"Минем табышларым" мәкалә.
статья (11 класс) по теме

Сунгатова Гульнара Зулькаровна

Сыйныф җитәкчесе ул- укучы өчен икенче әни. Ә укучылар аның өчен үз балалары кебек. 11 нче сыйныф укучыларына багышлап язылган мәкалә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon "Минем табышларым"32 КБ

Предварительный просмотр:

Минем  табышларым.

Иртәнге   салкын һава.  Ноябрь ае да үтеп китте. Мин, әле кар төшеп өлгермәгән, кара җир белән катыш аклык буйлап, бер кеше генә уза алырлык сукмактан мәктәбемә ашыгам. Менә бер төркем укучыларым исәнләшеп, берәм – берәм мине узды. Бар да каядыр ашыга. Менә каршыма нәни баласын балалар бакчасына илтеп кайтучы яшь әти очрый: “ Исәнмесез, апа! Хәлләрегез ничек? Сез әле гел шул, безне укыткан, мөлаем апа, укытучы апа, - дип елмаеп, юлын дәвам итә.Күп минем укучыларым. Алар арасында инде тормышта аякларында нык басып торучылар да, урыннарын табып, югалтучылар да, киләчәккә зур өметләр баглаучылары да, мәктәптә минем белән бергә эшләүчеләре дә бар.

Каршымда мәктәбем. Аның утлары бар дөньяга өмет чаткыларын, яктысын бирә.  Андагы һәр бала, һәр  укытучы, хезмәткәр үзенчә җанга якын, аларның һәрберсе хөрмәт һәм ихтирам белән сиңа  бага. Шул вакытта күңелдә нинди-дер бер җиңеллек, горурлык хисе туа.

Менә мәктәбем ишеге. Ике яклап тезелеп киткән ак каеннар һәм төз наратлар. Бүген дә зифа, төз булып,  мине алар елмаеп каршы ала. Мин бүген аларга  сокланып күз салам. Ак каеннарның яфраклары күптән коелып, төрлесе – төрле якка көзге җилдә очып беткәннәр. Ә төз наратларның тамыры тирән киткән, алар нык  тора. Яшел ылыслары әледә яшел булып, мәктәбем ышыгында утыра бирәләр. Мин бу мәктәбем ышыгында нык булып үсеп утырган төз наратларны үземә тиңлим. Туган җиремдә, сөекле мәктәбем, хөрмәткә лаек коллегаларым, туганнарым ышыгында бәхетемнең тәмен тоеп яшим. Ә наратларга терәлеп утырган ак каенның җилдә очкан яфракларын – туган җирләреннән аерылган кошка охшатам. Ниләр көтә аларны? Юлларында ниләр булыр? Монысы инде яфракларның үзләреннән торачак. Әгәр каенкайның сүзләрен яхшы аңлап, үзләренә ныклы белем, көч туплаган булсалар, югалмаслар.

Мин сыйныф ишеген ачам. Минем күзләремә энҗе бөртегедәй тезелеп утырган, тугыз гына бөртек укучымның карашлары төбәлгән. Берсе ашыга – ашыга кемнәндер дәресен күчерә, икенчесе – ихлас күңелдән, сәнгатьле итеп шигырь ятлый, өченчесе – күңелсез генә тәрәзәгә карап утыра, нәрсәдер булган – гаиләсендә четереклек. Ә бит,  һәрберсеннән бердәм таләп.

Ничек итеп бала күңелен яраламаска?! Ә уйлап баксаң, һәрберсенең эчендә яшерен талант яши. Талантсыз кешеләр булмый, ачылмаган талантлар күп. Бу сорауларны   мин үз – үземә еш бирәм.

    Шул  тугыз бөртек укучым мәктәпне тәмамлап  чыгып киттеләр. Аларны олы  юлга озату  моңсу да, шатлыклы да булды. Һәрберсе югары уку йортына керделәр, үзләренә кирәкле һөнәр сайладылар.  

   Әйтер сүзем алар турында иде. Кечкенәдән бик талантлы укучылар булдылар. Нәрсә генә  эшлисе булса да беренчеләрдән булып үз фикерләрен әйтергә тырыштылар. Нинди генә кичә үтмәсен, алар беренче урыннардан төшмәделәр. Биергә бик оста булган кызларым Филсинә белән Гөлчәчәкне сагынып искә алам. Егетләр дә алардан калышмый иде. Ильяс, Илназ, Фәнис, Ильназ Шиһапов кызлар  өйрәткән биюләрне бик теләп, төгәл итеп башкар-дылар. Гел елмаюлы йөзе белән үзенә җәлеп иткән Лилиям,  сыйныф өчен барлык  көчләрен куеп , гел алга омтылган ике Алинәм, соң гына арабызга килеп керсә дә,  бар коллективның игътибарын үзенә  юнәлткән иң акыллы кызларымның берсе – Гөлфиям. Уку алдынгысы  булдылар. Мин алар белән чын күңелемнән  горурланам.

      Укучыларымның уңышлары күп. Олимпиадаларда урыннар, фәнни конференцияләрдә дипломнар алуы, барлык төр конкурсларга , бәйгеләргә теләп катнашулары, мәктәп коллективының тырышлыгы. Димәк, укытучы хезмәте  юкка чыкмады, ә уңышлар укучыларымда чагылыш тапты. Бәлки, шуңа күрә дә мин үземне  укытучы һөнәрен дөрес сайлаганмын, бу бит минем табышларым дип әйтә алам. Минем укучыларыма теләгем, бәхетле булсыннар, сайлаган юлларыннан туры алга барсыннар, тормыш дулкын-нары аларны   юлларыннан  алып ташламасын.    

      Киләчәктә кем булыр минем укучыларым ?! Ак каенның яфраклары кебек кайберләре ерак очар, ә кайберләре төз наратлар кебек, ышыкта үсәрләр дә үсәрләр. Яфраклар кая гына очсалар да, нык булырлар, биреш - мәсләр, төпләнеп, тамыр җәярләр.

     Мин иртән эшкә барганда, каршыма очраган эшлекле кешеләр арасыннан үз укучыларымны күрсәм иде, алар гадәттәгечә минем белән исәнләшеп узсыннар. Ә миңа, көн саен ябалдашларын  бөртек кар каплаган төз наратлар, ак каеннарым янына ашыгырга язсын, алар белән серләшеп, уртак тел табып яшәсәм иде.

                        Сөнгатова Гөлнара Зөлкарь кызы

                       Әтнә районы   Күәм урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                        татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

СФП в годовом цикле занятиями мини-футболом (из опыта работы в секции «Мини-футбол»)

Представляю примерные комплексы по СФП в секции "Мини-футбол",делюсь положительным опытом и результатами в своей работе....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

Минем гаиләм -минем төп терәгем

Гаилә - ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш. Гаилә ул – йорт кебек, ә нигезе нык ...

«Творческие работы малой формы (мини – изложения, мини – сочинения, этюды, эссе) как средства развития креативных способностей учащихся»

Педагогическая наука переживает переходный этап, связанный с обновлением как содержания, так и форм образовательного процесса....

Класс сәғәте “Минең ғаиләм-минең байлығым”.

Уҡыусыларҙы ғаилә,генеология ,нәсел ағасы һүҙҙәренең мәғәнәләренә төшөндөрөү, балаларҙы үҙҙәренең шәжәрәһен төҙөргә өйрәтеү....

Мастер-класс.Презентация на тему "Мой край, моя школа, моя профессиональная деятельность-минем туган ягым,мәктәбем,минем һөнәри эшчәнлегем"

Аксубаем-ак төбәгем!Туган якның гүзәл була —Гади генә бер гөле дә…Ямьле була, кыек булмыйТуган якның бер җире дә...!...