Телне тизләтелгән ысул белән өйрәнү
статья по теме

Ахметова Марьям Бариевна

Татар телен дәүләт теле буларак җөмһүриятебез тормышының барлык, өлкәләренә гамәлгә кертү өчен, аны бездә яшәүче башка милләт вәкилләренең дә үзләштерүенә ирешү зарур.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл telne_tizltelgn_ysul_beln_oyrnu.docx15.82 КБ

Предварительный просмотр:

 Телне тизләтелгән ысул белән өйрәнү

Татар телен дәүләт теле буларак җөмһүриятебез тормышының барлык, өлкәләренә гамәлгә кертү өчен, аны бездә яшәүче башка милләт вәкилләренең дә үзләштерүенә ирешү зарур. Телебезне аны белмәүчеләргә өйрәтү  мәктәпләрдә,  төрле уку йортларында уңышлы гына башкарыла. Ә менә уку йортларын күптән тәмамлап, хәзер төрле тармакларда эшләүче, гаилә мәшәкатьләре белән яшәүче өлкәннәрне еллар буе тагын бер чит тел өйрәнергә мәҗбүр итү күпкә авыр. Бу уңайдан тел укытуда тизләтелгән ( интенсив) алымнар куллануның шактый нәтиҗәле булуын билгеләп үтәсе килә.

Телне тизләтелгән алым белән өйрәтү укытучыдан ныклы педагогик һәм психологик әзерлек таләп итә. Бу алым белән эш иткәндә группаның 10-15 кешедән артмавы яхшы. Укыту циклы башыннан азагына кадәр бәйләнешле һәм эзлекле “уен”га корыла. Икенче төрле әйтсәк, дәрес вакытында укучылар уйлап чыгарылган бер дөньяда яшиләр. Аларның һәркайсына өйрәнелә торган телдә исемнәр кушыла, “легенда” бирелә. Әйтик, без укучыларыбызга татар исемнәре “куштык” һәм аларны Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан Казан шәһәренә “кунакка җыйдык”. Дәресләр барышында алар барысы да бер кунакханәдә “яшиләр”, бер-берсе белән танышалар, үзләренең гаиләләре, һөнәрләре турында сөйлиләр. “ Кунаклар” шулай ук төрле ситуацияләрдә (кибеттә, почтада, транспортта һ.б) татарча сөйләшү күнекмәләре алалар. Болар барысы да телне табигый аралашу шартларына, татар халкының тарихы, мәдәни традицияләренә, гореф-гадәтләренә бәйләп өйрәтергә мөмкинлек бирә.

Әлбәттә, югарыда искә алынган уен буш урында барлыкка килә алмый. Укытучы алдан ук группа өчен аерым ситуацияләрне модельләштергән полилог (күп кеше катнашындагы сөйләшү үрнәге) язып куярга тиеш. Ул, ике баганага бүленеп, татарча да, русча да языла. Гадәттә, ун дәрестән торган (әйтик, беренче дәрес – “Танышу”, икенчесе –“ Кунакханәгә урнашу”, өченчесе –“ Казанның истәлекле урыннары” һ.б.ш.) бу полилогны барлык укучыларга җитәрлек итеп күчерергә кирәк. Модельләштерелгән ситуацияләр никадәр тормышчан булса, укыту да шулкадәр нәтиҗәлерәк дигән сүз. Төп полилог белән эшләү төрле конкурс һәм викториналар, дискуссияләр, грамматик һәм фонетик уеннар белән аралаштырыла.

Шунысы мөһим, уен укучыларны тулысынча үзенә җәлеп итәргә тиеш. Укучының бу очракта үзенең тел өйрәнергә тиешлеге хакында хәтта онытып җибәрүе дәрәҗәсендә булуы бигрәк яхшы. Моның өчен группада күтәренке рух, уңай эмоцияләр тудырырга, аралашуның эчкерсезлегенә ирешергә кирәк. Шуңа күрә тизләтелгән ысул белән эшләүче укытучы алдында төп ике төрле бурыч тора: беренчесе-психологик һәм икенчесе –дидактик. Психологик  бурыч шуннан гыйбарәт: укытучы, дирижер кебек, үзара аралашу белән оста идарә итәргә, группада уңай микроклимат тудыра белергә, килеп туган аз гына киеренкелекне дә тиз арада бетерергә тиеш. Аерым очракларда аутотренинг кебек психологик алымнарны куллану да әйбәт нәтиҗә бирә. Укытучының билгеле бер дәрәҗәдә актерлык сәләтенә ия булуы, уендагы төрле рольләрне башкара белүе дә бик мөһим. Укыту өчен уңайлы шартлар булдыруда музыкаь фон, ритм, ишарәләр, слайд, рәсем кебек күрсәтмә әсбапларның да әһәмияте зур.

Укытучы алдында торган дидактик максат та  үзенчәлекле: ул телне табигый рәвештә өйрәнүгә нигезләнә. Билгеле булганча, сабый бала туган телен грамматик формалар һәм категорияләр аша түгел, сөйләм аша, бербөтен итеп өйрәнә. Телне тизләтелгән ысул белән укытканда да баштагы этапларда тел структуралары һәм формалары анализланмый.  Теге яки бу тел күренешен, сөйләмдә актив кулланып, хәтергә сеңдергәннән соң 5-7 дәрес үткәч кенә, аны анализлый башларга була. Кыскасы, сөйләм теле һәрвакыт язма телгә караганда алдан йөри. Мәсәлән, беренче өч дәреснең материалын укучылар башта бөтенләй кәгазьдә күрмиләр. Тугызынчы дәрестә генә аларның кулына текст бирелергә мөмкин.

Укытуның беренче циклы 120 сәгатьтән тора һәм алты атна эчендә төгәлләнә. Дәресләр 1 һәм 6 нчы атналарда алты көн рәттән, 2 һәм 3 нче атналарда- бишәр, 4 һәм 5 нче атналарда дүртәр мәртәбә үткәрелә. Шулай итеп , 4 әр академик сәгатьтән торган 30 дәрестә аралашу өчен иң кирәкле тел әйләнмәләре, конструкцияләр, барлыгы 2000-2500 тирәсе лексик берәмлек истә калдырылырга тиеш. Беренче цикл тәмамланганнан соң беркадәр вакыт үткәч (әйтик, бер ел чамасы), шул ук группа белән укытуның икенче һәм өченче циклларын оештырып, белемнәрне ныгыту һәм тирәнәйтү бик файдалы.

Татар телен тизләтелгән алым белән укытуның киләчәге бик өметле.

Список литературы:

  1. Методы интенсивного обучения иностранным языкам. – М., 1977.
  2. Психолого-педагогический курс интенсификации обучения иностранным языкам. – М., 1983.
  3. Китайгородская Г.А. Методический курс интенсивного обучения иностранным языкам. – М., 1986.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5 нче сыйныфта татар теленнән "Сүз ясалу ысуллары. Кушымча ялгану ысулы" темасына үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Әлеге тема укучылар өчен катлаулы темаларның берсе. Презентация куллану  яңа теманы аңлату өчен уңышлы алым....

Сүзләр кушылу ысулы.5нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.

5 нче сыйныф өчен дәрес эшкәртмәсе.Сүзләр кушылу ысулы....

Сүзләр кушылу ысулы.5нче сыйныф өчен презентация

5 нче сыйныф.Сүзләр кушылу ысулы.Презентация....

Cүзләр кушылу ысулы. 5 сыйныф өчен презентация.

Cүзләр кушылу ысулы. 5 сыйныф өчен презентация. Әлеге перезентацияне сүзләр кушылу ысулы темасын үткәндә кулланырга мөмкин. Презентация сингапур технологиясен кулланып төзелгән....

Критик фикерләү технологиясенең 6 эшләпә ысулы Мастер – класс.

Критик фикерләүнең 6 эшләпә ысулын кулланып, әдәби әсәрне анализлау укучыларда иҗади фикерләү сәләтен үстерергә ярдәм итә, китап укуга кызыксыну уята....

Тәнкыйди фикерләү технологиясе Инсерт ысулы Кластер ысулы

Тәнкыйди фикерләү технологиясеИнсерт ысулыКластер ысулы...