Минем педагогик табышларым
материал по теме

Галимова Гөлнара Хаҗип кызы

Ун ел эшләү дәверендә тупланган педагогик табышларым, уйлануларым.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx16.7 КБ

Предварительный просмотр:

    Мин беркайчан да укытучы булырмын дип уйламадым. Табиб,экономист, тәрҗемәче тик укытучы гына түгел.Ләкин язмыш башкача хәл итте, югары белем алганнан соң мин мәктәптә эшли башладым.Укытучы булдым. Менә 12 ел мәктәптә балалар белән эшлим. Бу –эзләнүләр, уйланулар, икеләнүләр, канәгатьсезлекләр елы булды. Алар минем тормышымның астын өскә китерде. Бүген, педагогик эзләнүләр юлына  басканда әле күп нәрсәләр эшләргә кирәклеген аңлыйм. Педагогика өлкәсендә күпне белергә, яңа программаларны, технологияләрне өйрәнергә, энциклопедияләр, белешмәләр укырга, укучы аңына тәэсир итә алырлык  ысулларны  эзләргә. Фикерләрнең күптөрлелеге арасыннан үзеңә кирәкле позицияне, карашны сайларга кирәк. Һәм мин укыйм, һәрвакыт укыйм. Мин укырга яратам.  Минем девиз “Тормыш аркылы белем алырга”. Педагогиканы өйрәнгәндә мин аның кызыклы фән булуын аңладым. Кем ул укытучы? Тормышта тоткан роле нинди ?Үзем укыткан балаларга кешелеклелекнең аралашу, үзара аңлашу, иҗат бәхете,хезмәт бәхетенә өйрәтә алырмынмы? Үзләренең кабатланмас шәхес икәнен күрсәтә алырлармы? Әйе, моңа ирешеп була. Аның өчен мин үземә “укытучы кем ул” икәнен ачык күз алдына китерергә тиеш. Минем аңлавымча укытучы- һәрвакыт эзләнүче, проблеманы ачыклаучы, максат куючы, нәтиҗәгә ирешүче.  Кайвакыт барысын да үзгәртеп, яхшыртып булыр төсле. Һәм кабат эзләнү, борчылу, йокысыз төннәр. Мәктәпкә килгәннән бирле мин шулай яшим. Минем аңымда  укытучыга хас булган әһәмиятле сыйфатлар өлгесе акрынлап ачык итеп сүрәтләнә барды.  Балалар белән эшләүнең беренче елларында миңа балаларның мәгълүматны авыр кабул итүләре сәер иде. Ә бит барысы да шундый гади һәм аңлаешлы. Әйе, безгә- зурларга аңлаешлы, ә аларга юк. Бу дәресне мин тиз генә үзләштермәдем. Шуңа күрә  чын укытучы үзенең белем югарылыгыннан укучының белмәү дәрәҗәсенә төшеп, аның белән бергә үрләрне яуларга тиеш. Бу бүгенгесе көндә минем педагогик эшчәнлегемнең беренче принцибы. Дәрескә кергәч балалар белән аралашам, аларга үземнең әйләнә-тирәгә мөнәсәбәтемне ачам. Сөйләшү чын күңелдән булырга тиеш, теләсә нинди ясалмалыкны балалар тиз сизәләр һәм яшь күңелләрен җәрәхәтли. Тугры, намуслы, эчкерсез булу - бу минем икенче принцип.

     Чираттагы  принцип   әхлак  тәрбиясенә караган дөреслек, изгелек, шәхес, ирек, мәхәббәт, иҗат ,  Аларны кабул итү аркылы кешенең рухи культурасы формалаша.  Укытучының роле баланың сәләтен үстерүгә ярдәм итү, үзеңне башка кешеләр белән аралашканда шәхес итеп хис итү, үзнңнең эш-гамәлләреңне уйлай, нәтиҗәләреңне бәяләү, мөстәкыйльлекне үстерү, өчен уңай шартлар тудыру- укыту һәм тәрбияләүнең дүртенче принцибы.

Һәр укытучы дәрестә йоклап, моңсуланып утырган йөзләрне күреп борчыла. Әгәрдә укучылар мавыгып эшләсәләр укытучы зур  канәгатьләнү кичерә. Әгәр звонок тавышын ишетеп коридорга йөгермиләр, минем белән калалар икән, дәрестән соң яныма килеп сораулар бирәләр икән – димәк бар да яхшы, димәк кызыксындыра алдым. Укучыларны үзеңнең фәнең белән кызыксындыра алу миңа калса һәрберебез дә омтылучы педагогик осталык. Бу минем педагогик фәлсәфәнең бишенче принцибы.

Алтынчы принцип-  баланың үсүенә нигезләр формалаштыру. Дәресләрдә балалар белән бу темага еш сөйләшәбез. Аларда белем алуга кызыксындыру уятырга телим. Үземнең мәктәптә, университетта укуым турында, ул белемнәремнең тормышымда ничек кирәк булганлыгы турында сөйлим. Алган  белемнәренең   киләчәк тормышларында кирәгүен мисаллар өстендә аңлатырга торышам.

Җиденче принцип- хезмәттәшлек.  Укытучы укучыга теге яки бу ситуациягә дөрес чишелешне такмый, ә үзенә  чишү юлын табарга ирек бирә. Аның өстеннән җитәкчелек итми, аның янында була. Укытучы белән укучы арасында ара булырга тиешме дигән сорау юк. Сүз дә юк, булырга тиеш. Ләкин ул стена да, сикереп чыгарга ярамый торган барьер да түгел, ә биек баскыч булырга тиеш. Ул баскычка укучылар сине үзләре күтәргән – хөрмәт булырга тиеш. Шул биеклектән син үз артыңнан баручыларга белем баскычына менәргә ярдәм кулыңны сузасың. Һәрберсенә игътибар,  көтүчегә – мактау, уйлаучыга-шатлык. Дәрес тәмам, ләкин сораулар бетми. Димәк дулкынландырдың. .. Таралырга вакыт, ә бәхәс дәвам итә. Димәк хезмәттәшлек бар. Болар барысы да һәр көнне иҗат итәргә яңа көч бирә. Тормышның көндәлек мәсьәләләрне ишек артында калдырып сыйныфка керәсең һәм белем серләрен ачасың.

Эшемдә менә шушы төп принципларга таянам. Алар бер-берсенә бәйләнгән, һәрберсе уку- тәрбия системасының бердәмлеген тәшкил итүче буын булып торалар. Мин татар теле һәм әдәбият укытам. Педагогик бурыч , максатларга ирешү өчен укытуның төрле ысул, алымнарын, формаларын кулланам.

Кабат звонок шалтырый, дәрес тәмам. Әмма иртәгә тагы дәрес. Алар  төрле була. Иң яхшысы- укучылар бәхәсләшкәндә, сорашканда, үз фикерләрен белдергәндә. Минем тормышымда тагы күпме звонок, күпме дәрес булыр?

Көннәр, еллар үтә. Тиз үтә. Ә күпне эшләргә өлгерәсе килә. Тормыш үзгәрә, ләкин укытучының бурычлары үзгәрми.Мин моны аңлыйм, кабул итәм. Минем педагогик аксиомам шундый. Бәлк алар бик гади тоеладыр? Бу гаҗәп түгел. Минем педагогик стажым бик зур түгел. Ләкин шул елларда мин укытучының осталыгы очраклы бәхетле табыш түгеллеген, ә системалы хезмәт, эзләнү, еш кына соры, көндәлек, борчулы уйланулар, ачышлар һәм уңышсызлыклар икәнен аңладым.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Минем методик табышларым.

Укытучы эшчәнлегенә бәйле материал....

"Минем методик табышларым" дигән темага эссе

Бу эссе мием методик табышларым хакында....

"Минем методик табышларым" эссе

"Минем методик табышларым"  эссе“ Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә, хезмәттән башка кеше үзенең кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.   Л.Н.Толстой...

Эссе. Минем методик табышларым.

Мамадыш муниципаль районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының "Мастер класс" бәйгесендә катнашып, жюри әгъзалары тарафыннан "Иң яхшы" дип табылган эссе....

"Минем методик табышларым" темасына эссе.

Беренче тапкыр эссе язып карадым. Үзең турында язарга авыр икән ул. Укытучы халкы язганны оста тикшерә. Ә үзеңә калса......

Эссе "Минем педагогик табышларым"

Обмен опытом на тему "Мои педагогические находки"...

Минем педагогик табышларым

Педагогик фәлсәфә...