ФГОС буенча проект эше
проект (9 класс) по теме

Гарипова Айзира Шамилевна

ФГОС буенча "9 нчы сыйныфларда ДЙАга әзерлек" темасына проект эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл fgos_buencha_proekt.docx28.8 КБ

Предварительный просмотр:

«9 нчы сыйныф укучыларын Дәүләт (йомгаклау) аттестациясенә әзерләү» темасына

ПРОЕКТ ЭШЕ

Проектның авторлары:

Татарстан Республикасы

 Әлмәт шәһәре

13 енче урта мәктәбенең татар теле

 һәм әдәбияты укытучыcы

 Гарипова Айзирә Шамил кызы

Проект концепциясе

     Проект 9 нчы сыйныф укучыларын татар теленнән  дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләүгә багышланган. Программа татар телен укыту стандартларының максатлары нигезендә төзелгән, укучыларның орфография, лексика, сүз төзелеше, морфология , синтаксис, пунктуация буенча булган белемнәренең ничек үзләштерүләрен бәяләүне үз эченә ала.

     Инша һәм изложение язу текстны комплекслы анализлау эшен камилләштерүгә юнәлтелгән.

     Тестлар белән эш һәрбер теманы гомумиләштереп кабатлау өчен төзелгән. Кабатлау материаллары катлаулана бару  принцибына нигезләнгән.

     Программада бланкларны дөрес тутыруга карата да эш алып барыла.

     Проектның максаты:

     Укучыларны татар теленнән  дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы тапшыруга әзерләү.

     Проектның бурычлары:

  1. Текстны комплекслы анализлау күнекмәләрен булдыру.
  2. Инша һәм изложение язу күнекмәләрен камилләштерү.
  3. Татар теле буенча алган белемнәрне комплекслы файдалану күнекмәләрен формалаштыру (мәктәп программасы кысаларында).

     Формалары һәм вакыты

     Программа 35 сәгатькә каралган (17 сәгать – теория, 17 сәгать – гамәли укулар). Укучыларның яше – 15 – 16 яшь.

     Көтелгән нәтиҗәләр

    Татар теленнән имтихан тапшыру  укучылардан түбәндәге күнекмәләр булуны таләп итәчәк:

  • тел һәм сөйләм төрләрен классификацияләү, активлаштыру;
  • текстны дөрес эшкәртү алымнарын файдалану;
  • дөрес, камил сөйләм төзүгә ирешү;
  •  язма сөйләмне дөрес төзүне, куйган максатларга ирешүне бәяләү;
  • сөйләм үзконтролен булдыру.

     Программаны өйрәнгәннән соң, укучылар татар теленнән имтиханны уңышлы тапшырачаклар.

     Бу программаның уңышлы үзләштерелүе өстәмә укуларның дөрес оештырылуына бәйле. Алар дәрес формалары белән бәйләп алып барганда укучыларда кызыксыну уятачак.

     Проектны үзләштерү нәтиҗәләрен тикшерү формалары:

  • татар теленнән  дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләнү җыентыгы буенча кабатлау имтиханы үткәрү;
  • өйрәнгән материал буенча тест эше үткәрү;
  • кыска изложение язу;
  • аерым бер темага инша язу.

Кереш (2 сәгать)

     Татар теленнән имтихан структурасы, аны бәяләү критерийлары. Бланкларны дөрес тутыруга биремнәр эшләү.

I бүлек.

Изложение (6 сәгать)

     Укучыларның сөйләм телен үстерү: гамәли грамотлылыкны үзләштерү, өйрәнгән материалны кабатлау, булган белемнәрне ныгыту, эзлекле сөйләм булдыру күнекмәләрен камилләштерү.

  1. Текст билгеләрен, характеристикасын билгеләү. Текстның темасы, проблемасы, формалаштыру.

Гамәли эш № 1.

     Композиция, текстның логик һәм грамматик структурасы.

     Микротема турында төшенчә. Микротема һәм кызыл юл төзелешенең тәңгәллеге.

     Кызыл юлны тыныш билгесе итеп карау.

     Тексттагы төп һәм өстәмә мәгълүмат. Яңа мәгълүмат чикләре һәм аларны билгели белү.

     Текстны кыскарту алымнары: грамматик, логик, синтаксик.

Гамәли эш № 2 – изложение язу.

II бүлек. Лексика (3 сәгать)

     Лексика буенча күнегүләр. Бу эш сүзләрнең лексик мәгънәсен билгеләү, күпмәгънәле сүзләрне аера белү, синонимнарны алыштыру принцибын куллану, укучыларның сүзлек запасын баетуны үз эченә ала. Махсус күнегүләр эшләү сөйләм теленең сәнгатьле икәнен, текстны анализлаганда моның мөһим булуын укучыларга җиткерергә булышлык итә.

     Лексика. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы һәм кулланылышы ягыннан татар теле лексикасы. Синонимнар, антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар.

Гамәли эш № 3.

III бүлек. Орфография һәм синтаксис. (13 сәгать)

     Программа кайбер тел күренешләрен анализлау, синтаксик берәмлекләрне таный белүне (җөмләнең тиңдәш кисәкләре, аерымланган кисәкләре), текстны аңларга булышучы кушма җөмлә төзелешен өйрәнүне үз эченә ала.

     Моннан тыш һәрбер дәрестә орфографик һәм пунктуацион күнекмәләрне ныгыту эше дә алып барыла. Төрле күнегүләр эшләү барышында, 9 нчы сыйныф укучылары тексттан орфография кагыйдәләрен кабатлауга төгәл мисаллар табарга өйрәнәләр. Бу эш аларга ДЙАның В биремен үтәгәндә кирәк булачак.

     Сүзтезмә. Сүзтезмәләрдәге сүзләрнең бер – берсенә бәйләнеше.

 Гамәли эш № 4.

     Сүз тамыры. Орфограммалар.

Гамәли эш №5.

     Җөмлә. Җөмләнең грамматик нигезе. Хәбәр һәм аның белдерелүе. Бер составлы җөмләләр.

Гамәли эш № 6.

     Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре. Гади җөмлә.

Гамәли эш № 7.

     Морфология. Аерымланган кисәкләр. Катлауландырылган гади җөмлә.

Гамәли эш № 8.

     Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр. Эндәш сүзләр.

Гамәли эш № 9.

     Кушма җөмлә төрләре. Кушма җөмләләр эчендә тыныш билгеләре. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләр.

Гамәли эш № 10.

     Күп тезмәле кушма җөмлә. Күп иярченле кушма җөмлә. Катнаш кушма җөмлә.

Гамәли эш № 11.

     Сүзләрнең ясалышы. Ясалма, кушма, тезмә парлы сүзләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм тыныш билгеләре.

Гамәли эш № 12.

     Кушымчаларның дөрес язылышы. Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Гамәли эш № 13.

     Туры сөйләм. Кыек сөйләм. Диалог. Цитата.

Мөстәкыйль эш № 1

IV бүлек. Инша (11 сәгать)

     Инша турында аңлатма. Иншаны бәяләү критерийлары. Текстның темасы, уе, проблемасы.

Гамәли эш № 14.

     Автор позициясе. Үзпозиция. Дәлилләр туплау.

Гамәли эш № 15.

     Иншаның композициясе (тезис, дәлилләр, нәтиҗә). Башлам һәм бетем өлешләрен оештыру.

     Язылган иншаны анализлау. Хаталарны төркемләү.

Гамәли № 16.

9 нчы сыйныфларда татар теленнән Дәүләт йомгак аттестациясенә әзерлек буенча календарь – тематик план

Бүлек саны

Дәрес саны

Дәрес темасы

Сәгать саны

Эчтәлеге

1

1

Татар теленнән имтихан структурасы, аны бәяләү критерийлары

1

Курсның максатлары һәм бурычлары. Имтихан материалларының эчтәлеге белән танышу

2

Бланкларны дөрес тутыруга биремнәр эшләү

1

Бланкларны дөрес тутыруга күнегүләр эшләү.

1 нче бланкны тутыру

Җавап бланкларын тутыру.

2

3

Текст билгеләрен, характеристикасын билгеләү. Текстның темасы, проблемасы, формалаштыру.

Гамәли эш № 1.

1

Изложение язуга таләпләр.

Бирелгән текст буенча изложение язуга таләпләр.

Укучыларның эшләрен анализлау: эчтәлеген,стилистик хаталарны, сөйләм кимчелекләрен, кызыл юл төгәлсезлекләрен, грамматик, орфографик, синтаксик хаталарны төзәтү.

4

Композиция, текстның логик һәм грамматик структурасы.

1

5

Микротема турында төшенчә. Микротема һәм кызыл юл төзелешенең тәңгәллеге.

1

6

Тексттагы төп һәм өстәмә мәгълүмат. Яңа мәгълүмат чикләре һәм аларны билгели белү.

Текстны кыскарту алымнары: грамматик, логик, синтаксик.

1

7-8

Гамәли эш № 2

2

3

9

Лексика. Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы һәм кулланылышы ягыннан татар теле лексикасы.

1

Лексика буенча күнегүләр. Бу эш сүзләрнең лексик мәгънәсен билгеләү, күпмәгънәле сүзләрне аера белү, синонимнарны алыштыру принцибын куллану, укучыларның сүзлек запасын баетуны үз эченә ала. Махсус күнегүләр эшләү сөйләм теленең сәнгатьле икәнен, текстны анализлаганда моның мөһим булуын укучыларга җиткерү. Махсус күнегүләр ярдәмендә бирелгән текстны дөрес, матур анализлау эшен оештыру

10

Синонимнар, антонимнар, омонимнар, фразеологизмнар.

1

11

Гамәли эш № 3

1

4

 

12

Сүзтезмә. Сүзтезмәләрдәге сүзләрнең бер–берсенә бәйләнеше

1

 Кайбер тел күренешләрен анализлау, синтаксик берәмлекләрне таный белүне (җөмләнең тиңдәш кисәкләре, аерымланган кисәкләре), текстны аңларга булышучы кушма җөмлә төзелешен өйрәнүне махсус күнегүләр ярдәмендә ныгыту.

Дәрестә орфографик һәм пунктуацион күнекмәләрне камилләштерү.  Төрле күнегүләр эшләү барышында, 9 нчы сыйныф укучыларын тексттан орфография кагыйдәләрен кабатлауга төгәл мисаллар табарга өйрәтү. Бу эш ярдәмендә аларга ДЙАның В биремен үтәүгә булышлык итү

13

Сүз тамыры. Орфограммалар.

Гамәли эш №5.

1

14

Җөмлә. Җөмләнең грамматик нигезе. Хәбәр һәм аның белдерелүе. Бер составлы җөмләләр.

Гамәли эш № 6.

1

15

Җөмләнең иярчен кисәкләре. Җөмләнең тиңдәш кисәкләре. Тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.Гади җөмлә.

Гамәли эш № 7.

1

16

Морфология.

Аерымланган кисәкләр. Катлауландырылган гади җөмлә.

Гамәли эш № 8.

1

17

Кереш сүзләр һәм кереш җөмләләр. Эндәш сүзләр.

Гамәли эш № 9.

1

18

Кушма җөмлә төрләре. Кушма җөмләләр эчендә тыныш билгеләре. Кушма җөмлә төрләре. Тезмә кушма җөмләләр. Иярченле кушма җөмләләр.

Гамәли эш № 10.

1

19

Күп тезмәле кушма җөмлә. Күп иярченле кушма җөмлә. Катнаш кушма җөмлә.

Гамәли эш № 11.

1

20

Сүзләрнең ясалышы. Ясалма, кушма, тезмә парлы сүзләр. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр һәм тыныш билгеләре.

Гамәли эш № 12

1

21

Кушымчаларның дөрес язылышы. Теркәгечләрнең дөрес язылышы. Кисәкчәләрнең дөрес язылышы.

Гамәли эш № 13.

1

22

Туры сөйләм. Кыек сөйләм. Диалог. Цитата.

1

23

Кушма җөмләләр арасында бәйләүче чаралар

1

24

Мөстәкыйль эш № 1

1

5

25

Инша язу. Гамәли эш № 14

1

26 –27

Инша язу

2

28

Инша язу. Гамәли эш № 15

1

29

Инша язу. Гамәли эш № 16

1

30

Мөстәкыйль эш № 2

1

31-34

ДЙА биремнәрен эшләү

4

35

Имтихан нәтиҗәләре. Уку елы нәтиҗәләре. Үзлектән әзерләнү өчен киңәшләр

1

Кулланылган әдәбият

  1. Основное о новом ФГОС начального образования.http://pichscool.ucoz.ru/index/fgos_novogo_pokolenija/0-33
  2.  Требования к условиям реализации основной образовательной программы    общего образования http://standart.edu.ru/catalog.aspx?CatalogId=453
  3. Программа развития универсальных учебных действий для общего образования http://standart.edu.ru/catalog.aspx?CatalogId=452
  4. “Мәгариф” журналлары
  5. “Мирас” журналлары
  6. Ф.С. Сафиуллина, К.С. Фәттахова, Н.Г. Сазонова. Татар теленнән язма эшләр һәм тестлар // Тарих, 2010 нчы ел
  7. ВН. Максимов. Татар теленнән тестлар // Мәгариф, 2004.
  8. Х.С. Сәлимов. Татар теленнән 222 тест. - Алабуга, 2004.
  9. Татар теле һәм әдәбияты программалары. - Казан: 2010.
  10. Татар теле һәм әдәбияты буенча үрнәк программалар.- Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011.
  11. Татар теленнән мөстәкыйль эшләү өчен күнегүләр.// “Мәгариф” нәшрияты, 2005.
  12. Кушма җөмлә синтаксисыннан күнегүләр җыентыгы. -  Алабуга, 2005
  13. Татар теленең фразеологик сүзлеге. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1989.
  14. Татар теленең орфографик – орфоэпик сүзлеге// “Яңалиф” нәшрияты, 2004
  15. Х.Х. Сәлимов. Тел гыйлеме сүзлеге. -  Алабуга, 2003.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

ФГОС буенча татар теленнән эшпрограммалары(рус мәктәбендә)

2 сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы (татар төркеме)...

7нче сыйныф рус төркеме "Мәктәптә беренче көн" тексты. ФГОС буенча төзелгән дәрес планы

“Татар теле” 7нче сыйныф, 7-9нчы дәресләр Лексик күнекмәләр камилләштерү (ЛКК) дәресе Тема: “Мәктәптә беренче көн” текстында лексик-грамматик материал.Дәрес тибы: ЛККМаксат:1....

ФГОС буенча дәрескә таләпләр

Метапредметные результаты освоения основной образовательной программы начального общего образования должны отражать:1)...

"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе

"Cыйфат" темасына ФГОС буенча дэрес эшкэртмэсе...

Татар теленнән ФГОС буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе, 5 сыйныф Тема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.

Татар теле    5 сыйныфТема: [w] авазы әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы. [йә], [йү], [йу], [йы] авазлары әйтелгән сүзләрнең дөрес язылышы.Максат. Белем бирү максаты (укытучы өчен): [w] а...

ФГОС буенча дәрес структурасы

Федераль дәүләт белем бирү стандартлары кысаларында дәрескә әзерләнгәндә укытучы нәрсәләрне исәптә тотарга тиеш соң?Иң беренче дәрес этапларының  конструкциясен төзү мөһим.Уку материалының темасы...