Дәрес эшкәртмәсе .Г.Тукай"Карлыгач"Шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе
план-конспект урока по теме

Бу дәрес Р.Р.Нигъматуллинаның "Татарча да яхшы бел" дәреслеге буенча төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon tema_g._tukay.doc54 КБ

Предварительный просмотр:

                           Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре

                           Башкарма комитетының мәгариф идарәсе

                          Муниципаль автономияле белем бирү учреждениесе

                        «55 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»

               

                           

                                                           Рус мәктәпләрендәге  рус балаларына

Р.Р.Нигъматуллина  «Татарча да яхшы бел» дәреслеге буенча  7 класслар өчендәрес эшкәртмәсе.

Гөлшат Галиева, Iквалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема:      Г.Тукайның “Карлыгач” шигыре  нигезендә бәйләнешле   сөйләмгә

                әзерлек дәресе.

Максат: 1) Яңа сөйләм үрнәкләре белән таныштыру һәм аларны гамәли

                 үзләштерү.

                 2) Темага бәйле сүзләрне кабатлау һәм сөйләмдә активлаштыру;

                 тема буенча  бәйләнешле сөйләмгә әзерләү; сәнгатьле уку  

                 күнекмәләрен камилләштерү; Габдулла Тукай турында булган         белемнәрен арттыру, тирәнәйтү.

                3) укучыларда Габдулла Тукай әсәрләре аркылы  мәрхәмәтлелек, кошларга карата игътибарлылык , әсәрләренә мәхәббәт хисе тәрбияләү.

               

Дәрес тибы: белемнәрне камилләштерү

Дәрес төре: практик дәрес.

Гомумдидактик методлар: өлешчә эзләнү

Укыту методлары: сүзле. аңлату, әңгәмә

Күрсәтмәлелек: күзәтү, демонстратив, презентация

Эш формалары: индивидуаль, фронталь, парлы, группалы

Җиһазлау: дәреслек, магнитофон, компьютер, рәсемнәр

 I. Оештыру моменты

- Исәнмесез, саумысыз!

- Хәерле көн,  дисәм мин,

 -Хәерле көн,  диябез.

- Кәефләрегез ничек соң?

- Кояшлы көн кебек.

- Тукай телен, татар телен

 -Өйрәнергә дип килдек.

-Бүген ничәнче число?

-Атнаның нинди көне?

 Бер атнада ничә көн?..

 Бер атнада җиде көн.

 Җиде төрле исеме –

 Җидесен дә яттан бел:

 Дүшәмбе, сишәмбе,

 Чәршәмбе,пәнҗешәмбе,

 Җомга, шимбә,

 Якшәмбе,-

 Онытма мәңге!..

-Синеңчә, урамда көн нинди?

-Минемчә, урамда көн кояшлы, кар эри, юлларда сулар ага.

II. Укучыларның белемнәрен актуальләштерү.

а)Яз турында әңгәмә үткәрү.

-Укучылар, яз айларын санап чыгыгыз.

-Апрель ае - язның ничәнче ае?

-Апрель ае- язның икенче ае.

-Яз айларында көннәр нишли?

-Яз айларында кар эри, сулар ага, беренче үләннәр, чәчәкләр күренә.

-Кешеләр нинди киемнәр кия башлады?

- Кешеләр җиңелчә киенә башлыйлар.

-Яз айлары турында презентация карау.

 б)Русча әйтү:

1) кар эри  - тает снег          

2) ташу башлана- начинается половодье

3) ярларыннан чыга –выходит из берегов

4) көннәр озыная, төннәр кыскара - дни становятся длиннее, ночи короче

5) кешеләр җиңелчә киенәләр - люди начинают одеваться легко

6) кар астыннан  беренче чәчәкләр күренә -  появляются из- под снега первые       цветы

III.Белемнәрне камилләштерү.

а) Компьютерда җөмләләрне язып бетерү, тәрҗемә итү

Кояш...           гөрләвекләр...               дым бәскә...        

Кар...              җылы һава ...                салкын җил...

Боз...               томан...                         җепшек кар...

 б)Яз килү белән кошлар кайта. Апрель ае- кошлар ае.

-Сез, нинди кошлар беләсез?

-Сандугачлар, карлыгачлар, күгәрченнәр, каргалар, чыпчыклар, саесканнар.

-Сез кошларга ничек ярдәм итәсез?

- Без аларга җимлекләр ясыйбыз, ярмалар, ипи валчыклары, көнбагышлар ашатабыз.

- Кошлар турында презентация карау.

в) Апрель аенда Г. Тукайның туган көне. Быел безнең Республикабызда  2011 ел  - Тукай  елы.

-Г.Тукай турында презентация карау.

-Аның нинди әкиятләрен, шигырьләрен беләсез? Искә төшерик әле.

 “Су анасы”, “Шүрәле”,”Кәҗә белән сарык”әкиятләре,”Туган тел”, “Гали белән кәҗә”, “Кызыклы шәкерт”, “Сабыйга”, “Эш беткәч уйнарга ярый”һ.б шигырьләре (татар телендә “Туган тел”,”Гали белән кәҗә”шигыре буенча мультфильм карау).

г) Бүген без дәрестә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның “Карлыгач” дигән шигыре белән танышабыз ( шигырьне язмада тыңлау) .

   2-3 укучыдан укыту.

   Сүзлек өстендә эш:

      тәрәзә капкачы - тәрәзә өсте

      балчык ташый - таскает глину

      иренмичә - не ленясь

IV. Дәреслек белән эш.Теманы ныгыту.

а) Сораулар ярдәмендә шигырьне тикшерү.

   - Карлыгачлар ояны кайда һәм нәрсәдән ясыйлар?

   -Карлыгачлар ояны балчыктан ясыйлар.

   - Алар балчыкны кайдан һәм ничек алып кайталар?

  - Карлыгачлар  балчыкны яр буеннан алып кайталар.

   - Ана карлыгач балаларына нәрсәләр тотып кайта?

  -Ул балаларына берьюлы унлап бөҗәк тотып кайта.

Физкультминут

-Без бик күп эшләдек, әйдәгез ял итеп алыйк. Хәзер без сезнең белән татар халкының  “Карга” дигән уенын уйнап алырбыз.

-Карга әйтә: кар-кар,

-Мичтә бәлеш бар, бар

- Берсен алып китәр идем,

- Өйдә кунак бар-бар.

- Карга әйтә: кар-кар

- Җирдә чеби бар-бар.

- Берсен алып китәр идем,

- Сакчылары бар, бар.

- Карга  каркылдык,

- Сиңа чеби юк,

- Көш, көш.

-Яхшы утырыгыз,  булдырдыгыз!

б) Дәреслек буенча эш:

- 8 нче күнегү буенча эшләү.

- Карлыгачлар турында нәрсәләр беләсез?

- Карлыгачлар-озын койрыклы,ак түшле кызгылт тамаклы кара кошлар. Язын  

  алар үткән елларда яшәгән урыннарына очып кайталар һәм элекке ояларын  

  эзлиләр.Әгәр ул оя җимерелгән булса,шул урында балчыктан яңа оя  

  ясыйлар.

V. Аудирование.

а) Русча әйтегез.

     Карлыгач-   ласточка                              

     Озын койрыклы- длинно хвостатый

     Оя ясыйлар- делают гнездо

     Күп эшләде- много работал

     Иренмичә- не ленясь

     Тәрәзә капкачы- ставни

     Ак түшле- белогрудый

б)  Татарча әйтегез.

      Весна пришла – яз килде

      Ласточка -  карлыгач

      Таскает глину - балчык ташыйлар

      Выходит из берегов - ярларыннан чыга

      Белая  грудка - ак түшле

VI. Кайтма информация алу.

а) Укыгыз, фикерләрегезне әйтегез.(129 бит)

      -  Карлыгачлар нинди кошлар?

      - Әйе, тырыш кошлар.

      - Алар ничек эшлиләр?

     - Алар иренмичә эшлиләр.

      - Бер көн эчендә ничә тапкыр очалар?

      -Карлыгачлар  бер көн эчендә  640  тапкыр очалар.

      - Балаларына нәрсә алып кайталар?

      -Балаларына чебен – черки алып кайталар.

      - Карлыгачлар яшәгән урында нәрсәләр булмый?

      -Карлыгач яшәгән урыннарда черки булмый.

      - Нинди штатта карлыгачлар  өчен махсус йорт төзиләр?

      -Миссисипи штатының Гринвилл шәһәрендә махсус йорт төзиләр.

      - Бу йортта ничә оя була?

      - Бу йортта бер меңнән артык оя була.

VII. Өй эшенә инструктаж.

      1. Шигырьне сәнгатьле укырга

      2. 8 нче күнегүне эшләргә

      3. Шигырь буенча рәсем ясарга

VIII. Кайтма информация алу.

      - Укучылар ,  дәрес сезгә ошадымы?

      -Әйе, дәрес безгә бик ошады.

       - Шигырьдән үзегез өчен файдалы нәрсәләр ала алдыгызмы?

       -Әйе, карлыгачлар турында бик күп белдек.

     - Бөек шагыйребез Габдулла Тукай  үзенең бу шигыре аркылы нәрсә     әйтергә уйлаган?

- Тырышып эшләргә, хезмәтне яратырга өйрәтә.

- Әйе, дөрес  укучылар, Г.Тукай  балаларны хезмәтне яратырга, тырыш булырга, ялкауланмаска өйрәтә.Карлыгачлар  кебек тырышып хезмәт итсәң, нәтиҗәсе дә бик яхшы була.

IX. Билгеләр кую.

-Анастасияга, Катяга, Германга, Сергейгә,...дөрес җаваплары өчен “5” ле куям.Алар бик актив булдылар, бик тырыштылар.

Дәрес өчен рәхмәт,  булдырдыгыз, саубулыгыз!

                     

                     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә,заманча технологиләр кулланып,бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Бу методик эш укытучыларга тәкъдим ителә. Укытучылар укучыларның бәйләнешле сөйләмен төрле юллар белән үстерә алалар. Әлеге методик эшемдә сөйләм үстерүнең юнәлешләре, ысуллары һәм алымнары күрсәтелгә...

Кош канаты белән, кеше дуслык белән көчле (бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе)

Бу дәрес рус телендә белем бирүче мәктәпләрнең 6 нчы сыйныфында (татар төркемендә) үткәрү өчен тәкъдим ителә. Барлык эш төрләре дә укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып төзелгән. Әлеге дәрес эшкәр...

ГТукай"Карлыгач"шигыре буенча бәйләнешле сөйләм дәресе буенча презентация

Бу презентация "Карлыгач" шигыре буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе буенча төзелде....

Доклад "Бәйләнешле сөйләм телен үстерү"

Укытучыларга ярдәмлек материал....

2нче сыйныфның рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе. Тема. Мин дусларга хат язам.

2нче сыйныфның  рус төркемендә әдәби уку буенча бәйләнешле сөйләм телен үстерү дәресе.Тема. Мин дусларга хат язам....

Мастер-класс. Тема:“Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә тавышландыру алымын кулланып, укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү” (район күләмендәге семинар)

Мастер классымның  максаты: укучыларның  бәйләнешле  сөйләм  телен үстерү,төзек  сөйләмне  булдыру. Монда тавышландыру  алымы ярдәмендә укучылар  җөмләләр төзил...