Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль
план-конспект урока по теме

Ахтямзянова Милеуша Хузеевна

4 нче сыйныфларның рус төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.(И.Л.Литвинов дәреслеге буенча)                                                                                                                                                                                                             Дәреснең максаты:  1.Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;                                                                                                                                                                                           2. логик фикер йөртүне үстерү; билгеле киләчәк  заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру;                                                                                                                                               3. укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.             

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл bilgele_kilchk_zaman_achyk_dres_-_kopiya.docx31.84 КБ

Предварительный просмотр:

 Сыйныф: 4

Төркем:   рус төркеме

Дәреслек:  И.Л.Литвинов, Э.Р.Садыйкова, Л.И.Гарипова .Татар теле .

Тема:     Билгеле  киләчәк  заман хикәя фигыль.

Максат: 

  1. Билгеле  киләчәк  заман хикәя фигыль кушымчалары белән таныштыру;

  2. Логик фикер йөртүне үстерү; билгеле  киләчәк  заман хикәя фигыльне сөйләмдә активлаштыру;

  3.Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру.

Җиһазлау: мультимедия проекторы, презентация, тестлар, дәреслек, аудиоязма,

Дәрес барышы.

I.Оештыру моменты.

1СЛАЙД

а) Уңай психологик халәт тудыру.

-Исәнмесез, укучылар.

-Хәерле көн. Кәефләрегез яхшымы? “Көнне матур сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр”, -диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезгә  хәерле көн телик.

 (балалар бер-берсенә  хәерле көн телиләр.)

-Кызлар, утырыгыз. Малайлар да утырыгыз.

б) Дежур укучы белән әңгәмә.

-Бүген сыйныфта кем дежур?

-Сыйныфта мин дежур. Бүген ...нчы  февраль, пәнҗешәмбе көн.

Дәрестә  ... юк. Ул авырый.

в) фонетик зарядка. (Язмадан тыңлыйлар, кабатлыйлар)

 -Ә хәзер, укучылар, фонетик зарядка ясыйбыз.

 Тыңлагыз, кабатлагыз.

Авыл, Ватан, дәүләт, вакыт, һава, тау, завод, символ, вокзал.

II.Өй эшен тикшерү.

-Әйдәгез әле, өй эшен тикшерик. Кем укырга тели?

(“Кышкы каникулда” темасына  миниатюр сочинение язарга бирелгән иде.)

1-2 укучыдан укыту .

Ә башка укучылардан  аларның кышкы каникулда нишләүләре турында  (сочинение эчтәлеге буенча) укытучы  соравы.

-Ул кышкы каникулда кайда булган?

-Ул анда нишләгән? һ.б. сораулар.

2СЛАЙД    (Ике укучы рәсеме)

Аудирование.  (Язмадан  тыңлыйлар)

Прослушайте и определите, что изменено во втором предложении  каждой пары:

Азат кышкы каникулда авылга кайтты./  .... кайткан.

Ул  әбисенә булышты./.... булышкан.

Әбисе аны мактады./ ... мактаган.

 (Нәтиҗә: Беренче җөмләләр  билгеле  үткән заманда , ә икенчеләре билгесез  үткән заманда.)

III. Белемнәрне актуальләштерү.

  Укытучы-укучы диалогы.

3СЛАЙД  (Кыш рәсеме)

-Укучылар, хәзер елның кайсы вакыты?  (Кыш.)

-Кыш көннәре нинди була?  (Салкын, җилле, карлы, буранлы, матур, ак.)

-Балалар кайда? (Рәсем буенча )(Урамда, тауда, шугалакта)

-Алар нишлиләр? (чана, чаңгы, тимераякта шуалар, кар бабай ясыйлар)

-Ә сез  кыш көне нинди уеннар уйныйсыз икән?  Әйдәгез, ситуатив күнегүләр эшлик әле.

а) Тебе хочется  кататься на лыжах.

- позови друга  на горку.

-а ты позови на каток.

б) Спроси , есть ли у неё санки.

в) Сообщи о том,что:

-ты хорошо катаешься на коньках;

-вы с друзьями  сегодня катаетесь  на лыжах .

  -А теперь скажите, глаголы какого времени вы использовали?

(Хәзерге заман )

IV. Яңа тема.

4 СЛАЙД.  (Яз күренеше)

-Ә хәзер, рәсемгә  карагыз. Бу елның кайсы вакыты? (Яз.).

-Әйе, дөрес, яз вакыты. Ә яз кайчан  килә? (Тиздән.)

-А мы точно знаем , что скоро наступит весна? Нам это известно? (Әйе.)

5СЛАЙД. (  Билгеле  сүзе чыга.)

-Хәзер кыш, ә тиздән киләчәктә ( в будущем) яз җитә.Сейчас зима, а скоро в будущем наступит весна.

А как вы думаете , на этом уроке мы о чем будем разговаривать?

 (О будущем)

6 СЛАЙД . ( тема )

-Әйе, укучылар, безнең бүгенге дәресебезнең темасы: Билгеле киләчәк заман. ( Определенное будущее  время  указывает на такое действие, в совершении которого говорящий твердо уверен. Мы  же уверены, что после зимы обязательно придёт весна.)

 А теперь, подумайте и скажите, для того чтобы говорить, рассказывать о будущем, что же нам нужно знать? Безгә нәрсәләрне  белергә кирәк ? (Кушымчаларны.)

-Әйе, дөрес. Ә мин сезгә бер серне  ачам . Киләчәк сүзендә бу кушымча бар.

7 СЛАЙД.  

Киләчәк  - будущее

Киләчәк  -  придёт

-Димәк,  бер кушымча   -әчәк. Тагын нинди кушымчалар бар икән?

(Укучылар таблицага  карап, башка кушымчаларны да әйтәләр)

8 СЛАЙД.

Билгеле киләчәк заман

(Определённое будущее время)

?

?

калын

нечкә

калын

нечкә

-ачак

шатлан+ачак

(обрадуется)

-әчәк

үткәр+әчәк

(проведёт)

-ячак

уйна+ячак

(будет играть)

-ячәк

сөйлә+ячәк

(расскажет)

-Ә хәзер, укучылар,  игътибар белән карагыз, уйлагыз да әйтегез әле. Кайчан –ачак/-әчәк, ә кайчан  -ячак/-ячәк  кушымчалары  ялгана  икән? (Җаваплар)

9 СЛАЙД.

Билгеле киләчәк заман

(Определённое будущее время)

Тартык авазлардан соң

(После согласных)

Сузык авазлардан соң

(После гласных)

калын

нечкә

калын

нечкә

-ачак

шатлан+ачак

(обрадуется)

-әчәк

үткәр+әчәк

(проведёт)

-ячак

уйна+ячак

(будет играть)

-ячәк

сөйлә+ячәк

(расскажет)

-Если глагол оканчивается на согласный , то глагол будущего определённого времени образуется при помощи  аффиксов –ачак/-әчәк,

 если глагол оканчивается на гласный, то глагол будущего определенного времени образуется при помощи  аффиксов –ячак/-ячәк.

а) –Сүзләрне минем арттан кабатлагыз.

(Укытучы сүзләрне әйтә, укучылар кабатлыйлар.)

б)-Сүзләрне әйтегез һәм тәрҗемә итегез.

( Һәр сүзне бер бала әйтә һәм тәрҗемә итә.)

- Ребята, подумайте и скажите, на какой вопрос отвечают эти слова?

10 Слайд   (Нишләячәк?-Что сделает? Что будет делать?)

V. Ныгыту күнегүләре.

1)-Хәзер ,укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, бүгенге  числоны, теманы  языгыз.

11 СЛАЙД.                   

1)Бирем.  Фигыльләргә билгеле киләчәк заман  кушымчаларын  өстәп  языгыз. Телдән тәрҗемә итегез. (1 укучыдан укыту, тәрҗемә иттерү)

Бар... ,  кара...,  күрсәт...,  яшә..., үткәр..., сөйлә....

12  СЛАЙД.

-Әйдәгез  әле  эшләрегезне тикшерегез. Эшләрегез дөрес булса, кулларыгызны чабыгыз.

Барачак -пойдёт,  караячак-  посмотрит ,  күрсәтәчәк - покажет,  яшәячәк- будет  жить, үткәрәчәк - проведёт , сөйләячәк –расскажет.

 (Тикшерелә, нәтиҗә ясала)

 13 СЛАЙД    Ял минуты. (хәрәкәтләр белән күрсәтәләр)

Без әле бераз ардык,

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга,

Ә хәзер инде артка.

Уңга, сулга борабыз,

Аннан карап торабыз.

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Азрак кына йоклагач,

Башыбыз ял итәчәк,

Күңел күтәреләчәк,

Дәрес яхшы үтәчәк,

Тормыш дәвам итәчәк.

 2)  Дәреслек белән эш.

-Дәреслекләрегезне ачыгыз. 83 нче бит, 4 нче күнегү.

Телдән эшлибез. Җөмләләрне  укыгыз, билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне табыгыз,  тәрҗемә итегез.

( Җөмләләрне  укыйлар, билгеле киләчәк заман хикәя фигыльләрне табалар, тәрҗемә итәләр) .  

14СЛАЙД  (Казан күренешләре)

3) Ситуатив күнегүләр.

-Ә хәзер ситуатив күнегүләр эшлибез.

Как скажешь о том, что:

      -В весенних каникулах твоя сестра поедет в Казань;

      -Подруга  встретит   её на вокзале;

      -Алсу покажет ей достопримечательности Казани;

      -Алсу покажет ей исторические места города;

      -Они время проведут  весело и полезно ;

Сообщи  друзьям, что:

       -Сестра  расскажет  тебе про Казань; 

15 СЛАЙД  (Алабуга күренешләре)

 Сообщи маме, что:

    -Летом Алсу приедет в Елабугу . 

   - А сестра как встретит Алсу и какие места покажет?

  (Бер укучы апаның  Алабугадагы  нинди  истәлекле  урыннарны  күрсәтәчәге  турында сөйли.)

-Яхшы, укучылар. Алсу  да , апа  да  бик кунакчыл (очень гостиприемные). Сез дә шундый  булыгыз.

4) Тест биремнәрен үтәү.

-Укучылар, әйдәгез хәзер тест ярдәмендә белемнәребезне тикшерик.

(Тест эшләре таратыла)

16 СЛАЙД.   (Тест биремнәре)

-Укучылар, тест эшләрен тикшерәбез. Карандашлар алыгыз, бер-берегезнең эшен  тикшергез, билгеләр куегыз.

17 СЛАЙД    (Тест җаваплары чыга).

VI.  Йомгаклау.  Рефлексия.

-Укучылар, без бүген дәрестә нишләдек?

-Ә кем әйтә ала, без бүген нәрсә белдек?

(Җаваплар)

 - Бүген алган белемнәрегезне киләчәктә дөрес кулланырсыз дип ышанып калам.

18 СЛАЙД  (Өй эше)

VII. Өй эше : 87 бит, 7 нче күнегү. Әниең шимбә нишләячәк?

Шул турыда яз.

19 СЛАЙД   (рәсем)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Презентация "Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль"

Презентация "Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль",рус төркеме...

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Презентация "Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль",рус төркеме...

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

Башлангыч сыйныфта татар теленнән кагыйдәләр....

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль...

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Презентация для использования на уроках татарского языка при изучении темы "Глаголы изьявительного наклонения"...

Тема. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

7 нче сыйныфта (рус төркеме) татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль....