“Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә модель бирелеше” дигән темага дәрес планы
презентация к уроку (10 класс) по теме

Гиниятуллина Гульсира Фоатовна

: Укучыларны Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрен фәнни-теоретик

яктан аңларга, әдәби детальләр аша әсәрнең моделен  төзергә һәм

әсәрне схема аша күзалдына китерергә өйрәтү,  образларны танып-белү, фикерләү, сөйләм  күнекмәләре булдыру өстендә эшләү,  гаилә нигезендә яткан әхлакый һәм  рухи  сыйфатлар турында  аңлату.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл khyat-f.mirkh_.docx20.31 КБ

Предварительный просмотр:

Әлки муниципаль  районы  Алпар урта гомуми белем мәктәбенең

татар  теле  һәм  әдәбияты  укытучысы

Гиниятуллина Гөлсирә Фоат  кызының

“Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрендә  модель

бирелеше”  дигән  темага  дәрес  планы

        (10нчы сыйныф).        


Максат: Укучыларны Ф.Әмирханның “Хәят” әсәрен фәнни-теоретик

яктан аңларга, әдәби детальләр аша әсәрнең моделен  төзергә һәм

әсәрне схема аша күзалдына китерергә өйрәтү,  образларны танып-белү, фикерләү, сөйләм  күнекмәләре булдыру өстендә эшләү,  гаилә нигезендә яткан әхлакый һәм  рухи  сыйфатлар турында  аңлату.

Материл: Ф.Әмирхан ,“Хәят” китабы,

                  Слайд:”Ф,Әмирханның “Хәят”әсәрендә модель бирелеше”

                  “ Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”

                   

Дәрес  барышы;     1) Оештыру

                                 Эмоциональ-уңай халәт тудыру,

  Укытучы сүзе:  Укучылар, без  сезнең белән “Хәят” әсәрен укыдык, Сезгә бик ошагандыр диеп уйлыйм.Бүгенеге чор өчен  дә үзенең актуаль-леген югалтмаган, матурлык һәм  бәхет төшенчәләрен янәшә куеп ,тормышның ямен, мәгънәсен аңлата торган  әсәр ул,

       Бүген без  шушы әсәрнең моделен  төзергә тырышырбыз.Эшкә

керешкәнче  , модель сүзенең аңлатмасын  сүзлектән  карап китәрбез

(сүзлек белән эш)

 Модель- 1)нинди дә булса әйбернең үрнәк  өчен ясалган төп нөсхәсе,

                2)нинди дә булса әйбернең схемасы,(әдәби әсәр өчен кайсы вариант хас икәнлеген табу һәм дәфтәрләргә яып кую),

(әдәбият  өчен  2 вариант  хас)

Әдәби әсәр-язучы  тарафыннан уйлап  табылган яки  тормыштан  алын-ган чынбарлык моделе (Укучылар  бу  терминны  дәфтәрләргә  язып

куялар).

Мотивация  тудыру :

 Бер стакан чиста су күрсәтү һәм әсәр белән нинди бәйләнеше булуы турында фикер йөртергә кушу,Шул ук вакытта стаканның моделе,фор-масы турында  фикер  алышу,(Су һәм стаканга дәрес  ахырында яңадан

игътибар итәчәкбез),

  Модель төзү өчен үткәннәрне искә төшерү  һәм“Хәят”әсәре белән бәйли бару күнекмәләре булдыру:

(Моның өчен слайд кулланыла)

1) Эчтәлек нәрсә ул? Әсәрнең эчтәлеге нәрсәгә корылган?(Слайдтан уку-чы эчтәлекнең  төрен танырга  тиеш)

слайд:                                        

   Эчтәлек

                 а) объектив-тормышка  якын итеп сурәтләү,

                 б)субъектив-тормышка якынлыкны автор фикеренчә бирү,

 (әсәрнең  эчтәлеге объектив,чөнки автор вакыйгаларны тормышка якын

итеп бирә).

2)Әсәрнең  темасы  турында  сөйләшү,

Слайд күрсәтелә:(теманы билгеләргә)

              а)мәңгелек

              б)милли

              в)тарихи

              г)персональ

Укучылар бу әсәрдә мәңгелек тема яктыртылуын әйтергә тиеш,чөнки

мәхәббәт ,бәхет темалары- алар  мәңгелек  темалар.

3)Пафос- әсәрнең эмоциональ яңгырашы,”Хәят”әсәренең  романтик

пафоска корылганлыгын  исбатлау,чөнки әсәрдә идеалга омтылу,аның чынбарлык белән туры килмәве сурәтләнә.

 (Слайд күрсәтелә)

4)Оразларны танып-белүнең билгеләре турында сөйләшү:

Слайд күрсәтелә:

                                          Образлар,

           

          Хәят                                                           Михаил

                  (портреты, характеры, психологиясе, прототибы, герой яшәгән

                   тирәлек, пейзаж, ул яшәгән  чор )

(Укучылар әсәрдәге образларны шул билгеләр белән  тасвирлап бирергә

тиеш).

5) Проблема- каршылыкларда ачыла торган мәсьәләләр.”Хәят” әсәрендә нинди проблема куелганлыгын  белү өчен ,андагы каршылыкларны  та-бабыз.Алар шәхес-җәмгыять, кеше-кеше, кеше-тирәлек, кеше-вакыт булырга  мөмкин.

Слайд күрсәтелә:

                               Әсәрнең  проблемасы:

         а)сәяси

         б)мифологик

         в)милли

         г)фәлсәфи

         д)кеше                          

          (укучылар бу әсәрдә кеше,аның язмышы,милли проблемалар,яшә-еш законнары яктыртылуын  фикерләргә тиеш,)

   

6) Идея-әсәрдәге конкрет вакыйгалар һәм җанлы образларны  сурәтлә-гәндә бирелгән төп фикер,тема куйган сорауның җавабы ул.Укучылар

“Хәят”әсәрендәге идеяне таба алсалар  бик әйбәт ,чөнки  төп фикердә

бик күп  тәрбия сыйфатлары  ята:(әти-әнинең абруе,гаилә тәрбиясе,

динле-иманлы булу.дуслык ,хәер-фатиха.бәхет,кеше  ирекле  булса да аның яшәеш  законнарына буйсынуы).

Дәреснең  кульминацион өлеше:

  Шушы  терминнарны тикшергәннән  соң ,аларны билгеле бер  калыпка  салып

“Хәят” әсәренең  моделен төзибез:

          Эчтәлек                                               Форма

  1.Тема                                                     1.  Әдәби  образлар.

 2. Проблема                                             2. Детальләр.

 3.Идея                                                       3. Пейзаж,әйберләр дөньсы.

 4.Пафос                                                     4.  Әдәби  сөйләм.

 

 5.Сюжет                                                     5. Композиция.  

Моделне төзегәч укучы  әсәрне  күзаллый ала һәм проблема

чишелешен  дә фикерләп  әйтергә  җиңел  булачак.

Автор  укучының  үзенә дә  җавап  эзләргә калдыра, Хәятнең

сайлаган юлы  дөресме? Ул  бәхетле  булырмы? (Укучылар

Хәятнең  алдагы тормышы нинди  булачагын  үзләренчә  уйлап,

күзалдына  китереп, инша язарга тиешләр).

Укытучы  яңадан  стакандагы  суга  балаларның   игътибарын  җәлеп

итә. Дәрес  башында  биргән “Су  белән әсәрнең  нинди  бәйләнеше  бар?”  дигән  сорауга  укучыларның  фикерләрен  тыңлый.

Стаканны.ягъни  аның  материалын  әсәрнең  эчтәлеге  итеп,  ә  суны

 әсәрнең  формасы  итеп  карап  китү, баланың  күңелендә  бу  терминнарны  аңлап  истә  калдырырга  ярдәм  итәчәк

- Су  белән  кеше  үзенең  сусавын  баса, эссе  көннәрдә  сихәт  ала. Әдәби әсәр дә  кешегә  рухи  сәламәтлек, тәрбия  бирә. Адәм  баласы  әсәрләр аша үзен  борчыган  сорауларга җавап  таба, җан  тынычлыгы  ала.” дип сүзен  йомгаклый  укытучы.

Дәресне  йомгаклау.  Укучыларга  билгеләр  куела.

Өй  эше:  “Хәят бәхетле  булырмы?” дигән темага  инша  язарга.  

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ф.Әмирхан иҗатында матурлыкка омтылыш.

Ф.Әмирхан иҗаты турында мәгълүмат бирүМатурлык төшенчәсенә аңлатма бирү...

Әмирхан Еники әсәрләрендә эчке монолог

       Перо А.Еники удивительно тонко и чутко      чувствовало и понимало красотучеловеческой  души и изображало ее с совершенством непос...

Әмирхан Еникинең сугыш чоры хикәяләренең үзенчәлеге.

Анализ рассказов о войне Амирхана Еники о войне....

Әмирхан Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре буенча китап укучылар конференциясе.

Ә.Еникинең “Әйтелмәгән васыять” әсәре белән танышу. Ана хакы,кешеләрнең ата-ана алдындагы бурычлары турында фикер алышу. Олыларга , туган туфракка, халкыбызның гореф-гадәтләренә хөрмәт хисләре тәрбиял...

Әмирхан Еники

Әмирхан Еники хикәяләре хакында...

Татар әдәбиятыннан тест. "Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты"

Әмирхан Еники  тормыш юлы һәм иҗаты буенча тест....