А. Алиш – балалар язучысы һәм “Сертотмас үрдәк” әкияте
план-конспект урока (5 класс) по теме

Назмутдинова Миляуша Анасовна

5 нче сыйныф өчен дәрес планы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon abdulla_alish.doc56.5 КБ

Предварительный просмотр:

     Зәй муниципаль  районы 6 нчы урта гомуми белем мәктәбенең

I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Нәҗметдинова Миләүшә Әнәс кызы

Тема:

               А. Алиш – балалар язучысы һәм

“Сертотмас үрдәк” әкияте

                           5 нче “В” нче сыйныф (татар төркеме)   

                                          Тема: А.Алиш – балалар язучысы

“Сертотмас үрдәк” әкияте буенча

Татар әдәбияты дәресенең план-коспекты

Тема:         А. Алиш – балалар язучысы (“Сертотмас үрдәк” әкияте буенча).

Максат:    1. А. Алишның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру.

  1. “Сертотмас үрдәк” әкиятен укып, анда катнашкан  образлар аша тормыш дөреслеген күз алдына китерү, әкиятнең тәрбияви якларын күрсәтү.
  2. Китап укуга омтылыш, китапка мәхәббәт тәрбияләү; ышанычны аклау, сер саклау, җаваплылык тою кебек хис-тойгылар тәрбияләү.
  3. Туган җирең белән горурлану хисе тәрбияләү;

Җиһазлау:  Дәреслек (5 сыйныф өчен), “Сертотмас үрдәк” әкияте буенча рәсем, компьютер.

Дәрес тибы:  Яңа тема

Төре:  әңгәмә

Дәрес планы.

  1. Оештыру.
  1. Исәнләшү.
  2. Дежур укучының җавабы.
  1. Актуальләштерү.
  • Укучылар, нинди балалар язучыларын беләсез?
  • Ә А. Алиш дигән язучыны ишеткәнегез бармы?
  • Менә без сезнең белән бүген шундый язучы белән танышырбыз, һәм аның балалар өчен язган “Сертотмас үрдәк” әкиятен укырбыз.

  1. Яңа тема.
  1. Тактада язылган: Абдулла Алиш – нигездә, балалар язучысы. Ул балаларны ярата, алар белән аралаша, алар белән сөйләшә, аларның телен, теләкләрен яхшы белә иде.  (А.Әхмәт.)
  2. Укытучы сөйләве: Абдулла Алиш ( Габдуллаҗан Габделбари улы Алишев) 1908 елның 15 сентябрендә хәзерге ТР Спас районы Көек авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Укырга-язарга әтисеннән өйрәнә (6-7 яшьтә). Авылдагы башлангыч мәктәптә укый, аннары мәдрәсәдә (1917-1919), соңыннан җиде еллык рус мәктәбен тәмамлый. Мәктәп елларында фәннәрне яхшы үзләштерә, түгәрәкләр, концертлар оештыра; журналлар чыгара, шигырьләр, хикялэр яза. 1927 елда Казанга килә, Җир төзү техникумында укый.  Анда чыккан журналларның редколлегия әгъзасы була.

А.Алиш балаларның яраткан язучы иткән жанр – әкиятләр. “Капкорсак патша” беренче әкияте, ул “Пионер каләме” журналында басылып чыга. (Хәзер ул “Ялкын” журналы дип атала). Ул 20 артык әкият яза (1935-1940). Алар кызыклы, җыйнак, образларга бай. Аның “Нечкәбил”, “Чуар тавык”, “ Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” һ.б. әкиятләрен балалар яратып укыйлар.

Б.В. сугышы башлангач, сугышка китә. 1941 елның 12 окт. әсирлеккә төшә. Берлин янындагы төрмәдә М.Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән бергә яшерен оешмада эшли. 1943 елның августында бу оешманың эше ачыла һәм үлем җәзасына хөкем ителә.

1996 елда Татарстан Язучылар берлеге Абдулла Алиш исемле премия булдырылды.

          Тест сораулары:

   

    1.  А. Алиш кайчан туган?

а) 1944 ел, 15 сентябрь

б) 1908 ел, 15 сентябрь

в) 1943 ел, 25 август

2. А.Алиш нинди гаиләдә туа?

а) крестьян гаиләсендә

б) мулла гаиләсендә

в) укытучы гаиләсендә

3. А.Алишны балаларның яраткан язучысы иткән жанр

а) шигырь

б) әкият

4. Авторның беренче әкияте

а) “Капкорсак патша”

б) “Чукмар белән Тукмар”

5. А.Алиш эшләгән “Пионер каләме” журналы хәзер ничек дип атала?

а) “Салават күпере”

б) “Сабыйга”

в) “Ялкын”

6. А.Алишның дусты

а) М.Җәлил

б) Ф.Яруллин

в) Ә. Фәйзи

7. А.Алиш исемендәге премия ничәнче елда булдырылды?

а) 2010

     б) 1994

в) 1996

1

2

3

4

5

6

7

а

б

в

(Сингапур методикасы буенча МИКС ПЭА ШЭА алымын кулланам. Укучылар  басалар, музыка куям, бииләр. Музыка туктагач, үзләренә пар табалар. Мәкальне укыйм, һәр парда да бер укучы икенче укучыга мәкальнең мәгънәсен аңлата. Аннары һәр пардан берәр укучы мәкальнең мәгънәсен сыйныфка ишетелерлек итеп әйтә.) 

 Илсез кеше - телсез сандугач.
Сыерчык диңгез артына китсә дә, үз туган оясына кайта.
Һәр гөл үз сабагында чәчәк атар.
Туган илнең кадерен читтә йөрсәң белерсең.

 Үз илем - алтын бишек,

  Кеше иле - үтә тишек.

Туган туфракка баскан эз суынмый.

 Һәркемнең үз Ватаны алтын, йөрәк төбе ялкын.

Ата-бабам торган җир,

  Кендек каным тамган җир.

  1. Укучыларның дәфтәр белән эш. Тактада язучының тормышы турында схема язылган. Бу схеманы укучылар дәфтәргә язалар.
  2. Табышмак чишү. Башы бүрекле, аягы төкле, оча да, йөзә дә, йөгерә дә.

Нәрсә ул? (Үрдәк). Үрдәк рәсеме.

-Әйе, без хәзер сезнең белән “Сертотмас үрдәк” дигән әкият белән танышырбыз. Ә ул ничек тәрҗемә ителә? (Болтливая утка).

-Ләкин укыганчы, кайбер сүзләрнең мәгънәсен һәм тәрҗемәсен карыйк (тактада сүзләр).

Төк – йон (шерсть)

Йөдәп чыгу-гаҗәпләнү(удивлят-ся)

Күнү - риза булу (быть согласным)

Колак салу – тыңлау (прислушаться)

Алан – урман эчендә агачсыз, ачык урын (поляна)

Хуҗалык- йорт(домохозяйство)

Хәбәр-новость

Сер итеп-по-секрету

Белдермәскә кушты- велел не сообщать

Сукмак - тропинка

Үкенү- расскаяние

Сингапур методикасы буенча

     ТАЙМД РАУНД РОБИНны кулланам. 1 минутта сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзеп, бер-берсенә җөмләләрне әйтү, 1 минуттан соң һәр өстәлдән берәр укучы җөмләне басып әйтә.)

  1. Әкият уку. 136-140 нчы битләр. Укучылар әкиятне чылбырлап укыйлар.
  2. Сорауларга җавап бирү.

-Искә төшерик әле, әкиятләр нинди төркемгә бүленәләр? (Халык һәм автор әк-ре).

-Ничә төргә бүленә? (тормыш-көнкүреш, хайваннар, тылсымлы ).

-Ә сезнең уйлавыгызча, бу нинди төргә керә? (хайваннар тур.)

-Әкияттә сүз нәрсә турында бара? (Сер тота белми торган әкият тур.)

-Әкияттә тагын нинди хайваннар катнаша?(керпе, куян, аю, бүре, төлке)

- Үрдәкнең фаҗигасе нәрсәдә?(серне саклый белмәүдә).

- Ә керпе үрдәккә нинди киңәш бирде? ( Тексттан табып укырга)

-Нинди нәтиҗә ясарга була? ( күп сөйләргә кирәкми чит      кешегә, әйткән серне саклый белергә кирәк).

IV.   Йомгаклау.

  1. Дәресне йомгаклап,  нәтиҗә ясау.

               - бүгенге дәрестә нинди язучы белән таныштык?

               - әкиятне укыгач, нинди нәтиҗәгә килдегез?

  1. Актив укучыларны билгеләп, билгеләр кую.
  1. Өйгә эш бирү.

Ошаган өзеккә рәсем ясап әкиятне сөйләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Тема . Дәрҗия Аппакова – балалар язучысы.

             Дәрҗия Аппакова – балалар язучысы. 6нчы сыйныфның рус төркемендә әдәбият дәресе....

Балалар язучысы Р.Бәшәр белән очрашу кичәсенә сценарий

Якташ язучыбыз Рәшит Бәшәр белән очрашу кичәсенә багышланган сценарий...

Роберт Миңнуллин -балалар язучысы

6 класста үткәрү өчен әзерләнгән дәрес...

Абдулла Алиш - балалар язучысы

Балалар язучыларын һәм аларның әсәрләрен  кабатлау. Әкиятләр мисалында тәрбияләү, уку һәм сөйләм күнекмәләрен ныгыту....

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу "Бер очрашу-үзе бер гомер"

Әлмәт балалар язучысы Роза Солтанова белән очрашу...

Татар балалар язучысы Л.Гыймадиева

Краткая характеристика татарской детской литературы начала XXI века и творчества писательницы Л.Гимадиевой....

Балалар язучысы Резеда Вәлиева иҗатының тематикасы һәм тәрбияви әһәмияте.

Бүгенге көндә компьютер һәм телевидениены күпләр балалар өчен кулайрак та күрә. Әмма экраннардагы әзер мәгълүмат баланы фикер йөртергә өйрәтми, ә уйлау сәләтен киметә. Югыйсә бик авыр чорларда, кыен в...