Мәкалә .Сәләтле балалар белән эшләү тәҗрибәсеннән.
статья на тему

Укытучыларга балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим.Укытучы өйгә бирелгән эшләр белән генә чикләнмичә. өстәмә әдәбят белән эшләү бик зур әһәмияткә ия.Укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon mkal_sltle_balalar.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучыларга балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуын белү бик мөһим. Аннары шуның нигезендә билгеле бер эш формалары һәм алымнары булдырырга һәм аларны көндәлек эштә кулланырга кирәк.

 (Сәләтлелек билгеле дигәндә,без, иң беренче чиратта, кешедәге акыл үсешенең югары дәрәҗәсен күз алдында тотабыз.)

Укытучы өйгә биргән эшләр белән генә чикләнмичә, өстәмә әдәбият укучы һәм өстәмә күнегү- биремнәр үтәүче балаларны аеруча сәләтлеләр рәтенә кертергә була.Ә дәреслектәге уку материаллары исә күләме һәм тирәнлеге буенча уртача дәрәҗәдәгеләргә исәпләнгән. Әгәр  дә бала  сәләтле булса, ул тәкъдим ителгән мәгълүматларның саны һәм сыйфаты (монысы- иң әһәмиятлесе) белән генә канәгатьләнергә теләми, һәм андыйлар үзләренә югарырак таләпләр куя торган мәктәпләрдә тырышыбрак укырга омтылалар.

        Укыту өлкәсендә сәләтле балаларны табу һәм аларның эшчәнлеген үстерү хәзерге көндә төп бурычларның берсе булып тора.Укытучы баланың сәләтен никадәр иртәрәк күреп ала, үстерә, уңай шартлар тудыра, шул очракта гына көтелгән уңышларга ирешергә мөмкин, дип уйлыйм мин.

 Сәләтле бала нинди була соң ул?

Педагоглар, галимнәр, психологлар еш кына кеше акылының  бу үзенчәлеген төрлечә фаразлыйлар.

 Психолог - галим И.Дубровина фикеренчә, сәләтле балалар өч категориягә бүленә. Аларның  беренчесен – зыялылык сәләте кече яшьтән үк ачылганнар (вундеркиндлар); икенчесен – аерым фәннәрне бик яхшы үзләштерүчеләр; өченчесен сәләтле билгеләре ачык сизелә торганнар тәшкил итә.

(Психология фәннәре докторы Ю.Гильбух фикеренчә, билгеле бер яшьтәге аңлылык дәрәҗәсе акыл сәләтен билгеләргә хезмәт итә. Акыл үсүшенең югары темпы – сәләтле балага хас сыйфат.)

Аңлы, белемгә омтылучан балалар тумыштан сәләтле яисә тиешле тәрбия алу нәтиҗәсендә үзләренең иптәшләреннән камилрәк акылга ия булулары белән аерылып торалар.

Сер түгел, соңгы елларда белемнең әһәмияте кими бара. Гомуми мәҗбүри урта белем һәм барлык балаларга да бер класста һәр фәннән бертөрле белем бирү уртача укучыларның гына түгел, сәләтлеләрнең дә фәннәр белән кызыксынуын киметте.

Кулланыла торган кайбер гадәти укыту алымнары һәм методларының бик үк нәтиҗәле булмавы да белем дәрәҗәсен күтәрүдә тискәре йогынты ясый. Шуңа күрә авторитар басым ясауга, әмер, нигезсез күрсәтмә бирүгә, исбатланмаган раслауларга корылган методлар кулланып дәресләр үткәрү аларның,бигрәк тә үз фикере булганнарының ачуын гын чыгара. Укучы, уку процессынан читләшеп, күзәтеп утырырга да мөмкин.

Боларның барысы да иҗади фикер йөртүче мөгалимләрне укучылар үзенчәлегенә туры килә торган яңа метод һәм формалар эзләргә этәрә.

Педагоглардан сәләтле балаларның күңелен аңлау, аларның үсешенә көч - куәт бирерлек эшләр башкару, индивидуаль якын килү таләп ителә.

Сәләтне үстерү өчен балаларның фәннәр буенча биремнәрне һәм үзләре алдына куелган бурычларны эзлекле һәм системалы үтәуләренә ирешү сорала.

Укытучыларны гадәти мәктәптә сәләтле балалар  белән эшләү, аларга ничек итеп шәхси якын килү, ә малайлар һәм кызларны индивидуаль программа белән укыту мәсьәләләре кызыксындыра. Әмма гомуми белем бирү мәктәбендә аларны җиңел генә гамәлгә ашыру мөмкин түгел.

 Бу юнәлештә эшләгәндә берничә мәсьәләне хәл итәргә кирәк була.Аларның беренчесе -укучыларның белеме үсешү  дәрәҗәсен бик тиз һәм төгәл билгеләү һәм, шуның белән бәйләнешле рәвештә, дәресләрнең  тема һәм формаларын планнаштыру вариантларын төгәл фәнни нигезләп сайлап алу, ягъни методиканы төгәл бер төркем, класс яки укучы үзенчәлекләре белән”килештерү” механизмын булдыру.  Икенчесе-дәрестә дифференцияле укытуны фәнни нигезендә гамәлгә ашыру, үсеш дәрәҗәләре һәм әзерлекләре төрлечә булган укучыларның тиешле белем алуына ирешү, дәреслекләрдә нинди алым һәм эш формалары кулланырга кирәклеген билгеләү.

Өченчесе – дәрестә укытучы – укучы дуслыгын тагын да нәтиҗәле итү юлларын табу.

Телгә алган мәсьәләләрне хәл итүгә укытуда кулланыла торган нинди эш формалары миңа ярдәмгә килә?

Иң беренче чиратта укучыларның интелектуаль мөмкинлекләрен үстерү максатыннан “Сәләтле балалар белән эшләү” программасын төзедем.Программага нигезләнеп түбәндәге юнәлешләр буенча эш алып барыла:

1)Укучыларда милли үзаң тәрбияләү;

2)Фикерләү сәләтләрен формалаштыру;

3)Укучыларда хәзерге тормыш шартларына яраклаштырып чын шәхес тәрбияләү;

4)Шәхеснең үз – үзенә ышанганлыгын, үз – үзен раслау, үз планнарын тормышка ашыру юнәлешендә рухи мөмкинчелекләрен үстерү;

5)Сәләтле балаларның иҗади мөмкинчелекләрен үстерү.

“Сәләтле балалар белән эшләү “программасының  эш планы төзелә.

Максаты: Укучыларның тумыштан булган сәләтенә үсәргә ярдәм итү өчен мөмкинлекләр тудыру. Максатны тормышка ашыру өчен түбәдәге эш төрләре алып барыла:

1)Олимпиадаларга әзерләү, катнашу;

2)Декадалар;

3)Түгәрәкләр;

4)Сыйныфтан тыш чаралар;

5)Шәһәр, мәктәп туры бәйгеләре уздыру, катнашу;

6)Вакытлы матбугатка язылу;

7)Театр, музейлар, экскурсияләр;

8)Төрле шәһәркүләм программаларында катнашу.

Укучыларның иҗади сәләтен үстерудә иҗади дәресләр зур әһәмияткә ия. Аларның төрле төрләрен кулланам.

Мәсәлән,дәрес-сочинение ,иҗади-отчет,дәрес-экскурсия,уен-дәрес һ.б

Иҗади дәресләрне төрлечә үткәрергә була.Иҗади -  отчет дәресләре өчен  тема  1-2 ай алдан  бирелә.Укучылар  төркемнәрдә , бергәләп яки  аерым  гына темалар сайлап алалар.    Аларны   яклаганда   рефератлардан, слайдлардан, яки     презентацияләр  ясыйлар  һәм   шулардан файдаланалар. Дәрес  семинарда  һәр   баланы  актив катнаштыру кирәк. Укучылардан  өстәмә әдәбият белән   җитди мөстәкыйль  эш (яңа чыганакларны уку,  материалларны чагыштыру, кызыклы мәгълүматлар сайлап алү) таләп ителә.  Монда укытучының   укучылар эшчәнлеге белән  җитәкчелек  итүе аерым үзенчәлеккә ия.  Дәресләрнең  максатын һәм планын анлатудан, биремнәр  бирүдән,  консультацияләр үткәрудән гыйбарәт.  Биремнәрне дифференцияләштереп,  һәр укучының үзенчәлеген искә алып әзерләнүгә  нык игътибар ителә.

        “5”леләрне    аулау”  дигән-уен бик кызыклы утә. Бу дәрес  татар  теле  дәресендә киң таралган.Башта  тема өстендә эш алып барыла. Аннары мөстәкыйль эшләү  өчен күнегүләр тәкъдим ителә. Тиз эшләгән укучы такта янына чыга һәм тактада яза.Күнегү дөрес эшләнгән булса,  ул “5”ле билгесе ала. Кайбер укучылар такта янына өчәр мәртәбә чыгалар.

 Укучыларның сәләтен үстерүдә  класстан тыш чаралар, шәһәркүләм олимпиадалар, түгәрәкләр, сәнгатьле уку, иң грамоталы язу һ.б конкурслар ярдәмгә килә.Әсәрне сәхнәләштерү дә бик уңай йогынты ясый. Без 6 нчы сыйныф укучылары белән Г.Камалның “Беренче театр”әсәрен сәхнәләштердек.Шулай ук шәһәркүләм үтә торган “Диалог” конкурсларында катнашып төрле дәрәҗәдәге дипломнар алдык. Сәләтле балалар белән эшләү,  төрле шәһәркүләм үткәрелгән чараларда катнашканда үз нәтиҗәләрен бирәләр. Республикакүләм үткәрелгән “Бөек Җиңү хакына “ дигән конкурста I дәрәҗә диплом, шәһәркүләм укытучылар елына багышланган иншалар бәйгесендә 3 урын, шәһәркүләм “Нәфис сүз” бәйгесендә 3 урын, шәһәркүләм “Зәлидә” программасында ике ел рәттән 3 урын, шәһәркүләм “Содружество”программасында 1  урын, 2 урын,3 урыннар алдык. Мәктәпкүләм үткәрелгән төрле чараларда да катнашабыз.

 Бары тик сәләтле балалар белән эшләгәндә генә, укытучы үзе дә күп нәрсәгә өйрәнә,белемен тирәнәйтә. Укытучыда да һәм укучыларда  да үз көченә ышаныч туа, алар үзләре тупланган тәҗрибә белән көчле итеп сизәләр.

Күренекле педагог А.С.Макаренко: “Аерым шәхес белән эшләү өчен, аны белергә һәм коллективта үстерергә кирәк. Әгәр минем күзаллавымда аерым шәхесләр, анда-монда сибелеп, коллективтан тыш яши икән, әгәр мин аларга коллектив үлчәвеннән башка гына якын киләм икән, мин  моннан бернәрсә чыгара алмаячакмын”, - дигән.Чыннан да, коллективта гына сәләтне аерып алырга, үстерергә мөмкин. Әгәр дә алда әйтеп үтелгән шушы эшләр оештырылмаса, бәйгеләр үткәрелмәсә,  без ничек итеп, балаларның ни дәрәҗәдә сәләтле булуларын күрер идек тә, алар үзләренең булган сәләтләрен  кайларда күрсәтер иделәр.

Мин үземнең мәкаләмне төрек шагыйре Назым Хикмәтнең шигъри юллары белән тәмамлыйсы килә.

                             Мин янмасам,

                             Син янмасаң,    

                             Без янмасак,

                             Кара төнне

                             Якты таңга

                             Кем чыгарыр?


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия бирүдә куллану тәҗрибәсеннән

Ризаэддин Фәхреддиннең үгет-нәсыйхәтләрен белем һәм тәрбия...

Сценарий внеклассного мероприятия по литературе. Писаховский праздник "В гостях у Сени Малины"

1. Заочная  экскурсия. С.Г. Писахов-«патриарх северной литературы». В 2005г.  в старинном здании на Поморской-10 в г.Архангельске  открыт музей Писахова, в котором представлены интересн...

Укучыларның белем дәрәҗәсен күтәрүдә мөһим чара буларак,татар теле грамматикасын рус теле белән чагыштырып укыту тәҗрибәсеннән.

Бу материал шәһәр мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучылары өчен .Татар һәм рус телләрен чагыштырып укыту укучыга да, укытучыга да зур ярдәм итә.Чөнки безнең дәүләт телләребезнең грамматикасы бик о...

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар берләшмәсенең эш планы

гуманитар фәннәр өлкәсенә кергән укытучылар  берләшмәсенең  2008- 2009 уку елына эш планы...

Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү (Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)

Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслек...

сәләтле балалар белән эш алынмалары(эш тәҗрибәсеннән)

Сәләтле балалар белән эшләү кирәк һәрвакыт.Әлеге материалда мин сәләтле балалар белән нинди эш алымнары алып баруы турында яздым...