Җырларның эчтәлеге (А.Яхин методикасы буенча үстерелешле укыту технологиясенә нигезләнгән дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (5 класс) по теме

Зайнуллина Эльвира Тимеряновна

А.Яхин методикасы нигезендә төзелгән әлеге дәрес укучыларны халык авыз иҗатының бер төре булган җырлар, аларның төзелеше турында мәгълүмат биреп кенә калмый, халкыбызның образлы фикерләвен күрергә, аның бай күңел дөньясын тоярга да ярдәм итә. 

Скачать:


Предварительный просмотр:

.

Дәреснең темасы. Җырларның эчтәлеге.

( Аерылу турындагы дүртьюллыкларны анализлау).

А.Яхин методикасы нигезендә, Ә.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясен кулланып, 5нче сыйныфта үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Дәреснең максатлары:

     а) татар халык җырларының эчтәлеге, төзелеше, үзенчәлеге турында аңлату, җырның       мәгънәсенә төшенергә өйрәтү;

     б) укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерү;

      в) укучыларның милли үзаңын үстерү, халык авыз иҗатына хөрмәт уяту.

Эш төре: анализ.

    Әлеге дәрес тематик бүленеш буенча 3нче дәрес. Укучылар хис, хиснең дәрәҗәсе турында мәгълүматлы, бу дәрестә хиснең сәбәбен һәм юану өлешләрен ачыкларга өйрәнүләре, хиснең өч өлешен аңлаулары, җырга тулы анализ ясый алулары сорала.

Кулланылган җиһаз:

  1. плакатлар: а) “... халык җырлары- халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”.(Г.Тукай)

б) “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул”.(Г.Тукай)

  2) магнитофон, аудиокассеталар: “Өнсә авылы көе”, “Күн авылы көе”, “Нигә яна йөрәгем?”җыры.

   3) “Энҗе чәчтем- энҗе җыям. Татар халык җырлары” китабы.Казан, “Мәгариф”,2001.

Сыйныф дүртәр кешелек төркемнәргә бүленә, төркемнең җитәкчесе сайлана, дәрескә кадәр ул өй эшләрен тикшерә, кем чыгыш ясарга тиешлеген билгели,укытучы белән килештерә.

                                   

                               Дәрес барышы:

Уңай-психологик климат булдыру. Халык җырыннан өзек тыңлау. (“Өнсә авылы көе”)     -Укучылар, Г. Тукайның халык һәм халык авыз иҗаты, бигрәк тә халык җырлары турында әйткән фикерләрен укып китик әле. “Халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул” дигән бөек шагыйребез Г.Тукай. Ә халык җырларын “халык күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе” дип атый. Халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәнгәндә, без сезнең белән моңа ышандык инде.                                                                                                                          

-Нинди халык авыз иҗаты әсәрләрен өйрәндек? (Әкиятләр, мәкальләр, әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр, җырлар).

-Үткән дәрестә нинди әсәрләр белән таныштык? (Җырлар. Дүртьюллыклар).

 I.1) Өй эшләрен тикшерү.

-Ә хәзер, әйдәгез, өй эшләребез белән иптәшләребезне таныштырып узыйк.

А. Беренче бирем теләк буенча, ягъни иҗади бирем иде. Кемнәр эшләде икән? (һәр төркем иң яхшы дигән бер эшен тәкъдим итә: халык авыз иҗаты турында хикәя язарга, цитаталар эзләргә, җыр турында мәкальләр ятлап килергә бирелгән иде)

Б. 2нче бирем буенча укучылар дәреслектәге халык җырларыннан хис дәрәҗәсен белдергән бер строфага анализ ясау өстендә эшләргә тиеш иде.(Төркем җитәкчесе билгеләве буенча берәр укучының җавабы тыңлана, өстәмәләр кертелә)

В. Мәҗбүри характердагы эш буларак, дәреслектә бирелгән сорауларга җавап әзерләргә бирелгән иде, җавапларны тыңлап китәбез.

-Кеше кайчан җырлый?

-Нинди җырларга дүртьюллыклар диләр?

-Җыр нинди вазифа үти?

-Г.Тукай халык җырлары турында ни дигән?

Белемнәрне тигезләү.

- Бүгенге дәрестә кирәк булачак кайбер төшенчәләрне кабатлап китик.

Тактада: бәя, чагыштыру, хис, дәрәҗә сүзләре.

-Без әйбергә ничек бәя бирәбез? (Әйбергә бәя бирү өчен, аны башка нәрсә белән чагыштырып карарга кирәк).

-Чагыштыру аша без нәрсәгә ирешә алабыз? (Чагыштыру юлы белән бер нәрсәне ике итеп була. Чагыштыру аша бәләкәй нәрсәне тагын да бәләкәй, зурны тагын да зур итеп була).

-Нәрсә ул хис? (Хис ул- чынбарлык. Хис турында берәү дә тулысынча әйтеп бирә алмый. Хиснең зуры да, кечкенәсе дә, даимие дә, вакытлычасы да була!).

-Дәрәҗә дип нәрсәгә әйтәбез? (Хиснең төрле зурлыкта булуына хис дәрәҗәсе диләр).

Уку мәсьәләсен кую.

Хиснең башы да, ахыры да була. Икенче төрле әйткәндә, ул юктан бар була алмый. Димәк, һәр хиснең нәрсәсе булырга тиеш? (Сәбәбе)

- Шулай икән, бүгенге дәрестә халык җырларын өйрәнгәндә, без хиснең сәбәбен ачыкларга тырышырбыз. Хиснең сәбәбен, ягъни эчтәлеген табу ул- җырның эчтәлеген табу дигән сүз. Ә эчтәлекне җырның төзелешен ачыклап кына табып була. Сез ничек уйлыйсыз, җырны ни өчен җырлыйлар? ( Үз күңелеңне юату өчен).

-Димәк, без дүртьюллыкларда хиснең бу өлешен дә табарга тиеш булабыз.

Үзбәя. ( Ә хәзер дәресебезнең беренче өлеше өчен үзегезгә бәя куегыз: “5”- аңладым һәм аңлатып та бирә алам, “4”- аңладым, ләкин аңлатып бирергә кыенсынам, “3”- аңладым кебек, ләкин дәреслексез сөйли алмыйм)

II. Уку мәсьәләсен чишү.

-Дәреслек белән эш. Текстны уку.

-Ә хәзер Алия без бүген өйрәнәчәк “Аерылу турында дүртьюллыклар”ны “Күн авылы” көенә җырлап күрсәтер. Җырларның көенә дә, сүзләренә дә игътибарлы булыгыз. Җыр бит ул көйгә салынган шигьри әсәр. (Җыр тыңлау).

Карточкалар белән төркемнәрдә эш.

1нче эш: Һәр группа 2 шәр строфаны анализлый, түбәндәге сорауларга җавап бирә. (1нче карточка).

Сораулар:

  1. Дүртьюллыкларны икешәр өлешкә бүләргә.
  2. Беренче өлеш нәрсә турында? Икенче өлеш нәрсә турында?
  3. Кайсысы төп өлеш? Ни өчен?
  4. Ярдәмче өлеш нинди эчтәлек өсти? (Җавапларны тыңлау, өстәмәләр кертү).

Үзбәя.

    2нче эш:                “Алма бакча, челтәр капка

                                      ачыла ике якка.

                                     Аккош балалары кебек

                                      Икебез ике якта”.

Шушы строфадагы чагыштыруларны табу.

Сораулар: 1) Бәя чагыштыруда табыла. Чагыштыруларны табыгыз.

   2) Ни өчен җырлаучы үзләрен аккош балалары белән чагыштыра?

3) Алма бакча, челтәрле капка нинди мәгънә өсти? Капка нәрсәне аңлата? Аның  сыйфаты?

( Җавапларны тыңлау, өстәмәләр кертү).

Үзбәя.

Физкультминут.

3нче эш. Һәр төркем берәр строфадагы чагыштыруларны таба (2,3.5,6 строфалар).

Сораулар:

     1нче карточка: а) Якты йолдызның мәгънәсе нидә? б) Сагынган кеше нигә айга карый?

     2нче карточка:  а) Сынган гөлнең мәгънәсе нидә? б) Ни өчен үзен сынган гөлгә охшата?

     3нче карточка:  а) Өзелгән алмалар нинди мәгънә өсти? б) Алманы ни өчен җепкә тезәләр?

      4нче карточка: Ни өчен аккошның берсе югалды ди? б) Аерылган аккошлар нинди мәгънә өсти?

    ( Җаваплар тыңлана, өстәмәләр кертелә).

Үзбәя.

Нәтиҗә. – Бу биремнәрдә без нәрсәләр эшләдек? ( Өлешләргә бүлдек, төп һәм ярдәмче өлешләрне таптык, чагыштыруларны таптык, аларның ролен билгеләдек).

     Ярдәмче өлеш ни өчен кирәк икән? ( Ярдәмче өлеш төп өлешкә өстәмә эчтәлек өсти)

  • Бу дүртьюллыкларда җырлаучы хисенең кайсы өлеше, ни өчен? ( Сәбәбе, чөнки җырчы хисенең нидән барлыкка килүен әйтте).

Үзбәя.

Алдагы дүртюллыкларга күчәбез. (Бу дүртьюллыклар хиснең юану өлешенә карый).

4нче эш. Һәр төркем берәр строфаны анализлый.

 Сораулар: 1) Өлешләргә бүлегез.

                    2) Беренче өлеш нәрсә турында? Икенче өлеш?

                     3) Һәр өлешне исемләгез.

                     4) Ярдәмче өлеш нинди эчтәлек өсти?

                    5) Җырлаучы кеше нишләргә тырыша?

( Җавапларны тыңлау, нәтиҗә).

Үзбәя.

Нәтиҗә:

-Димәк, җырлаучы җырны юкка гына җырламый икән. Ул җыр аша үз хәсрәтенә юаныч табарга тырыша икән.

  • Без хиснең нинди өлешләрен өйрәндек? ( Дәрәҗә, сәбәп, юану).
  • Ә хәзер дәреслектәге нәтиҗәләрне укып алыйк, нәтиҗәләребезне чагыштырыйк. (Уку)

III. Рефлексия. Ә хәзер алган белемнәребезне гомумиләштерик.

     -   Дүртьюллыкларны анализлаганда без ниләр эшләдек? (Ике өлешкә бүлдек).

      -   Нинди нәтиҗәгә килдек? ( дүртьюллыкны ике өлешкә бүлеп була).

      -   Нинди өлешләр таптык? ( төп һәм ярдәмче өлешләр).

       - Димәк? ( җырда бер өлеш- төп, икенчесе ярдәмче була).

       - Ярдәмче өлеш ни бирә? ( ярдәмче өлеш өстәмә эчтәлек өсти).

       - Җырлар нәрсәдән тора? ( җырлар хистән тора).

       - Хиснең нинди өлешләре бар? (дәрәҗә, сәбәп, юану).

       -Татар җырлары ничек төзелә? (татар җырлары бер-берсенә эчтәлекләре белән тыгыз бәйләнгән өч төрле дүртьюллыклардан төзелә).

Модельләштерү (җырларга анализ ясауның эзлекле схемасын дәфтәрләргә яздыру).

Яшерен тактага язылган анализ моделен ачабыз, чагыштырабыз, эчтән кабатлатабыз, эчтән сөйләп карыйлар.

Үзбәя.

 Җыр тыңлап узабыз. “Нигә яна йөрәгем?” дигән. Хиснең өлешләрен билгелибез.

1нче строфа- хиснең дәрәҗәсе.

2нче строфа- сәбәбе.

3нче строфа- юану.

Дәрескә гомуми билге кую.

IV. Алдагы дәрескә максат кую. Икенче дәрескә без җырларда хиснең өч өлешен билгеләү өстендә эшләрбез.

      V.Өйгә эш.Өйгә мондый биремнәр:

1)Җыр язып карарга.

1)Дәреслектәге өч өлеш җырлардан үзара бәйләнгән тулы текстлар төзергә.

1)Дәреслектәге нәтиҗәләрне ятларга.  


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

В.Д.Шадриков методикасы буенча төзелгән татар теленнән дәрес конспекты.Исемнең тартым белән төрләнеше.5 нче сыйныф. Рус төркеме.

Иемнәрнең тартым  белән  төрләнешен аңлату; исемнәрнең зат-сан белән төрләнешен, кемнеке?соравына җавап булып килгән алмашлыкларны кабатлау.  Логик фикер йөртүне үстерү;  тар...

Төзелешендә каршылык яткан мәзәкләрне өйрәнү (Әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыту тәҗрибәсеннән)

Мин әдәбиятны А.Яхин программасы белән укыта башладым.Бу программа белән эшләү укытучының иҗади активлыгын һәм мөстәкыйльлеген арттыра,укучыларның фикерләү һәм танып белү сәләтен үстерә.Дәреслек...

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы

В.Д.Шадриков методикасы буенча язылган дәрес планы (5 класс, татар теле, рус төркеме)...

Һ.Такташның "Ак чәчәкләр" шигыренә анализ (А.Яхин методикасы буенча дәрес эшкәртмәсе)

Һ.Такташ иҗатын яңа күзлектән анализлау, объектив һәм субъектив эчтәлекне табу аша укучыларны фикер йөртергә өйрәтү, группаларда эшләү күнекмәсен үстерү...

Укыту технологиясен индивидуальләштерү.

И.Э.Унт,А.С.Границкая,В.Д.Шадриков укыту технологияләре...

Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен

Мәдәниятлар аралашу технологиясенә нигезләнгән “Сүзебез туган тел турында” темасына эшлекле уен...