Муса-Җәлил сүнмәс йолдыз!План- конспект(8 сыйныф)
план-конспект урока (8 класс) по теме

Максатларым:

1)М.Җәлилнең сугышка хәтле тормышын искә төшерү

2)Илназ Сафиуллинның клибы ярдәмендә М.Җәлилнең иҗатының актуальлеген исбатлау

3)Бөек язучыбыз-М.Җәлилгә һәм аның иҗатына карата хөрмәт хисе уяту

4)Музей-фатиры,һәйкәле,М.Җәлил исемендәге опера-балет театры турында сөйләшү

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 8kl_m.zh_.docx21.06 КБ

Предварительный просмотр:

План-конспект (8 нче класс)

Тема: Муса Җәлил –сүнмәс йолдыз!

Максат:1) Муса Җәлилнең сугышка хәтле тормышын искә төшерү,белемнәребезне тирәнәйтү.

2)Илназ Сафиуллинның клибы ярдәмендә М.Җәлил иҗатының актуальлеген исбатлау

3)Бөек язучыбыз- Муса Җәлилгә һәм аның иҗатына карата хөрмәт хисе уяту

4)Музей-фатиры,һәйкәле,М.Җәлил исемендәге опера-балет театры  турында сөйләшү

Файдаланылган әдәбият:-рус урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче сыйныфында укучы татар балалары өчен дәреслек

М.Җәлил :Шигырьләр һәм поэмалар

Җиһазлау : дәреслек, карточкалар, шигырьләр китабы, такта,  рәсемнәр,  Муса Җәлилнең портреты,газеталар,журналлар, шагыйрьнең туганнарының рәсемнәре,аудио  диск,видио клип

Укыту методы: уку, сөйләү, күрсәтү, аңлату, әңгәмә,сорау-җавап.

Дәрес төре:  теманы өйрәнүне дәвам итү,белемнәрне тирәнәйтү дәресе

Тема: Муса Җәлил –сүнмәс йолдыз!                                                             Дәрес башы:Исәнмесез кадерле балалар! Утырыгыз. Бүгенге татар әдәбияты дәресен башлыйбыз. Сыйныфыбызда бүген кем дежур?

Укучы: Сыйныфыбызда бүген мин дежур. Бүген 7нче декабрь, дүшәмбе көн .Дәрестә  Алсу  юк, ул авырый.

Укытычы:Ярар,укучылар классташыгызның хәлләрен белеп торырга онытмагыз! Ярыймы?

Без сезнең белән үткән дәрестә бөек шагыйребез Муса Җәлилнең тормыш юлына тукталган идек!Дәреслектә бирелгән материалны күзәтеп чыктык.Ә сезгә өй эшенә  бирелгән тематикага  үзлектән материал әзерләп килергә иде.Тактага ул темаларны мин язып куйдым .

1.Балалык һәм яшьлек еллары

2.Революция һәм гражданнар сугышы

3.Ачлык җафасы

4.Иҗади чыныгу юлында

5.Мәскәүдәге тормышы,опера сәнгате

6.Бөек Ватан сугышы еллары

7.М.Җәлилнең музей – фатиры

Сыйныфташларыгыз сөйләгәндә кирәкле,кызык дип санаган материалны үзегезгә теркәп барсагыз яхшы булыр иде

     -Беренче сүзне Айратка бирәбез.Ул безгә шагыйрьнең әти-әнисе,туганнары турында үзе тапкан кызыклы материалны сөйләп китәчәк

     -Укучылар Айрат сөйләгәннәрдән исегездә нәрсә калды?

     -Революция һәм гражданнар сугышы чорын Алия аңлатачак.

     - Ачлык елларыныда күргәннәрен Айзилә

     - Мәскәүдәге тормышы һәм опера сәнгате тудыру юлында дигән темага Булат ачыклык кертер

      -Бөек Ватан сугышы еллары турында кыскача гына Индира сөйләячәк,кыскача гына, чөнки киләсе дәрес Муса Җәлилнең Ватан сугышы елларындагы иҗатына багышланган булачак.

         -М.Җәлилнең музей – фатиры турында белемнәребезне арттырыр өчен Гәделгә сүзне бирәбез!(Һәрбер укучы чыгышыннан соң,йомгак ясала бара)

Яхшы укучылар!Әзерләнгәнсез,тырышкансыз!

Мин дә сезгә кызык информация әйтим әле.Муса Җәлилнең тормышын,биографиясендәге югалган төймәләрен бөртекләп җыючы галимебез Рафаэль Мостафин болай диде ”Каһарман шагыйрьнең гаиләсе,аңа якын кешеләр белән кызыксыну һәрвакыт бар иде,Муса Җәлилнең 3 баласы –Альберт,Люция,Чулпан бар. Альберт белән Люция берара күләгәдә калып килгән. Җәлилгә бирелгән Ленин премиясе акчасы алар арасында тигезләп бүленгән.Әминә Җәлилова Советлар Союзы Героеның  тол хатыны сыйфатында зур күләмдә пенсия алып яши. Ул аңа лаек.Чөнки ул бүтән кешегә кияүгә чыгып ,Җәлил истәлегенә хыянәт итмәде”ди  Тагын шундый сорауга”Сез инде Муса Җәлил тормышын кабат яшәгән кебек гомер кичердегез,төшегезгә дә кермиме? “  “Керә,ак күлмәктән елмаеп керә “диде.

Әйтеп киткәнемчә М.Җәлилнең иҗаты бик күпләрне кызыксындыра.Менә мин сезгә Илназ Сафиуллин М.Җәлилнең “Шагырь”дигән шигыренә клип башкарган. Клипы карыйк, аннан соң Илназ Сафиуллин турында кыскача гына әйтеп китәрмен.  

  • Игътибарлы булыгыз!Шигырь нәрсә  турында диеп уйлыйсыз,шагырьнең күңеле тынычмы?
  • Күңелдәге хисләрен нәрсә белән чагыштыра?

   И.Сафиуллин 1986 елның 24 нче июнендә Әлмәт шәһәрендә туган. М.Җәлилгә багышланган бу клибы турында ул болай ди “Минем Муса Җәлил иҗатына карата мәхәббәтем мәктәп елларыннан ук килә.Чөнки ул татар әдәбияты үсешенә иң зур өлеш кеткән шәхесләрнең берсе диеп уйлыйм.Бу “Шагырь” шигеренә көйне 2002 нче елда ук язган идем,иң беренче клибым да шушы булды.Чөнки М.Җәлил бөек солдат,бөек шагыйрь,патриот,татар халкының бөек улы!”

                                   Физкультминутка

Әйдәгез, бүген дәрестә алган белемнәребезне тикшерү һәм тагын әйбәтрәк итеп истә калдыру максатыннан, тест эшләп алыйк. Экранга карагыз!

1.Муса Җәлилнең әнисенең исеме

а)Рәхимә  !                     ә)Люция                        б)Әминә

2.Нинди мәдрәсәдә белем ала?

а)”Хөсәения”  !               ә)”Мөхәммәдия”          б)”Галия”

3.”Моабит дәфтәрләре” өчен нинди премияга лаек?

а)Г.Тукай                    ә)Ленин   !           б)Премиясе юк

4.Ничәнче елда Казанга килә?

а)1931                           ә)1922  !                            б)1942

5.1945 нче елда ничә 25 нче августында җәлилченең гомере өзелә?

а)10                                ә)11  !                                  б)8

6. 1945 нче елда ничә 25 нче августында җәлилченең гомере нинди төрмәдә өзелә?

а)Демблин              ә)Моабит                  б) Плетцензее !

Менә интерактив тактада тестның дөрес җаваплары күрсәтелгән,кызыл ручка алыгыз дә җавапларыгызны карап чыгыгыз,билге куярга да онытмагыз.

Укучылар сезгә тагын бер соравым бар. Муса Җәлилнең тормыш иптәше, авыр вакытларда беренче булып ярдәм кулын сузучы, иң якын кешесе кем диеп уйлыйсыз?

 Мин  сезгә аудио диск куям.Анда Әминә ханым белән сөйләшү язылган, әлбәттә инде ул ире, М.Җәлил турында сөйләячәк.

Алда әйтеп киткәнемчә М.Җәлилнең иҗаты белән дә,тормыш юлы белән дә кызыксынучылар күп.Мин сезгә Рафаэль Мостафин белән интервьюдан өзекне укган идем,тагын Әнвәр Давыдов та “Муса абый” повестен язган. Китапта шагыйрьнең Волхов фронтындагы көрәшләрдә, әсирлеккә эләгүе,фашистларга каршы батырларча көрәшүе сүрәтләнә.Өзекләргә тукталасым килә.

Укытучы:Бик яхшы!Әйдәгез дәрескә йомгак ясыйк инде.Бүгенге дәресебездә үзегезгә нәрсә алдыгыз,нинди яңалыклар белдегез?

Укучы: М.Җәлилнең биографиясен ныклабрак өйрәндек, сорауларга җаваплар бирдек, бөек татар шагыйренә багышланган клип карадык!

Укытучы:Бик дөрес!

Күргәзмәгә дә тукталып китик әле( карточкалар, шигырьләр китабы,   рәсемнәр,  Муса Җәлилнең зур һәм кечкенә портретлары,газеталар,журналлар, шагыйрьнең туганнарының рәсемнәре,аудио  диск,видио клип, музей-фатиры,һәйкәле,М.Җәлил исемендәге опера-балет театры  төшкән рәсемнәр)

Ә өй эше  мондыйрак булачак:әйткәнемчә икенче әдәбият дәресендә без М.Җәлилнең сугыш елларындагы биографиясенә һәм иҗатына тукталачакбыз,шуңа күрә сез язучының Бөек Ватан сугышы елларында язылган шигырләрен табасыз,сәнгатьле итеп укырга өйрәнәсез һәм без ул шигырьләрнең нәрсә турында икәнлеген яхшылап аңларга тырышырбыз!

Шушының белән бүгенге дәресебез бетте,барыгызга да чыгарга мөмкин, дәрес өчен рәхәт!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Муса Җәлил - герой-шагыйрь (6 сыйныф)

Презентация Муса Җәлилнең иҗатын үткәндә кулланыла....

Муса Җәлил-сүнмәс йолдыз!План-конспект(8 нче класс)

Максат:1)Муса Җәлилнең сугышка хәтле тормышын искә төшерү2)Илназ Сафиуллинның клибы ярдәмендә М.Җәлил иҗатының актуальлеген исбатлау3)Бөек язучыбыз-Муса Җәлилгә һәм аның иҗатына карата хөрмәт хисен тә...

”Муса Җәлилнең тормышы истәлек, хатлар, шигырьләрдә” (Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе,6 нчы сыйныф)

Муса Җәлил иҗаты буенча 6 нчы сыйныфта бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе...

Муса Җәлил " Имән"шигыре.Дәрес эшкәртмәсе.(рус төркемнәре 7 нче сыйныф)

А.Ш.Әсәдуллин,К.С.Фәтхуллова дәреслеге буенча шөгыльләнүче 6 нчы сыйныф укучылары өчен.Тема: Муса Җәлил “Имән” шигыре.Максат: 1) Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү. “Имән” ...

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате.

Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгате (2 сыйныф)...

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация

"Кызыл ромашка таҗлары" Патриот шагыйрь - Муса Җәлилгә багышланган сыйныф сәгатенә презентация...

"Мин сине шундый сагындым" (Муса Җәлилнең “Сагыну” шигырен өйрәнү), 5 сыйныф (рус төркеме), технологик карта

“Мин үлемнән курыкмыйм. Бу буш сүз түгел. Без үлемгә җирәнеп карыйбыз дип әйтәбез икән, бу чыннан да шулай бит. Куркыныч хәлләргә очраган чакларда, мин үлем турында котым очып уйлап утыруымны белмим. ...