Әдәбият дәресенең технологик картасы
методическая разработка (8 класс) по теме

Шарифуллина  Разиля  Ильясовна

А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә  корылган   дәреснең  технологик  картасы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon кулланма54.5 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы “Чирмешән лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә  корылган   дәреснең  технологик  картасы

Муса Җәлилнең    “Имән”  шигыре

                               Әзерләде:

                                         “Чирмешән лицее”ның

                                                              1 нче  квалификацион категорияле

                                                                  татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Шәрифуллина   Рәзилә  Ильяс  кызы.

2012 нче ел

8 нче сыйныфта  А.Яхин концепциясе нигезендә һәм Ә.З.Рәхимовның иңади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәсе тәкъдим ителә. Программада М.Җәлил иҗатына 4 сәгать бирелә, бу тема икенче сәгать итеп үткәрелә.

Тема: Әсәр эчтәлеге 

Дидактик максат: Лирик әсәрләргә анализ ясау күнекмәләрен үстерү.

Кулланылган әсәр: Муса Җәлил. «Имән».

Чыганаклар: Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы (татар балалары өчен) : 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010. – 111б.

     Татар әдәбияты: рус телендә төп гомуми белем бирү мәкт. 8 сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/З.Н.Хәбибуллина, Х.Г.Фәрдиева, Ә.Н.Хуҗиәхмәтов.- 5 нче басма.- Казан: Татар. кит. нәшр, 2011.- 206 б.

Дәрес барышы.

I.        Ориентлашу,  мотивлаштыру этабы.

1. Өй эшләренә анализ. 

  • М.Җәлилнең “Бер үгет” шигыре эчтәлегенә туры килә торган 4-5 мәкаль табарга (ярымиҗади)
  • Рәсем ясарга яки ребус төзергә. (иҗади)
  • “Имән” шигырен укып килергә. (мәҗбүри)

2. Актуальләштерү (алда үзләштерелгән белем һәм күнекмәләрне искә төшерү).

Төркемнәрдә киңәшеп, искә төшерегез әле:

  • Әдәби әсәр белән ничек эшлибез?

Көтелгән җавап: Әсәрләр укыйбыз. Образларны табабыз, аларның эш-гамәлләрен билгелибез.

         

        2. Уку мәсьәләсен кую ситуациясе   тудыру.  

Бүгенге дәрестә без Муса Җәлилнең «Имән» әсәрен өйрәнәбез. Киңәшегез әле,  эшне ничек оештырырбыз икән?

Көтелгән җавап: 

  • Катнашучыларны табарбыз. Аларның гамәлләренә бәя бирербез.
  • Сюжетын үз сүзләребез белән сөйләрбез.
  • Әсәрнең ни турында булуын - темасын ачыкларбыз.
  • Авторның укучысына җиткерергә теләгән фикерен табарбыз.

Искәрмә: Әсәрне өйрәнү ысулы тактага язып куела. Балалар хор белән, бер-берсенә, үз-үзләренә ысулны кабатлыйлар.

Үзбәя өчен критерий:

Әсәрне өйрәнү ысулын

  • терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән)  файдаланып та сөйләп бирә алмаса - «2»;
  • терәк конспекттан файдаланып  сөйләп

бирә алса - «3»;

  • терәк конспектка  бераз гына  караклап сөйли алса - «4»;
  • терәк конспекттан файдаланмыйча, сөйли алса - «5».

II.        Уку мәсьәләсен (УМ) чишү этабы.

        1.Муса Җәлилнең «Имән» шигыреннән образларны табабыз.

Образларны табалар (тактада һәм дәфтәрләрдә түбәндәге схема языла – эшчәнлек эчтәлеге модельләштерелә):

)

 Катнашучыларның гамәлләре:

 Имән. Ялгыз, карт, мең еллык, җырлый, искә төшерә, гомере белән бүләкли, җил-яңгырдан саклый, җылы бирә, ял иттерә, кавыштыра, юл күрсәтә, дымын эчерә.

 Кемдер. Җир казыган, тир тамызган, имәннең яшәү иртәсен кабызган (утырткан), бүләкләнгән (имән гомере белән).

Автор. Имәннең ничек яшәве турында сөйли. Имәнне утырткан кешегә, аның хезмәтенә баш ия.

Укучы. Тыңлый һәм нәтиҗә ясый.

 

2.  Әсәр нәрсә турында булды?

Көтелгән эшчәнлек һәм җавап: 

  Үзе үлгәннән соң да әйләнә-тирәгә, кешеләргә яхшылык, изгелек кыла торган кеше турында. Автор ул кешененең хезмәтен имән аша ача. Имән – кеше хезмәтенә һәйкәл булып тора.

3. Модельләштерү (дәвам итәбез) 

Үзбәя өчен критерий:

Муса Җәлилнең «Имән» әсәре эчтәлеген

        а) терәк конспекттан (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

        б) терәк конспектка  бераз гына  караклап сөйли алса - «4»;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «5».

III. Рефлексия, бәя этабы.

1.Рефлексия.

 Нәрсә эшләргә тиеш идек? (УМ искә төшерелә);

        ничек эшләдек? (чишү юллары искә төшерелә);

        нинди нәтиҗә ясадык?

        2. Дәрестәге эшчәнлеккә Үзбәя.

Укытучы критерий бирә, шул  нигездә балалар үз-үзләренә билге куялар, ягъни үз эшчәнлекләренең кайсы критерийгә туры килүен билгелиләр.

Искәрмә:

Универсаль критерий:

Нәрсә эшләргә тиеш идек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык? дигән сорауларга

        а) терәк конспекттан, (тактадан, эш дәфтәрләренән) файдаланып  сөйләп бирә алса - «3»;

        б) терәк конспекттан файдаланмыйча сөйли алса - «4»;

        в) терәк конспекттан файдаланмыйча, сүзсез (в уме)   үз-үзенә сөйли алса - «5».

Әмма бу универсаль критерий белән бәя бирүгә әкренләп өйрәтү зарур...

        3. Өйгә эш алу.

Өйгә эш 3 дәрәҗәдә тәкъдим ителә:

  • репродуктив  эшчәнлеккә – “Имән” шигырен ятларга.
  • конструктив эшчәнлеккә - ярым иҗади, ягъни, үз нәселегездәге шундый кешеләргә мисаллар барлагыз.
  • иҗади эшчәнлеккә – рәсем ясагыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик картасы.

"Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре" темасы буенча татар теле дәресенең технологик карта шаблоны....

5 нче сыйныфның рус төркемнәрендә ФДББС буенча төзелгән "Көндәлек режим" дәресенең технологик картасы

5 сыйныфларның рус төркемнәре өчен ФДББС буенча төзелгән дәреснең технологик картасы...

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы. Дәреснең темасы: Сингармонизм законы.

5нче сыйныф өчен татар теле дәресенең технологик картасы.Дәреснең темасы: Сингармонизм законы....

Көндәлек нигә елый?тексты буенча ЛГКК дәресенең технологик картасы.6сыйныф рус төркеме.

Көндәлек нигә елый?тексты буенча ЛГКК дәресенең технологик картасы....

"Сузык авазлар" темасына татар теле дәресенең технологик картасы

Бариева Диләрә Тәфкиловна –Кукмара муниципаль районыКукмара 3 нче номерлы уртагомуми белем бирү мәктәбенеңюгары квалификацион категриялетатар теле һәм әдәбияты укытучысыТема: Сузык аваз хәрефләреМакса...

6 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә “Күп укыган – күп белер” темасы буенча әдәби уку дәресенең технологик картасы

Яңача белем бирү шартларында технологик картаның төп максатларының берсе - укытуда системалы-эшчәнлекле юнәлешне чагылдыру....

5 сыйныфта әдәбият дәресенең технологик картасы. (рус төркеме)Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы

5 сыйныфның рус төркеме өчен әдәбият дәресенең технологик картасы. Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты. “Су анасы” әкият-поэмасы...