кичә эшкәртмәсе
классный час (5 класс) на тему

Фәрхетдинова Ләйлә Фәвис кызы

Бөек Ватан сугышы... Илебез тарихында гаять зур урын алып торучы, миллионнарча кешеләрнең гомерен алып киткән дәшһәтле һәм истәлекле бу вакыйга күпләребез күңеленә әтиләребез һәм бабаларыбызның яу кырында кичергәннәре турындагы саран хатирәләре, әниләребезнең һәм әбиләребезнең тылдагы авыр тормыш турындагы күз яшьләренә күмелеп сөйләгән хикәяләре аша сеңеп калган.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon khesen_zaman_kiche.doc59 КБ

Предварительный просмотр:

1 алып баручы: Ак томаннар арыш кырларында

                Тыныч кына изрәп ятканда,

                Җырлар белән таңны уятырга

                Сандугачлар канат какканда,

                Аяз күктән кара болыт булып,

                Фашист козгыннары килделәр.

                Ут һәм үлем чәчеп улый-улый,

                Ил өстендә очып йөрделәр.

                Ачы нәфрәт, чиксез ярсу белән

                Дошманына халкым ташланды.

                Азатлыгы өчен туган илнең

                Авыр көрәш җирдә башланды.

2 алып баручы: Бер-бер артлы китте ир-егетләр,

                Туган йортын ташлап сугышка!

                Нишләп дошман безгә бәреп кергән?

                Нигә сугыш ачкан кем кушкан?

                Ирләребез китте авыллардан,

                Арбаларга китте төялеп.

                Ә аналар калды, сөйгән ярлар,

                Кыр капкага калды сөялеп.

                Ирләребез китте саубуллашып,

                Килеп торды сәлам хатлары.

                Соңгы тапкыр күрү булган икән,

                Бик күбесе кире кайтмады.

                Югалтулар, әйе, бик күп булды,

                Һәлак булды бик күп батырлар.

                Ә аналар һаман көтә бирде,

                Кайтырлар дип, алар кайтырлар...

                Күп тапкырлар килде кара хатлар,

                Үлем алып керде өйләргә.

                Җылы хәбәр килмәс кебек булды,

                Урталарга салып сөйләргә.

                Авыл халкы һаман бирешмәде :

                Кара хатка бергә көенде.

                Җылы хатлар килгән саен халык,

                Бергә укып, бергә сөенде.

1 алып баручы:Бөек Ватан сугышы... Илебез тарихында гаять зур урын алып торучы, миллионнарча кешеләрнең гомерен алып киткән дәшһәтле һәм истәлекле бу вакыйга күпләребез күңеленә әтиләребез һәм бабаларыбызның яу кырында кичергәннәре турындагы саран хатирәләре, әниләребезнең һәм әбиләребезнең тылдагы авыр тормыш турындагы күз яшьләренә күмелеп сөйләгән хикәяләре аша сеңеп калган.

2 алып баручы:1941 елны немец илбасарлары безнең илебезгә басып керәләр. Канлы аяусыз сугыш, билгеле инде, районыбызның бер генә авылын да, шулай ук Күҗәкәне дә , читләтеп үтмәгән.

1 алып баручы: Бу авыл Советыннан 515 кешене фронтка озаталар. Кызганыч, шуларның 386 сы яу кырында ятып калган.

2 алып баручы: Батырларны барлый-барлый,

                                Тарих битен актарам.

                                Ватандашлар батырлыгын

                                Укып гаҗәпкә калам.

1 алып баручы: 1941 елның июнь аенда сугышка, Күҗәкәдән иң беренче булып, Шәфигулла Гыйлмуллинны озаталар. Көн саен солдат озату, елаш, күз яше түгү башлана.

2 алып баручы: Ил күгендә ул батырлар

Йолдыз булып яналар.

                                Ул исемнәр тарихлардан

                                Мәңгелеккә баралар.

1 алып баручы: 1941 елны икмәкләр урылып-сугылып бетмичә, кар астында кала. Авылга ачлык килә. Басуда шыткан икмәкне ашап 73 кеше үлә. Солдатларның да үле хәбәре килә башлый.

2 алып баручы: Ә батырлар үлми беркайчан да,

                                Кайта алар, кайта әйләнеп.

                                Гасырларга күчә исемнәре,

                                Хәтер җебе белән бәйләнеп.

1 алып баручы: Күҗәкә авыл Советы буенча Бөек Ватан сугышында батырлык күрсәтеп, туган ягына исән-сау әйләнеп кайткан 5 кеше – Шәмсиәхмәтов Нургали, Хисаметдинов Фазыл, Минмухаметов Динмөхәммәт, Галиев Габит, Ханнанов Шаех – Кызыл Йолдыз ордены белән; 1 кеше – Хәкимов Фәхерлегаян - ΙΙ дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән; 4 кеше – Гаптелатипов Әхмәтзәки, Тимиров Җирдис, Хамидуллин Мискәт, Хусаинов Нәҗип - ΙΙΙ дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнәләр.

2 алып баручы: Һәрбер бүләк артында сугышчыларның аерым батырлыгы, кабатланмас язмышы тора. Бөек Җиңүнең нигезендә горур халкыбызның батырлыгы, гасырлар буе чыныккан милли рухы, әхлакый сафлыгы ята.

1 алып баручы: Ирләр китте, кызлар елап калды,

                Елап калды күпме хатыннар.

                Туйда кигән күлмәкләре калды,

                Күпме бала калды тумаган.

                                Бер кайтырбыз,  диеп киткән юлдан

                                Китсәләр дә алар кайтмады.

                                Алар өчен бары җилләр генә

                                Ачып – ябып йөрде капканы.

                                Алар өчен янды ялгыз ана,

                                Күз нурларын сирпеп еракка.

                                Тик ил өчен, геройларча, дигән

                                Хәбәр генә кайтты бу якка.

                                Хәбәр генә кайтты бу якларга,

                                Ядкарь булып ялгыз анага...

                                Һәм ир даны кайтты югалмыйча,

                                Мәңгелек ут булып янарга.

2 алып баручы: Татарстан фронтка ил азатлыгы өчен көрәшкә 700 меңнән артык улын һәм кызын озата. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 300 дән артык татарстанлы Советлар Союзы Герое һәм Дан орденының тулы кавалеры исемнәренә лаек була. 200 меңнән артыгы хәрби орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

1 алып баручы: Шулар арасында безнең Актаныш районыннан чыккан 5 гаярь ир-егетебез илнең иң югары хөрмәтенә – Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар. Алар:

                Дәүләтов Баян Еркәй улы;

                Заманов Хәсән Заман улы;

                Һадиахметов Гомәр Мостафа улы;

                Орлов Николай Сергей улы;

                Фадеев Сергей Михаил улы.

2 алып баручы: Бүгенге кичәбез 5 Советлар Союзы Героеның берсе булган Күҗәкә авылы егете Заманов Хәсән Заман улының тууына 100 ел тулуга багышлана.

1 алып баручы: Заман сиңа үзенең исемен биргән,

                                Заман белән исемең яралган.

                                Сугышта да син гел алда идең,

                                Син гел алда идең заманнан.

                                Сугыштагы кебек син каядыр

                                Киттең кереп, киттең үлмәдең.

                                Синең арттан өлгермәде заман,

                                Тапшырылмый калды бүләгең.

                                Йөрәгемдә әрнү уты яна ,

                                Йөрәгемдә минем яна ут.

                                Син үлмәдең, сине эзли Ватан,

                                Бер аваз сал безгә, Заманов!

2 алып баручы: 1912 елның сентябрь аенда Күҗәкә авылында нәселенең эшчәнлеге, гайрәтлелеге белән танылган Гыйльманов Шәехзаман белән Гөлҗамал апаларның күптәнге яшерен өметләрен чынга ашырып, 4 кыздан соң малай туа! Бу зәңгәр күзле малайга мулла Хәсәнҗан дип исем куша.

1 алып баручы: Әлеге гаиләне тулыландырып, Хәсәннән соң тагын 2 малай дөньяга килә. Шулай итеп, алар 7 бертуган булып, бөдрә таллар белән уратып алынган яшел тугайда тәгәрәшеп уйнап үсәләр.

2 алып баручы: Хәсән иптәшләре арасында төрле уеннар уйлап табуы, тәвәкәллелеге белән аерылып тора.

1 алып баручы: Балачак бик тиз уза... Авылның башка малайлары кебек үк, Хәсәнҗан да тырмага чыга, яшьләр белән кичке уеннарга йөри, сабантуйларда ат чабышларында катнашып җиңүләр яулый.

2 алып баручы: Сабантуйда көрәш барган мәйданнардан

                                Сугыш җиле әтиләрне йолкып алган.

                                Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә

                                Яраланган аккош кебек ятып калган.

1 алып баручы: Илне индустрияләү башлангач Хәсәнҗан да, авылдашы Шәехҗан белән бергәләп, Донбас шахталарына китә.

2 алып баручы: 1941 елның шомлы хәбәрен ул Ижевский да каршылый. Хәсән инде шунда оя корган, өйләнгән, ике кызы – Гөлҗиһан белән Гөлмәрьям туган. Гөлҗиһан бераз әнисенә тартса да, Гөлмәрьяме  гел үзенә охшаган: зәңгәр күзләр, куе кара чәчләр. Бик авыр була ата кешегә аерылышу.

1 алып баручы: Юлбасарлар таптый җиребезне,

                                Ватан сугышына мин китәм.

                                Менә балам, син – әнкәсе аның,

                                Балабызны тотып ант итәм.

                                Синең өчен, шушы балам өчен,

                                Нәселем өчен, туган ил өчен,

                                Мылтык тотып баскан эземнән

                                Бер адым да артка чигенмәм!

2 алып баручы: Сугышта батыр була ул, балачагындагы кебек тәвәккәл була. Бирелгән һәрбер бурычны җиренә җиткереп башкарганы өчен аны солдатлар да үз итә, командирларның ныклы терәге була. Янган авыллар, җимерелгән шәһәрләр аша күп үтәргә туры килә аңа.

1 алып баручы: 1943 елның 3 ноябрендә таң белән Совет гаскәрләре Киев өчен көрәшкә чыгалар. Хәсәннәрнең дивизиясе төп көчләр юнәлешендә хәрәкәт итеп, беренчеләрдән булып, Днепр аша кичәргә юнәлә. Менә алар биек ярга килеп чыгалар. Днепрның уң як ярына күтәрелеп дошманга каршы атакага омтылалар, ләкин дошман көчле була, батыр сугышчыларыбызны Днепрга ыргытырга тели. Беренче атака, икенче, өченче...

2 алып баручы: Барды сугыш, бетте чарпаланып

                                Туган әнкәм – газиз кара җир...

                                Калды ятып, калды канга батып,

                                Минем якташ, таныш баһадир.

                                Тамды җиргә, сеңде ал кан

                                Һәм иң соңгы гомер тамчысы.

                                Калды шунда, калды читтә яткан

                                Ап – ак баулы корыч каскасы.

1 алып баручы: Күпме баргандыр бу сугыш, әйтүе кыен. Хәсән беренче булып дошман траншеясына ташлана, бер-бер артлы өч үзйөрешле корал машиналарын шартлата һәм шунда ул үзе бик каты яралана.

2 алып баручы: Килеп төште бомба, сыкранды җир,

                                Югалдык без, калдык түбәндә.

                                Ком ишелде өскә, “Менә үлем,

                                фани дөнья, сау бул!” – дигәндә,

                                Санитарлар чокып алды безне.

1 алып баручы: Әйе, Хәсәнне санитарлар табып алып госпитальгә китерәләр. Янында кемлеген,кайсы часть сугышчысы булганлыгын раслаучы документы да булмый. Исем-фамилиясен дә кайчандыр Гөлҗәннәт Замановадан килгән хат кисәгенә нигезләнеп кенә язалар. Хәсәнгә бер-бер артлы берничә операция ясыйлар. Рядовой Х.Заманов яңадан сафка баса. Әлеге канкойгыч сугышта ул берничә тапкыр яраланып, шуларның 2се бик авыр була.

2 алып баручы: Ә үзенең элеккеге частенда аны 1943 елда үлгән дип санаганнар, өенә кара кәгазь җибәрелгән.

1 алып баручы: Килер ул көн: тагын күрешербез,

                                Сугыш кырын горур кичәрбез;

                                Исән булсак, бәлки, табышырбыз,

                                Тормыш җебен дәвам итәрбез.

2 алып баручы: Хәсәнгә 1944 елның 10 гыйнварында Днепрны кичкәндәге һәм Киевны азат итүдәге күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое  грамотасы бирелә. Грамотага аның фамилиясе хата белән язылган була. Шушы бер хәрефне төзәтү өчен шактый еллар үтә.

1 алып баручы: Герой Хәсән Заманов 1951 елда Урал тау итәгендә Баяновка поселогында вафат була. Ул вакытта аны беркем дә герой дип уйламый, чөнки аның данлы исеме сугыш беткәннән соң, дистә ел үткәч кенә хуҗасын эзләп таба.

2 алып баручы: Син – Герой, белмәдең ул хакта,

                                Кайтсаң да сугыштан сау калып.

                                Ватан гел юксынып эндәшә:

                                Заманов, Заманов, Заманов...

                                Син – Герой, белмәдең ул хакта,

                                Бүләгең тапшырмый чара юк.

                                Ватан гел юксынып эндәшә:

                                Заманов, Заманов, Заманов...

                                Син – Герой. Син яклап сугышкан,

                                Кан койган ярлар нык, заман нык.

                                Ватан гел юксынып эндәшә:

                                Заманов, Заманов,Заманов!

1 алып баручы: Бөек Җиңү килде... Еллар үтте...  Документлар тәртипкә салынды. Геройларның туганнары барланды. Күпләргә әтисенең, улының, туганының тапшырылмый калган бүләкләре тапшырылды.

2 алып баручы: Хәсән Заманов кызы Гөлмәрьямгә дә өлкә шәһәре Свердловскийдан пакет килде. Ул гаҗәпләнде дә, дулкынланды да. Ни булыр бу? Әтисе исән кайтты бит, орден – медальләре дә күп иде, тапшырылмый калганы да булды микәнни?

1 алып баручы: Ә документта әтисенең СОВЕТЛАР СОЮЗЫ ГЕРОЕ икәнлеге бәян ителгән! Ни үкенеч, герой үзенә бирелгән бүләк турында белми үлеп китә.

2 алып баручы: Бүгенге көндә Свердловский шәһәре үзәгендәге Тынычлык мәйданында герой Хәсән Замановка алсу мәрмәрне чүкеп ясалган истәлек һәйкәле куелган. Аның Алтын йолдызы да, Алтын йолдыз астындагы “Советлар Союзы Герое Хәсән Замановка” дигән сүзләре дә тутыгуга мәңге бирешми торган затлы сары металлның кайнар эретмәсе белән йөгертелгән.

1 алып баручы: Туган авылы Күҗәкәдә дә төп белем бирү мәктәбе каршында геройга авылдашлары һәйкәл торгызганнар. Ул һәйкәл, һәрвакыттагыча, бүген дә чәчәкләргә күмелеп утыра.

2 алып баручы:Гүр иясе булып аусаң да,
Әҗәл белми синдәй батырлар.

Утта янып көлгә калсаң да,
Һәйкәл куя сиңа гасырлар.

1 алып баручы:Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Вакытлар үтүгә сүрелеп,

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

2 алып баручы:Ил җиңүне зур югалтулар бәрабәренә яулый. Ул күпмилләтле халкыбызның бөек рухы, аның дөнья тарихын язу сәләте турында сөйли. Бердәм халык булып һәм ил белән бер булып, без авыр сугыш сынауларын уза алдык.

1 алып баручы: Бүген бездә бәйрәм. Күздән яшь тамса да,

Без бәхетле - аяз күгебез.

Саклап калсак иминлекне җирдә

Аяз булыр килер көнебез.

2 алып баручы: Әйе, беркем дә онытылмады, бернәрсә дә онытылмады дигән сүзләр, әвәлгечә, илебезнең тайпылышсыз кыйбласы булып калсын иде. Кеше иңнәре күтәрә алмаслык зур михнәтләр кичереп, соңгы көчләрен биреп,азатлыгыбызны, бәйсезлегебезне һәм тормышның үзен яклап – саклап калган фидакарьләргә карата йөрәкләребездә тирән ихтирам һәм олы рәхмәт хисләре йөртәбез.

1 алып баручы:Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр, һәм халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. Бу куркыныч еллар сабагы күңелдән китмәсен, яшьләр героик тарих белән горурлансын иде. Яңадан сугышлар күрергә язмасын, илебез күге һәрчак аяз, күңелләребез һәрчак тыныч булсын.

2 алып баручы:    Һәр көн алсу таңнар атсын,

Күңелне куандырып.

Таңнарда кошлар сайрасын,

Бар җиһанга кушылып.

Сугыш уты җирдә кабынмасын,

Гөрләп үссен игеннәр.

Матур тормыш өчен көрәш барсын,

Ишәймәсен гарип – ятимнәр.

Бүгенгенең гүзәл бер мизгеле

Күңелләрдә калсын уелып,

Соңгы кабат булмас язган булса,

Гөрләшербез кабат җыелып!