"Мәгариф" журналында мәкалә. “Тәнкыйть – кирәкле бер шәйдер”
статья (11 класс) на тему

Иксанова Альфия Миннеабзальтыновна

"Мәгариф" журналы  "Г.Тукай - публицист" конкурсы игълан итте. Күз угымда торган материалларны барлап,   “Тәнкыйть – кирәкле бер шәйдер” дигән темага дәрес-семинар эшкәртмәсе эшләдем. Дәрес эшкәртмәсе комиссия әгъзаларын игътибарсыз калдырмады. Алар аңа уңай тәтиҗә бирделәр.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл g._tukay_-_publitsist_konkursyna.docx27.05 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: “Тәнкыйть – кирәкле бер шәйдер”

                                          Г.Тукай

   (Дәрес – семинар)

Максат: 1. Укучыларны  Г.Тукайның шагыйрь генә түгел, оста тәнкыйтьче дә булуы белән таныштыру.

2. Тәнкыйть мәкаләләренә карата үз  фикерләрен белдерә алырга өйрәтү.

3. Тәнкыйтьнең әдәбиятны үстерүдәге ролен аңлату.

Җиһазлар: Г. Тукайның портреты, әсәрләре җыентыклары,  замандашларының портретлары (слайдлар).

Дәрес схемасы:

1. Укытучының кереш сүзе.

2. Тәнкыйть нәрсә ул? дигән сорау буенча әңгәмә.

3. Г. Тукайның “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” мәкаләсе турында сөйләшү.

4. Г. Тукай -тәнкыйтьче. Укытучыларның башка тәнкыйть мәкаләләре турындагы фикерләр.

5. Шагыйрьнең тәнкыйтьне өчен алган шигырьләре.

6. Йомгаклау. Г. Тукай – тәнкыйть ярдәмендә әдәбиятны үстерү.

7. Кулланылган әдәбият.

Дәрес барышы.

Укытучының кереш сүзе.

    Г. Тукай үз заманының талантлы шагыйре генә түгел, атаклы публицисты да булган.  Бу фикерне шагыйрьнең замандашлары да әйткән, әдәбият галимнәре дә исбат итә. Чөнки Г. Тукай яшәгән заманда бер генә газета-журнал да аның шигырь һәм мәкаләләреннән башка чыкмаган диярлек. Тукай шагыйрь булмыйча публицист  кына булса да олы галим булып калыр иде. Әмма ул тормышның, үз заманының үзәгендә кайнаган, һәр нәрсәгә, һәр вакыйгага үз фикерләрен белдерә барган. Бер генә яңа әсәр дә, мәдәният яңалыгы да аның игътибарыннан читкә калмаган. Шагыйрь 20 нче йөз башында ук әдәбиятны һәм мәдәниятне үстерүдә тәнкыйтьне төп этәргеч итеп күргән. Игътибар итегез һәм язып та алыгыз әле, менә нәрсә ди ул тәнкыйть турында. “Тәнкыйть, безнең заманыбыз кебек, китаплар, брошюралар, газеталар, журналлар таулар кадәр өелеп барган бер заманда, кирәкле генә түгел, ансыз торып булмый торган бер нәрсә”.

      Сез ничек уйлыйсыз, тәнкыйть сүзе нәрсәне аңлата? Фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.

  • Тәнкыйть – кемнең дә булса җитешсез ягын күрсәтү,
  • Яхшы эшләре өчен мактау,
  • Әдәби әсәрләрне анализлау: аларның уңай һәм җитешсез якларын күрсәтү.

           Укытучы

    Мин сезнең фикерләрегез белән килешәм. Хәзер инде  әйткән сүзләрегезнең ни өчен эшләнүен дә аңлатып китсәгез иде.  

           Укучы

     Тәнкыйть ярдәмендә кешеләрнең җитешсезлекләрен бетереп була. Мактасаң, ул тагын да яхшырак эшләргә тырыша.

          Укытучы

        Фикерләрегез белән килешәм. Хәзер инде без Г. Тукайның “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” (шәйдер – нәрсәдер) мәкаләсенә якын килик. Безнең семинар дәресебез дә шул темага багышланган. Сезгә аерым сораулар һәм темалар да тәкъдим ителгән иде. Сез бүген шулар белән таныштырырсыз дип уйлыйм.

         Укучы

       1907нче елның 17 нче октябрендә “Әль –ислах” газетасында                    Г. Тукайның “Тәнкыйть – кирәкле шәйдер” исемле мәкаләсе басыла. Мәкаләне газетаның төп хезмәткәре һәм оештыручысы Ф. Әмирхан редакцияләп бастыра. Замандашларының фикерләренә, мәкалә – Г. Тукайның Казанга килгәч язган һәм бастырган беренче мәкаләсе. Г. Тукай бу мәкаләне язганда. В. фон Поленцның “Крестьянин” романына Л. Н. Толстой язган кереш сүздән файдалана. Бу әсәр 1902 нче елда басылган була. Г. Тукай бер татар әдәбияты белән генә чикләнми, башка әдәбиятларны да өйрәнә. “Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам”, “Мөбәрәк тәсбыйх” сүзләре шул турында сөйли.

         Укытучы

     Үз мәкаләсендә Г. Тукай нинди мәсәләләр күтәргән?

        Укучы

         Г. Тукай яшәгән заманда бик күп газета-журналлар чыгарыла, китап басу эше киң колач белән үсә. Г. Тукайны укучыга теләсә нинди эчтәлектәге әсәрләр тәкъдим ителү ихтималы барлыгы борчый. Бу хәл исә әдәбият белән, аның үсеше , максатлары белән тирәнтен таныш булмаган кешене төрле юлдан алып кереп китәргә мөмкин, шуңа күрә “Тәнкыйть кирәкле генә түгел, котылгысыздыр”. Әсәр язылгач,  бер тәнкыйтьче чыгып, шул ук әсәрне иләктән сөзеп чыгарып, яхшылыгын бер якка, яманын бер якка аерып, үз фикерләрен белдерсә, укучы дөрес юнәлеш алыр дигән фикердә шагыйрь. “Бу тәнкыйтьне  укыдыктан соңра, әсәрне  мөталәга итүче (тикшергән) адәм, никадәр хәйран улып тормыш илә дә, фикере тугры бер мәркәзгә барачактыр”.

         Укытучы

       Г. Тукай тәнкыйтьне кирәкле дип әйтә әйтүен, ә бу эш кем кулында булырга тиешлеген искәртәме?

         Укучы

        Әйе, искәртә. Ул тәнкыйтьчегә зур таләпләр куя. Аныңча тәнкыйтьче тирән белемле, нык карашлы, принципиаль, намуслы булырга тиеш. Тәнкыйтьче үзе тикшергән әсәрне яхшы белергә, аның җитешсез һәм уңай якларын төгәл аерып куярга, укучыда кызыксыну уятырга омтылсын. Кайбер укучылар нинди әсәр укырга белмиләр. Аларга тәнкыйтьченең ярдәме кирәк. “Чөнки аңар яхшы рисамә (әсәр) табу бөтенләй борчак басуы өстендә бер билгеләнгән борчакны табу кадәр  читендер. Ул әсәр, мәсәлән, ун ел кадәр ни ләкте шуны укып, зиһененә төрле-төрле рәвештә язылган файдасыз рисаләләрнең мәфһүмнәрен (мәгънәләрен) урынлаштырса, мондин соң аңар бер файдалы рисалә очраса да, ул аның мәгънәсен йә бөтенләй аңламас, йә һичнәрсәгә дә татбикъ  (яраштыра) итә алмас. Әгәр бер рисаләне укып та, тиз генә тәнкыйтен дә табып алса, аңар бик уңай буладыр”. Димәк, авыр укучыны дөрес юлдан җибәрүне – тәнкыйтьчегә йөкли.

            Укытучы Укучылар сез Г. Тукайның тәнкыйтьчеләргә куйган таләпләрен исегездә калдыра барыгыз. Язып куйсагыз да зыян итмәс.Чөнки публицист Тукайның бу таләпләре бүген дә актуаль булып кала бирә. Сез дөрес билгеләп киттегез. Тукай кат-кат искәртә. “Ләкин тәнкыйть итүченең дә кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр. Мөнтәкыйд (тәнкыйтьче) булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы матлубтыр” (тиештер). Тагын нинди таләпләр күя соң шагыйрь?

           Укучы Г. Тукай үз мәкаләсендә сыйфат мәсәләсен алгы планга куя. Тәнкыйтьче бу мәсьәләр дә уя булырга – әсәрнең иң яхшы һәм мәгънә юллары белән – мәгънәсез һәм буш юлларны аерырга өйрәтергә тиеш. Китап дөньясында төп игътибарны санга түгел, ә сыйфатка юнәлдерергә кирәклегенә басым ясый. “Халык арасында һаман таралып торган әсәрләребез арасында хөрмәтле гади укучыларыбыз өчен зарарлылары да булу ихтималы юк түгел”. “Китаплар һәм әсәрләр таратуның да, нур һәм мәгълүмат тарату урынына, кайвакыт, томаналык һәм әхлаксызлык тарату ягы да бар”. Сәбәбен дә күрсәтә шагыйрь. Тукай фикеренчә, китап һәм журналлар тарату өчен нәширләргә күп акча кирәк. Тукай белә: акчага корылган җәмгыятьтә халыкка әйбәте дә, начары да тәкъдим ителергә мөмкин. Шуңа күрә тәнкыйть – котылгысыз.  

           Укучы Г.Тукай язылган әсәрләрнең теленә дә игътибар итә. Матбугат һәм әдәбият теленең сафлыгы аларның халыкчанлыгын билгеләүче фактор дигән фикердә тора – шагырь әдәби теленең нигезенә халык теле, аның да төп өлеше сөйләшә торган диалект ятарга тиешлеген  раслый. “Мин, ди ул, - С. Сүнчәләйгә язган бер хатында, - Казанның тәхте пай һәм Казан арты татарларын шушы көнгә кадәр милләтен югалтмаган вә киләчәктә дә югалтмаячак төп халык дип саныйм. Милли әдәбиятыбыз фәкать шулар телендә, шулар рухында гына булуын телим”.

           Укучы Г. Тукай тагын шуңа да игътибарын юнәлтә: тәнкыйтьче әдәби әсәрне бөтенләй бетереп ташларга тиеш түгел. Башкалар иҗаты хакында бары тик үзе әдәбият үсешенә өлеш керткән һәм ярдәм иткән шәхес кенә сүз әйтә ала. Бу шигырь барлык кимчелекләрдән пакъ! – дип язганчы  уйланырга чакыра шагыйрь. Тәнкыйтьнең уяна гына баруына басым ясап: “Без культура дөньясының әлифбачысы гына әле. Айлар, еллар үтәр, әлифбадан үтеп, югары күтәрелербез”,- ди.

              Укытучы Сез Г. Тукайның “Тәнкыйть -  кирәкле шәйдер” мәкаләсе турында шактый гына фикерләр әйтә алдыгыз. Мәкаләр күтәрелгән фикерләрне җыйнап әйтик:

1. Тәнкыйть әдәбиятны үстерүче фактор;

2. Тәнкыйтьчеләр кирәк, алар әдәбиятны  яхшы белгән кешеләр булырга тиеш;

3. Тәнкыйть укучыга ак белән караны аерырга булышсын;

4. Әдәбият сыйфатлы, халыкчан булырга тиеш;

5. Камил эчтәлеккә – камил форма кирәк; “Һәр нәрсәнең дә үсеше чамадан артып китсә, табигый, зарарлы була”

6. Телгә игътибар беренче урында торсын.

7.Газета-журналлар басыла торган әсәрләрен, “нечкә иләктән” үткәрергә тиешләр һ. б.

 Г. Тукай тәнкыйтькә  кагылышлы бер генә мәкалә язганмы?

            Укучы Юк. Г. Тукай тәнкыйть мәсьәләләренә бик күп мәкаләләрендә тукталган. Чордашларына язган хатларында да бу фикерләрне читләтеп үтмәгән. Аның тәнкыйди фикерләре 1905 елгы революциядән соң ук  күренә  башлый.  “Кыямәт көне” (1906), “Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?” (1906), “Сүз башы” (1906), “Уральск имамнарына ачык хат” (1906), “Шигырьләремез” (1907), “Уянгач беренче эшем” (1913) һ. б. . Шагыйрьнең үз заманында чыккан газета-журналлар эшчәнлегенә багышланган мәкаләләре дә бихисап. Ул мәкаләләр бу басмаларның тоткан юлын дөрес билгеләргә ярдәм итәләр.

            Укытучы  Г. Тукайның тәнкыйть  мәкаләләре бик күп. Хәзер шуларның икесенә генә тукталып китүегезне теләр идем. “Шигырьләремез” (1907) һәм “Уянгач беренче эшем”(1913).

           Укучы Мин Г. Тукайның “Шигырьләремез”” (1907) исемле мәкаләсе турында берничә сүз әйтеп үтмәкче булам. Бу мәкаләсендә автор татарларның шигырь сөйли торган үлчәүләренең гаять гүзәл булуын әйтә. Шагыйрь татарларга гына хас бер нәрсәгә игътибар итә, җырлар бер юлның икенчесенә бөтенләй бәйләнешсез булуының мәгънәсен, ролен аңлата. “Әүвәл юк кына сүзләр белән тыңлаучының  колагын торгыз да,аннан соң мәгънәле сүз әйт. Бик яхшы бит!  Шулай көтеп алган кадәрле була”. Моны шагыйрь татар җырларының милли үзенчәлеге дип саный. Рус халык җырларында  мондый күршемнең булмавын әйтеп үтә. Шушы ук мәкаләсендә автор шагыйрь Г. Утыз-Имәни һәм Алаһыяр Суфи иҗатларына да туктала. Алар иҗатында дөньявилык булмавын искәртә. “Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп дөньядан киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагы да артык хәер илә зикер ителер”, ягъни халык арасында киңрәк таралыр иде. Г. Тукай Г. Кандалый шигырьләрен бәйләнешле булганнары өчен мактый, ләкин кайбер әдәби булмаган сүзләре өчен тәнкыйтьли. М. Акмулла шигырьләре Г. Тукайны канәгатләндерми. Аныңча “... безнең татар рухына, татар халкына бер дә тәэсире юктыр, шигырьләреннән тик казакъ  исе, күчмә халык исе чыгып торадыр”.

           Укытучы Әлеге мәкаләсе белән Г.Тукай әдәбият тарихына күзәтү ясый һәм шундый нәтиҗәгә килә: бүгенге көндә заманыбызга лаек шигырьләр юк. Шагыйрь шул чорга җавап бирерлек шигырьләр турында  уйлана.

           Укучы Г. Тукайның 1913 елда язылган “Уянгач беренче эшем” язмасы – үз иҗатына биргән соңгы тәнкыйть мәкаләсе.Ул Клячкин щифаханщсендщ язылган.  Бу мәкаләдә шагыйрь үзенең   7 ел буе иҗат иткәннәрен күздән кичерә, йомшак, җитәрлек дәрәҗәдә  сәнгатьчә булмаганнарын “чүп” дип атый. “Күрдем: Атланганым ишәк икән. Үзем бер җүләр икән. Чыннарым ялган, суларым төтен икән, “мәгълүмнәрем (ак дип караганнарым) бер җәһәннәмгә дип сөйгән утын икән”. Инде мин аларны себердем. Бүлмәмдә “үз сөйгәнем”, “үз сөйгән шигырьләрем” генә калды”. Бу мәкаләсендә Г.Тукай үз иҗатына бәя бирә. Ләкин чын бәяне киләчәк кешесенә калдыра.  “Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”, - ди.

           Укытучы Шулай итеп Г. Тукай үз иҗатына да тәнкыйть күзе белән  карады. Шунысы ачык: шагыйрь  халык алдында, киләчәк буын каршында җаваплы икәнен бервакытта да онытмады. “Җырлыймын, ләкин тырышкан файда барлык халкыма?” – дигән сорау аны һәрвакыт борчып та, рухландырып та торды. Менә шушы сорауга лаеклы җавапны табу аңа үтелгән тормышы һәм иҗат юлының мәгънәсен тәнкыйть аша бәяләүгә дә мөмкинлек бирде. Ә бу тәнкыйть исә шагыйрьнең үзенә һәм иҗатына булган таләпләре үсә, үзгәрә һәм яңара баруын күрсәтте. Г.Тукай йомгаклап шуны әйтәсе килә: Г. Тукайның публицистик теле тәнкыйть сүзе белән ачыла. Тәнкыйть аның шигырьләрендә дә чагыла. Хәзер шуларның берничәсен тыңлап китик.

     Шагыйрьнең шигырьләре укыла.

“Печән базары, яхут яңа Кисекбаш”тан өзек.

“Күрдегезме?” “Мөтәшагыйргә”            “Шагыйрьгә”

“Безне урынсыз яманлыйлар”

“Мөхәрриргә” “Милләтчеләр””Нәрсәдән?”

“Хөрмәтле Хөсәен ядкяре” һ. б.

Рәхмәт укучылар!

     Шагыйрь һәм публицист, журналист Г. Тукай – ныкъ тәнкыйть мәкаләләрен, шигырьләрен кыскача гына булса да күздән кичергәннән соң, халыкыбызның бөек шагыйрьне “Туры Тукай!” дип атавына чын күңелдән ышанасың. Тукай язган мәкаләләр бүген дә әдәбиятыбызны үстерүгә ярдәм итәләр. Әдипләребезгә дәреслек хезмәтен үтиләр.

   


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Шәриф Камал иҗатына карата язылган тәнкыйть мәкаләләре.

Шәриф Камал иҗатына карата язылган тәнкыйть мәкаләләре. Бәлки, кирәге чыгар...

В.Галинең "Артык кашык" хикәясенә тәнкыйть мәкалә

В.Галинең "Артык кашык" хикәясенә тәнкыйть мәкалә...