“Татар теленнән практикум. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” түгәрәгенең эш планы
методическая разработка (8 класс) по теме

Галимова Эндже Фагимовна

Әлеге түгәрәк 8 нче сыйныфтан ук укучыларны ДЙА әзерләү максатыннан оештырылды.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugrk_eshenen_plany_8_nche_syynyf.docx41.87 КБ

Предварительный просмотр:

Раслыйм:

Мәктәп директоры:___________

Шәрәфиева З.М.

Килешенде:

Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:_______________

Мәрданова З.Ә.

“Татар теленнән практикум. Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек” түгәрәгенең

эш планы

Төзеде: Кәрәкәшле төп гомуми белем бирү

                                               мәктәбе” МБББУ нең югары категорияле

                                      татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                         Галимова Энҗе Фәһим кызы

2013-2014 нче уку елы

Аңлатма язуы

8  нче сыйныф укучылары, узган сыйныфларда алган белемнәренә таянып, тел ярдәмендә төп мәдәни кыйммәтләрне өйрәнәләр. Югары сыйныфларда татар теле курсында укучыларның коммуникатив һәм лингвистик компетенцияләрен үстерү нигезләре салына, аерым проблемаларга карата үз фикерләре формалаша. Югары сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты фәнен тыгыз бәйләп алып бару, ягъни интеграцияләп укыту зарурлыгы туа. Мәгълүм булганча, тел дәресләрендә укучылар һәрвакыт мисаллар (нинди дә булса текст) белән эш итә. Алар дәреслектәге күнегүләрдә бирелгән. Шуларга өстәп, укытучы үзе сайлаган, тагы да уңышлырак дип исәпләнгән текстларны да тәкъдим итә ала. Әлбәттә, бу текстлар тел күренешен яхшырак аңларлык, шәфкатьлелек, милли патриотизм һәм толерантлык рухында тәрбияләрлек булырга тиеш. Программада тел белеменең грамматик чараларын уңышлы файдалану максаты күздә тотылды.

  Түгәрәкнең эшчәнлеге  укучыларның сөйләм һәм язу күнекмәләрен камилләштерүгә ярдәм итә. 8 нче сыйныф укучылары алынган белемнәрен сөйләм практикасында, сочинение һәм изложениеләр язганда, ДЙА биремнәренә әзерләнгәндә һәм аларны үтәгәндә кулланырга өйрәнәләр

Түгәрәкнең максаты һәм бурычлары:


Шөгыльләр вакытында  укучылар түбәндәгеләрне өйрәнергә тиеш:

  • тест сораулары өстендә эшләү (игътибар белән биремнәрне укып, аның формулировкасын һәм мәгънәсен аңларга  тиешләр;  
  • биремне аңа  куелган инструкцияләр буенча төгәл итеп башкара белү;  
  •  төрле типтагы тест биремнәрен башкара белү;
  • мөстәкыйль рәвештә, бирелгән вакытны биремнәргә бүлә белү;
  • Үрнәк нигезендә басма хәрефләр белән төгәл һәм дөрес итеп бланк тутыру ;
  • Бланкта дөрес итеп җавапларны урнаштыра белү;
  • Имтихан бланкына төзәтү җавапларын дөрес итеп урнаштыра белү;
  • Озак вакыт аралыгында игътибар белән эшләү күнекмәләре булдыру

Түгәрәк эшчәнлегенең төп максатлары:

  • татар теле фәненнән ДЙА ен үтү өчен кирәкле булган күнекмәләрне формалаштыру
  • укучыларның татар теленең фонетик, орфоэпик, орфографик, лексик, грамматик нигезләреннән алган белемнәрне системалаштыру, катлаулырак формаларда өйрәтүне дәвам итү;
  • телнең төп грамматик чараларын язма         һәм телдән сөйләм процессында куллануга ирешү;
  • укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилли белергә күнектерү;
  • татар әдәби тел нормаларын һәм стилистик мөмкинлекләрен ачык күзаллауга , аларны тиешенчә куллана белергә өйрәтү;
  • -телне тулы бер система буларак күзаллау;
  • -текст һәм башка мәгълүмати чаралар белән эшләү, аннан кирәкле мәгълүматны таба белү һәм аны тиешенчә үзгәртә алу күнекмәләрен үстерү;
  • -укучыларның орфографик һәм пунктуацион грамоталылыгын камилләштерү.

Әлеге түгәрәкнең бурычлары:

  • укучыларның игътибарын телнең эстетик функциясен чагылдыручы әдәби текстка, өйрәнелә торган тел күренешләренең сәнгатьлелек ягына юнәлтү;
  • балалар туган телнең матурлыгын күрергә һәм ишетергә өйрәнсеннәр, нинди сурәтләү чаралары аша аның тормышка ашырылуын аңласыннар өчен телнең тасвирлау һәм сурәт ясау мөмкинлекләрен күрсәтү, телнең җанлы халәтен, кулланылыш рәвешен өйрәнеп, сүз белән сөйләм арасындагы бәйләнешнең нигезенә ныграк төшенергә , әдәби әсәрдә һәм автор сөйләмендә сүзнең тәмен, ямен, матурлыгын тоярга, үз сүзен, фикерен әйтә белергә өйрәтү.
  • әдәби тел нормаларын күнекмәләрдә дөрес куллана алуга өйрәтү, иҗадилыкка омтылу

   Гамәли дәресләрдә укучылар белән төркемләп, парлап һәм индивидуаль эш төрләрен куллану отышлы. Формаларның төрлелеге дәресләрне кызыклы итү белән беррәттән, текст анализлау, укучыларның дөрес язу күнекмәләрен камилләштерүгә дә ярдәм итәчәк. Шул нигездә укучылар укытучы ярдәмендә төрле авырлыктагы материаллар белән индивидуаль эш планы төзи ала.

Иҗади дәресләр
   төрле типтагы планнар, эпиграф, цитаталар сайлау, кереш һәм йомгаклау бүлекләренең вариантларын язу, төп төшенчәләр белән эшләүне күздә тота, Югары сыйныф укучылары караламадагы язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белергә тиешлеге күздә тотыла.. Сочинениенең эчтәлек һәм стиль бөтенлегенә, сүз белән эш, аның тексттагы роленә игътибар ителә.,узган елларда чыгарылыш сыйныф укучылары язган сочинениеләргә анализ ясала.
   
Белем һәм күнекмәләр

Түгәрәк эшчәнлегеннән соң укучылар белергә тиеш:
а) үз сөйләмеңдә төрле  грамматик кагыйдәләрне    урынлы куллана белү;
ә) белешмә материаллардан, аерым алганда, төрле лингвистик сүзлекләрдән - аңлатмалы, синонимнар, антонимнар, фразеологизмнар һ.б. сүзлекләрдән файдалана белү;
б) мөстәкыйль рәвештә   тикшеренү эшләре язу, язмаларны редакцияләү, үзенең һәм иптәшләренең эшләрен рецензияли белү.

и) үзеңнең сөйләмеңдә һәм янәшәңдә булганнарның сөйләм кимчелекәрен күрә һәм төзәтә белү.

г)алган белемнәрне практикада куллана алу.

«Татар теленең практикумы.  ДЙА әзерлек » түгәрәгенең

 программасы

8 нче сыйныф

(53 сәгать)


 Тема


Форма


Эш төре

Дата

1


ДЙ А форматындагы имтихан эшләренең структурасы . Демовариантлар белән танышу . Бланк тутыру үзенчәлекләре.


Мини-лекция, практикум


демонстрацион вариантлар белән эш

2


Җәенке җавапларны бәяләү критерийлары белән таныштыру. Җәенке җавапларга таләпләр.


Мини-лекция, практикум 

Группаларда эш ,  сочиненияләргә анализ

1 нче өлеш

3

Фонетика һәм орфоэпия. (аваз һәм хәрефләр,сузык авазлар,тартык авазлар. Сузык һәм тартык авазлар өлкәсендәге үзгәрешләр,иҗек,басым) 

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

4

Сүзгә фонетик анализ ясау. ДЙА,БДИ биремнәрен күмәк,парлы үтәү.(А2-А3;В12)- 

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

5

Текстны аңлау. А1 биреме. Уңай һәм кире ассимиляция 

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

6

Текстның бөтенлеге А2  биреме. Сингармонизм законы

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

7

ДЙА  биремнәрен иҗади эшләү(А2-А3,В-12)

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

2 нче өлеш

8

Синонимнар. Антонимнар. Омонимнар. А4 биреме. Фразелогизмнар.

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

9

Сүзләрнең лексик мәгънәсе. А5 биреме. Алынмалар. 

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

10

«Морфология» темасын кабатлау .Сүзләрнең  лексик мәгънәсе . А6 биреме. 

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

11

Сәнгатьлелек чаралары. А7 биреме.  Килешләр

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

12

Сөйләм стильләре . В1 биреме. Морфология.

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

13

Морфология В2 биреме. Ярдәмче сүз төркемнәре

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

14

Сөйләм стильләре . В1 биреме. Морфология.

Практикум

демонстрацион вариантлар белән эш

3 нче өлеш

15

Синтаксис В3 биреме .  Тыныш билгеләре куелышы

Практикум

Текст өстендә эш, бланклар тутыру

16

Синтаксис В5 биреме.  Тиңдәш кисәкләр.

Практикум

Текст өстендә эш, бланклар тутыру

17

Тиңдәш кисәкләр янында таныш билгеләре. (Тиңдәш ия, хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл) В7

Практикум

Текст өстендә эш, бланклар тутыру

18

Сөйләмдә сүз тәртибе. Сүзтезмә В8 нче бирем. 

Практикум

Текст өстендә эш, бланклар тутыру

19

Җөмләнең грамматик нигезе В9 нче бирем

Практикум

Текст өстендә эш, бланклар тутыру


4 нче өлеш

20


С1биреме . Изложениене кысу . Нәрсә ул микротема. Бирелгән тексттан микротемаларны табарга өйрәнәбез . Текстны кызыл юлларга бүлү.


Мини-лекция, практикум 


Текст өстендә эш.  Текст төзү

21-22


С1биреме . Изложениене кысу . Нәрсә ул текстны  кысу(компрессия) . Текстны кысу юллары.


Мини-лекция, практикум


Текст өстендә эш.  Текст төзү

23


С1биреме . Изложениене кысу . Нәрсә ул текстны  кысу(компрессия) . Текстны кысу юллары. (Гомумиләштерү)


Мини-лекция, практикум 


Текст өстендә эш.  Текст төзү

24


С1биреме . Изложениене кысу . Нәрсә ул текстны  кысу(компрессия) . Текстны кысу юллары. (Гадиләштерү)


Мини-лекция, практикум 


Текст өстендә эш.  Текст төзү

25-26


С1 биреме. Кысу алымнарын сайлау


Практикум, изложение


Текст өстендә эш.  Текст төзү, бәяләү.


5 нче өлеш

27-2


С2.1. Биреме. Лингвистик темага сочинение язу.  С2.1 биременең бәяләү критерие. Лингвистик темага булган сочинениенең структурасы.


Практикум


сочинение элементлары , текстлар анализы

29,30,31,32


С2.1. Биреме. Тезислар формалаштыру


Практикум


сочинение элементлары , текстлар анализы

33,34,35,36


С2.1. Биреме. Аргументлар формалаштырырга өйрәнү.


Мини-лекция, практикум


сочинение элементлары , текстлар анализы

37,38,39


С2.1. Биреме.Нәтиҗәләр  формалаштырырга өйрәнү.


Практикум


сочинение элементлары , текстлар анализы

40,41

 С2.2. Биреме.  Текст буенча сочинение-фикер йөртү  . Бәяләү критерийлары


Мини-лекция, практикум


сочинение элементлары , текстлар анализы

42,43,44


С2.2. Биреме. Сочинение- фикер йөртүдә  тезислар формалаштыру үзенчәлекләре.


Практикум


Мөстәкыйль эш

45,46,47,48


С2.2. Биреме. Аргументлаштырырга өйрәнү.


Практикум


сочинение элементлары , текстлар анализы

49,50,51


С2.2. Биреме. Сочинение- фикер йөртүгә   нәтиҗә формалаштыру үзенчәлекләре.


Практикум


Мөстәкыйль эш


6 нчы өлеш

52,53

Йомгаклау


Практикум


Текст өстендә эш, бланклар тутыру



Укытучылар һәм укучылар өчен әдәбият исемлеге

  1. Харисова Ч.М. Татар теле. Теория, күнегүләр, тестлар. – Казан: “Мәгариф”, 2006.
  2. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар: Уку-укыту ярдәмлеге. – Казан: “Мәгариф”, 2008.
  3. Бердәм руспублика имтиханына әзерләнү өчен ярдәмлек. Татар теле. – Казан: РИЦ “Школа”, 2008.
  4. Татар теле. Бердәм республика имтиханына шзерлек өчен кулланма. – Казан: РИЦ “Школа”, 2007.
  5. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. 8-11 сыйныфлар. – Казан: “Мәгариф”, 2005.
  6. 5-11 нче сыйныфлар өчен диктантлар җыентыгы. - Казан: “Мәгариф”, 2001.
  7. Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М. Синтаксистан күнегүләр җыентыгы. - Казан: 1982.
  8. Галиуллина Г.Р. Татар теле. Лексикология. - Казан: “Мәгариф”, 2007.
  9. Хисамова Ф.М. Татар теле морфологиясе. - Казан: “Мәгариф”, 2006.
  10. Сафиуллина Ф.С., Зәкиев М.З. Хәзерге татар әдәби теле. - Казан: “Мәгариф”, 2002
  11. Татар теленнән диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы. 5-11 класслар - Казан: “Мәгариф”, 1998.
  12. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М. Татар теленнән күнегүләр җыентыгы һәм тестлар. – Казан: “Яңалиф”, 2006.
  13. Максимов Н.В. Бердәм Республика имтиханы. Татар теленнән зачёт үткәрү өчен биремнәр. - Казан, 2007.
  14. Татар телендә тыныш билгеләре. - Казан: “Мәгариф”,1995.
  15. Мәктәптә татар телен  укыту методикасы. – Казан: Мәгариф, 2004.
  16. Вәлиева Ф.С.Саттаров Г.Ф. Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. – Казан: “Раннур”, 2000.
  17. Шәмсетдинова Р.Р. Татра теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Татар теленнән яңа формада дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү

     Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятны нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгълүм: бу фәннәрне тирәнтен өйрәнү – милләт бу...

ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЙОМГАКЛАУ АТТЕСТАЦИЯСЕНӘ ӘЗЕРЛӘНҮ МАТЕРИАЛЫ

МАТЕРИАЛ ДЛЯ ПОДГОТОВКИ К ИТОГОВОЙ АТТЕСТАЦИИ ПО ТАТАРСКОМУ ЯЗЫКУ ДЛЯ УЧАЩИХСЯ   9 КЛАССАХ...

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга психологик ярдәме

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек вакытында ата-аналарның балаларга нинди психологик ярдәм күрсәтә алулары турында аңлату өчен ...

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек өчен

Дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек өчен биремнәр...

Лексика курсы буенча өлкән сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре

Мастер – классның максаты: 1. Татар теле дәресләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек эшләре; авыр темаларны өйрәнүне җиңеләйтү;2. Хәтерне, игътибарны, логик фикерләү сәләтләрен үстерү...

Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенең эшләп карау этапларына анализ.

Татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенең әзерлек өлешендә алып барыла торган анализ....

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...