Электив курс "Стилистика һәм сөйләм культурасы"
календарно-тематическое планирование (9 класс) по теме

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

Электив курс 9 нчы сыйныфлар өчен.  Курсның төп максаты: укучыларны туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрә белергә, аның белән горурлана белергә өйрәтү.

Скачать:


Предварительный просмотр:

           КҮӘМ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ

            “Каралды”                                     “Килешенде”                                      “Раслыйм”

Методик берләшмә җитәкчесе:            Уку-укыту эшләре буенча директор                       Директор:________Хәкимҗанов Х.Г.

____________Сөнгатова Г.З.               урынбасары__________Ганиева Л.Ф.                      “29” август 2013 ел,  

Беркетмә №1,”28”август 2013 ел.                                                                                              Боерык № 76,§4        

           ЭШ ПРОГРАММАСЫ

                     “Стилистика һәм сөйләм культурасы”

                                       (электив курс)

                                    9 нчы сыйныф

                      Татар теле һәм әдәбияты укытучысы   Сөнгатова Г.З.

                                             2013-2014 нче уку елы

                                       Аңлатма язуы

Бик борынгы чорда барлыкка килгән риторика фәненең бер тармагы – стилис-тика – XX гасыр башларында мөстәкыйльфән буларак формалашып җиткән.Кешене сөйләм теленең нинди булуы, нәрсә турында һәм ничек сөйләве һәрвакыт кызыксындырган. Нәкъ менә стилистика фәне сөйләмне дөрес оештыру юлларын, фикерне иң дөрес һәм кирәкле сүзләр ярдәмендә әйтеп бирү ысулларын, ягъни сөйләм –фикерләү культурасының төп нигезләрен өйрәнә.

“Стилистика һәм сөйләм культурасы” электив курс программасы  9 нчы сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә.

Программаның актуальлеге:

Урта мәктәптә “ Татар теле һәм әдәбияты программасын”нда стилистикага өлешчә урын бирелә. 9 нчы сыйныфта укучылар татар теле дәресләрендә стильләрнең үзенчәлекләре турында 2-3 сәгатьдәвамында танышып китсәләр дә, мәктәп программасында стилистика буенча тулы белем бирү каралмаган. Бу фәнгә кагылышлы теоритик белемнәрне тирәнәйтү, фәнни яктан анализлау, ныклы күнекмәләр булдыру һәм аларны гамәли тормышта дөрес кулланырга өйоәтү бу курсның нигезендә ята.

Программаның төп максаты:

Рухи хәзинәләребезне барлап, милли сәнгатебезнең гүзәллеген,тарихыбызның бөеклеген күрсәтүдә телебез төп рольне уйный. Туган телебез – искиткеч бай.матур һәм тирән аһәңле тел. Аның бөтенлеген, байлыгын,сәнгать чараларыныле сурәтләү

чараларының үзенчәлеген күрсәтү, сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүгә ярдәм итү – бу курсның төп максаты.

Программаның төп бурычлары.

  • Сөйләм культурасының төп аспектлары белән таныштыру.
  • Сөйләмдә сүзнең төп роле һәм әһәмияте турында аңлату.
  • Телнең функциональ стильләре турында аңлату.
  • Матур әдәбият стиле һәм гади сөйләм теленең үзенчәлекләре белән таныштыру.
  • Образлы сурәтләү чаралары. Стилистик фигуралар һәм тропларның үзенчәлекләрен,аларны сөйләмдә дөрес куллануның әһәмиятен аңлату.
  • Әңгәмә һәм аның төрле тармаклары, әңгәмәм кору үзенчәлекләре белән таныштыру.
  • Практик дәресләрне оештыру үрнәкләре белән таныштыру.
  • Укучыларның акыл һәм хыялын, зәвыгын.сөйләм культурасын.иҗади хезмәткә омтылышын тәрбияләү.
  • Укучыга үзенең сөйләм осталыгын,талантын сынап карарга шартлар тудыруга ярдәм итү.

                       Программаның эчтәлеге

             Кереш. Курсның төп максаты, бурычлары, актуальлеге турында.

Библиографик чыганаклар белән танышу.

            I бүлек. Стилистика фәне үзенчәлекләре. Телнең функциональ стиль-

ләренә характеристика бирү. Матур сөйләм сәнгатенә хас билгеләр,хәзер-

ге сөйләм теле этикасы нормалары. Сүзнең асылы, сөйләмдә аның төп роле.

Логик эзлекле, эмоциональ, ышандырырлык бербөтен мәгьнәгә ия булган сөйләм телен үстерү.

          Матур әдәбият стиле, стилистик бизәкләр. Төшенчәләрне белдерүдә синонимнарның роле. Образлы сөйләмдә капма –каршылыклы белдерүнең махсус чарасы буларак – антоним. Төшенчә һәм образ. Сүзнең эчке формасы һәм образлылык.

           II  бүлек. Сөйләм культурасы. Сөйләм фигуралары – синтаксик конструкцияләрнең үзенчәлекле формалары.

Антитеза(төшенчәләрне капма –каршы куеп, фикер,фраза тудыру) һәм градация

(төшенчәләрнең мәгънәләре үсә һәм кими бару тәртибендә урнашуы) үзенчәлекләре.

Оксюморон(образны капма –каршылыклы күренешләрнең бердәмлеге аша сурәтләү) – үткен мәгънәле фикерне оештыручы фигура.

     Риторик эндәш һәм сорау – сөйләмдә әһәмиятле мәгънәви позицияне билгеләү, тыңлаучының фикерен үзең теләгәнчә формалаштыру өчен кулланыла торган фигуралар.

Инверсия күренеше – иң киң таралган стилистик фигура, аның әһәмияте.

Анафора һәм эпифораның төп үзенчәлекләре.

   III  бүлек. Көнкүреш сөйләм теленең кулланылыш сферасы, лексика составы. Дублет һәм күрсәткеч сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы һәм урыны. Гади сөйләм теленең синтаксик һәм морфологик төзелеше.

   IV бүлек. Интервью. Әңгәмә кора белүнең әһәмияте. Әңгәмә төрләре, аларның үзенчәлекләре, аның төп модель ләре.

   V  бүлек. Сөйләм этикасы нормалары. Аудиториядә чыгыш ясау үзенчәлекләре. Әңгәмә коруның төп юнәлешләре. Әзерлексез чыгыш ясауның үзенчәлекләре: үз-үзеңне тота белү(мимика), сөйләмнең төп фикерен җиткерә белү, кереш һәм йомгаклау сүзен формалаштыру.

 

                                         Тематик  планлаштыру.

№ п/п

                              Дәрес темасы

      Вакыты

1.

Әдәби сөйләм стильләре турында төшенчә

2.

Функциональ сөйләм

3.

Экспрессив  сөйләм

4.

Сәнгатьле сөйләм стиле

5.

Лексик стилистика

6.

Фонетик стилистика

7.

Сәхнә сөйләме

8.

Сөйләм культурасы

9.

Ишеткәнне сөйләү

10.

Риторика – чыгыш ясарга һәм аралашырга өйрәтүче фән.

11

Рәсми эндәшү формалары

12.

Тәкъдимне, фикерне әдәпле итеп кире кагарга өйрәтү

13.

Хәрәкәтләр,мимика һәм гәүдә тотышы

14.

Интервью

15.

Мәкалә

16.

Реклама

17.

Зачет – дәрес. Хикәядән өзекләр һәм шигырьне сәнгатьле уку.

                       Укучылар белергә тиешле белем һәм күнекмәләр:

1. Стилистика фәненең төп үзенчәлекләре,  аның  функциональ стильлләре турында белергә.

2. Матур әдәбият стиленең нигезен тәшкил итүче образлы сурәтләү чаралары -ның  аерым  составын, элементларын, троплар һәм стилистик фигураларның төрләрен аера белергә.

3. Көнкүреш сөйләм теле белән әдәби телнең үзенчәлекләрен, лексика  соста-вын,морфологик һәм синтаксик үзенчәлекләрен аңлата белергә.

4. Сөйләм этикасы нормаларын белергә.

5. Үзләштерелгән белемне гамәлдә кулланырга.

6. Курс ахырында укучылар “Стилистика” фәне буенча программада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр. Бу – әдәби, фәнни – публицистик характердагы текстларны анализлау, стилистик сурәтләү чараларын кулланып, төрле  жанрда иҗат итү һәм төрле темага телдән чыгыш ясый белү күнекмәләрен булдыру дигән сүз.

7. Белемнәрне тикшерү зачет формасында үткәрелә, биш баллы билге кую системасы  кулланыла.

                          Кулланылган  әдәбият  исемлеге:

1.Курбатов Х. “Сүз сәнгате” – Казан: Мәгариф, 2002.

2. Хәсәнова Г., Сафиуллина Г.”Риторика” –Казан: Мәгариф, 2003.

3.Низамов И. “Уем – тел очында”.- Казан: тат.кит.нәшр.,1995.

4.Нуриев Р. “ Сәнгатьле уку”. – Казан, 2000.

5. Хәйруллина А.Х. “ Дөрес сөйләргә өйрәнегез”. – Казан, 1992.

                           Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы

                     Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбе гомуми белем бирү

                     учреждениесенең мәктәп компоненты хисабына бирелгән

                      “Стилистика һәм сөйләм культурасы” электив курсына

           югары квалификацион категорияле татар теле әдәбияты укытучысы

                                    Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы          

                               тарафыннан төзелгән эш программасына

                                                      РЕЦЕНЗИЯ

      «Стилистика һәм сөйләм культурасы “ дип аталган программа гомуми белем бирү учреждениесенең 9 нчы сыйныфы өчен тәкъдим ителә.

     Сөйләм – кешенең аң дәрәҗәсен күрсәтүче факторларның берсе. Сөйләм теле югары кешенең фикерләү сәләте дә югары була. Үз фикерен, белемен башкаларга җиткерә белү һәр укучы өчен дә мөһим шарт.

      Эш  программасында уку елы дәвамында 17 дәрес үткәрү планлаштырыла. Һәр укучы программада каралган сәгать санынча өйрәнелә. Һәрбер эш төре укучыларның иҗади үсешенә юнәлдерелгән. Программа төзелешендә: аңлатма язуы, максат һәм бурычлар, тематик планлаштыру, кулланылган әдәбият бирелгән.

     9 нчы сыйныфта сөйләм культурасыннан белем бирү максаты:

    Сөйләм күнекмәләрен үзләштергән, үз фикерен төгәл һәм ачык итеп әйтә белүче шәхес тәрбияләү.

     Бурычлар:

- фикерне белдерү чарасы буларак, текстның мөмкинлекләрен ачу; текст төзергә өйәтү;

- фикерләгәндә берничә дәлил, әсәрдән өземтә, мәкальләр кулланырга өйрәтү;

- котлау текстлары язу, кунакка чакыру һәм үзеңне җәмәгать урыннарында тоту кагыйдәләрен өйрәтү;

- интонация, дикция,мимика турында  төшенчә бирү.

- аерым сүзләрнең, җөмләләрнең әйтелеше, сүз һәм сүзтезмәләрдәге басым, сөйләмнең синтагмаларга бүленеше, ававзлвр әйтелеше, сөйләмнең темпы һәм ритмы, интонацион – методик яңгырашы турында төшенчә бирү;

- татар халкына ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү, аларның милләтебез турындагы гомуми белемнәрен тирәнәйтү.

      Программа структур яктан дөрес төзелгән, методик таләпләргә җавап бирә һәм укыту процессында куллану өчен тәкъдим ителә.

      Программа 2013 елның  22 августында Әтнә  муниципаль  районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсендә каралды.

      Рецензент:

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының

район методик берләшмә җитәкчесе                                                        Галиева Г.Ф.

Әтнә муниципаль  районы

Мәгъләмати – методик үзәкнең баш белгече                                            Гиндуллина Г.М.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сөйләм культурасы

9 нчы сыйныф татар теленнән кирәкле дәрес конспекты...

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау.

"Лексикология һәм сөйләм культурасын кабатлау" темасы буенча 5 сыйныфка ачык дәрес эшкәртмәсе....

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау. Презентация.

"Лексикология  һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау" темасына презентация....

"Лексикология һәм сөйләм культурасы" дигән электив курс программасы

Тел, сөйләм – безнең байлыгыбыз, милли культураның бер өлеше. Бүгенге укытуны гуманлаштыру заманында укучыларның язма һәм телдән сөйләмен үстерү, аларда телгә карата дөрес мөнәсәбәт формалаштыру, телн...

Сөйләм культурасы

5 нче сыйныфта уздырылган дәрес планы...

"Сөйләм культурасы.Текст редакцияләү" 9 нчы сыйныф, татар теле

"Сөйләм культурасы.Текст редакцияләү" 9 нчы сыйныф, татар теле...

Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм ныгыту

Дәреснең максаты: а) белем бирү : Лексикология һәм сөйләм культурасы бүлеген кабатлау һәм  ныгыту өстендә эш, антоним, омоним, синонимнарның сөйләмдәге әһәмиятен ачыклауга ярдәм итү.б) Фикер...