Проект
проект на тему
Предварительный просмотр:
ГАОУ ДПО «Институт развития образования Республики Татарстан»
Выпускная работа по теме
« Технологическая карта урока, обеспечивающая эффективного формирования УУД »
Выполнили:
1.Каримова Гульгена Саетовна-
МБОУ “Альшиховская СОШ”.
2.Хасанзянова Гульназ Киямовна-
МБОУ “Альшиховская СОШ”.
3.Исмагилева Гульнара Тагировна
МБОУ “Больше- Фроловская ООШ”.
4.Гиниятуллина Ильдия Рифкатовна-
МБОУ “Черки- Гришинская ООШ”.
5. Низамова Гулия Н. – МБОУ “Киятская СОШ”.
Буинский муниципальный район
слушатели обучения по ДПОП ПК
педагогических работников, реализующих
программу основного и среднего общего образования
по татарскому языку и литературе по теме:
«Теория и методика преподавания татарскогоязыка и
литературы в условиях ФГОС ООО»
14 ноября 2013 года
«Работа допущена к защите»
Руководитель работы
______________ М.Г.Музафарова
(подпись) (инициалы, Ф)
« 15» ноября 2013 г.
Подпись заверено.
Ректор ГАОУ ДПО
«Институт развития образования» ______________ Ф.Х.Тарасова
(печать)
Казань- 2013
Аңлатма:
План түбәндәге документларга нигезләнә:
- «Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе»;
- “Татар телендә урта гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа 5-11 нче сыйныфлар (К. Мәгариф, 2010);
Бүлек темасы: “Фигыль”
Бу бүлеккә программада каралган сәгатьләр саны: 31
Бу темага бирелгән сәгать саны: 2
Алдагы баскычта үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр: исем, фигыль сүз төркемнәре (3 нче сыйныфта, 6 нчы сыйныфта)
Алдагы баскычта үзләштерелергә тиешле универсаль гамәлләр : исем һәм фигыльнең мөстәкыйль сүз төркеме буларак лексик-грамматик мәгънәсен, грамматик категориясен, синтаксик функциясен билгели алу.
Бу сыйныфта үзләштерелергә тиешле махсус белем һәм күнекмәләр: фигыльнең исем фигыль дигән төркемчәсен өйрәнү, аның ике сүз төркеменә дә хас билгеләрен күрә һәм куллана белү.
ТР ДӘҮЛӘТ ТЕЛЛӘРЕНДӘ ҮЗЛӘШТЕРЕЛЕРГӘ ТИЕШЛЕ ТӨП ТӨШЕНЧӘЛӘР: исем фигыль - имя действия.
Өстәмә белем чыганаклары: Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1981 ел.
Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел;
Тема: Исем фигыль
Дидактик максат: исем фигыль турында гомуми төшенчә формалаштыру, моделен салырга ярдәм итү, күнегүләр өстендә ныгыту.
Кулланылган белем чыганаклары: 6 нчы сыйныф дәреслеге (авторлары Ф.А.Юсупов, Д.Г.Тумашева һ.б.), 21 нче гасыр тактасы, компьютер(схема күрсәтелә), тестлар.
Дәрес тибы: УМ кую һәм чишү.
ДӘРЕС БАРЫШЫ
I.Ориентлашу, мотивлаштыру этабы.
1) Өй эшләренә анализ.
- Үткән дәрестә өй эше нинди иде?
Көтелгән нәтиҗә: Үткән дәрестә безгә хәл фигыль кулланып, көз турында кыска сочинение язарга иде:
“Менә көз айлары килеп җитте. Без, сыйныф белән бергәләп, көзге урманга экскурсиягә чыгып киттек. Сары яфраклар белән тулган көзге сукмаклардан бара-бара арыдык. Килгәч, урманның сихри тынлыгына, саф һавасына, матурлыгы белән үзенә җәлеп итүенә хәйран калып күзәттек. Хуш исле сары яфраклар җыйдык, туйганчы уйнадык. Кайткач, алган тәэсирләребезне әти-әниләребезгә сөйли-сөйли шатландырдык.”
Үзбәя. (Кем сочинениесендә хәл фигыльләрне 5-6 урында кулланган “5” куя, кем 3-4 урында кулланган “4”куя, кем 1 урында яисә бер дә кулланмаган (әмма сочинение бик матур язылган) “3” билгесен куя.
2) Белемнәрне актуальләштерү.
– Үткән дәреснең УМ нинди иде?
Көтелгән җавап: Үткән дәрестә без хәл фигыльләрнең кулланылышы һәм дөрес язылышы турында сөйләштек.
Белемнәрне тигезләү максатыннан тестларны эшлик.
Тест.
1. Затланышлы фигыльләр - ...
А) хәл, боерык, сыйфат фигыльләр;
Б) хикәя, боерык, шарт фигыльләр
С) исем, хикәя, хәл фигыльләр;
Д) инфинитив, сыйфат, шарт фигыльләр.
2.Ясалма фигыльләрне билгеләгез.
А) сана, уйла, шатлан;
Б)язган, яса, сөйлә
С)менгән, саубуллаш, эшлә
Д)кочакларга, килгән, укы.
3.Фигыль ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.
А) –чы/-че; -лык/-лек; -даш/-дәш;
Б) –ла/-лә; -лан/-лән;
С) –лы/-ле; -сыз/-сез; -гы/-ге;
Д) –ча/-чә; -дай/-дәй.
4. Фигыльнең заманын һәм төркемчәсен ачыклагыз. Яхшылык ташны да эретә.
А) хәзерге заман хикәя фигыль;
Б) киләчәк заман хикәя фигыль;
С) үткән заман сыйфат фигыль;
Д) үткән заман хикәя фигыль.
5.Фигыльләр нәрсәләр белән төрләнә?
А) заман белән
Б) килеш белән;
С) барлык-юклык белән
Д) барлык-юклык, заман, зат-сан, юнәлеш белән.
6.Билгеләмәне дәвам итегез. Кайтым юнәлеше - ...
А) эшне үтәүченең үзе башкарганын белдерә;
Б) эшкә берничә үтәүче катнашуын белдерә
С) эшнең үтәүчегә кайтуын белдерә
Д ) эшнең логик объект тарафыннан үтәлүен белдерә.
7.Хәл фигыль нинди җөмлә кисәге була?
А) хәл
Б) аергыч
С) хәбәр
Д) ия
8.Аерып бирелгән фигыль нинди җөмлә кисәге? Тәрбияле бала үзенә әзерләгән чәйне әдәпле генә утырып эчәр, икмәкне дә кадерләп кенә ашар.
А) хәбәр;
Б) аергыч;
С) тәмамлык
Д) хәл
9. Татар телендә сыйфат фигыльләр ничә заманда кулланыла?
А) бер заманда (киләчәк заманда гына)
Б) ике заманда (үткән һәм киләчәк заманнарда)
С) ике заманда (хәзерге һәм киләчәк заманнарда)
Д) өч заманда (хәзерге, үткән һәм киләчәк заманнарда)
10. Укыгач фигыле кайсы төркемгә керә?
А) сыйфат фигыль
Б) хикәя фигыль
С) хәл фигыль
Д) боерык фигыль
Көтелгән нәтиҗә: (1-А, 2- А, 3- Б, 4- А, 5- Д, 6- С, 7- А, 8- А, 9- Д, 10- С).
Үзбәя. (Кем тестны хатасыз башкарган яки 1 хата җибәргән “5” куя, кем 2-3 хата ясаган “4” куя, кем 4-5 хата җибәргән “3” куя, кем бернәрсә дә эшли алмаган “2” билгесен куя).
3) УМ кую ситуациясе. Бирем.
- Тактада язылган көтү, сорау, белдерү, уку, кушу сүзләренә сораулар куегыз. Алар кайсы сүз төркеменә карыйлар? Фикерләрегезне дәлилләгез һәм дәрескә УМ формалаштырыгыз.
Көтелгән җавап : Бирелгән мисалларга нәрсә? һәм нишләү? дигән сорауларны куеп була. Боларны исем дә, фигыль дә дип әйтеп була. Шулай булгач, без бүген исем фигыль турында сөйләшербез.
Үзбәя. (Үзбәя өчен критерий: Кем беркая карамыйча әлеге фикерне формалаштыра алды “5” куя, кем башкалар ярдәме белән формалаштырды “4” куя, кем бары башкалар артыннан автоматик рәвештә кабатлады “3”, кем бернәрсә дә эшли алмады “2” билгесен куя)
Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла: Исем фигыль .
II. Уку мәсьәләсен (УМ) адымлап чишү этабы.
1нче проблемалы бирем. Ни өчен “нәрсә ?” дигән сорау куя алабыз?
Көтелгән нәтиҗә: Сорау “исем” сүз төркеменә куела, димәк исем билгесен эзлибез. Мәсәлән: көтү (нәрсә?) кайта. Исем кебек килештә, санда төрләнгән. Җөмлә кисәге ягыннан ия булып килгән.
Үзбәя өчен критерий: ( Кем беркая карамыйча әлеге фикерне формалаштыра алды “5” куя, кем башкалар ярдәме белән формалаштырды “4” куя, кем бары башкалар артыннан автоматик рәвештә эшләде “3”, кем бернәрсә дә эшли алмады “2” билгесен куя).
2нче проблемалы бирем. Ни өчен “нишләү?” дигән сорау куя алабыз?
Көтелгән нәтиҗә: “Нишләү?” соравы “фигыль” сүз төркеменә куела, димәк фигыль билгеләрен эзлибез. Мәсәлән: Малайны көтү (нишләү?). Фигыль кебек барлыкта, төп юнәлештә, үзенә исемне иярткән.
Үзбәя өчен критерий: (Үзбәя өчен критерий: Кем беркая карамыйча әлеге фикерне формалаштыра алды “5” куя, кем башкалар ярдәме белән формалаштырды “4” куя, кем бары башкалар артыннан автоматик рәвештә эшләде “3”, кем бернәрсә дә эшли алмады “2” билгесен куя)
3нче проблемалы бирем. Ни өчен исем фигыль?
Көтелгән нәтиҗә: Берьюлы исем һәм фигыль билгеләренә ия булган, зат-сан белән төрләнми торган сүз төркеме. Ул эш-хәлнең исемен белдерә һәм нәрсә? нишләү? Нишләмәү? сорауларына җавап бирә.
Модельләштерү. 102 нче бит. Дәреслектәге белешмәгә таянып, сорауларга җавап бирергә һәм модель төзергә.
Модель
К.җ.: Исем фигыль
Фигыль кебек Исем кебек
Барлыкта-юклыкта килә: көтү-көтмәү килеш белән төрләнә: көтүне күрү
Юнәлеш формасында була: көтешү сан белән төрләнә: көтүләр
Үзенә исемне,башка сүзләрне ияртә: тартым белән төрләнә: көтүен белә
малайны көтү
җөмләдә ия, аергыч, һ.б була ала: Сагыну
аның төсенә чыкты
Үзбәя өчен критерий: ( Кем беркая карамыйча әлеге модельне формалаштыра алды “5” куя, кем башкалар ярдәме белән формалаштырды “4” куя, кем бары башкалар артыннан автоматик рәвештә эшләде “3”, кем бернәрсә дә эшли алмады “2” билгесен куя)
4. Күнегү 174. Текстны укып, исем фигыльләрне табыгыз, алардагы исем һәм фигыль билгеләрен күрсәтегез.
Көтелгән җавап: туңу, була белү - фигыль кебек барлыкта, төп юнәлештә, исем кебек берлек санда, Б.К., тартымсыз; шартлауны- фигыль кебек барлыкта, төп юнәлештә, исем кебек берлек санда, Т.К., тартымсыз; җуймау- фигыль кебек юклыкта, төп дәрәҗәдә, исем кебек берлек санда, Б.К., тартымсыз; югалтмау-фигыль кебек юклыкта,йөкләтү юнәлешендә, исем кебек берлек санда, Б.К., тартымсыз.
Үзбәя.
(Кем әлеге эшне хатасыз башкарды “5” куя, кем башкалар ярдәменнән файдаланды “4” куя, кем бары башкалар артыннан автоматик рәвештә эшләде “3”, кем бернәрсә дә эшли алмады “2” билгесен куя)
5.Алга таба мондый бирем тәкъдим ителә. Турыдан–туры интернет-сайттан афоризмнарны табыгыз, исем фигыльләрне билгеләгез.
1. “Яшәү законы ата-анадан алган тәрбияне үз балаңа кайтарып бирүне таләп итә”. (А.Гыйләҗев)
2. “Адәм баласының кендеге, әнисе карыныннан өзелү белән, җиргә тоташырга тиеш”. (Ф.Садриев)
3. “Үз халкыңның шанлы тарихына, милләтеңнең казанышларына, кылган мактаулы гамәлләренә кинәнеп яшәү, халкың өчен горурлану-менә нәрсә озын гомерле итә милләтне”. (М. Хәбибуллин)
4. “Рус милләтенең фидаи җаны, максатлы омтылышы, үзеннән югарырак сикерә алу мөмкинлеге. Рухи кодрәт ул-бөгелгәндә дә бөгелмәү, егылганда да егылмау, чигенгәндә дә чигенмичә яшәү тантанасы”. (М.Галиев)
5.Үзеңнән китү мөмкин түгел, ләкин үзеңнең бер халәтеңнән икенчесенә китү һәркемнең хәленнән килә”. (З.Хәким)
6. “Куркытучының куркытуында куркучы үзе гаепле”. (З.Хәким)
7. Ана-
Бөек исем,
Нәрсә җитә ана булуга,
Хатыннарның бөтен матурлыгы,
Бөтен күрке ана булуда. (Һ.Такташ)
8. “Куркак булудан курку-батырлыкка бер адым”. (Ш.Галиев)
9. “Күңел тау күтәрә, чүп-чар күтәрү генә авыр”. (Ш.Галиев)
10. “Бүтәннәрне генә гаепләү җиңел, ул-акылсызлар эше. Сәбәпне үзеңнән дә эзләү – монысы инде акыллылар гамәле”. (Т.Миңнуллин)
Көтелгән нәтиҗә: 1нче җөмләдә-яшәү, бирү; 2 нче җөмләдә-өзелү; 3 нче җөмләдә- яшәү, горурлану; 4 нче җөмләдә-сикерә алу; 5 нче җөмләдә-китү; 6 нчы җөмләдә-куркытуында; 7 нче җөмләдә-булуга, булуда; 8 нче җөмләдә- булудан, курку; 9 нчы җөмләдә – күтәрү; 10 нчы җөмләдә-гаепләү, эзләү.
Үзбәя өчен критерий: (Кем 10 минут эчендә 8-10 афоризм тапты “5” куя, кем 5-7 тапты “4” куя, кем бары башкалар артыннан автоматик рәвештә эшләде “3”, кем бернәрсә дә эшли алмады “2” билгесен куя)
III. Рефлексия, бәя этабы.
1.« Дәрескә нинди УМ куйган идек? Ниләр башкардык?» сорауларына җавап бирү.
Көтелгән нәтиҗә:
- көтү, сорау, белдерү, уку, кушу сүзләренә сораулар куеп, кайсы сүз төркеменә караганлыгын билгеләргә иде.
- Бирелгән мисалларга нәрсә? һәм нишләү? дигән сорауларны куеп булганлыгын күреп, исем билгеләрен дә, фигыль билгеләрен дә күрү,
- исем фигыль турында гомуми төшенчә формалаштыру,
- аның моделен ясау.
2. Дәрескә гомуми бәя.
Үзбәя өчен критерий: (Кем беркая карамыйча дәрестә үзләштергәнне аңлата ала “5” куя, кем каян да булса карап сөйли ала “4” куя, кем бары язганнарны гына укый ала “3”, кем бернәрсә дә эшли алмый “2” билгесен куя)
3. Өй эше:
а) репродуктив эшчәнлеккә 175 нче күнегү( исем фигыльләрне табыгыз, исем һәм фигыль билгеләрен күрсәтеп үрнәктәгечә языгыз);
ә) конструктив эшчәнлеккә 174 нче күнегү (Текстны укып, исем фигыльләрне табыгыз, җөмләдә нинди кисәк булуын аңлатыгыз);
б) иҗади эшчәнлеккә – исем фигыль исемгә әйләнә аламы? Мисаллар белән дәлилләгез.
Дәрестә ирешелгән нәтиҗәлелек:
1.Тотрыклы формалашкан махсус белем һәм күнекмәләр, дәлил:
Фигыльнең “исем фигыль” дигән төркемчәсен таный белү күнекмәсе формалаштырылды. Бу дәрестә тудырылган 3 проблемалы ситуация һәм модельләштерү ярдәмендә булдырылды.
2. Кулланышка кертелгән фикерләү төрләре һәм фикерләү ысуллары
Кулланылышка фәнни фикерләү кертелде. Ул уку мәсьәләсен таркату һәм гомумиләштерү нәтиҗәсендә башкарылды. Дәлил: исем билгеләрен табу, фигыль билгеләрен эзләү - таркату; исем фигыль төркемчәсендә ике сүз төркеменә хас билгеләрне күрү, исем фигыль дип атау- гомумиләштерү
3. Белем алуда универсаль гамәлләрнең тотрыклы формалашуы өчен нинди җирлек булдырылды, ничек:
а) регулятив гамәлләр формалашуы өчен : проблема 1-3 билгели, чишү юлларын эзли, контроль ясый, үзбәя куя
б) танып-белү гамәле формалашуы өчен: модель төзү
в) коммуникатив гамәлләр үсеше өчен: төркемнәрдә эшлиләр (тыңлый, ишетә, үз фикерен диалогта һәм монолог рәвешендә башкаларга дәлилле итеп, әңгәмәдәшен кимсетмәслек итеп җиткерә).
4. Физик һәм психик уңай халәте өчен нинди шартлар һәм ничек тудырылды:
Өй эшләре репродуктив, конструктив, иҗади эшчәнлеккә карата бирелеп уңай психик халәт тудырылды
5. Нинди белем чыганаклары кулланышка кертелде һәм нинди күнекмә үсешенә йогынты ясалды.
Дәреслек, интернет- чыганак, тестлар ярдәмендә предметара гамәлләр формалаштырылды. Төркемнәрдә эшләү ярдәмендә коммуникатив күнекмә, үз эшеңә күрсәтелгән критерийлар буенча бәя кую аша регулятив гамәлләр, модель төзү ярдәмендә танып- белү гамәлләре формалаштыруга йогынты ясалды.
6. Нинди гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәт формалашуы өчен җирлек тудырылды, ничек итеп, нәтиҗәсе нинди булды һәм ул нәрсәдә күренде ?
Гомумкешелек кыйммәтләренә мөнәсәбәт формалашу өчен афоризмнар кулланылды.Рухи-әхлакый үсешне тәэмин итү өчен, ата-анага хөрмәт,халкың белән горурлану, киләчәккә максат кую кебек гамәлләр формалаштырылды.
Кулланылган чыганаклар:
• Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе – Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова – М.: Просвещение, 2009.
• Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе- Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. – М.: Просвещение, 2009.
• Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлаки үсешен тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков. – М.: Просвещение, 2009.
• Татар телендә гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теленнән программа: 5-11 нче сыйныфлар. – Казан: Мәгариф, 2010.
• Татар урта гомуми белем бирү мәктәпләренең 6 нчы сыйныфлары өчен дәреслек\ Ф.Ю. Юсупов, Д.Г.Тумашева, Ч.М. Харисова. –Казан: Мәгариф, 2006.
• О.С.Анисимов.Концептуально-технологические идеи в развивающем обучении и методология. –Уфа-Москва, 2000.
• Ә.З.Рәхимов. Педагогическая акмеология. –Уфа, 1999.
• Ә.З.Рәхимов. Принципы психодидактики. –Уфа, 2007.
• Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. – Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.
• Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1981 ел.
• Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.
• Педагогический энциклопедический словарь.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Проект "Педагогический пасьянс", участие в проекте в составе группы "Интеллект". Тематика проекта - Эффективные педагогические методы и приемы, технологии обучения и воспитания школьников
Проект "Педагогический пасьянс"...
Аннотация к проекту «Деньги решают все?». Руководитель проекта учитель истории Черноморченко М.А. Проект выполнили ученицы 11 класса Тян А., Тян К..
Материалы проекта ставят и пытаются решить проблемы места и роли денег в современном обществе....
Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.
Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...
Проект? Проект… Проект!
Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....
Проект? Проект… Проект!
Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...