Проект урока татарского языка в 5 классе (русскоязычная группа русских школ)
проект (5 класс) на тему

Кудряшова Гузалия Мансуровна

Современный урок...Каким он должен быть? В работе очень часто приходится искать ответ на данный вопрос.

Конечно, он должен быть актуален для сегоднешнего дня. Урок должен отвечать условиям и требованиям интересов родителей, общества и государства, должен иметь практическую направленность. На таких  уроках на пером месте стоит самостоятельная работа, деятельность обучающихся на уроке. Учитель выступает координатором, консультантом работы детей.

Данный проект разработан как разработка урока татарского языка в 5 классе, используемая УМК - Нигъматуллина Р.Р. "Татарча да яхшы бел"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 5_klass.tatar_tele.doc50.5 КБ

Предварительный просмотр:

Проект

“5нче сыйныфта  татар теленнән дәрес планы “                                                                        

Проектның максаты:

• ФДББС күчү шартларында татар теленнән  5нче сыйныфлар өчен  дәрес планы төзү методикасын өйрәнү

Проектның бурычлары:

• темага караган фәнни- методик әдәбият белән танышу

• дәреснең планын төзү

Максатчан группа:

• 5нче сыйныф укучылары, рус  төркеме

Җаваплы:

       Фән укытучысы.

Тормышка ашыру вакыты:

•календарь- тематик план буенча,ноябрь ае  

Тормышка ашыру урыны:

П.А.Днепров исемендәге Рус Шуган урта гомуми белем бирү мәктәбе

Проектны тормышка ашыру этаплары:

• темага караган фәнни- методик әдәбият белән танышу

• дәреснең планын төзү

• дәреснең презентациясен эшләү

Проектны тормышка ашыру өчен кирәкле булган ресурслар:

• Программа:“Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә

татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен): 1-11 нче сыйныфлар”.-Казан: Мәгариф, 2010.

•  Дәреслек: “Татарча да яхшы бел”. Нигъмәтуллина Р.Р., Ф.С.Фәизова -  Казан: Мәгариф, 2006.

- Дәфтәр - Р.Р. Нигъмәтуллина. -  Казан: Мәгариф, 2006.

- Р.Р.Нигъмәтуллина. Татар теленнән контроль тестлар һәм текстлар.

Көтелгән нәтиҗә:

5нче сыйныфта укыту өчен дәрес планын төзү.

Дәреснең темасы:   Әйбәт гайбәт буламы?

 Дәреснең максаты:

 1. Яңа   лексик күнекмәләр формалаштыру.

 2. Укучыларның үз фикерләрен   әйтә, дәлилли, шулардан    чыгып ,нәтиҗә    ясый белүләренә ирешү.

  3. Әдәплелек, әхлаклылык сыйфатлары    тәрбияләү.

Дәреснең  җиһазланышы: проектор, экран, компьютер, электрон презентация, “ Татарча да яхшы бел”      дәреслеге буенча  УМК, дәреслек, укучыларның  сүзлекләре, Шәвәли рәсеме.

Дәрес тибы:             Лексик күнекмәләрне формалаштыру дәресе

   

                   

                                                  Дәрес барышы.

I. Оештыру.

1) уңай психологик халәт тудыру;

2) дежур укучы рапорты;

3) укучыларның бер-берсенә комплиментлар әйтүе.

 II . Мотивлаштыру-ориентлаштыру этабы

  1. Слайд 1-8.  

Балалар, әйтегез әле, рәсемнәрдәге балалар нинди? 

( укучылар алдагы дәресләрдә өйрәнгән сүзләрне искә төшереп балаларга характеристика бирәләр).

1)Слайдлар аша уңай һәм тискәре сыйфатларны белдерә торган сыйфатларны искә төшерү; аларны җөмләләрдә куллану күнекмәләрен камилләштерү.

2)Парлап эшләү.Укучылар бер –берсенә  сорау – җавап  бирәләр.

Актив катнашкан укучыларның җаваплары бәяләнә.

Уңай сыйфатлар барлык халыкларда да хуплана (одобряется). Ләкин тормышта без тискәре сыйфатларны да күрәбез.

III.  Яңа белем күнекмәләрен формалаштыру.

1.Без  бүген яңа теманы башлыйбыз. “ Әйбәт гайбәт буламы?”  

“Гайбәт”  сүзе русча –“ сплетня”  була. (“гайбәт” сүзен активлаштыру: әйтелешен, язылышын, сүзнең нәрсә белдергәнне төшендерү, аңлашылмаса –тәрҗемә итү, сүзтезмәләр, гади җөмләләр төзү)

Яңа сүзләр кулланып, ситуатив күнегүләр белән эшләү:

 Скажите что:

- сплетничать нельзя

-мама не верит в сплетни

-в нашем классе нет сплетника

-я не люблю слушать сплетни

  2.Теманың исемен укып чыгыгыз, тыныч кына, кем тәрҗемә итә ала? (Бывает ли хорошей  сплетня?)

Дәрес  ахырында без “Әйбәт гайбәт буламы?”дигән сорауга җавап бирергә тиеш булабыз.Сездән,укучылар,тырышлык,җаваплылык сорала.

Слайд 9. “Гайбәт” сүзе кулланылган сүзтезмәләрне татарчадан русчага тәрҗемә итү.

3.Сезнеңчә, гайбәт дөрес буламы?

4.- Дәреслектәге рәсем белән эш.Рәсемгә карагыз . Рәсем буенча  сөйләү. Сезнеңчә, кызлар нишли?   Слайд 10.

5.Текст өстендә эш. Башта әйдәгез,яңа сүзләр белән танышыйк.

 Слайд11.

Сүзлек  өстендә эш (әйтелешен, язылышын, сүзнең нәрсә белдергәнне төшендерү, аңлашылмаса –тәрҗемә итү, сүзтезмәләр, гади җөмләләр төзү)

Үзара чыш- пыш килергә-

Кыйнарга-

  1. Аудирование. 3 нче күнегү.

Укучыларның дәреслекләре ябык. Слайд “Әйбәт гайбәт"

Тыңлагач, сораулар бирү:

  • Кызларның исемнәре ничек?
  • Кемнәр гайбәт сөйли?
  • Кем турында гайбәт сөйлиләр?
  1. Слайд 12. Сүзләрне тагын кабатлау.
  2. Текстны укучылар эчтән генә укыйлар.

IV. Алган белемнәрне  ныгыту.

  1. 4 нче күнегү. Группада эш.
  2. Слайд 13.  

1-2 нче биремнәрне эшләү.

  1. Кирәкле сыйфатларны сайлап әйтегез.

 Безнең класста ике Лилия бар. Алар бергә утыралар, икесе дә _______ киенәләр, ______ йөриләр, _______ укыйлар. Класста барысы да Нәсимәне _______кыз дип  беләләр.

 Сыйфатлар: әдәпле, матур, тырыш, чиста, әйбәт, тыныч.

2.Җөмләләр төзегез.

                                                   мәсьәләне чишә алмады.

                                                  авызларын ачып калдылар.

Нәсимә

                                                  укытучы өстәле каршысында утыра.

Ике Лилия                               мәсьәләне  чиште.

                                                    чыш- пыш киләләр.

                                                     күзлек  кия.

3.“Ял итү минуты”

Хәзер бераз ял итик.Физминутка.

4. Сорауларга җавап бирү. 5 нче күнегү.

5. Слайд 14. Бу җөмләләр нинди сорауга җавап була ала?

6. Слайд 15. Сүзләрне русча- татарча парлап әйтегез( парлар бер төсле дүртпочмакта бирелгән).Нинди яңа сүзләр белдегез?

7. Слайд 16. Яңа сүзләрне билгеләү: көнче, гадел.

8. Слайд 17. Рәсем буенча сөйләм.

Парлап эш.Укучылар бер-берсенә  сорау белән мөрәҗәгать итү күнекмәләрен ныгыталар.

Ике Лилиянең нинди уңай һәм тискәре сыйфатлары бар?

V. Йомгаклау.

Димәк, әйбәт гайбәт буламы?

Гайбәтче кешене яраталармы?

Гайбәт сөйләргә ярыймы?

VI. Өй эше.

 1.Иҗади эш (портфолио). “Минем сезгә киңәшләрем: Кеше нинди булырга тиеш?“

2. Эш дәфтәре. 54-55 нче бит, 3-5 нче күнегү.

Кулланылган әдәбият:

1.  5 нче сыйныф өчен татар теле буенча эш программасы (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)

2. Беспалько В. П. Слагаемые педагогической технологии. – М. :  

Педагогика, 1989. – 192 с.

      3. Дәреслек: “Татарча да яхшы бел”. Нигъмәтуллина Р.Р., Ф.С.Фәизова -                  Казан: Мәгариф, 2006.

3. Программа:“Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә

татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (рус балалары өчен): 1-11

нче сыйныфлар”.-Казан: Мәгариф, 2010

4. УМК: - Эш дәфтәре - Р.Р. Нигъмәтуллина. -  Казан: Мәгариф, 2006.

- Р.Р.Нигъмәтуллина. Татар теленнән контроль тестлар һәм текстлар.

-Аудиодиск.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация к уроку татарского языка в 3 классе "Самый умный" (для русской группы)

Алган белемнәрне ныгытканда бу бәйгене оештырып була....

Разработка урока татарского языка с презентацией в 6 классе для русскоязычной группы

Дәреснең темасы : "Игелекле,бул бала!"  Дәрес эшкәртмәсе 6 нчы сыйныфның рус төркемендә укучы балалар өчен төзелгән . Дәрестә Р.Р. Нигъмәтуллина дәреслеге , презентация кулланыла....

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

Презентация урока татарского языка на тему "Ө хәрефе" (татарская группа), 2 класс

Тема: Ө хәрефе. Максат:1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.3. Активлык хисен тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, ...

Рабочая программа по татарской литературе.9класс.Татарская группа русской школы

Аңлатма язуы   Яңа стандарттагы иң мөһим таләп мондый: мәктәпне тәмамлаганда, «укучы үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәреле...

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной

Рабочая программа по родному (татарскому) языку для учащихся 9 класса русской школы, изучающих татарский как родной...