10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы
рабочая программа (10 класс) по теме
10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы
Скачать:
Вложение | Размер |
---|---|
r.p._po_tat._yaz.doc | 214.5 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы
муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
«Рус Акташы гомуми урта белем бирү мәктәбе
“КИЛЕШЕНДЕ” “КИЛЕШЕНДЕ” “РАСЛЫЙМ”
МБ җитәкчесе Милли белем һәм тәрбия буенча Рус Акташы гомуми урта
______ Азиева А.Х. директор урынбасары белем бирү мәктәбе директоры
Протокол №_____от _______ Г.Ш.Вафина __________ Т.А. Вечкитова
“___”________20__ел “___”________20_____ел “_____”__________20_____ел
Приказ №_____ “____”______20___ел
10 нчы сыйныф өчен татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү программасы
Төзүче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фарухшин Илдар Ләззәт улы
“КАРАЛДЫ”
Педагогик киңәшмә
Протокол № ______
“___”______20__ел
2014 – 2015 ел
Аңлатма язуы
Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:
1. Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында Татарстан республикасы Законы.
2. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон Российской Федерации)
3. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
4. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы.
5. Гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты.
6. Программа: Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы, 1 – 11 нче сыйныфлар, Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2011 ел.
7.Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының 4165/12 номерлы приказы белән расланган (10.07.2012) 2013-2014 елга базислы уку планы;
8.Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Рус Акташы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең 2013-2014 уку елына базислы уку планы.
9. Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Рус Акташы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең “Эш программалары турында нигезләмә”се.
10.Дәреслек - Татар теле , 10 класс. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, Казан “Мәгариф” нәшрияты, 2009, (рус телендә сөйләшүче балалар өчен)
Соңгы елларда республикада татар теленең куллану даирәсе киңәйде, иҗтимагый функциясе көчәйде. Милләтара мөнәсәбәтләрне якынлаштыручы, җайга салучы чара буларак та аның мөмкинлекләре үсте. Укучыларда лингвистик, коммуникатив, культурологик компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теле өйрәтүнең максатын тәшкил итә.
Лингвистик компетенция фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләрне үз эченә ала.
Коммуникатив компетенция ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес итеп үзләштерү;телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләре булдыру.
Культурологик компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул – укучыларны сөйләмгә милли үзенчәлекне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.
Бирелгән программаның төп бурычлары:
- Татар теленең барлык тармаклары буенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.
- Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Татар телендә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.
- Телдән һәм язма сөйләм осталыгы күнекмәләрен формалаштыру һәм камилләштерү.
- Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.
- Укучыларның логик фикерләү сәләтләрен үстерү.
- Дәреслек, өстәмә һәм белешмә әдәбият белән эш итү, уку, язу күнекмәләрен камилләштерү.
Рус телле укучыларның рус телендә аралашуын һәм фәннәрнең рус телендә үзләштерелүен истә тотып, темаларны үткәндә, грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.
Укучыларның гомуми грамоталылыгын тикшерү һәм үстерү өчен төрле характердагы язма эшләр, сүзлек байлыгын арттыру, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, логик фикерләү дәрәҗәсен камилләштерү максатыннан контроль эшләр, иншалар яздырыла.
Эш программасы тел белеме тармаклары арасында системалылык һәм эзлеклелек, фәннилек, аңлаешлылык принципларын истә тотып төзелде. Татар теленнән эш программасы белем бирү учреждениесенең уку планы нигезендә гамәлдәге базис план буенча 10 нчы сыйныфта атнага 1 сәгать татар теле, 2 сәгать әдәбият исәбеннән төзелә.
Татарстан Республикасы халыклары телләре турындагы Закон - дәүләт теле буларак татар һәм рус телләренең уңышлы эшләве өчен кирәкле шартлар тудырды. Моның өчен билингвизм принцибын, ягъни татар-рус, шулай ук рус-татар икетеллелеген эзлекле тормышка ашыру зарур.
Хәзерге шартларда рус-татар икетеллелеге асылда башка нигезгә таяна. Ул икетелле тирәлек тудыра.
Коммуникатив технология нигезендә төзелгән дәреслекләрнең төп үзенчәлеге текстның эчтәлеген үзләштерү цикллылыкка корылган булуында. Цикл – текстны укып, аның эчтәлеген диалогик, монологик, ягъни мөстәкыйль сөйләм дәрәҗәсенә җиткерү өчен кирәк булган дәресләр саны. Бу сан даими түгел. Ул текстның лингвистик яктан катлаулылыгына, текстның күләменә бәйле. Текстны өйрәтү өч этаптан тора: текст алды, текст этабы, тексттан соңгы этап. Беренче этапта укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзерләнәләр. Дәрес тибы буенча бу дәресләр лексик күнекмәләрне формалаштыру, грамматик күнекмәләрне формалаштыру дәресләре. Без тел өйрәтү процессын икегә: тел һәм әдәбиятка бүләбез. ЛКФ, ГКФ дәресләре татар теле дәресе буларак алына, бу дәресләрдә без, гомумән, татар теленең лексикасын һәм грамматикасын өйрәнәбез. Укучылар текстны лингвистик яктан кабул итәргә әзер булганда гына, без текст этабына күчәбез. Бу дәрестә, нигездә турыдан-туры текстны уку, текст өстендә эшләү буенча күнегүләр системасы өстенлек итә, бу әдәбият (уку) дәресләре һәм тибы буенча лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү дәресләре булып тора. Текстның авырлыгына карап, бер яки берничә дәрес булырга мөмкин. Бу дәресләрдә алда өйрәнелгән лексика һәм грамматика турыдан-туры текстта кабатлана, төрле бәйләнешләргә керә, ягъни лингвистик материалны сөйләмдә куллану камилләшә.
Тексттан соң булган этапта текст эчтәлеге буенча диалогик-монологик сөйләмгә чыгу дәресләре оештырыла. Дәрес тибы: диалогик-монологик сөйләм дип атала. Бу этапта тексттагы лексик-грамматик материал сөйләмдә мөстәкыйль куллану дәрәҗәсенә җиткерелә.
Тел өйрәтү процессында татар теле һәм әдәбияты дәресләре үзара бәйләнештә булалар. Һәр циклда әдәби әсәрләрне өйрәнү өчен бирелгән сәгатьләр санына татар теле дәресләре саны да, әдәбият дәресләре саны да керә.
Билгеле булганча, дәреснең структур берәмлеге – күнегү. Дәрескә алынган күнегүләр үзара эчтәлек, авырлык ягыннан бәйле һәм алар күнегүләр системасын тәшкил итәләр. Шуның өчен дәреслектәге күнегүләрнең урынын алыштыру дөрес түгел. Өстәмә күнегүләрнең төп максаты – бер үк материалның төрле эш төрләре аша кабатланышын тудыру һәм истә калдыруны тәэмин итү. Дәреслектә аудирование күнегүләре юк, ә дәрес планында һәр цикл буенча аудирование күнегүләре эшкәртелеп бара. Ситуатив күнегүләр дәреслектә диалогик – монологик сөйләм дәресләре этабында бирелсә дә, дәрес планында ул циклның беренче этабында ук кертелә. Ситуатив күнегүләр һәм аудирование күнегүләре коммуникатив технологиягә нигезләнгән дәресләрдә төп күнегүләр системасын тәшкил итә.
Программа еллык өйрәнәсе дәресләрнең циклларын, материалның дәресләргә бүленешен, кабатлау һәм яңа теманы өйрәнү өчен лексик-грамматик материалны ачык күрсәтә. Еллык тематик планда диктантлар күрсәтелми, чөнки чит тел укыту методикасында диктант яздыруга тулы бер дәрес бирелми. Ул лексик күнекмәләр формалаштыру дәресендә, грамматик күнекмәләр формалаштыру дәресләренең структур өлеше булып тора.
Рус телендә сөйләшүче балалар белән текст укыганнан соң үткәрелгән эш алымнары татар мәктәбендә кулланылган эш алымнарыннан аерыла. Тексттагы сөйләм үрнәкләрен укучылар хәтеренә сеңдерү, текстның сюжетын истә калдыру нигезендә татарча аралашу өчен төрле күнегүләр системасы оештыру – текстны укыганнан соң эшләнергә тиешле күнегүләрнең төп максаты.
Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту максатларының берсе – аларны язма сөйләм аша аралашырга өйрәтү. Уку һәм татар әдәбияты дәресләрендә төрле характердагы язма эшләр эшләү максатка ярашлы эш төре булып тора.
Аларга түбәндәге эш төрләре керә:
1. Әсәрнең планын төзү.
2. Әсәр геройлары турында үз фикереңне язу.
3. Әсәрнең сюжетын үзгәртеп язу.
4. Күргән, ишеткән турында хикәяләп язу.
5. Укыган әсәр буенча инша язу.
Бирелгән программада татар теле грамматикасы буенча укучыларның белем дәрәҗәсен күзаллау, нигездә уңай хәл ителә, шулай ук телгә әдәби текст, татар әдәбияты өлгеләре аша өйрәтү юнәлешенә зур игътибар бирелә.
Программаның максаты:
1. Башка милләт вәкилләренең күңелен яулардай, аларда гомумкешелек әхлакый сыйфатларын тәрбияли алырдай әсәрләр аша укучыларның татар теле өйрәнүгә кызыксынуларын, ягни уку мотивациясен көчәйтү.
2.Татар халкының тарихына, мәдәниятенә ихтирам хисе тәрбияләү.
3. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре аша укучыларның татар телендә телдән һәм язма аралашу мөмкинлекләрен киңәйтү, дәүләт теле өйрәнүнең сыйфатын яхшырту.
Гомумбелем күнекмәләрен бәяләүнең критерийлары һәм нормалары
10-нчы сыйныф
Язма эшләрнең күләме һәм аларны бәяләү:
Сүзлек диктанты –28-33 сүз
Сүзлек диктантын бәяләү
1. Пөхтә язылган, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела.
2.Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1 -3 төзәтүе яки 1 -2 орфографик хатасы булган эшкә “4” ле куела..
3.Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4 – 5 төзәтүе яки 3 – 5 орфографик хатасы булган эшкә “3” ле куела.
4.Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 дан артык орфографик хатасы булган эшкә «2»ле куела
Контроль диктант- ел башында 95-105 сүз, ел ахырында 105-115 сүз.
Контроль диктантны бәяләү:
1. Эш пөхтә башкарылса, хатасы булмаган эшкә “5” ле куела. (Бер – орфографик,бер пунктуацион хата булырга мөмкин.)
2. Ике - өч орфографик, ике-өч пунктуацион яки бер орфографик, дүрт пунктуацион хаталы эшкә “4” куела.
3. Дүрт орфографик, дүрт пунктуацион яки өч орфографик, алты пунктуацион хаталы эшкә “3” куела.
4. Алты орфографик, биш пунктуацион яки биш орфографик, сигез пунктуацион хаталы эшкә “2” куела.
Изложение текстының күләме
ел башында 150-160 сүз (80-90–язма күләме)
ел ахырында 165-175 сүз ( 90-100- язма күләме)
Изложениене бәяләү
1. Тема тулысынча ачылган, фактик һәм техник хаталары булмаган, стиль бердәмлеге сакланган эшкә «5» ле куела. (Бер орфографик, ике пунктуацион яки ике грамматик хатасы булырга мөмкин.)
2. Текстның эчтәлеге темага нигездә туры килсә, фикерне белдерүдә зур булмаган ялгышлыклар җибәрелсә, бер-ике фактик, бер-ике техник хатасы булса, ике орфографик, ике-өч пунктуацион, бер грамматик хатасы булган эшкә «4» ле куела.
3. Язмада эчтәлек эзлекле бирелмәсә, стиль бердәмлеге сакланмаса, өч фактик, ике-өч техник хатасы булса, өч орфографик, дүрт пунктуацион, ике грамматик хатасы булган эшкә «3» ле куела.
4. Эзлеклелек, стиль бердәмлеге сакланмаса, язма эш планга туры килмәсә, фактик һәм техник хаталары күп булса, орфографик хаталарның саны дүрттән, пунктуацион хаталарның саны биштән, грамматик хаталар саны өчтән артса, «2» ле куела.
Сочинениенең күләме һәм аны бәяләү
Иҗади эшнең бер төре буларак, сочинение — укучының язма рәвештә үти торган эше. Ул бәйләнешле сөйләм үстерү күнекмәләре булдыруда зур әһәмияткә ия. Әдәби (хикәяләү, очерк, истәлек, хат, рецензия һ. б.), әдәби- иҗади, өйрәтү характерындагы, ирекле, рәсемнәр нигезендә
үткәрелә торган һәм контроль сочинениеләр була. Сочинение план нигезендә языла. Ике сәгать дәвамында сыйныфта язылган сочинениенең күләме 10 нчы сыйныфларда 1,5 - 2 бит.
Сочинениене бәяләү
1. Язманың эчтәлеге темага тулысынча туры килсә, фактик ялгышлары булмаса, бай телдә, образлы итеп язылса, стиль бердәмлеге сакланса, «5» ле куела. (Бер орфографик яисә ике пунктуацион (грамматик) хата булырга мөмкин.)
2. Язманың эчтәлеге нигездә темага туры килсә, хикәяләүдә зур булмаган ялгышлыклар күзәтелсә, бер-ике фактик хата җибәрелсә, теле бай, стиль ягы камил булып, ике орфографик, өч пунктуацион (грамматик) яисә бер-ике сөйләм ялгышы булса, «4» ле куела.
3. Эчтәлекне бирүдә җитди ялгышлар, аерым фактик төгәлсезлекләр булса, хикәяләүдә эзлеклелек югалса, сүзлек байлыгы ярлы булса, стиль бердәмлеге дөрес сакланмаган җөмләләр очраса, өч орфографик, дүрт пунктуацион (грамматик) яисә өч-дүрт сөйләм хатасы булса, «3» ле куела.
4. Язма темага туры килмичә, фактик төгәлсезлекләр күп булып, план нигезендә язылмаса, сүзлек байлыгы бик ярлы булса, текст кыска һәм бер типтагы җөмләләрдән торып, сүзләр дөрес кулланылмаса, стиль бердәмлеге сакланмаса, биш орфографик, сигез пунктуацион (грамматик) яисә алты-сигез сөйләм хатасы булса, «2» ле куела.
УКЫТУ – МЕТОДИК КОМПЛЕКСЫ
1. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту программасы, К.С. Фатхуллова, Казан «Мәгариф», 2010 ел.
2. Рус мәктәпләрендәге татар төркеме укучыларына татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандартлары.
3. Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева, Татар теле, 10-нчы сыйныф өчен дәреслек, Казан “Мәгариф”, 2009 ел.
Өстәмә әдәбият:
1. Д.М. Гыйльманова “5-9 сыйныфларның рус төркемнәрендә рус балаларының татар теленнән белемнәрен тикшерү өчен контроль биремнәр”, Яр Чаллы, 2008 ел
2. Г.Р. Галиуллина “Татар теле. Лексикология.” Казан, “Мәгариф”, 2007 ел
3. Р.З. Хайдарова “Научно-педагогические аспекты билингвального образования в Республике Татарстан», г. Наб. Челны, 2006 год
4. Р.З. Хәйдәрова “ 9 сыйныф өчен методик ярдәмлек”, Казан “Мәгариф”, 2009 ел
5. “Р.С. Нурмухаметов «Сборник правил по татарскому языку для русскоязычных учащихся», Казань, «Гыйлем», 2008 год
6. Р.З. Хәйдәрова, Л.Ә. Гиниятуллина “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле укыту», Яр Чаллы, 2006 е
7. Р. Нигъматуллина “Татарча да яхшы бел”, контроль текстлар һәм тестлар, Казан, “Мәгариф”, 2005 ел
10 нчы сыйныфта календар-тематик план
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Тамчы шоу (татар теле һәм әдәбияты буенча класстан тыш чара)
класстан тыш чара...
Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары
Татар теле һәм әдәбияты буенча язма эшләрне һәм телдән җавапларны бәяләү критерийлары...
"Түбән Кама төбәге әдипләре иҗаты” татар әдәбияты буенча электив курс программасы
Татар әдәбияты буенча электив курс программасы...
Татар теле һәм әдәбияты буенча эш программалары
Татар мәктәпләренең 5-11 нче сыйныфларында куллану өчен эш программалары....
Рус мәктәпләренең рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты буенча яңа буын ФДББСна нигезләнгән эш программалары
Доклад для работы в секционных занятиях...
VII сыйныфта татар теле һәм әдәбияты буенча КВН
Укучыларның үз фикерләрен дөрес, җыйнак, образлы һәм тулы итеп бирә белү күнекмәләрен камилләштерү, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрен практикада куллана алуларына ирешү, фәнне тирә...