Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.
план-конспект урока (5 класс) по теме

Юнусова Лилия Амировна

Дәрестә Сингапур структуралары кулланылды, әсәргә анализ ясалды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres.docx32 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Буа шәһәре 5 нче номерлы урта мәктәбе

Тема: Галимҗан Ибраһимовның

“Яз башы”хикәясенә анализ.

 (Сингапур структуралары кулланылып үткәрелгән

дәрес планы)

5 нче сыйныф, татар төркеме

Үткәрде:

татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Юнысова Лилия Әмир  кызы

Буа шәһәре, 2013 ел


Тема: Галимҗан Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ.

Максат:1.  «Яз башы» хикәясенә кызыксыну уяту, аны әдәби телдә үзләштерү. Кыска чәчмә әсәрләргә анализ ясарга өйрәнү. Анализ тәртибенең схемасын истә калдыру.
2. Туган як табигатенә сакчыл караш тудыру. Укучыларда әниләргә, дусларга карата ягымлылык, җылы караш, яхшы мөнәсәбәттә булу кебек сыйфатлар тәрбияләү.

Җиһазлау:  Г.Ибраһимовның портреты, китаплар күргәзмәсе, компьютер, слайдлар, методик ярдәмлек.

Дәрес тибы: Яңа материалны үзләштерү һәм алган белемнәрне ныгыту.

Сыйныф: 5 нче сыйныфның татар төркеме.

      КУЛЛАНЫЛГАН СТРУКТУРАЛАР :

- МЭНЭДЖ МЭН,

- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД,

-  ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР,

- ФИНК – РАЙТ-РАУНД РОБИН.

                                                   Дәрес планы:

I. Оештыру.
         1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә.

        2) Дәрескә кирәкле әсбабларны барлау.

       3) Дәрес максатын хәбәр итү.


II. Актуальләштерү.  

  • КУИЗ- КУИЗ ТРЕЙД  структурасы ярдәмендә өй эшен тикшерү.
  • Хикәягә анализ ясау схемасын искә төшерү.

III. Төп өлеш.

1. Кереш сүз.

2. Хикәягә анализ ясау:

  • язылу елы, жанры
  • темасы, идеясе
  • проблемасы, конфликты
  • сюжет-композициясе (экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш)
  • образлар бирелеше

 Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР (следуем за лидером) структурасы.

  • хикәянең теле(ФИНК – РАЙТ-РАУНД РОБИН (подумай-запиши-обсуди в команде) структурасы), әһәмияте һ.б.

                         IV. Ныгыту.

                             
          V. Өй эше бирү.  Билгеләр кую.


          VI. Йомгаклау.

                                            ДӘРЕС БАРЫШЫ.

I. Оештыру өлеше:

1) . ХАЙ ФАЙВ структурасы ярдәмендә укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

            2) Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

            3) Дәрес максатын хәбәр итү.

МЭНЭДЖ МЭТ.

   - Бүгенге дәрестә без сезнең белән төрле структуралар кулланып эшләрбез,  алган белемнәрне искә төшереп китәрбез.

II. Актуальләштерү:

1)  Өй эшен тикшерү.

- Сезгә нинди өй эше бирелгән иде?

 -Өй эшенә Г.Ибраһимовның  биографиясен укып, сораулар әзерләп килергә әйтелгән иде.  Сез хәзер  КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД  (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрегезне тикшерерсез.

 - Моның өчен сезгә карточкалар ясарга кирәк булачак.  

Хәзер беренче номерлы партнерлар ак бит алалар, битне урталай бүләләр.Яртысын иң баш партнерына бирәләр һәм тагын битне урталай бүлергә тиеш буласыз. Битнең берсен биткә-бит партнерга бирәсез.

   Битнең астын 4\1 өлешен бөкләргә кирәк була.(Күрсәтелә).

 -Битнең күренә торган өлешенә сез иң яхшы дип саналган  соравыгызны язасыз,ә күренми торган өлешенә соравыгызга җавабы языла.

-  Моны эшләү өчен сезгә 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды  (Таймер куела).

- Вакыт бетте!

- Хәзер сез торасыз, кулыгызны күтәрәсез,якында булган иптәшегез янына барасыз һәм соравыгызны бирәсез, иптәшегез сорауга җавап бирергә тиеш. Иптәшегез сорауга җавап бирә алмаса сез аңа булышасыз. Дөрес җавап ишеткәннән соң иптәшегезне мактыйсыз һәм аның соравын тыңлап җавап бирәсез. Бергә кабатлыйбыз “Молодец, рәхмәт ! Миңа синең белән эшләргә бик рәхәт булды”

    - Моннан соң сез карточкаларыгыз белән алмашырга тиеш буласыз. Элеге эшне сез 3 тапкыр кабатларга тиеш буласыз.

- Барыбызда бастык,урындыкларны төзәттек. Парлар табабыз. Беренче булып үз соравын чәче озынрак булган укучы әйтә.Эш беткәч сез үз урыннарыгызга утырырга тиеш буласыз.

 - Эшли башладык !

 - Вакыт бетте, үз урыннарыгызга үтәсез һәм утырасыз. Молодцы!

2)  -Бүгенге дәрестә без сезнең белән Галимҗан Ибраһимовның “Яз башы ” хикәясенә анализ ясарбыз. Анализ ясар өчен без үзебезнең чәчмә әсәргә анализ ясау схемаларын алыйк. (анализ тәртибен алалар)

  •     Хикәягә анализ ясау схемасын искә төшерү.

             1нче слайд.

  • язылу елы, жанры
  • темасы, идеясе
  • проблемасы, конфликты
  • сюжет-композициясе (экспозиция, төенләнеш, вакыйгалар үстерелеше, кульминация, чишелеш)
  • образлар бирелеше
  • хикәянең теле, әһәмияте һ.б.

III. Төп өлеш.
1. Укытучының кереш сүзе. 

-  Әйдәгез әле, укучылар, Г.Ибраһимовның башка хикәяләрен дә искә төшереп китик. Аның өчен экранга карыйк. ( Мультимедиа җайланмасы)

  • Әлеге рәсемнәр буенча нинди хикәяләре исегезгә төште. (“Алмачуар”, “Диңгездә”, “Яз башы”)

2. Хикәягә анализ.

  • “Яз башы ” хикәясе 1911-12 нче елларда язылган. Хикәянең исеме “Яз башы”дип исемләнгән.  Ни өчен “Яз башы”?
  • Укучыларның җавапларын тыңлау.
  • Укытучы нәтиҗә ясый.
  • Яз башы булса, март башы булыр иде. Автор хикәядәге геройларның, яки 11 яшьлек Салихның тормыш башын сурәтли.
  • Жанры - хикәя, чөнки... (вакыйга сурәтләп бирелгән)
  • Авылда нинди яңалык?

-Авылга кайткан яңалык ул- Салихның укып бетереп кайтуы.

  • Хикәя нәрсә турында, ягъни темасы?
  • -11 яшьлек Салих һәм аның дуслары (авыл балалары)турында.
  • Хикәянең идеясе, яки автор безгә нәрсә әйтергә тели?

-Авыл балаларының тиешле дәрәҗәдә белем ала алмаулары, мөмкинлекләре булмау. Төрле хорафатларга ышанырга ярамавы турында әйтергә тели.

  • Әсәрнең төп проблемасы: авыл балаларының наданлыгы, авыл халкының надан булып калуы, мәктәп, мәдрәсәләр булмау.

  • Конфликты : Иске йолалар, иске карашлар белән яңа тормыш арасында.
    Нәрсә соң ул искелек? Искелек-алга таба алып бара алмаган йолалар, алар үзләренең активлыгын югалта.

    Сюжет- элементлары: 
    а ) экспозиция
     Салихның әнисе белән сөйләшүе, чәй эчүе.

б) төенләнеш –балаларның күлгә балык тотарга чыгып китүләре.

в ) вакыйгалар үстерелеше.

-Укучылар Салих белән малайларның төрле уеннар уйнаулары, күлгә балыкка барулары, балык тоту күренешләрен, малайлар кайткан чагында искә төшергән әкиятнең эчтәлеге турында сөйлиләр.


г ) кульминация – Салихның аңын югалтып егылуы.

д ) чишелеш – малайның аңына килүе, әнисен, докторны күрүе.

     3. Ял минуты. ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР(следуем за лидером) структурасы.

- Без сезнең белән хәзер аз гына ял итеп алабыз.Моның өчен без ФОЛОУ ЗЕ ЛИДЕР  следуем за лидером структурасын кулланабыз. Сез хәзер  бер-берегез артына басасыз. Музыка уйный башлау белән беренче укучы , ул лидер, нәрсә эшли сез дә шуны эшләргә тиеш буласыз. Хәрәкәтләрне сыйныф буенча эшлибез. Музыка бетүгә лидер алышына . Беренче укучы артка барып баса. Хәзер инде икенче укучы лидер була, һәм шулай дәвам итәбез ,бар укучы да лидер булганчы.

- Барыбыз да бастык ,урындыкларны рәтләдек, бер-беребез артыннын бастык. Музыка башланды. (Музыканы туктатабыз һәм җибәрәбез).

 - Рәхмәт, урыннарга утырабыз.

  • Образларга характеристика:

-   Салих-төп герой.  Аңа 11 яшь, мәдрәсәдә укый, тәрбияле, итагатьле, тыйнак, сабыр, тырыш,  хезмәт сөючән, әнисен ярата,  хөрмәтли, олылый.

- Салихның малайлар белән мөнәсәбәте: 11 яшьлек малай тәрбияле, чөнки үзе кычкырмый, Ибрайдан кычкырта.  Бу күренеш Салихның тормышта урынын билгели торган әйбер .

- Ни өчен автор Салихның аждаһадан куркып егылганын сурәтли?

        Аннан соң укытучы нәтиҗә ясый:  Салих дөньяга булган үз мөнәсәбәтен үзенчә кабул итә. Салих образы- җыелма образ итеп бирелгән. Димәк, әсәрдә наданлык һәм белемлелек турында да сүз бара. Бу хикәянең эчке һәм тышкы конфликтын билгели.

          Актив образлар- Тимеркәй, Апрай,Ибрай, әнисе.

           Әнисе- малаен ярата, хөрмәт итә.  Әнисе өстәл әзерли, озаклап тәмләп чәй әчәләр.
          Шулай ук укучылар образларга хас булган күркәм булмаган сыйфатлар турында да сөйлиләр.

Әсәрнең әһәмияте: автор әнисенә, дусларына булган мөнәсәбәте аша Салихның матур образын җиткерә.

         Әсәрнең теле: Табигать күренеше, пейзаж, күлне бик матур бирә.Табигать  күренешләрен  биргән вакытта җөмләләр киңәя, зурая.

Тел-сурәтләү чаралары:

Сынландырулар, эпитетлар, чагыштырулар, күчерелмә мәгънәдәге сүзләр кулланыла. Бу сүзләрне бүтәнчә ничек әйтеп була?

  • Дәфтәрләргә чагыштыруларны, күчерелмә мәгънәдәге сүзләрне табып язып куярга тиеш буласыз.Сезгә моның өчен 2 минут вакыт бирелә. Вакыт башланды.(Таймер куела).
  • Вакытыгыз бетте. Хәзер сез ФИНК – РАЙТ-РАУНД РОБИН (подумай-запиши-обсуди в команде) структурасы ярдәменә  командада бер-берегезгә чират буенча  җөмләләрегезне укыйсыз, истә калдырыра тырышасыз яки язасыз.
  • Беренче булып дүртенче номерлы партнер үзенең фикерен укый һәм шулай чылбыр буенча эшне дәвам итәбез.  Моның өчен һәр укучыга 30 секунд  вакыт бирелә. Вакыт китте (Таймер куела).
  •  Молодцы,  минем ........ өстәлдәге ....... номерлы укучының фикерен ишетәсем килә. Нинди  сүзләр кулландың? 

Үзбәя.


IV.  Ныгыту.

 Укучылар, әсәрдә нинди геройлар очрады? (Апрай, Ибрай, Салих, һ.б.)
- Әсәр кем исеменнән сөйләнелә? (Салих.)
- Әсәр нәрсә белән башланып китә? (Малайларның очрашуы белән.)
- Малайлар нинди уеннар уйныйлар? (Туп, кыекбаш, ат-ат.)
- Ә сез нинди уеннар беләсез? (Жаваплар.)
- Салих ни өчен табигать кочагына ашкына?
- Табигатьнең сихри матурлыгы сурәтләнгән урыннарны дөрес интонация белән укып бирегез әле.


 V.  Өй эше бирү.  Билгеләр кую.

  1. Хикәянең һәр бүлегенә исем бирергә.

      2. Иҗади : “Яз башы” хикәясендә миңа ошаган күренеш “  темасына  иллюстрация ясарга.

VI.  Йомгаклау.

Дәрескә укытучы йомгак ясый.

      -Бала җаны табигать хозурына бирелеп рәхәт чигәргә уйласа да, куркыныч аждаһа, аның хыял чуалышына әверелеп, Салихны аңсыз калдыра. Әмма малай бу гарасаттан савыгып, газиз әнкәсенә, көләч табигать кочагына әйләнеп кайта. Шулай итеп, тормыш җиңә.

-Барыгызга да бик зур рәхмәт! Дәресебез тәмам! Сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Ибраһимовның "Яз башы" хикәясенә анализ.

“Г.Ибраһимовның “Яз башы” хикәясенә анализ”. Рус мәктәбендә  укучы 5 нче сыйныф укучыларының татар төркемнәре өчен  хикәягә анализ бирү өчен төзелде....

«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе»

“ Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе” темасына дәрес-презентация. Әлеге дәрес конспекты рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына татар әдәбияты дәресе үткәрү...

Г.Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романында фразеологизмнар.

Г. Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романы аеруча игътибарга лаек. Бу әсәр тел күрке булган мәкаль - әйтемнәргә, фразеологик берәмлекләргә бик бай һәм аның һәр бите диярлек әсәргә милли төс, милли үзенчә...

Г.Ибраһимовның "Алмачуар" хикәясендә образлар бирелеше

Тема: Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясендә образлар бирелешеМаксат: 1.”Алмачуар” хикәясен образлар системасы ягыннан тикшерү.              2. Гаделлек темасына уйлан...

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест

Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган тест...

Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башы иҗатында яшьләр темасы

Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башы иҗатында яшьләр темасына ясалган презентациядә шул чорга хас булган үзенчәлекләр күрсәтелә...