Зиннур Насыйбуллин шигырьләрендә сугыш темасы.
план-конспект урока по теме

Хаертдинова Гульназ Фариховна

Использование регионального компонента во внеурочных занятиях.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл z.nasyybullin_dres.docx22.24 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Зиннур Насыйбуллин шигырьләрендә сугыш темасы.

(Якташ шагыйрь З. Насыйбуллинның  иҗатына багышланган

класстан тыш уку дәресе)

Г.Ф. Хәертдинова Нуриман районы Байгилде авылы лицее укытучысы.

Максат: Якташ шагыйребез З.Насыйбуллинның сугыш темасына багышланган шигырьләре белән танышу; укучыларның иҗади фикер йөртү осталыгын, танып-белү мөстәкыйллеген үстерү; якташыбыз иҗатына карата горурлык хисе, әйләнә-тирәдәге кешеләргә, үткәнебезгә карата игътибарлылык тәрбияләү.

Җиһазлау: З.Насыйбуллинның “Тәлгәш” исемле шигъри җыентыгы, аның тормыш һәм иҗат юлына багышланган газета, журнал материаллары, кулъязмалары.

Дәрес барышы.

  1. Дәресне оештыру.

Укучылар, бүгенге дәресебез якташыбыз З.Насыйбуллинның сугыш темасына язылган шигырьләре белән танышуга, фикер алышуга корылган. Дәрескә эпиграф итеп З.Насыйбуллинның “Сугыш үткән” шигыреннән юллар алынды.

“Берәү өчен кичә генә,

  Берәү өчен инде күптән,

  Җирдә тирән эз калдырып,

  Бу урыннан сугыш үткән”.

Бу шигырьдәге  “Берәү өчен кичә генә, берәү өчен инде күптән...” дигән юлларны сез ничек аңлыйсыз? (Укучыларның фикерләре тыңланыла.)

Әйе, Җиңү яулап алганга да озакламый 70 ел тула. Ләкин әлеге вакытта да җир шарының төрле почмакларында сугышлар булып тора. Сугыш югалтулар, кайгы-хәсрәт алып килә. Әдәбиятыбызда сугыш темасына мөрәҗәгать иткән язучылар, шагыйрьләр байтак.  Якташыбыз З. Насыйбуллин да бу темага битараф кала алмый. Менә аның “Тәлгәш” дип исемләнгән шигырь җыентыгының икенче бүлегендә сугыш темасына язылган шигырьләре урын алган. Без шул шигырьләрнең кайберләренә тукталып китербез. З.Насыйбуллинның иҗатын тирәнрәк аңлар өчен, кыскача  гына аның тормыш юлына да күз салыйк.

  1. Төп өлеш. З.Насыйбуллинның тормыш юлы һәм иҗаты.

1 нче укучы. З. Насыйбуллин 1937 елның 12 ноябрендә Нуриман районы Бәләкәй Теңкәш авылында колхозчы гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә.  Әнисе Рәбыйга апа, әтисе Сәгыйдулла абзый  алты балага матур тәрбия бирә. Җиде класс белем алганнан соң, З.Насыйбуллин колхозда төрле эшләрдә эшли. 1956-1958 елларда  Совет Армиясендә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, Бәләбәй шәһәрендә киномеханиклар мәктәбен тәмамлап, 1964 елның көзенә кадәр Нуриман районының төрле авылларында киномеханик хезмәтендә була. Бер үк вакытта, төп эшеннән аерылмыйча укып, өлгергәнлек аттестатына имтихан тота. Балачактан ук тормышның ачысын да,төчесен дә татып үскән Зиннур белемгә омтыла, ”кеше булырга” тырыша. Ул 1964-1966 елларда Башкорт дәүләт униврситетыда укый. 1967 елның гыйнварыннан, матди яктан зур кыенлыклар тою сәбәпле, читтән торып уку бүлегенә күчә һәм хезмәт юлын дәвам иттерә: башта Башкортстанның район гәзитләрендә әдәби хезмәткәр, аннары Уфада Башкортстан радиокомитетында редактор булып эшли.

2 нче укучы. 1969 елда Татарстан язучылар союзы Зиннурны семинарга чакыра. Ул анда “Кара шәле килә сөйрәлеп” дигән шигырен укый. Бу шигырь үзенең образлылыгы һәм фикер тирәнлеге белән күренекле шагыйрьләрнең һушын ала. Шигырьләрен  аның бик ошаталар. Казанга күчеп килергә тәкъдим-киңәш итәләр. Ул шул елны Казанга күчеп китә. Татарстан радиокомитетында редактор булып эшли. Казанга күчүенә 10 ел тулганда  Язучылар союзына әгъза итеп кабул ителә. Үзе исән чакта лирик шигырьләр тупланган “Тәлгәш” исемле җыентык чыгара. Шагыйрь тагын дәртләнеп иҗатка тотына, тик чир үзенекен итә.

1986 елның 8 гыйнварында үпкә авыруыннан 50 яше дә тулмастан вафат була. Үзе үлгәннән соң “Гамьнәр илендә”дигән шигьри җыентыгы дөнья күрә. Зиннур  Насыйбуллиның күп кенә шигырьләренә көй язылган. “Кара шәле килә сөйрәлеп”, “Чигүче кыз”, “Алтын туй” һ.б.

3 нче укучы. Сугыш башланганда, Зиннур Насыйбуллинга  дүрт яшь тә тулмаган була. Әтисе  Сәгыйдулла абзый Бөек Ватан сугышында катнаша, яраланып кайта.  Соңырак  “Гариплекнең бармы дәвасы” шигыре әтисенә багышлап языла. Шигырьнең соңгы  юллары бүгенге көндә дә актуаль яңгырый.

 Ел яңгырлы йончу булса,

Әтиемнең сызлый ярасы.

Гариплек шул авыру гына түгел,

Гариплекнең юк шул дәвасы.

Бер ул гынамы соң сызланучы,

Гарипләнеп калган меңнәр бар,

Яра белән телгән йөзләр,

Буш, сәлберәп йөргән җиңнәр бар.

Яралардан ямьсезләнгән йөзләр.

Шаңгыганнар тома сукырлар.

Урамнарда култык таяклары

Озак еллар әле тукылдар.

Берәүләрнең сызлар тән ярасы,

Берәүләрнед йөрәк ярасы.

... Сугышларсыз тыныч яшәү икән

Гариплекнең бөтен дәвасы.

4 нче укучы.  З.Насыйбуллинның балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Аның “Булды еллар...”шигыре аша сугыш чорындагы авыл тормышына күз салыйк.

Булды еллар...

Шәһәр һәм авыллар

Янган чорда ялкын эчендә

Без күршегә кердек тоз өчен дә,

Ике бөртек шырпы өчен дә.

Тәмәкече картлар таш гасырның

Истәлеген-чакма йөретте,

Ә әнкәйләр безне, соскы биреп,

Күршеләргә утка йөретте.

Кайчакларда шулай өч-дүрт малай

Бер үк йортка барып керәсең,

Кем морҗасы төтәр икән диеп,

Күпләр көтеп торган, күрәсең.

Буш кул белән кайтмый идек болай-

Чәй куела, мичкә ягыла,

Һәм күршенең алтын күмерләре

Җылы бирә тәнгә, җаныңа.

Ул елларны шулай утка кадәр

Уртаклаша иде күршеләр.

Гаҗәпмени?

Төзегәнне утка очырып түгел,

Һәркем өчен уртак ут тергезеп,

Кеше булган ласа кешеләр.

Укытучы. - Сугыш вакытындагы авылны ничек күз аллыйсыз?

-Ул заманның кешеләре нинди булган? Ә хәзерге вакыт турында нәрсә әйтерсез?(Укучылар белән фикер алышу.)

5 нче укучы. З. Насыйбуллинның ”Кара шәле килә сөйрәлеп” шигыре аша укучы талантлы лирик шагыйрь белән бергә, шигърияткә үткен, тәҗрибәле каләм иясен килгәнен күрә. Ул елларда күпме хатыннар ирләрен юксынмаган да, күпме үксезләр әтиләрен көтмәгән. Шул юксыну, сагыш шагыйрь күңелендә әнисенең иңбашыннан шуып төшкән, сөйрәлеп барган кара шәл сыйфатында уяна һәм әлегә берәү дә әйтмәгән яңа образ булып шигырьдә гәүдәләнә.

Шомлы еллар иде.

Январь җиле

Өйне-тышны йөри бер итеп.

Сыңар күзем белән тышка карыйм,

Тәрәз бозын өреп эретеп.

Ыңгырашкан кебек шыгырдатып

Хат ташучы ачты капканы,

Шомландырып, керер-кермәс торды

Һәм борылып кире атлады.

Нигә китте?

Нигә хат хәбәрдән

Мәхрүм калды безнең өй генә?

Анам күңеле нидер сизде бугай,

Кара шәлен салып иңенә,

Ул урамга чыкты.

Өерелеп

Кышкы салкын керде ишектән.

(Салкын гынамыни ул елларда

Кешеләнең җанын өшеткән.)

Тиз урады әнкәй,ләкин өйне

Узып китте. Никтер кермәде.

Яланаяк каршы чыкканымны

Әллә күрде, әллә күрмәде.

Каерылган кош канаты кебек

Кара шәле кардан сөйрәлә.

-Әни, әни!

Нәрсә булды, әни?

Сөйлә, әни.

Хәер... сөйләмә.

Шатлыкларга күнегелә бугай,

Тик кайгыга булмый өйрәнеп.

Ничәмә ел...

Ничәмә ел инде әниемнең

Кара шәле килә сөйрәлеп.

Укытучы. Шигырьдә нинди яңа образ сурәтләнгән, бу образ аша автор нәрсә күрсәтә?

-Бу йортка нинди кайгы килә?

-Ни өчен әнисе өйне үтеп китә?

-Соңгы юлларга игътибар итик:

“... Ничәмә ел...

Ничәмә ел инде әниемнең

Кара шәле килә сөйрәлеп.”

Бу юлларны ничек аңлыйсыз?

6 нче укучы. З. Насыйбуллинның абыйсы Гыйзулла (1925 елгы) Бөек Ватан сугышына алына. Кызганычка каршы, 1944 елның 24 гыйнварында һәлак була. Ленинград өлкәсенең Красногвардейск районы Б. Туганицы авылында җирләнә.  Абыйсына  багышлап  “Яшьтәшләрең китә армиягә” шигыре языла.

Ир үлеме белән үлә белгән

Ярым үсмер, ярым егетләр

Һаман әле быел алынасы

Яшьләр белән тиңдәш кебекләр.

Син дә, абый, һаман унтугызда,

Яшьрәксең миннән-энеңнән.

Бу хөрмәткә лаек булмасам да

Рәсемебез рәттән эленгән.

Абый, абый... Синең яудан язган

Җырлы хатлар исән хәзер дә,

Һәм бердәнбер шушы фотоң исән,

Синең яш-тән чатан атаң исән,

Ә син... кабердә.

Яшьтәшләрең әнә җырлап уза,

Урамнарны уятып йокыдан:

“Китәсе дә килеп кемнәр киткән,

Туган-үскән җирдән кем туйган”.

Китәсе дә килеп кемнәр киткән,

Кирәк булган өчен китәләр.

Кайтасыны аны кем дә көтә,

Кайтмасын да белеп көтәләр.

Рәсемеңә карап җыр тыңлыйбыз

Чал әнием белән икәүләп.

Сискәндереп, борчылулы уйлар

Күңелләрне үтте игәүләп.

Уйларыбыз еракларга китте

Яшьләр язмышының алдыннан,

Ничә буын: “Бер кайтырбыз”,-диеп

Туган җирдә җырын калдырган.

Бүлмәбездә заман борчулары,

Вакланырга бүген өй тыгыз:

Яшьтәшләрең, абый, китәчәкләр,

Аларга да быел унтугыз.

7 нче укучы. Сугыш беркемнең дә капкасын какмый үтмәде. Кайсы йорт бердән-бер гаилә башлыгын, кайсысы бер-бер артлы берничә баласын яуга озаткан. Озаткан һәм кайтуларын зарыгып көткән. Гомер узган саен сугыш еллары ераклаша, ветераннар азая. Ә күпме  яугирләр туган туфрагын күрү бәхетенә ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Туган җирләре өчен башларын салган бу батырларны онытырга безнең хакыбыз юк! Алар безнең белән, безнең арада.

”Җөйсез яра”.

Табигатьнең бизәкләрен җуеды

Көнбатышның кичке эңгере.

Күкрәгеннән каны белән бергә

Акты җиргә солдат гомере.

Иртәгәсен кояш юкка гына

Өмет белән аңа карады,

Юкка гына сыйпадылар нурлар

Әрнүләре тынган яраны.

... Һәр кич саен моңсу кояш бата,

Һәр таң саен офык кызара.

Күкрәгемдә әрни шул солдаттан

Миңа күчкән җөйсез бер яра.

Укытучы. Шигырьдә сүз нәрсә турында бара? Җөйсез яра нинди була ул?(Фикер алышу.)

Туган илен сакларга һәр гаиләдән сугышка китүче булган.  Укучылар, сез үзегезнең якыннарыгыз турында нәрсәләр беләсез? (Укучылар белән әңгәмә кору.)

3.Дәресне йомгаклау һәм укучыларның белемнәрен бәяләү.

4.Өй эше бирү. “Минем якыннарым сугышта” темасына инша язу.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәсән Туфан шигырьләрендә мәхәббәт темасы бирелеше.

Дәшсәләр дә      Еллар, юллар мине      Әкияттән дә ерак-еракка,     Кармәт  офыклары киңлеге дә...

Х.Туфанның тоткынлык елларындагы поэзиясендә сугыш темасы

Кеше эзләнү һәм көтү, юксыну һәм сагыну утларында янар өчен генә яратылган. Һәрвакыт каядыр,нәрсәгәдер җан тартыла,омтыла. Газабы да, ләззәте дә бергә кушылган шундый рухи халәткә кеше акылы – җаны ту...

Р. Харис шигырьләрендә тел-сурәтләү чаралары. Йомгаклау дәресе.

1шагыйрьнең иҗатын тагын бер мәртәбә күз алдына китереп анализлау,йомгаклау.2.Логик фикерләү,уйлау сәләтен,диалогик,монологик сөйләмне үстерү.3.Татар әдәбиятына карата игътирам,шагыйрь иҗатына кызыксы...

Фатих Кәрим шигырьләрендә “Туган илгә тугрылык” темасы.

Кадерле укучылар,  сез Бөек Ватан сугышында катнашып,тиңдәшсез батырлыклар кылган илебез каһарманнары турында күп беләсез.Шулар арасында башларын Ватан азатлыгы өчен яу кырында салган,гәүдәләре т...

Сценарий. Зиннур Насыйбуллин исемендәге шигъри конкурс.

Сценарий.  Зиннур Насыйбуллин исемендәге шигъри конкурс....

Ф.Шәех иҗатында сугыш темасы

Каһәр суккан сугыш, - дип яза Фазыл Шәех үзенең “Әрнү"” дигән шигырендә. Гомумән, шагыйрь иҗатында сугыш төшенчәсе ничек ачыла?...