Татарстан -туган илем. 3 нче сыйныф (рус төркеме) өчен дәрес планы.
план-конспект занятия по теме

                                                                                                              

Әдәби уку: 3сыйныф  (рус төркеме)
     Тема.Татарстан – туган илем. 
      Максат: 1. Татарстан турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системага салу. 2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау;

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Татарстан - туган илем162.33 КБ

Предварительный просмотр:

Гайфуллина Альфина Вазировна

 МАОУ “СОШ№4”  РТ г.Нурлат   

           Учитель татарского языка и татарской литературы                

                                                                                                             

Әдәби уку: 3сыйныф  (рус төркеме)
     Тема.Татарстан – туган илем. 
      Максат: 1. Татарстан турында алган белемнәрне кабатлау, ныгыту, системага салу. 2. Укучыларның логик фикерләү сәләтен үстерүгә шартлар тудыру.
3.Туган якка хөрмәт, мәхәббәт тәрбияләү.

Бурыч: Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен, үз-үзеңә бәя бирү мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру.

УУЭ

Регулятив:

- укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү;

- кагыйдәләрне, күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу;

Танып белү:

-тиешле мәгълүматны табу, билгеләү;

-төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау; 

Коммуникатив:

- хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Шәхси:

Ярдәмчеллек, башка кешеләргә карата кайгыртучан булу.

Җиһазлау: компьютер,   Татарстан картасы, герб, флаг, схемалар, карточкалар, презентация, интерактив такта, рәсемнәр
Дәреснең тибы: кабатлау

             Предметара бәйләнеш: география

                                             Дәрес барышы

I Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.

  •  Исәнмесез,  балалар!
  •   Исәнмесез, хәерле көн!

                         Матур  үтсен  көнебез!

                        Көләч  булсын  йөзебез!

                        Булыйк  һәрчак  әдәпле,

                        Отыйк  матур  гадәтне.

                       Дөрес,  матур  утырыйк,

                      Тырышып  җавап  бирик.

2.Дежур укучы белән әңгәмә.

3. Һава турында сөйләшү

- Макар, спроси у Маши какая сегодня погода?Һ.б.

II Белемнәрне актуальләштерү. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

 1.Кроссворд чишү. 

Горизонталь сызык буенча.

1.Татарстанда  яшәүче милләт. (татар)

Вертикаль сызык буенча.

2.Чистай шәһәрендәге завод исеме. (сәгать)

3.Урманда яшәүче җәнлек.(тиен)

4.Татарстан флагындагы төс.(ак)

5.Без яши торган шәһәр исеме .(Нурлат)

III. Дәрескә максат һәм бурычлар кую

– Горизонталь сызык  буенча нинди сүз килеп чыкты? ТАТАРСТАН

- Бу сүзнең безнең дәрескә нинди катнашы бар?

- Димәк, бүген  дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

Нәтиҗә: - Татарстан турында сөйләшәчәкбез.(Тактага дәреснең темасын элеп кую)

 “Татарстан – туган илем”

- Балалар, бүген дәрестә без сезнең белән Татарстан турында алган белемнәребезне кабатларбыз Һәм ныгытырбыз.

IV. Белем һәм осталыкларны төрле ситуацияләрдә куллану. 

1. Раунд тэйбл стркуктурасы буенча эш.

  - Балалар, сезнең алдыгызда карточкалар ята. Анда җөмләләр бирелгән. Ләкин көчле җил чыгып җөмләдәге сүзләрне бутап бетергән. Әйдәгез, дөрес җөмләләр төзибез. Ребята, сильный ветер  перепутал слова  в предложениях. Давайте правильно составим предложения. Кем тизрәк төзеп бетерер икән?

       1. ак, кызыл, яшел , Флагта, төсләр, бар.

2. ак барс , сурәтләнгән, гербта.

       3.бар, ак  барсның, канаты.

4.гербы,флагы, гимны , Татарстанның, бар.

Җөмләләрне балалардан укытып чыгу.

- Әйдәгез, хәзер дөрес җавапларны тикшерик һәм нәтиҗә ясыйк.

 Нәтиҗә: Татарстанның гербы, флагы, гимны бар. (Нәтиҗәне тактага элеп кую)

  • Рәхмәт балалар, сез бу биремне дә дөрес үтәдегез.

 2.Татарстан шәһәрләре турында диалоглар төзү. Парлы эш.

- Мин сезгә биремнәр таратам. Бирем диалогны тулыландыр, җилкәдәш дустың белән сөйләш дип атала. 

                    Казан

1.   - ... ?

- Татарстанның башкаласы – Казан шәһәре.

- Казада нинди бөек кешеләр яшәгән?

     - ..., ..., ... .

     - ...?

     -Габдулла Тукай – бөек шагыйрь.

     - Ә Муса Җәлил кем?

     - ... .

     - ...?

-  Казанда театрлар, музейлар, цирк,зоопарк бар.

                Чистай

2. - Дима,Чистайда нинди завод бар?

   - ... .

   - ... ?

   - Чистай – борынгы шәһәр.

                      Алабуга

3. -Дима, синең Алабуга шәһәрендә булганың бармы?

    - ... .

    - Алабугада нинди бөек кешеләр яшәгән?

    - ... .

    - Кем ул Шишкин?

    - ... .

Ял минуты  ”Кояшлы ил” җырын җырлау.

                    Нурлат

4.   -  ... ?

- Мин Нурлат шәһәрендә яшим.

- Нурлатта нинди биналар бар?

- ... .

- Нинди урамда торасың?

- ... .

- ... ?

-  4 нче мәктәптә укыйм.

            Әлмәт

5.  - ... ?

- Әлмәт зур, матур шәһәр. Ул - нефтьчеләр шәһәре.

               Яр Чаллы

 6. - Саша, Синең Яр Чаллыга барганың бармы?

     -  ... .

     - ... ?

     -    Әйе, ошады.

- Яр Чаллыда нинди завод бар?

-  ... .

- Балалар,  сез тагын Татарстандагы  нинди шәһәр исемнәрен беләсез? (Картадан күрсәттерү)

- Димәк, Татарстанда нинди шәһәрләр бар? Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә: Татарстанда Казан, Чистай, Әлмәт, Алабуга, Яр Чаллы, Нурлат һәм башка  шәһәрләр  бар. (Нәтиҗәне тактага элеп кую) Картадан шәһәрләрне күрсәттерү.

3. Ә хәзер, ТАЙМД РАУНД РОБИН  структурасы буенча “Тәрҗемәче” уенын уйнап алабыз. Ахырдан  иң оста тәрҗемәчене билгеләрбез.

   Как скажете  о том, что:

-  в лесах живут  лисы, зайцы,  волки,  лоси;

-  в лесах растут ягоды, грибы, цветы, деревья;

- через Татарстан текут Волга, Кама, Вятка, Белая;

- в Татарстане много  лесов,  рек, озёр.

- Әйдәгез, хәзер дөрес җавапларны тикшерик. Нинди нәтиҗә ясыйбыз?

Нәтиҗә: Татарстанда  урманнар,  елгалар, күлләр күп. (Нәтиҗәне тактага элеп кую) Картадан елгаларны күрсәттерү.

 -Бик әйбәт, рәхмәт балалар. Мин бик шат.

                                       

                                            Дәреснең моделе

        Татарстан – туган илем

                                                 

Символлар

    герб

   флаг

   гимн

 

Шәһәрләр

Казан,Чистай, Алабуга, Нурлат, Әлмәт, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләр

 Табигать

 урманнар

 елгалар

  күлләр

V Белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру

 - Балалар, хәзер нокталар урынына төшеп калган сыйфатларны куеп  хикәя

төзибез.  Эшне төркемнәрдә эшлибез. Кайсы төркем алдан эшләп бетерер?  

    Без Татарстанда яшибез. Татарстан - ... , ... республика.Татарстанда ... шәһәрләр, ... авыллар, ... урманнар, ... елгалар һәм ...  күлләр күп. Урманнарда ... төлкеләр төлкеләр, ...  куяннар, ... бүреләр, ... пошилар яши.

- Укучылар, хикәябезгә нинди исем бирер идегез? (Җаваплапрны тыңлау, уртак фикергә килү) Исемен “Татарстан – туган илем” дип алу.

 - Ә зәзер хикәянең исемен текстыгызның өстенә язып куегыз.

- Хикәяне кем сөйләп күрсәтә ала? Теләүчеләр бармы? (Хикәяне теләүче укучылардан сөйләтү.)

VI. Өй эше турында мәгълүмат, аны үтәү буенча күрсәтмә бирү

1. составить рассказ о Татарстане;

2. составить кроссворд на тему “Татарстан”;

3. составить диалог на тему “Татарстан”.

VII. Рефлексия. (дәрескә йомгак ясау).

- Дәрес башында үзебезгә нинди максат һәм бурычлар куйган идек?

- Без үзебезнең бурычларыбызны үтәдекме?

- Сезгә күбрәк нәрсә ошады? Ни өчен?

- Татарстанның нинди дәүләт символлары бар?

- Татарстанда нинди шәһәрләр бар?

- Татарстанның табигате нинди? Һ.б.

VIII. Укучыларның белемен бәяләү. Үзбәя

  - Укучылар, дәрес башында мин сезгә түгәрәкләр тараткан идем.Ә хәзер мине игътибар белән тыңлагыз һәм түгәрәкләргә исемнәрегезне языгыз. Дәрестә кем бар эшне дә аңлап, үз – үзенә ышанып эшләде, түгәрәкләрегезне шат йөзле кояшка куегыз.Әгәр бераз икеләнебрәк эшләгән һәм ялгышкан булсагыз, малай рәсеменә  куегыз. Сезгә эшләр бик авыр тоелган булса һәм сез биремнәрне үти алмаган булсагыз,түгәрәкләрегезне айга куегыз.

- Оля, син нинди рәсем сайладың? Ни өчен?

- Аня, Толикка нинди билге куяр идең? Ни өчен? Һ.б.

C:\Users\Home\Desktop\кояш.jpgC:\Users\Home\Desktop\9ecfb1b27361.jpgC:\Users\Home\Desktop\ай.jpg

Саубуллашу


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Казан -Татарстанның башкаласы. 6 нчы сыйныф өчен (рус төркеме).

Игътибарыгызга башкалабыз Казан турында 6 нчы сыйныф өчен бәйләнешле сөйләм теле үстерү дәресенең үрнәген тәкъдим итәм. Дәрестә Татарстан республикасы, аның башкаласы Казан турында булган белемн...

Р.Вәлиеваның "Туган көндә" хикәясе буенча ачык дәрес(3 нче сыйныф татар төркеме)

Өченче сыйныфларда үткәрелгән ачык дәрес.Дәрестә аудио, видео язмалар кулланыла.Дәрес призентация ярдәмендә  алып барыла....

4 сыйныф. Рус төркемендә татар әдәбияты дәресе."Татарстан - туган җирем"

Дәрес план-конспекты Дәрес темасы: Татарстан – Туган җиремМаксатлар:Фәнни максат (Яңа материалны аңлату): Укучыларның Татарстан, туган җир, гореф-гадәтләр темасына бәйле мәгълүмат бирү, бел...

2 нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы

2нче сыйныф рус төркеме өчен туган телдә әдәби уку буенча эш программасы...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы

5 нче сыйныф рус төркеме өчен туган тел буенча эш программасы...

“Туган җирем -Татарстан” темасын йомгаклау 9 нчы сыйныф (рус төркеме)

Дәреснең максаты: Татарстан республикасы турында белемнәрне тирәнәйтү, системага салу, БСТҮ.Бурычлар: Белем бирү: Татарстан республикасы турында булган белемнәрне тирәнәйтү;  укучыларның диалогик...