горурлык, үз кадереңне белү хисләре тәрбияләү.

Укучыларының белем дәрәҗәсенә таләпләр

  1. Әдәби-тарихи процессның төп закончалыкларын, этапларын, чор әдәбиятына зур өлеш керткән әдипләр иҗатын белү.
  2. Мәктәп курсында өйрәнелгән әсәрләрне чорларның үсеш тәртибендә өзлексез барыш итеп күзаллау.
  3. Әдәбият тарихы һәм теориясе буенча белемнәргә (тема, проблема, идея, пафос, образлар системасы, сюжет-композиция, телнең сәнгати сурәтләү чаралары, әдәби деталь) нигезләнеп, әдәби әсәрне анализлау һәм шәрехләү.
  4. Әсәрне чорга хас әдәби юнәлеш белән бәйлелектә тикшерә һәм аңлата белү.
  5. Классик әдипләребезнең тормыш һәм иҗат юлларының төп фактларын белү.
  6. Әдәбият теориясенә караган иң әһәмиятле төшенчәләрне, аларның билгеләмәләрен белү (әдәби процесс, иҗат методы, сәнгатьчә алымнар-чаралар, анализ төрләре, язучының стиле, әдәбият һәм чор, шәхес һәм җәмгыять бәйләнешләре).
  7. Татар әдәбиятында традицияләр һәм яңару процессы, жанрлар үсеше турында гомуми күзаллау булу.

Формалаштырылырга тиешле күнекмәләр

  1. Әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау.
  2. Өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү.
  3. Тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.
  4. Язучыларның иҗатларын, әсәрләрен чагыштырып уртак һәм аермалы якларын аңлата, бәяли белү.
  5. Татар һәм рус телендәге әсәрләргә телдән һәм язмача фикереңне белдерә, аларга бәя бирә алу.
  6. Дәреслек белән эшләү, конспектлар төзү, белешмә әдәбияттан (төрле сүзлекләрдән, тәнкыйть материалларыннан, фәнни чыганаклардан һ.б.) файдалану күнекмәләре булу.

9 нчы сыйныф

Татар әдәбиятыннан календарь-тематик план

Укытучы  Гарипова Гүзәлия Хәбибрахман кызы.

Атнага 2сәгать исәбеннән (34 атна, 68 сәгать)

Әсәрләрне өйрәнү – 50 сәгать

Сөйләм үстерү – 6 сәгать

Дәрестән тыш уку – 8 сәгать

Кабатлау һәм имтиханга әзерләнү – 4  сәгать

Программа: Татар урта мәктәпләре өчен әдәбият программалары. 5-11 нче сыйныфлар/ Ф.Хатипов, А.Әхмәдуллин. К., “Мәгариф”, 2010

Дәреслек: Х.Миңнегулов, Ш.Садретдинов. Урта гасыр һәм ХIХ йөз татар әдәбияты.- К., 1998. 9 нчы сыйныф өчен дәреслек.

Хрестоматия: Әдәбияттан хрестоматия: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныфы өчен дәреслек.

Методик кулланмалар:

  1. Хөснетдинова Л.К. 9 нчы сыйныфта әдәбият укыту : укытучылар өчен кулланма. – Яр Чаллы, 2006.
  2. Заһидуллина Д.Ф. Мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
  3. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов Ә.М., Гыйләҗев Т.Ш. Татар әдәбияты: Теория. Тарих. – Казан: Мәгариф, 2004.

Тема

Материал, җиһазлау

Срок

Үтәлеш

Методик алымнар

Искәрмәләр

I чирек – 9 атна (18 сәгать)

1

Кереш. Тарихи-әдәби процесс һәм аның үзенчәлекләре. Матур әдәбиятның кеше тормышында тоткан урыны.

  1. Татар әдәбияты тарихы.1 нче том. К., 1984.
  2. Географик карта.
  3. Әдәбият теориясе., К., 1979.
  4. “Мәгариф” журналы, 1997, №3.
  5. “Мәгариф” журналы , 1995, №5-6.
  6. “Ачык дәрес” газетасы (плакат-таблица), сентябрь, 2007.

Күчермә (репродуктив) ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗә чыгару, лекция материалын тезислар рәвешендә язу.

“Әдәбият белеме сүзлеге”, “Татар әдәбияты тарихы” җыентыкларын һәр дәрестә кулланма итеп алырга. Дәреслек: 10-11 нче битләр.

2

Татар-төрки әдәбиятының чыганаклары. Рун язулы истәлекләр.

  1. Ташка язылган җуелмас (Руник ядкярләрдәге мәкальләр һәм әйтемнәр), “Мирас” ж., 1993, №2.
  2. “Борынгы әдәбият”, “Ул дәрья да, бу дәрья”, “Татар халык авыз иҗаты” җыентыклары.
  3. Рун, уйгур, гарәп алфавитлары язылган плакат-таблица.
  4. “Атлас истории Татарстана и татарского народа”.- Казань-Москва, 1999.
  5. Рун, уйгур, гарәп алфавитларындагы тамгалар язылган плакат-таблица.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру, өзекләр уку, материалны төп фикерләр рәвешендә язу.

“Мәдәни җомга “ газетасындагы мәкаләләр белән даими рәвештә танышып барырга, “Әтнә төбәге фольклоры” тупланмасына материаллар җыюны дәвам итәргә.

Хрест.- 5-7 бит.

Дәр.- 19 бит, 1-5 нче сораулар.

3

Уйгур язулы истәлекләр. Гарәп язулы истәлекләр: М.Кашгарый “Диване лөгатет-төрк”, Й.Баласагунлы “Котадгу белек”. Әдәбият теориясе. Матур әдәбиятның иҗтимагый вазифасы.

  1. “Борынгы әдәбият”, “Ул дәрья да, бу дәрья”, “Татар халык авыз иҗаты” җыентыклары.
  2. Ш.Әнвәр “М.Кашгарый төзегән “Түгәрәк җиһан харитасы”, “Мирас” ж., 1994, №5-6.
  3. Х.Мәхмүтов “Мәңгелек ядкяр”,  “Мәдәни җомга”, 30 нчы апрель, 1999 нчы ел.
  4. Х.Госман “Борынгы төрки һәм татар әдәбиятының чыганаклары”, К., 1981.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, әңгәмә, аңлатмалар бирү, чагыштыру.

Мәкальләрне хәзерге телдәге төрдәшләре белән чагыштыру.

“Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабын тәкъдим итү.

Әби-бабаларыбыздан ишеткән акыллы фикерләрне күңел дәфтәренә теркәп барырга, тупланмага җыюны дәвам итәргә.

Дәр.- 22-30 бит., 25 бит- 3 нче сорау, 31 бит – 4 нче сорау.

4

Әхмәд Йүгнәки, Әхмәд Ясәви һәм Сөләйман Бакыргани иҗатлары турында кыскача мәгълүмат бирү.

Коъән. Ислам дине һәм төрки-татар мәдәнияте.

Әдәбият теориясе. Шәрекъ классикасы.

  1. “Халык авыз иҗаты” җыентыгы.
  2. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабы.
  3. Г.Хәйям “Робагыйлар”.
  4. Коръән тәфсире.
  5. “Балаларга үгет-нәсыйхәт”
  6. “Салават күпере” журналы, 1998, №11-12.
  7. Вәгазьләр, Коръән аятьләре яздырылган аудиоязмалар.
  8. Кулъязма яки басма Коръән.
  9. “Мәгариф” журналы, 1998, №3 (37-38 бит).

Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: укытучы сүзе, әңгәмә, аңлатмалар белән уку, сөйләү, чагыштыру.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, дәреслектәге язмаларның конспектын төзү, сайлап сөйләү.

Татар фольклорындагы Коръән белән бәйле элементларга мисаллар таптыру.

Төбәгебездз һәм авылыбызда башкарылган игелекле эшләр турында чыгышлар әзерләргә. Хрест.- 19-24 бит.

Дәр.- 31-38 бит.

“Йосыф” сүрәсен укырга.

5

Болгар чоры әдәбияты. Кереш.

  1. Миңнегулов Х. Болгар чоры язма мәдәнияте., “Мирас” журналы, 1994, №5-6.
  2. Географик карта.
  3. “Атлас истории Татарстана и татарского народа”.- Казань-Москва, 1999.
  4. Китап күргәзмәсе.
  5. Рәсемнәр, иллюстрацияләр.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспектлау.

Татар фольклорындагы болгар чорына мөнәсәбәтле ядкярләр, газета-журналлардагы мәкаләләр белән даими рәвештә танышып барырга.

6

Класстан тыш уку. М.Хәбибуллин “Кубрат хан” романы.

  1. “Мәгариф” журналы, 1999, №5. (28-30 б.)
  2. Күргәзмә өчен сайланган китаплар.
  3. Язучы портреты.
  4. Иллюстрацияләр.

Газета-журналларның яңа саннары белән танышырга, китапханәдәге яңа китапларга күзәтү ясау. “Иң яраткан китабым” күргәзмәсен оештыру. Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәр турында фикер алышу, сорауларга җавап табу.

Кол Гали турында мәгълүмат тупларга.

Дәр.- 52-55 бит.

8

Шәхес һәм шагыйрь буларак Кол Гали турында белешмә. “Кыйссаи Йосыф” поэмасының язылу һәм яшәү тарихы.

Әдәбият теориясе. Традиция һәм новаторлык.

  1. Кол Галинең рәссам Т.Хаҗиәхмәтов ясаган портреты.
  2. Х.Әюпнең “Кол Гали”      шигыре.
  3. Иллюстрацияләр.
  4. Аудиоязма.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сорау, нәтиҗәләр чыгару, аңлатмалар бирү. Коръәндәге “Йосыф” сүрәсен “Кыйссаи Йосыф” әсәрендә сурәтләнгән вакыйгалар белән чагыштыру.

Хрест.- 27-53 бит.

9

“Кыйссаи Йосыф”ның сюжеты (уку һәм анализлау).

“Кыйссаи Йосыф”ның төп образлары, идея - проблематикасы.

  1. Поэма тексты.
  2. Рәсем-иллюстрацияләр.
  3. Аудиоязма.

4. Җәләлиева М. Борынгы татар әдәбиятында Кеше образы., К., 1968.

5.  Иллюстрацияләр.

Эзләнү (эвристик) ысулы: эзләнүчән әңгәмә, текст өстендә эшләү, биремнәр үтәү, сүзлек эше.

Йосыф, Ягъкуб, Зөләйха образларына бәяләмә бирергә әзерләнергә.

“ Хәтимә” өлешен ятларга.

10

“Кыйссаи Йосыф”ның сәнгатьчә эшләнеше, әһәмичте. Поэманы гомумиләштереп анализлау.

Әдәбият теориясе. Урта гасырлар әдәбиятында дастан жанры.

1. Б.Урманченың “Сагыш” скульптурасы репродуциясе.

2. М.Шәмсетдинова “Бөек Болгар дастаны” исемле музыкаль әсәре яки “Багышлау” аудиокассетасы.

Эвристик ысул, тикшеренү ысуллары: текст буенча мөстәкыйль эшләү, әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, гомумиләштерү.

Сочинение язарга әзерләнергә.

11

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение жанрлары турында тулы белешмә бирү. Сочинение язу.

1. Сочинение язарга өйрәтү китаплары.

Күчермә ысул, тикшеренү ысулы: аңлату, сөйләү, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү. Сочинениене яза башлау.

Сочинениене язып бетерергә. Аерым укучыларга Алтын Урда чоры турында докладлар әзерләргә .

12

Алтын Урда чоры әдәбиятына күзәтү. Суфичылык.

  1. Географик карта.
  2. “Халык авыз иҗаты” җыентыгы.
  3. Газета-журнал материаалары.
  4. Рәссамнарның картина репродукцияләре.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, укучыларның докладларын тыңлау, әңгәмә, аңлатмалар бирү (дидактик әдәбият, әдәби багланышлар, әдәби тәрҗемә, газәл, касыйдә, гаруз жанрлары, суфичылык атамасы), дәреслектәге язманың конспектын төзү.

89 бит-сорауларга җаваплар әзеләргә.

13

ХIV йөз әдипләре. Рабгузый, Харәзми, М.Болгари, Әхмәд Үргәнчи әсәрләренә күзәтү, өлешчә анализлау.

  1. Газета-журнал материаллары (папка).
  2. Иллюстрацияләр.
  3. Таблица (үрнәге -“Мәгариф” ж., 1999, №7, 79 бит).

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрнең өлешләрен тикшерү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эзләү, уку. “Балаларга үгет-нәсыйхәт” китабындагы әдәплелек турындагы язмалар белән үреп бару.

Мөстәкыйль рәвештә “Кисекбаш” әсәрен укырга. Таблицаны тутырып бетерергә.

14

Хисам Кятибнең “Җөмҗөмә солтан” әсәрен анализлау.

  1. Иллюстрацияләр.
  2. Г.Тукайның “Печән базары...” поэмасы.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзнечәлекләре.

“Хөсрәү вә Ширин” әсәрен укырга.

15

Класстан тыш уку. Котб “Хөсрәү вә Ширин” .

  1. Иллюстрацияләр.

2. Х.Миңнегулов “Котб иҗаты”.

3. Әмирхан Р. “Мәхәббәт фәлсәфәсе чыганагы”. “ Мирас” ж., 1993, №5.

4. “Мәгариф” ж., 1998, №9, 31-32 б.

Эзләнү ысулы: эзлзнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзенчәлекләре.

С.Сараиның тәрҗемәи хәле. “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын укырга.

16

С.Сараиның тәрҗемәи хәле. “Гөлстан бит-төрки” әсәрен, “Сөһәйл вә Гөлдерсен” дастанын уку һәм анализлау.

1. Х.Миңнегулов “Сәйф Сараи: тормышы һәм иҗаты”, К., 1976.

2. Әмир Нәҗип “ХIV йөз шагыйре Сәйф Сараи һәм аның заманы”.

3. “Мирас”ж., 1997, №1-10., иллюстрацияләр.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, уку, сүзлек эше, сөйләү, әсәрнең өлешен тикшерү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, аңлатмалар бирү (нәзыйрәчелек), чагыштыру.

“Идегәй”нең эчтәлеген, ятлаган өзеген искә төшерергә.

17

Казан ханлыгы әдәбиятына кереш. “Идегәй” дастаны.

1. В.Хаков “Казан ханлыгы чоры язма мәдәнияте”, “Мирас” ж., 1993, №10-12.

2.  Рәсемнәр, иллюстрацияләр.

3. “Идегәй” дастаны.

4. Китап күргәзмәсе.

5. Географик һәм тарихи карталар.

6. Таблица.

7. “Мирас” ж., 1996, №9.

Эвристик ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, проблемалы анализ, чагыштыру, китап күргәзмәсе алымы.

Казан ханлыгы чоры вакыйгалары тасвирланган әсәрләргә күзәтү ясарга.

II чирек – 7 атна (14 сәгать)

18

Класстан тыш уку. Сәйяди “Дастаны Бабахан”.

1. Низаметдинова Л. “Китап дөньясына сәяхәт”.

2. Эзләнүләр, уйланулар,  табышлар. К., 1989, 57-72 бит.

3. “Таһир – Зөһрә” газетасы, 1999-2000 нче елгы саннар.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәргә проблемалы анализ ясау, стиль үзенчәлекләре.

Дәфтәрләргә әсәр турында конспект язарга.

19

XV-XVI йөзләрдә иҗат иткән әдипләр. Өмми Кәмал, Мөхәммәт Әмин, Кол Шәриф, Шәрифи иҗатлары турында кыскача мәгълүмат.

  1. Картина репродукцияләре.
  2. Ә.Рәшит “Кол Шәриф” поэмасы. “Казан утлары” ж., 1992, №1.
  3. Кол Шәрифнең рәсем-портреты. “Мирас” ж., 1993, №10.
  4. Кол Шәриф мәчете белән бәйле материаллар.
  5. “Салават күпере” ж., 1998, №11-12.

Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: әңгәмә, укытучы сүзе, сүзлек эше, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару.

Таблицаны тутырып бетерергә. Лирик герой төшенчәсен, тел-сурәтләү чараларын искә төшерергә.

20

Мөхәммәдьярның тәрҗемәи хәле. “Төхфәи мәрдан”, “Нуры содур” поэмалары.

Әдәбият теориясе. Лирик герой турында төшенчәне киңәйтү. Поэмаларда кеше тормышы һәм табигать күренешләренең чагылышы. Тел-сурәтләү чаралары.

  1. С.Поварисов “Нуры содур” поэмасының тел-сурәтләү үзенчәлекләре. “Совет мәктәбе”, №8.
  2. Ә.Рәшит “Мөхәммәдьяр” поэмасы. “Мирас” ж., 1996, №9.
  3. Язучының портреты (К.Нәфыйков), “Мирас” ж., 1994, №2;, 1997, №6.
  4. Х.Миңнегулов “Ярмөхәммәд, сүзне тугры...”, “Мәгариф” ж., 1997, №8, 25-27 б.
  5. Ш.Абилов “Олуг шагыйрь”, “Мирас” ж., 1996, №9.
  6. Ш.Абилов “Мөхәммәдьяр әсәрләренең мәгънәви тәрҗемәләре”, “Мирас” ж., 1997, №6.

Эзләнү һәм иҗади уку ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укытучы сүзе, сора-биремнәргә җавап эзләү, стиль үзенчәлекләрен күзәтү, чагыштыру.

21

Бәйләнешле сөйләм үстерү. “Мөхәммәдьяр – гуманист шагыйрь” дигән темага әңгәмә. Татар поэзиясен үстерүгә Мөхәммәдьяр керткән өлеш.

Казан ханлыгы чоры әдәбиятына йомгак.

Ф.Латыйфиның “Хыянәт”романын укырга.

22

Класстан тыш уку. Ф.Латыйфи “Хыянәт” романы.

  1. Язучының портреты.
  2. Матбугат, белешмә әдәбият материаллары.

“Ф.Латыйфи иҗатында Казан ханлыгы чорының чагылышы”, “Ф.Латыйфи әсәрләрендә тарихи шәхесләр” дигән темаларга әңгәмә.

Сүзлек эше, иҗади уку ысуллары.

23

XVII йөз әдәбиятына күзәтү. “Дәфтәре Чыңгызнамә”, “Гайса углы Амәт”, “Җәмигъ-әт-тәварих” әсәре турында мәгълүмат.

“Халык авыз иҗаты” җыентыклары.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, сүзлек эше, әңгәмә, аңлатмалар бирү, конспект язу.

Таблица эшләргә.

24

Мәүла Колыйның тәрҗемәи хәле. “Хикмәтләр”ен уку һәм анализлау.

Татар поэзиясе антологиясе, К., 1992.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, сүзлек эше, уку, сөйләү, әсәрнең телен, корылышын күзәтү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап әзерләү.

25

Габди иҗаты турында кыскача мәгълүмат. Шигырьләрен уку һәм анализлау.

  1. Газета-журналлардан тупланма.
  2. Абилов Ш. “Поэзиябез тарихына яңа исем”. “Казан утлары” ж., 1978, №10.

Күчермә һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү.

Дәр.- 161 бит, 5 нче сорауга җавап язарга.

26

XVIII йөз әдәбияты. Тарихи-мәдәни күзәтү. XVIII гасыр татар әдәбиятында жанрлар.

  1. Атлас.
  2. Алишев С. Татары Среднего Поволжья в Пугачевском восстании. К., 1973.
  3. “Мәҗмугыл-хикәят”. Борынгы татар прозасы. К., 1994.
  4. Миңлебаев К. “Батырша”. “Мирас” ж., 1994, №4.
  5. Батыршаның портреты, “Мирас” ж., 1993, №5.
  6. Э.Мостафин “Батырша” (поэма). “Мирас” ж., 1993, №5.
  7. “Батыршаның соңгы минутлары”. Шәмаил. Нәфыйков К., “Мирас” ж., 1994, №4.

Аңлату-күрсәтү ысулы: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, план, конспект төзү.

Таблица тутырырга.

27

XVIII йөздә иҗат иткән әдипләр. Габдессәлам, Г.Мөслим углы, Әхмәдбик, Т.Ялчыгол һ.б. язучыларның иҗатларына күзәтү.

  1. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.
  2. Ялчыгол Т. “Рисаләи Газизә”. “Мирас” ж., 1998, №10-12.
  3. Таблица. “Мәгариф” ж., 1999, №7, 80 б.

Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, әдәби әсәрне өлешчә тикшерү.

Дәр.- 174-179 битләр буенча таблица тутырырга.

28

Г.Утыз Имәни. Тәрҗемәи хәле. Иҗатына гомуми күзәтү. Фәнни хезмәтләре.

1. Язучының портреты.

2. Плакат: “Чын бәхетне бирә тик гыйлем генә...” (Г.Утыз Имәни)

3. Тормышы, иҗат юлына багышланган синхрон таблица.

4. Габдерәхим Утыз Имәни “Шигырьләр, поэмалар” (Төзүчесе - Ә.Шәрипов). К., 1986.

Эзләнү ысулы: укытучы сүзе, сүзлек эше, эзләнүчән әңгәмә, биремнәр үтәү, аңлатмалар бирү.

180-187 нче битләрдәге материал буенча сөйләү өчен план төзергә.

29

Г.Утыз Имәнинең әсәрләрен уку, анализлау. Әдәбият теориясе. Мәдхия, мәрсия.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сөйләү, әсәрнең өлешләрен анализлау, стиль үзенчәлекләрен тикшерү.

Текстка әзерләнергә.

30

Борынгы һәм Урта гасыр әдәбиятына йомгак.

Әдәбият теориясе. Тарихи-әдәби процесста әдәби бәйләнешләрнең роле. Әдәби иҗатта күчемлелек.

“Мәгариф” ж., 1998, №6.

Эзләнү һәм тикшеренү ысуллары: укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары, проблемалы ситуацияләрне анализлау, укучыларның чыгыш ясаучыларга сораулары, сорауларга җавап табу, фикер алышу, нәтиҗәләр чыгару. Үз белемеңне тикшерү.

Сочинениегә әзерләнергә.

31

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Урта гасыр әдәбияты буенча сочинение.

1.Әдәби материал.

2. Өстәмә материал.

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

III чирек – 10 атна (20 сәгать)

32

XIX йөзнең беренче яртысында әдәбиятка күзәтү. Җәмгыять тормышына, мәгърифәт үсешенә тәэсир иткән факторлар.

  1. Атлас.
  2. Татар әдәбияты тарихы. II том. К., 1984.
  3. Китап күргәзмәсе.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу.

Конспектны төгәлләргә.

33

Әбелмәних Каргалый иҗаты.

Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалар белән уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә.

34

Һ.Салихов, Ш.Зәки-Суфи иҗатларына күзәтү.

Иҗади уку ысулы: укытучы сүзе, аңлатмалы уку, проблемалы сорауларга җавап бирү, әңгәмә.

35

Г.Кандалый – татар әдәбиятында дөньяви поэзияне башлап җибәрүче. “Мулла белән абыстай” шигырен уку һәм анализлау.

1. Г.Кандалый “Шигырьләр һәм поэмалар”. К., 1988.

2. Госманов М. Габделҗәббар Кандалый: яңага таба борылыш. “Мирас” ж., 1997 (“Сәхибҗәмал” поэмасына иллюстрация белән).

3. Портреты. “Мирас” ж., 1997, №7.

Күчермә ысул: тасвири лекция, әңгәмә, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару.

“Мулла белән абыстай” шигырен ятларга.

36

Г.Кандалый иҗатында дөньяви мәхәббәт. Кандалый реализмы. Хатын-кызларга багышланган поэмалары, шигъри хатлары.

“Сәхибҗәмал”, “Фәрхи”, “Шәфгый” поэмалары.

Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр. Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, шигырьләрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, сәнгатьле уку, эчтәлеген сөйләү, нәтиҗәләр чыгару, сорау-биремнәргә җавап эәләү.

Хрест. - 217-225 б. (сәнгатьле укырга өйрәнергә).

37

Г.Кандалыйның татар шигүриятенә, шигырь техникасын баетуга керткән зур өлеше. Әдәбият теориясе. Шигырь үлчәмнәре.

Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.

Тикшеренү ысулы: мөстәкыйль эшләр (тестлар, карточкалар белән эш), укучылар чыгышы.

Дәр.-317 б. (конспектларга), индивидуаль биремнәр буенча чыгышлар әзерләргә.

38

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Дискуссия.

Эзләнү ысулы: бәхәс, әңгәмә, укучылар чыгышы.

Дәр.- 317 б. (конспект), индивидуаль биремнәр буенча докладлар әзерләргә.

39

XIX йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятына гомуми бәяләмә-күзәтү. Ш.Мәрҗани, Х.Фәезхановларның эшчәнлеге һәм иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү.

  1. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.
  2. Татар мәгърифәтчеләренең портретлары.
  3. Атлас.

Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, план төзү, конспект язу.

Дәр.-240-241, 243-246 б. (сөйләргә).

40

К.Насыйриның тормыш юлы. Гыйльми-мәгърифәтчелек эшчәнлеге.

1. Язучының портреты.

2. Ибраһимова Ф. К.Насыйри турында истәлекләр. Китапта-Әдәби мирас., К., 1996, 57-58 б.

Күчермә ысул: лекция, әңгәмә, аңлатмалар бирү, сорау кую, нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы, конспект язу, К.Насыйриның Казандагы музеена виртуаль экскурсия: http://www.tatar.museum.ru/M2763

245-252 б. (сөйләргә)

41

К.Насыйриның матур әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре.

1. Рәсем-иллюстрацияләр.

2. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, суйләү, проблемалы анализ, биремнәр үтәү.

252-259 б. (сөйләргә)

42

К.Насыйриның фольклор өлкәсендәге эшчәнлеге.

Әдәбият теориясе. Әдәбиятның халыкчанлыгы.

Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аңлатмалар бирү.

43

Класстан тыш уку. “Кырык бакча” китабы, “Кырык вәзир” кыссасы.

Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышлары, чагыштыру, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

Сочинение өчен материал тупларга. Планын төзергә.

44

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Сочинение язу. “К.Насыйри үз халкының һәм үз чорының улы булган” (К.Дмитриев).

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

Язып бетерергә.

45

Реалистик проза үсеше.

Әдәбият теориясе. Мәгърифәтчелек реализмы.

  1. Мусин Ф. Татар прозасы. “Мирас” ж.
  2. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.

Күчермә ысул: проблемалы лекция, әңгәмә, нәтиҗәләр чыгару, дәреслектәге мәкаләнең планын төзү, конспект язу.

Мәгърифәтчелек реализмы турында сөйләргә өйрәнергә.

46

М.Акъегетнең тормышы, иҗаты. “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлау.

1. Язучының портреты.

2. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

3. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.

Иҗади уку ысулы һәм күчермә ысул: әсәрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, укытучы сүзе, сүзлек эше, сюжетны кыскача сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү, аңлатмалар белән уку, әңгәмә.

Әсәрне укып бетерергә.

47

М.Акъегетнең “Хисаметдин менла” романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

1. Язучының портреты.

2. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

3. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.

Иҗади уку эзләнүчән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау, анализ алымнарын кулланып, әсәрнең эчтәлеген сөйләү, геройларга бәя бирү, сорау-биремнәргә җавап эзләү, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

48

Риза Фәхретдиннең иҗади эшчәнлеге. “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлау.

  1. Әдипнең портреты.
  2. Китап күргәзмәсе.

3. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, сүзлек эше, зсзрне автор артыннан бару юлы белән анализлау, эзләнүчән әңгәмә, сәнгатьле уку, сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү.

Әсәрне укып бетерергә.

49

Риза Фәхретдиннең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” әсәрен уку һәм анализлауны дәвам итү.

1.Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллар: укытучы сүзе, текст өстендә эшләү, әсәргә проблемалы анализ, проблемалы сорауларга җаваплар табу, биремнәр үтәү.

50

Класстан тыш уку. Ш.Мөхәммәдев “Япон сугышы, яки Доброволец Батыргали агай”.

Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару.

51

З.Бигиевнең тормышы, иҗаты. “Мавәрәэннәһердә сәяхәт” әсәре.

Әдәбият теориясе. Роман жанры.

1.Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

4. З.Бигиев. Зур гөнаһлар. К., 1991.

  1. 5. Мусин Ф. Татар романы. “Мирас” ж., 1992, №2.
  2. “Мәгариф” ж., 1995, №11 (15-17 б.).

Күчермә ысул: лекция, укучыларның чыгышлары, сәнгатьле уку, сөйләү,   әңгәмә,  нәтиҗәләр чыгару, китап күргәзмәсе алымы.

IV чирек – 8 атна (16 сәгать)

52

З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлау.

Әдәбият теориясе. Сюжет, композиция.

  1. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.
  2. “Мәгариф” ж., 1999, “6 (16-18 б.); 1999, №1 (24-25 б.)

Күчермә һәм иҗади уку ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау (аңлатмалар белән уку, кыскача сюжетны сөйләү, әңгәмә, план төзү).

53

З.Бигиевнең “Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә” романын уку һәм анализлауны дәвам итү.

  1. Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.
  2. “Мәгариф” ж., 1999, “6 (16-18 б.); 1999, №1 (24-25 б.)

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне образлар бирелеше аша анализлау (график алым – таблица төзү), аерым өзекләрне уку, эзләнү төсендәге сорауларга җаваплар бирү, геройларга мөстәкыйль бәя бирү, нәтиҗәләр чыгару.

Сочинение темалары буенча зңгәмә өчен сораулар төзергә.

54

Класстан тыш уку. З.Бигиев “Гөнаһе кәбаир” романы.

1.Әдипнең портреты.

2. Китап күргәзмәсе.

3. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

4. З.Бигиев. Зур гөнаһлар. К., 1991.

  1. 5. Мусин Ф. Татар романы. “Мирас” ж., 1992, №2.
  2. “Мәгариф” ж., 1995, №11 (15-17 б.).

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, әсәрне тикшерү, үз мөнәсәбәтеңне белдереп сөйләү, фикерне исбатлау, нәтиҗәләр чыгару.

55

XIX йөзнең икенче яртысында татар поэзиясе. Гомуми күзәтү.

Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. К., 1979.

Күчермә ысул: лекция, лекцияне язып бару, план-конспект эшләү, нәтиҗәләр чыгару.

56

М.Акмулланың тормыш юлы, иҗатына күзәтү. “Дамелла Шиһабетдин хәзрәтнең мәрсиясе” һ.б. әсәрләрен уку һәм фикер алышу.

1.Әдипнең портреты.

2. Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

3. Атлас.

4. Акмулла “Шигырьләр”. К., 1981

5.Синыгул Ә. Бер мираска ике караш. “Мәгариф” ж., 1998, №10, 28-30 б.

Күчермә ысул: укытучы сүзе, әңгәмә, сәнгатьле уку, материалларны төп фикерләү рәвешендә язу, аңлатмалар белән уку, нәтиҗәләр чыгару.

57

Акмулла – чичән шагыйрь. Татар шигъриятенә керткән зур өлеше. Иҗатының әһәмияте.

Әдәбият теориясе. Шигырьдә ритм һәм рифма турындагы төшенчәләрне искә төшерү.

Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

Эзләнү ысулы: эзләнүчән әңгәмә, укучыларның чыгышларын тыңлау, шагыйрь хикмәтләренең төп сыйфатларын билгеләү, фәнни чыганаклардан өзекләр уку, Акмулла әсәрләреннән мәкаль-әйтемнәрне, канатлаы сүзләрне билгеләү, мәгънәләрен аңлату, нәтиҗәләр чыгару. Күчермә ысул: аңлатмалар бирү.

58

Гали Чокрый иҗатына күзәтү. Әсәрләрен уку һәм анализлау.

Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

59

Я.Емельянов иҗаты турында белешмә бирү. “Кайгы”, “Саран бай”, “Олысыманлык” шигырьләрен уку һәм анализлау.

Иҗади уку һәм эзләнү ысуллары: укытучы сүзе, сәнгатьле уку, аңлатмалар бирү, нәтиҗәләр чыгару, тел-стиль үзенчәлекләрен күзәтү.

60

Татар драматургиясенең беренче адымнары. Жанр формалашу. Беренче сәхнә әсәрләрендә күтәрелгән мәсьәләләр.

Әдәбият теориясе. Драма һәм комедия жанрлары.

Карурманны чыккан чакта. К., 2001.

Күчермә ысул: лекция, укучыларның драма әсәрләрен бәя-анализлау турындагы чыгышлары, фикер алышу, аңлатмалар бирү.

61

Г.Ильяси “Бичара кыз”, Ф.Халиди “Рәдде бичара кыз”. Пьесаларны уку, анализлау.

1. Мөхәммәтшин З. Мәгърифәтче әдипләребездән берсе.”Мирас” ж., 1993, №4.

2. Ф.Халиди “Ел фасыллары”. “Мирас” ж., 1993, №4; 1996, №5-6.

Күчермә һәм эзләнү ысуллары: сәнгатьле уку, автор артыннан бару юлы белән анализлау (кыскача сюжетны сөйләү, аерым өлешләргә анализ бирү), әңгәмә.

Ел буена үткәннәрне кабатларга, тестка әзерләнергә

62

IX сыйныфта өйрәнгәннәргә гомуми йомгак.

Карточкалар, тест сораулары, таблица-схема.

Тикшерү ысулы: укытучы сүзе, укучыларның чыгышлары, контроль соруларга җавап бирү, нәтиҗәләр чыгару.

63

Бәйләнешле сөйләм үстерү. Контроль сочинение яуга әзерлек

Әдәби материал.

Тикшеренү ысулы: иҗади эш алымы, план төзү, аңлатмалар бирү.

64

Контроль сочинение “Мәгърифәтчелек әдәбиятында тормыш һәм аны үзгәртү юллары”.

65

Класстан тыш уку. Киләсе уку елында укылырга тиешле әсәрләргә күзәтү ясау.

Китап күргәзмәсе.

Күчермә ысул: китап күргәзмәсе алымы.

66

Кабатлау һәм имтиханга әзерләнү.

Тестлар.

67

Кабатлау һәм имтиханга әзерләнү.

Тестлар.

68

Йомгаклау.

Resource id #302

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Рабочая программа по татарскому языку и татарскому литературному чтению для русскоязычных учащихся 3 класса в коррекционной школе VIIII вида

Программа    Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “VIII төр махсус (коррекцияләү) мәктәпләрендә укучы рус телле б...

Рабочая программа по татарскому языку для 3 класса по программе ФГОС

Рабочая программа по татарскому языку по программе Р.З.Хайдаровой...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса (Татарская группа)

6 нчы  сыйныфта, 5 нче сыйныфларда үткәннәрне кабатлаганнан соң, морфология турында гомуми мәгълүмат бирелә. Сүз төркемнәре турында төшенчә бирелә , аларның лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик-...

Рабочая программа по татарскому языку для 6 класса с татарским языком обучения

Рабочая программа для 6 классов  по татарскому языку. В лицейских классах 4 часа татарского языка....

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку для 5 класса (татарская группа)

      5 нче сыйныфның татар төркеме өчен татар теленнән  эш программасы түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:-- Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү ста...

Рабочая программа по татарскому языку 1 класс (татарская группа)

I.Аңлатма язуы 1 нче сыйныфның татар төркеме өчен  татар теленнән   эш программасы  түбәндәге документларга нигезләнеп төзелде:...