Иярчен вакыт җөмлә. 9 нчы сыйныф. Татар төркеме.
план-конспект урока (9 класс) на тему

Габидуллина Гульназ Фаритовна

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon lmt_shhre.doc27.5 КБ

Предварительный просмотр:

Әлмәт шәһәре

16 нчы урта мәктәбе

Иярчен вакыт җөмлә.

(9 нчы сыйныф)

Өлкән укытучы: Габидуллина Г.Ф.

6.12.05.

        Максат: Иярчен вакыт җөмләгә төшенчә бирү; баш һәм иярчен җөмләләрнең чикләрен билгеләү; җөмлә төрләрен күрсәтү; бәйләүче чараларын аңлату; туган төбәгебез, аның шәхесләре белән кызыксынучанлык тәрбияләү.

        Җиһазлау: Дәреслек, таблица, тестлар, индив. карточкалар.

Дәрес барышы:

I. Оештыру өлеше.

    – Исәнләшү.

II. Актуальләштерү:

    – Өй эшен тикшерү (мәкаль язып килергә).

    – Тестлар ярдәмендә иярчен кушма җөмлә төрләрен искә төшерү.

III. Төп өлеш: 

      – Таблица ярдәмендә иярчен вакыт җөмләгә билгеләмә бирү.

(Иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын белдерә һәм кай-чан? кайчаннан бирле? кайчанга чаклы? дигән сорауларга җавап бирә. Иярчен вакыт җөмлә баш җөмләдәге эш яки хәлнең вакытын я турыдан-туры, я баш җөмләдә мөнәсәбәтле сүз белән бирелгән вакыт хәлен ачыклау аркылы белдерә.)

Бәйләүче чаралар:

а) Аналитик төре                                                          б) Синтетик төре

 

– Мөнәсәбәтле сүзләр (шул чакта, шул                 – Хәл фигыль кушымчасы

вакытта, ул да түгел, шул арада)                        – Кайбер килеш кушымчалары

Алар тиз генә юлдан чыктылар, шул ара-             – Бәйлек һәм бәйлек сүзләр

да атлы кеше узып та ките.                                     Габдулла өч яшькә җитү белән, 

                                                                                 әнисе Мәмдүдә дә вафат була.

IV. Ныгыту:

      – Дәреслек өстендә күнегүләр эшләү (50 б. 74-76 нчы күнегүләр)

      – Индив. карточкалар ярдәмендә эшләү.

V. Йомгаклау:

     – Иярчен вакыт җөмлә нинди функцияләр башкара? Ул нинди сорауларга җавап бирә?

     – Ул баш җөмләгә нинди чаралар ярдәмендә бәйләнә?

     – Мәгънәләре һәм төзелешләре ягыннан аналитик вакыт җөмләгә охшаган җөмләләр рус телендә ничек дип аталалар? (Мондый җөмләләр рус телендә придаточные предложения времени дип аталалар.)

VI. Өй эше: (51 б. 77 нче күнегү.)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

8 нче сыйныф татар төркеме укучыларының белемнәрен тикшерү өчен өчен татар әдәбиятыннан биремнәр

Укучыларның белем, үзләштерү дәрәҗәсен ачыклау максаты белән үткәрелә...

2 сыйныф (татар төркеме). Татар теле дэресе конспекты һәм презентациясе.

2 сыйныфта "Фигыль сүз төркемен гомумиләштереп кабатлау" дигән темага үткәргән дәрес конспекты һәм презентациясе....

1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2012-2013 нче уку елында 1 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

2 нче сыйныф (татар төркеме) өчен татар теле дәресләрен календарь – тематик планлаштыру

Планлаштыру   нигезләнде:1.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының төп укыту планына;2. Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем  учреждениесе  “Азнак...

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше

Туган телдә(татар телендә) башлангыч гомуми белем бирү оешмаларының 3нче сыйныф(татар  төркеме )өчен татар теленнән йомгаклау контроль эше...