План-конспект урока "Путешествие по музеям Елабуги"
план-конспект урока (7 класс) на тему

Ахмадуллина Резеда Фанузовна

Разработка урока  развития речи  в  татарской группе. .Данный материал можно использовать для классного часа ,,для уроков краеведения.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon urok_puteshestvie_po_muzeyam_elabugi_pravit.doc46.5 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга музейлары буенча сәяхәт.

( 7  нче сыйныфта  бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресе )

Резеда Әхмәдуллина,      Алабугадагы 9 нчы урта мәктәпнең

1 категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы  

 Дәреснең максаты:                                                                                    

1. Укучыларның шәһәр музейлары турында булган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм яңа мәгълүмат бирү;

2.Бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3.Укучыларның туган як, Алабуга каласы тарихы белән кызыксынуларын үстерү, алар күнелендә сөекле халкыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү.

 Җиһазлау. Алабуга шәһәренең тарихи урыннары төшерелгән фоторәсемнәр, музей фоторәсемнәре, дискка язылган җыр "Алабугам - ак калам" (шәһәребезнең  композиторы В. Мироваев сүзләре һәм көе)

Сәяхәтебезнең маршрут  картасы.

 Дәрес барышы.

I.    Оештыру моменты.

1   Уңай психологик халәт тудыру.

2   Дәрескә әзерлекне тикшерү.

II.  Актуальләштерү.

1 .Өй эшен тикшерү.

2.Үткән теманы кабатлау.

III. Төп өлеш.

Укытучы. Укучылар., сез   сәяхәт итәргә яратасызмы?   Әйдәгез әле, хыял канатларында очып кына  без бүген сезнең белән сәяхәткә чыгып кайтыйк. .Алабуга -борынгы , тарихи шәһәр.  Безнең шәһәребезгә 1000 ел туды. Шәһәребездә истәлекле урыннар, музейлар бик күп.

-Кайсы музейлар буенча сәяхәт итәрбез икән?  Шәһәребезнең маршрут картасында экскурсоводлар  безгә сораулар әзерләгәннәр, җавап бирә алсагыз ,экскурсиягә алып барабыз, диләр .

Экскурсовод сораулары:

1 нче сорау. Кайсы рәссам үзенең балачагын һәм яшьлеген Алабугада үткәргән? ( И.И Шишкин).

  2 нче сорау.   1812 елгы Ватан сугышы герое кавалерист-кыз.,язучы. Кем ул? ( Н.А. Дурова)

3 нче сорау. Үзенең соңгы көннәрен Алабуга шәһәрендә үткәрүче рус шагыйре..

Кем ул?  (М. Цветаева)

 Укытучы.  Яхшы ,укучылар,сорауларга дөрес җавап бирдегез,хәзер инде сәяхәтебезне башларга да була.                                                                                                  

Яхшы итеп утырыгыз , әйдәгез әле “ Алабугам- ак калам" җырын җырлап алыйк. Укытучы:Менә җырлый-җырлый баргач, сизми дә калганбыз ,

инде шәһәрнең иске өлешенә барып та җиткәнбез.      Җирле шагыйребез   Гөлзада Әхтамова    иске шәһәрнең    урамнары турында менә шундый юллар язган:  

Иске урам. Гаҗәп зәвык белән

һәрбер йорты аның салынган.

 Монда кирпеч, әйтерсең лә, юри

 Бизәк ясар өчен алынган.

Шундый алар төрле, берсен-берсе

 Кабатламый кызыл пулатлар.

Үткәннәрнең калын эзе бар.

 Гасырларга күчәр куәт бар.

Укытучы . Бу йортларда үткәннәрнең нинди эзләре бар икән?  Таныйсызмы, бу нинди йорт?  (Бу И.И. Шишкинның музей-йорты)

1 нче экскурсовод.

Экспозиция музей-йортның ике катын били.

1  нче катта: зур һәм кечкенә кунак бүлмәсе, рәссамның әтисе кабинеты, ашханә, буфет.

2 нче катта остаханә, Иван Ивановичның бүлмәсе, рәссамның график һәм сынлы сәнгать эшләре куелган бүлмә.

Графика залында И.И. Шишкинның 22 картинасы күрсәтелә.

Сәнгать залында 14 картина ,алар арасында рәссамның " Урак өсте" картинасы бар.

Тарихьг.Безнең гасырның 30 елларында йортта И.И.Шишкинның туганнары яшәгән.

Соңрак йортны рәссамның бертуганының кызы Ольга Павловна Гвоздева дүләткә

тапшыра.

Музей һәркөн сәг. 09.00-17.00.кадәр эшли.  Ял көне -дүшәмбе.

Адреськ Яр буе урамы ,12 тел. 4-05-47.4-13-02.

 Музейда әңгәмә .   " Укучы -экскурсовод" (Укучыларның экскурсоводка сораулары)

Укытучы. Укучылар ,карагыз әле бирегә,менә   бу И.И.Шишкин буасы,шушы матур урында тукталып ял итеп алыйк әле.

 Ял итү . (Баш мие эшчәнлеген яхшырту өчен гимнастика )

Куллар туп-туры сузыла,башта берсе ,аннан  икенчесе,соңыннан ике кул белән

билгесезлек     билгесе ясарга   (һәр күнегү 8 тапкыр ясала)

Укытучы.Сәяхәтебезне дәвам итәбез .Ә менә бу ике катлы йорт сезгә танышмы? .(Бу  Н. А. Дурованың      музей -утары). Укытучы: Дөрес. Сүзне 2нче экскурсоводка бирәбез.

2 нче экскурсовод. Экспозиция 5 залдан тора: "Балачак", "Хәрби хезмәт",   "Юл," «Алабугадагы тормышы», «Хәтер залы»

Монда Н. Дурованың тормышы һәм әдәби иҗаты ачык чагылган.

Тарихтан : 1831 елда кечкенә провинциаль сәүдәгәрләр шәһәре Алабугага яңа шәһәр

башлыгы В. А. Дуров билгеләнә, аның белән сәер хатын -кыз да килә.Ул ирләр костюмы

кигән ,ир кеше исеменнән сөйли .Үзен Александр Андреевич Александров дип

атый. Тиздән алабугалылар бу кызыклы кешенең легендар кавалерист-кыз Н..А. Дурова

икәнен белеп алалар.

Тиздән, аның хәрби батырлыклары турында бөтен Россия сөйли башлый. Хәрби

Хезмәттә ул  ел төрле вакыйгаларга бай: Гутштад һәм Фридланд янындагы сугыш, яралы

офицерны коткару, 1812 елгы сугыш, Бородино янындагы сугылу Коновницын,

Император Александр I, Кутузов белән очрашу.

Дурова узенең. хыялын тормышка ашыра. Ләкин азатлык өчен түләү бик кыйммәткә төшә.

Н.А. Дурова бик ялгыз була. Бердәнбер    юанычы аның   көндәлеге .   Провинциаль

Алабугадагы тыныч тормыш  Дуровада язучы талантын ача.

2003 елдан музейда Офицерлар клубы эшли.

Музей дүшәмбедән кала, һәркөн 09.00 - 17.00 эшли 423600, Алабуга шәһәре,   тел. (8555'

4-89-70

 Диалог оештыру.        "Экскурсовод- укучы".

Укытучы .Экскурсоводлар безгә күп яңалыклар сөйләделәр, рәхмәт аларга .Безнең маршрутта тагын бер музей бар .Менә килеп тә җиттек ,сүзне Знче экскурсоводка бирәбәз.

 3 нче экскурсовод.

 

1992 елда Алабуга шәһәрендә М.И.Цветаева исемендәге Хәйрия фонды әдәби музей

оештыра. Музей белән шагыйрь, язучы - Инна Лимонова житәкчелек итә.

2000 елдан әдәби музей Алабуга дәүләт тарих - архитектура һәм сәнгать музей тыюлыгы

структурасына керә.

Экспозиция М.Цветаеваның тормышы һәм иҗаты турында сөйли. М.Цветаеваның.

Алабугадагы соңгы көннәренә аерым игътибар бирелә.

Музейның китапханәсе бик бай, күп томнарда авторларның буләк язулары да бар.

Тарихтан: XX гасырның рус поэзиясендә М.И.Цветаева исеме күренекле урын алган.

Алабуга, 1941 ел 18 август, шәһәр эвакуацияләнгән кешеләр белән тулы.

Бу шәһәрдә Марина Ивановна тормышының соңгы 1 0   көнен уткәрә.

1941 елнын. августында Марина Ивановна улы һәм әдәбият фонды язучылары белән

Алабугага эвакуацияләнә. |

4 нче экскурсовод.

Беренче ике көндә барысы да китапханә техникумында яшиләр. Эш эзләп ул балалар

китапханасендә, укытучылар институтыңда була. 20 августта Маринаның, улы Георгий,

көндәлегенә әнисенә эш юклыгы, бары тик немец теленнән тәрҗемәче урыны гына

барлыгы турында язып куя.

21 августта Марина Ивановна улы белан Ворошилов урамында 1 0 нчы йортта (Жданов

урамы, хәзер К .Покров урамындагы 20 нче йортта) яши башлыйлар. Йорт

Броделыциковларныкы булган.

М.Цветаева улы белән урнашкан булмәдә ишек урынына - чаршау эленгән, стена түшәмгә

кадәр булмаган, бар нәрсә ишетелеп торган. Бүлмәгә бары тик тимер карават.

М.И.Цветаева Алабуганың. Петропавловск зыяратында кумелгән. Зыярат биек тау өстәл, урындык, тумбочка гына сыйган.

башында, моннан шундый матур күренеш ачыла: нарат урманнары, Кама елгасы, киң

болыннар. Зыяратның уң почмагында төз нарат агачлары арасында кечкенә, күренер-

куренмәс ,әрем һәм нарат ылыслары белан капланган исемсез каберләр күп.

1960 елда Анастасия Цветаева һәм С.Коган Алабугага киләләр. Алар зыяратта тимер тәре

куялар. Тәредә   мондый язу: «Зыяратның бу ягында М.И.Цветаева күмелгән.

1992 елның 26 сентябрендә Мәскәүдә туган- 1941 елның. 31 августында Алабугада

үлгән.» XX гасырның. 60 еллар ахырында - 70 еллар башында Татарстан

Республикасының Язучылар союзы тәре урынына граниттан кабер ташы куялар.  Укучыларның экскурсоводка сораулары.

 Укытучы өстәмәсе. М.Цветаева - рус шагыйре .Аның шигырьләре татарчага да тәрҗемә ителгән .Бик күп күренекле шәхесләрнең исемнәре Алабуга белән бәйләнгән.       Ә нинди татар драматургы Алабугада яшәгән2  (Таҗи Гыйззәт )

-Ул безнең шәһәрдә 4 елга якын яшәп иҗат иткән һәм татар театрын оештырган.Безнең мәктәптә Таҗи Гыйззәт музее бар. Ул Республикада бердәнбер музей^ .Аны безнең мәктәпнең укытучысы Зөһрә Бакировна җитәкли.

IV.      Йомгаклау өлеше .

Укытучы. Укучылар ,сезгә сәяхәт ошадымы?  Без нинди музейларда булдык? (Укучыларның җавабы).

-Бу фоторәсемнәрдә нәрсәләр төшерелгән? (И.И.Шишкинның йорт -музее, аның йокы булмәсе,ашханә ,остаханә, Шишкин буасы, Н.А Дурова музей-утары, М. И.Цветаева әдәби музее һәм башкалар)

V. Билгеләр кую.

VI. Өй эше   бирү. "Алабуга музейлары буенча    сәяхәт" дигән темага сочинение язырга.


 



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План-конспект урока "Планы на будущее"

План конспект урока по английскому языку. Класс:5Тема:Планы на будущееУчитель: Фролова Татьяна ВикторовнаУчебник: «Enjoy English » 5-6 классы. (Биболетова М.З., Трубанева Н.Н.).Цели:Уч...

ПЛАН – КОНСПЕКТ Открытого занятия отделения спортивного туризма по теме: «ПЛАНЫ И КАРТЫ, ПОНЯТИЕ О МАСШТАБЕ» с учащимися группы НП-2. Тренер-преподаватель Контора Андрей Владимирович

Дата проведения: 18 СЕНТЯБРЯ 2012 г. Время проведения: 12-20 – 13-50 Место проведения: МБОУ СОШ № 18 Вид труда: теоретическое/практическое занятие (работа с картами). Тема за...

ПЛАН-КОНСПЕКТ УРОКА План-конспект урока в 11 классе «Фотоэффект. Применение фотоэффекта.»

Урок с использованием  ЭОР. В изучении нового материала используется информационный модуль  "Фотоэффект" для базового уровня старшей школы.  В практический модуль входи...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

Цель урока: Развитие новых умений и навыков при игре в баскетбол, воспитание  дисциплинированности.Задачи урока: 1. Совершенствование  техники выполнения  передачи  мяча ...

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча»

План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Баскетбол. Ловля, передача и ведение мяча» План – конспект урока по физической культуре в 7 классе Тема: «Б...

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка) План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в графике. Стилизация животных)

План-конспект урока изобразительного искусства 5 класс. Тема:(Конструкция и декор предметов народного быта. Русская прялка)План-конспект урока изобразительного искусства 6 класс. Тема:(Линия и пятно в...

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий". План-конспект тренировочного занятия по волейболу. План-конспект занятия по легкой атлетики

Разработка спортивного мероприятия в летнем лагере " Сильный,смелый,ловкий".План-конспект тренировочного занятия по волейболу.  План-конспект занятия по легкой атлетики....