Җөмлә кисәкләре буенча тест (4сыйныф, татар төркеме)
тест по теме

Адиятуллина Рузалия Зайнетдиновна

Тема буенча өч дәрәҗәдә тест сораулары. 3 дәрәҗәдәге кайбер биремнәргә  җавапны укучы үзе формалаштыра.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhoml_zhoml_kis.doc31 КБ

Предварительный просмотр:

Җөмлә, җөмлә кисәкләре буенча тест (4кл. Тат т.)

I дәрәҗә

    1. Тәмамланган уйны белдерә торган сүз яки сүзләр тезмәсе

            а) җөмлә;

            ә) сүзтезмә;

            б) хәбәр дип атала.

    2. Бу нинди җөмлә?

          Син дәресләреңне әзерләдеңме?

             а) хикәя җөмлә;

             ә) боерык җөмлә;

             б) сорау җөмлә.

     3. Җөмләнең баш кисәкләре булып

             а) хәл, хәбәр;

             ә) ия һәм хәбәр;

             б) аергыч һәм ия килә.

     4. Баш кисәкләре дөрес билгеләнгән җөмләне күрсәтегез.

            а) Авылыбыз көннән-көн   матурлана.

            ә) Без ашыкмыйча гына атлыйбыз.

            б) Яңа мәктәбебез зур.  

     5. Ия

             а) Кем? Нәрсә?

             ә) Нишли?

             б) Ничә? соравына җавап бирә.

     6. Бу нинди җөмлә?

             Эт өрә.

             а)җәенке җөмлә;

             ә) җыйнак җөмлә;

             б) дөрес җавап бирелмәгән.

II дәрәҗә

     1. Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә

             а) җәенке җөмлә;

             ә) җыйнак җөмлә;

             б) сүз җөмлә дип атала.

       2. Аергыч җөмләнең

             а) баш кисәге;

             ә) эндәш сүз;

             б) иярчен кисәге була

      3. Җөмләнең ия турында хәбәр итә торган баш кисәге

             а) тәмамлык;

             ә) хәбәр;

             б) аергыч дип атала.

      4. Җыйнак җөмләне җәенкеләндереп языгыз.

             Утлар кабынды.

      5. Тиңдәш кисәкләр дип

            а) бер үк сорауга җавап бирүче һәм бер үк сүзне ачыклап килүче сүзләр;

            ә)  ия белән хәбәр;

            б) иярчен кисәкләр атала.

      6. Сүзләрне тиешле урыннарга куеп, җөмләләр төзеп языгыз.

            а)  бер, һәйкәл, бар, матур, авылда, безнең;

            ә)  саклыйбыз, без, кадерләп, һәйкәлне, бу.

III дәрәҗә

     

      1. Баш кисәкләрдән тыш иярчен кисәкләре дә булган җөмлә

             а) җыйнак җөмлә;

             ә) җәенке җөмлә;

             б) сүз җөмлә дип атала.

      2. Ия белән хәбәр җөмләнең

             а) баш кисәкләре дип;

             ә) иярчен кисәкләр дип;

             б) тиңдәш кисәкләр дип аталалар.

      3. Схемага туры килә торган җөмләне билгеләгез.

               Аергыч + ия + хәбәр.

             а) Зәңгәр күктә кояш елмая.

             ә) Мин – укучы.

             б) Ямьле яз җитте.

       4. Татар телендә ия

              а) хәбәрдән артта;

              ә) хәбәрдән алда;

              б) җөмләнең теләсә кайсы урынында килә.

        5. Бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзеп языгыз.

               а) тәрбияле  ...;

               ә) тиз  ...;

               б) урмандагы ... .

         6. Җөмләләрдән ия белән хәбәрне генә язып алыгыз.

               а) Бу кайтуымда мин чишмә янына бардым.

               ә) Кешеләр чишмәгә яңа юл ачканнар.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Яңгырау һәм саңгырау тартыкларга беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.4сыйныф татар төркеме.

Максат:1.         Максат:1.Исемнәрнең килеш белән төрләнүен тирәнтен өйрәнү....

Фигыль темасы буенча тест ( 2 кл., татар төркеме)

Фигыль темасы буенча тест ( 2 кл.,  татар төркеме) ...

Татар теленнән өстәмә укыту буенча 2015-2016 нчы уку елына эш программасы 9 нчы сыйныф өчен(татар төркеме)

Өстәмә укыту  буенча эш программасы 34 сәгатькә исәпләнгән. Программа 9 нчы сыйныф укучылары өчен БДТга әзерлек материалы буларак  тәкъдим ителә.Төзүче авторлары: К.С.Фәтхуллова, Э.Н.Денмуха...

6 сыйныфында татар төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы

6 Г  сыйныфында татар төркеме өчен татар әдәбияты фәне буенча эш программасы...

Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Р.К.Сәгъдиева, Р.М.Гарәпшина, Г.И.Хәйруллина. Татар теленнән 6 нчы сыйныф (татар төркеме)  өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләргә бүленеш....

Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф  (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләр бүленеше....

5 сыйныф (татар төркеме). Әкиятләр буенча тест.

5 нче сыйныфның татар төркеме өчен тест....