Татар әдәбиятыннан мөстәкыйль эшләр
методическая разработка по теме

Гатиятуллина Фирюза Рамисовна

Татар әдәбиятыннан мөстәкыйль эшләр. Бу эшләрне ел ахырында куллану отышлы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан мөстәкыйль эшләр

Кәрим Тинчурин “Җилкәнсезләр”

УЙНАУЧЫЛАР:
Батырхан — зыялы.
Нуретдин — ......................
Давыт — студент, ...............нең улы.
Дилбәр — гимназия бетергән, Нуретдиннең кызы.
Рөкыя — Нуретдиннең зәгыйфь кызы,
Фаттах — вак кул бай, спекулянт.
Сөнгать — зыялы яшьләрдән, социалист.
Нияз — офицер, мөселман комитеты секретаре
Мисбах ........... — зур сәүдәгәр, бай.
Сәхипгәрәй — Хәрби шура вәкиле, офицер.
............. — эшче.
Рауза — хезмәткәр.

Вакыйга 19....  елда башлана.  

Бик бай йорт эче. Кунак бүлмәсе. Нуретдин, Давыт.
Нуретдин. Җыенысы күпме, дисең?..
Давыт. №1.............
Нуретдин 
(счетка сала.) Безнең өлешкә күпмесе төшә?
Давыт. Йөз дә кырык өч мең өч йөз сум.
Нуретдин. Әгәр сугыш туктап китсә, ул фабрикны кая куярбыз?
Давыт. Сугыш яңа кыза гына әле, әткәй. Уһ-уһу. Бу сугыш туктаганчы, суммабыз өч өлеш булып кайтачак.
Нуретдин. Сугыш туктала калса, харап бит.
Давыт. Сугыш, Алла боерса, тиз тукталмый әле.
Нуретдин. Әллә, мин әйтәм, теге урман кодрәтен генә алыйкмы? Җан тыныч булыр. Оборонда калырлык булгач, сиңа барыбер түгелмени?
Давыт. Юк шул, әткәй, барыбер түгел. Бу фабрик эшендә, Алла биреп, сугыш яңадан ике-өч елга тартылса, ике-өч йөз мең саф файдасы күренеп тора. Мондый чаклар йөз елларга бер генә килә.

Нуретдин. Амин! Аллаһы тәгалә хәзрәтләре патшаның күңеленә ачу салсын инде!..
(№2......................... офицер киемендә.)
Батырхан. Хәерле көн, әфәнделәр!
Нуретдин. Сөбханалла!.. Батырхан әфәнде!.. Күктәнме сез, җирдәнме сез!..
Давыт. Урамда очратсам, танымас идем мин сезне!..
Батырхан. Нигә?
Давыт. Сез гаскәри түгел идегез бит.
Батырхан. Европаны чолгаган пожар вакытында һәрбер ватанын сөюче граждан гаскәри булырга тиеш. Сугыш аждаһасы Герман бетәргә тиеш,
Нуретдин. Төрекләр дә Герман яклы бит. Герман жинелсә, төрекләр дә бетәр бит.
Батырхан. Тынычлыкны саклау юлында Төркияне генә түгел, ярты дөньяны корбан итәргә мөмкин. Ләкин, асылда, Төркия бетмәс, Төркиянең Европада адашып калган өч-дүрт шәһәре китә икән, ул бик кечкенә мәсьәлә.
Давыт. Сез элек болай сөйләми идегез.
Батырхан. Үткәнне искә төшерүченең, күзе чыксын, диләрме әле... Бу бөек сугыш бөтен сугышларның соңгысы булачак. Вак-төяк хөкүмәтләр бетә икән, бетсен! Утыз-кырыл миллион кеше үлә икән, үлсен! Ләкин бу сугыштан сон, рәхәт тормыш туачак. Без шуның өчен тырышабыз...

Сүзлек эше:

Зыялы – образованный

Гаскәри – военный

Ватан – Родина

Аждаһа – дракон

Өзек буенча сораулар:

  1. Әлеге өзек кайсы әсәрдән алынган?
  2. Бу өзек ничәнче картинадан (пәрдәдән) алынган?
  3. Тулаем әсәр нинди жанрга карый?
  4. Әлеге әсәрдә нинди проблемалар күтәрелә? (кимендә 3 проблема санарга)
  5. Өзектә Нуретдин белән Давыт арасында нәрсә турында сүз бара?
  6. Өзектән күренгәнчә, Батырхан нинди якты өметләр белән яна?
  7. Әлеге өзектә нинди сугыш турында сүз бара дип уйлыйсыз?

Өзек буенча биремнәр:

  1. Уйнаучылар исемлегендә күпнокталар урынына тиешле сүзләрне куегыз.
  2. №1 дип билгеләнгән урында күпнокталар урынына нинди сан язылырга тиеш? (сүзләр белән языгыз)
  3. №2 дип билгеләнгән урында күпнокталар урынына кайсы геройның исеме язылырга тиеш?
  4. Өзектә тел-сурәтләү чаралары бармы? Булса, язып алыгыз.

Гадел Кутуй “Тапшырылмаган хатлар”

№1......................! 

Беренче хатымны сиңа җибәрмәдем. 

Өзек-өзек җөмләләр белән язылган фикеремне аңлата алмыйм төсле. Әйтергә теләгән төп фикерем әйтелмичә кала кебек. Хатымны җибәрерменме, юкмы — анысын да белмим. Менә хәзер дә синең өчен түгел, үзем өчен язам, үземнең тормышым белән сөйләшкәндәй утырам. 
Икенче очрашуыбызда син: 

— Галия, мин сине генә яратам. Минем матур тормыш төзисем килә. Яшермим, мин бик күп хатын-кызны күрдем. Ләкин андый тормыштан туйдым. Хәзер бер генә кешене яратасым килә. Ул бер кеше — син, әйдә, бергә тора башлыйк, — дидең. 

............. язучысы Анатоль Франс яхшы ярату өчен күп яратырга кирәк дигән фикерне әйтә. Сәхнә кешесе булганга күрә син мәхәббәттә дә репетицияләр ясадың, ахры, чөнки син: «Сиңа хәтле булган гыйшыкларым сине күбрәк, тирәнрәк ярату өчен булырлар, иске танышларым онытылырлар», — дигән идең. Мин ышанмадым. Чөнки ирләр үзләренең ярсып сөйгән ярларын бик тич онытучан булалар. Ирләрнең бозык өлеше биш-алты елдан соң яраткан кешеләренең исемнәрен дә хәтерләреннән чыгаралар. Андый фахиш донжуаннар үзләре белгән хатын-кызларны бармак бөгеп мактана-мактана: «Полячка, марҗа, еврейка, татарка, чувашка, украинка», — дип, милләт белән генә саный башлыйлар. Нинди кабахәтлек! 

Мин сине, Искәндәр, артык якын күрдем. Шуңа күрә сине бу кабахәтләр арасына кертергә теләмәдем. Аннары үзең дә үзгәрдең, бунтарьлыгың басыла төшкән кебек тоелды. Без еш очраша башладык, һәрбер очрашуыбыз матур төш шикелле үтә иде. 

Башта мин бу очрашулар укуыма зарар китерер дип уйладым. Ләкин көчле ярату эшне яратуга да бәйләнгән. Сине күргән саен, мим үземдә яңа көч артканын сизә идем. Синнән кайту белән дәресләремне әзерләргә тотынып, бик кыска вакыт эчендә иң авыр материалны бик тиз үзләштерә идем. 

Илебезгә кара! Кыска вакыт эчендә аның искиткеч уңышларга ирешүе — эшчеләр сыйныфының, хезмәт ияләренең партияне, тормышны, туган илне яратулары, киләчәккә ышанулары нәтиҗәсендә булган нәрсә түгелме! Әйе,
чын ярату кешене генә түгел, илне дә үстерә. 

Сүзлек эше:

Ярсып – разъярённо

Кабахәт -мерзавец, поганец, подлец, негодяй

Өзек буенча сораулар:

  1. Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрендә нинди хатлар турында сүз бара, алар кем тарафыннан языла?
  2. Әсәрнең героинясы Галиягә характеристика бирегез.
  3. Искәндәргә нинди сыйфатлар хас?
  4. Әсәрдә нинди проблемалар күтәрелә?
  5. Өзектәге төп фикер кайсы җөмләдә күренә?
  6. Галия ни өчен хатларын Искәндәргә җибәрми?
  7. Сез Галия урынында булсагыз нәрсә эшләр идегез?

Өзек буенча биремнәр:

  1. №1 дип билгеләнгән урынга күпнокталар урынына кайсы герой исеме куелырга тиеш?
  2. Өзектә Галия кайсы ил язучысы сүзләрен мисалга китерә? Күпнокталар урынына әлеге сүзне язып куегыз.
  3. Фахиш донжуан сүзен сез ничек аңлыйсыз? Аңлатыгыз. Өзектә бу сүзләр кемгә атап әйтелгән?
  4. Соңгы кызыл юлда билгеләнгән җөмләгә туры килердәй мәкаль-әйтемнәр уйлагыз.
  5. Өзектә нинди рус алынмалары кулланылган?

Әмирхан Еники “Матурлык”

№1................... безгә сәкегә менеп утырырга кушты. Без, менеп, аякларны бөкләп утырдык. Шуннан соң алдыбызга өчаяк белән йомырка тәбәсе килде. Без әле ашка сузылмыйча хуҗаларның утырганын көтә идек. Ләкин бабай да урыныннан кузгалмады, абзый кеше дә бүкәненнән тормады. Шул чагында Бәдретдин, йомшак кына, чаршау эченә дәште:
— Әнкәй, чәй ясарга үзең чык инде.
— Әткәң соң? — диде чаршау эченнән әнисе, акрын гына.
— Әткәйме?.. Юк, син үзең яса инде безгә,— диде Бәдретдин, ничектер бик ихластан үтенгәндәй итеп.
Чаршау эче бераз тынып торды, аннары киндер күлмәк өстеннән шундый ук киндер алъяпкыч буган, оек-чабаталы хатын ситсы яулыгының читләрен битенә тартып һәм башын иеп кенә чыкты да самовар артынарак килеп утырды. 

Аңа күтәрелеп карагач та минем йөрәк әллә нишләп китте. Дөресрәге, яшермичә әйтим, бер чиркану тойгысы йөрәкне өшетеп җибәргәндәй булды: бичара хатынның бетен битен-күзен кайчандыр кичергән рәхимсез чәчәк зәхмәте тәмам бозып бетергән иде. Өстенә карап, моны сурәтләп торуы авыр, ничектер тел бармый, ләкин шулай да сул күзенең бөтенләй кысылып, ә уң күзенең иләмсез зураеп калуын әйтмичә булдыра алмыйм, чөнки шушы яшь пәрдәсе аша караган кашсыз-керфексез күзендә бичараның бөтен эчке җаны чагылырга гына тора кебек иде. Әйтерсең бу һич йомылмас яшьле-моңсу күз аның шәрәләнеп калган бердәнбер күңел көзгесе!
Аны күреп беренче чиркану һәм кызгану тойгысын кичергәч тә күңелгә иң башлап шундый уй килде: ничек итеп Бәдретдин бу бәхетсез әнисен чакырып алырга һәм безгә күрсәтергә җөрьәт итте икән?.. Без бит гадәттә кешене куркытырлык ямьсез яки гарип туганнарыбызны ятлар күзенә күрсәтмәскә тырышабыз. Хәтта әние безне дә, әгәр ул менә шушындый булса, үзебез чакырып алып күрсәтергә кыймас идек, уңайсызланыр идек, оялыр идек. Бәдретдин бу кыен хәлне бөтенләй күрми, аңламый микәнни? Әллә күрсә, аңласа да бик тирән яшерә беләме?

Сүзлек эше:

Сәке – лавка

Өчаяк – треножник

Йомырка тәбәсе – яичница

Чаршау – занавес

Чиркану –испытывать неприятное ощущение, дрожь

Зәхмәт - болезнь

Өзек буенча сораулар:

  1. Әлеге өзек кайсы әсәрдән? Аның авторы кем?
  2. Әсәрнең төп геройлары кемнәр?
  3. Хикәя кем авызыннан сөйләнә?
  4. Хикәянең исеме әсәрнең эчтәлеген ачуда нинди урын тота?
  5. Бәдретдиннең әнисе ничек киенгән? Тасвирлагыз.
  6. Бәдретдиннең әнисен күргәч шәкертләр нинди хисләр кичерә?
  7. Ни өчен шәкертләр алдында Бәдретдин әнисен күрсәтүдән читенсенми?

Өзек буенча биремнәр:

  1. №1 дип билгеләнгән урында күпнокталар урынына кайсы геройның исеме куелырга тиеш? (языгыз)
  2. Өзектә шәкертләрнең нинди ризык ашавы турында әйтелә. Шул урынны табыгыз.
  3. Өзектә бер авыру исеме бирелә. Шуны табыгыз.
  4. Өзектән риторик сорауларны табыгыз.
  5. Өзектә тел-сурәтләү чаралары кулланылганмы?

Муса Җәлил “Кызыл Ромашка”

Әйттеләр: «Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең? Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?»

Әйтте кызыл ромашка:
«Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
........... укчыга каршы;
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет кит..., мин кал...
Канын саклап чугымда,
Көн дә аны сагынып
Балкыйм мин таң нурында». 

Сүзлек өстендә эш:

Чук – венчик (цветка)

Дошман – враг

Укчы – стрелец

Кулбашы -  плечо

Өзек буенча сораулар:

  1. Өзектә нәрсә турында сүз бара?
  2. Ромашка кызы сугышчыга карата нинди хисләр кичерә?
  3. Ромашка образына характеристика бирегез.
  4. Әсәр кайсы елларда иҗат ителгән?
  5. Ромашка кызына кемнәр сүз ката?
  6. Кем ул Чулпан?

Өзек буенча биремнәр:

  1. Өзектә нинди хисләр өстенлек итә?
  2. Күпнокталар урынына тиешле сүзне куегыз.
  3. Өзектән тел-сурәтләү чараларын табыгыз.
  4. Соңгы куплетта күпнокталар урынына тиешле кушымчаларны куегыз.
  5. Өзектән ялгызлык исем(нәр)не табыгыз.

Һади Такташ “Мокамай”

......................,
Әллә күпкә, 
Әллә бик озакка,
Ахры, мәңге онта алмамын
Тамбов урманнары уртасында
Усак яфраклары шаулавын...
Алар мәңге минем хыялымда
Шаулый-шаулый яфрак ярырлар,
Карт имәннәр, калмый минем арттан,
Кая барсам, озатып барырлар...
Бер җирдә юк андый урманнар,
Бер җирдә юк камыш сабаклары – 
Андагыдай шаулый торганнар...

Әкияттәге ике бала кебек,
Каен башларына үрмәләп,
Ике штансыз малай дөнья белән
Танышып йөргән идек бергәләп...
Беребез сары чәчле, беребез – кара:
Сары чәчлесе – ул мин идем;
Кара чәчле, коңгырт кара күзле,
Кәкре аяклы дустым, җанкисәгем,
Ул, Мокамай бәгърем, син идең...
Ак каенга аслып менгән кебек,
Мин тормышта һаман яктыга,
Югарыга табан юл алдым;
Менгән саен җирнең матурлыгын,
Яктылыгын күбрәк күралдым...
Ә син менәдмәдең,
Калдың,
........................

Сүзлек буенча эш:

Усак – осина

Имән – дуб

Коңгырт - каштановый

Өзек буенча сораулар:

  1. Әлеге әсәрнең авторы кем?
  2. Әсәр нинди жанрга карый?
  3. Өзек кем тарафыннан сөйләнә?
  4. Шагыйрь ни өчен Тамбов урманнарын искә ала?
  5. Лирик герой үзенең дустын тәнкыйтьлиме?
  6. Лирик герой дустына карата нинди яратып эндәшү сүзләре куллана?

Өзек буенча биремнәр:

  1. Өзектән тел-сурәтләү чараларын табыгыз.
  2. Өзекнең беренче һәм соңгы сүзләрен языгыз.
  3. Өзекне ничә өлешкә бүлеп карарга мөмкин? Аларга исемнәр бирегез.
  4. Өзектән алынма сүзне табыгыз.
  5. Мокамайның тышкы кыяфәтен тасвирлагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

татар мәктәбенең 9 сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан эш программасы

9 нчы сыйныф өчен татар әдәбиятыннан эш программасы...

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

7 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары

8 сыйныф өчен татар әдәбиятыннан (татар төркемнәре өчен) олимпиада сораулары...

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе

Татар мәктәбенең 9нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан "Татар әдәбиятында суфичылык" темасына дәрес эшкәртмәсе....