Эссе "Минем педагогик осталыгым"
статья на тему

Республикакүләм "Мастер-класс" бәйгесенең район этабына

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл esse.docx22.09 КБ

Предварительный просмотр:

Минем педагогик осталыгым.

Эссе.

                                         Язмыш миңа бәхет бүләк итте,

                                        Сайлап бирде мәктәп юлларын.

                                         Мәктәпләрдә укып йөргән чакта

                            Укытучы булды хыялым.

   Укытучы... Күпме мәгънә, күпме аң,  балаларга һәм кешелеккә булган күпме мәхәббәт хисләре туплаган бу сүздә... Юк, гади сүз түгел бу... Яшәешне алга этәрүче, дөньяга матурлык өстәүче, акыл һәм зиһен белән кечкенә генә сабыйлардан Шәхес үстерүче, тәрбияләүче, шул ук вакытта тормышның беренче салкын бураннарыннан, көзнең ачы җилләреннән саклаучы һәм олы тормышка юл күрсәтүче, озатып калучы бөек җан – Укытучы ул.

   Ләкин   һәрбер кеше бу җиһанда укытучы була ала микән? Минемчә, юктыр. Чөнки әлеге бөек һөнәргә иң-иңнәре, киң холыклы, белемле, ә иң мөһиме, бала җанлы һәм киң күңелле кешеләр генә лаектыр.

   Башлангыч  мәктәптә укыган елларымнан ук мин укытучы булырга хыялландым. Мәктәптән йөгереп кайтам, курчакларымны каршыма җыеп утыртам да, урындыкка менеп басып, укытучым Шәмсия апа кебек  дәрес бирәм. Урта мәктәптә укый башлагач, мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачагыма һич тә шикләнмәдем. Безгә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен, 5 нче сыйныфтан башлап,  сыйныф җитәкчебез Гөлинә Хәлимовна укытты. Без аңа үз итеп, яратып Гөлинә апа дип эндәштек. Яшь, чибәр укытучыбыз дәресләрен кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрә иде. Аның гади, эчкерсез елмаюы, матур, аһәңле итеп сөйләүе безне таң калдырды. Шуның өстенә Гөлинә апа матур итеп җырлый, үзе шигырьләр дә иҗат итә иде. Үз фәненә мәхәббәт ялкыны кабызучы, ныклы тәрбия бирүче Гөлинә Хәлимовнага без бик рәхмәтле. Унберенче сыйныфны без  бишәү тәмамладык һәм , өчебез Гөлинә  апа юлын дәвам  иттеп,  татар теле һәм әдәбияты укытучысы һөнәрен  сайладык.  

   Мин үз  фәнемне бик яратам. Һәрбер предмет укытучысы үз фәне аша бүгенге көн проблемасын укучыларга җиткерү һәм аларны чишү юлы өстендә эшли. Безне уртак бурыч берләштерә: яшүсмерне шәхес буларак формалаштыру, мәдәниятле һәм белемле итү, кешелеклелек һәм милли үзаң тәрбияләү. Милләт, милләтле булу, милли мохит булдыру- менә шул инде безне саклап калачак. Ә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен кызыклы итеп, тирәнтен өйрәнү ул - милләтне саклау. Милләтле кеше генә көчле, киләчәкле, дәүләтле. Әлеге фикерләр- минем эшчәнлегемнең төп максаты.

   Балалар  белән  эшләү – зур  бәхет  ул. Алар  гына  риясыз  ярата, шул  яратулары  белән  укытучыга  канат  куя, илһамландыра, ышаныч  тудыра  ала. “Бала  ул  тутырырга  тиешле  буш  савыт  кына  түгел, ә кабыначак  ялкын да”. Плутархның сүзләре педагогиканың  ике  төп  юнәлешен  билгели. Нәрсәгә  өйрәтергә? Ничек  өйрәтергә? Моның  өчен  укучының  кызыксынуы да  мөһим. Менә  шунда  ничек  кызыксындырырга  дигән  педагогик  проблема  туа да инде. Укытуның  төрле методларын, технологияләрен  куллану,  укучыларда  укуга  карата  кызыксыну  уята. Ләкин  бу  шарт  кына  да  җитми әле. Педагогиканың  “алтын  ачкычы “  нинди  соң ул? Ә бит әзер  педагогик  рецептлар  булмаган  кебек, бернинди  ачкыч та  юк. Һәр педагог үз  ачкычын  булдырырга  тиеш, чөнки укучылар  күптөрле. Менә  шуннан  гади  нәтиҗә  ясарга  була: педагогика – сәнгать, ә чын педагог – рәссам.

   Укытучы даими рәвештә һөнәри белемен камилләштерергә тиеш. Чөнки җәмгыятьнең мәгълүмати үсеше гел алга бара. Фәнни әдәбиятны өйрәнү, белем күтәрү курсларында уку, семинарларда, һөнәри конкурсларда катнашу, хезмәттәшләрең белән аралашу – болар барысы да педагогик осталыкны үстерә, булган таләпләрне арттыра. Үз белемеңне күтәрү өстендә туктаусыз эшләү генә тиешле нәтиҗәләр бирә. Атаклы педагог К. Д.Ушинский да: “Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала”, - дип язган.

   Заман сулышын тоеп, заман белән тигез атлап барырга омтылган кешене – заман кешесе диләр. Ә гел үсештә, эзләнүдә булып, заман таләпләренә туры килә торган кеше – һәрчак ихтыяҗ үзәгендә, һәрчак олы тормыш казанында кайнап яши.

   Бүген уку-укыту процессына яңа технологияләрне кертеп җибәрү – укытучы алдында торган төп таләп, көн тәртибенә куелган беренчел мәсьәлә. Заман укытучысы булу, укучыларны үз фәнем белән кызыксындыру, аларның игътибарын җәлеп итү өчен мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә һәм аларны укыту процессында кулланырга тырышам.

   Кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мөхиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән замана баласын укыту-тәрбия эшен компьютер технологияләреннән  башка оештырып булмый. Бүгенге көндә  киң кулланылганы ул - мәгълүмати-коммуникацион технологияләр. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән  балаларда матур әдәбият, фән белән кызыксынуны тудыру минем төп максатларымның берсе булырга тиеш дип саныйм. Кайвакытта  укучыларга  икеле  куясы, тәртипсез  булганнары  өчен  әти-әниләрен  чакыртасы, көндәлекләренә  язасы  килеп  китә, ләкин шул мизгелдә  күңелгә: “Мин – укытучы. Минем  укучыларымның  уңышлары  миннән  тора. Укучы  белән  уртак  тел тапмасам,  минем  өчен  аны  директор  да, аның  урынбасарлары  да  эшләп  бетерә  алмаячаклар. Әгәр  укучы  үзен  шулай  тота  икән, димәк  аңа  педагогик, психологик  ярдәм, минем  ярдәмем  кирәк”. Балачак  энергиясе  иксез-чиксез. Тик  аның  белән, акыллы  идарә  итеп, тиешле  юлга  җибәрә  белергә  кирәк. Дәрестә  укучы  иҗат  итәргә, нәрсәдер  уйлап  табарга  тели  икән, ул очкынны  сүндермичә, ялкын  итеп  кабызырга  кирәк. Уку  аның  өчен  җәза  түгел, ә кызыклы, мөстәкыйль  хезмәткә  әверелергә  тиеш.

   Минемчә, татар теле һәм әдәбият укытучысының иң төп бурычы – укучыда эчке матурлыкка омтылыш тәрбияләү, әйләнә-тирә мохиткә, дөньядагы төрле вакыйгаларга дөрес бәя бирү. Балага белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юнәлеше үзлегеннән белем алуга, дөрес итеп аралашуга, матур итеп сөйләшергә өйрәтүдән башлана.  Кайчакта балаларыбыз чит телдә түгел, үз ана телендә дә дөрес итеп җөмлә төзи белмиләр. Өстәвенә аралаша белү - гомер буена кирәкле осталык. Укучыларымның телдән җавап бирүе, төркемнәрдә эшләгәндә аралашулары, үз фикерләрен исбатлаганда китергән дәлилләре – барысы да баланың тел байлыгы хакында фикер йөртергә мөмкинчелек бирә.  Әлеге проблемага игътибар бирүем нәкъ әнә шуның белән аңлатыла да. Тел дәресләрен күбрәк  проблемалы, иҗади эзләнү–тикшеренү рәвешендә үткәрү дә эзсез калмый: укучыларымның кыю фикерләре, үз тормыш позицияләре сиздерә. Күп вакытта  укучыларга әзер кагыйдә бирмим, шулай ук кагыйдә ятлату да мәсьәләне хәл итү юлы дип уйламыйм. Аларны ничек тә уйланырга, эзләнергә мәҗбүр итәм. Материалны ятлап түгел, аңлап, практик яктан сынап карап кына истә калдыра алуларына күптән инандым инде. Шунлыктан татар теле дәресеме ул, әдәбиятмы укучыларымның әйткән сүзләренә дәлилләр таптырам. Бу исә, укучының алган белемнәрен системага салырга, аларны практик рәвештә кулланырга ярдәм итә.

   Аралаша белүнең төп шарты – бала күңелендә китапка мәхәббәт тәрбияләү. Бүгенге баланы компьютер каршыннан аерып ничек китап укытырга?  Телевизор экраннары аларга шул китапларны алыштырды, компьютер уеннары баланың бөтен буш вакытын йотып бара. Ә сәнгать, музыка, классик әдәбият? Алар бүгенге чор укучылары өчен, ничектер, икенче пландагы әйберләр булып калалар. Бүген мине иң борчыган мәсьәлә әнә шул. Заманча технологияләр кулланабыз, ләкин аларның бала күңеленә, үсешенә  нинди тәэсир ясавы хакында эш узгач, нәтиҗәләрне күргәч кенә беләбез. Әйе, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен нәтиҗәле һәм кызыклы итеп уздыру өчен, информацион һәм компьютер технологияләрен куллану бик кирәк. Бу – бердән, баланың кызыксынуын үстерүче бер ысул булса, икенчедән, материалны истә калдыру, дәресне икенче төрле итеп уздыруның бер чарасы. Ләкин тулысынча компьютер технологияләренә генә нигезләнеп эшләү дә гел уңай нәтиҗә генә бирми. Бала, әдәби әсәрне кулына тотып, аның геройлары тормышы белән яшәгәндә генә эшнең нәтиҗәсе булачак. Бүген исә, сыйныфтагы берничә бала гына ихластан М.Мәһдиев, Ә.Еники әсәрләрен укый, Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр”ен караганда, сиздерми генә күз яшьләрен сөртеп ала.  

   Дәреслек нинди генә булмасын, зурмы ул, әллә кечкенәме, авторы кем, теге, я булмаса бу галимме, барыбер көткән нәтиҗәгә ирешеп булмаячак.  Индивидуаль якын килеп эшләгәндә генә, фәнгә мәхәббәт уятырга мөмкин. Укучыларның материалны үзләштерү дәрәҗәсе төрлечә: берсе теоретик материалны җиңел үзләштерсә, икенчесенә практик күнекмәләр кирәк. Бер укучының язуы начар, орфографиясе дә көчле түгел, ләкин ул иң четерекле сорауларга да дөрес җавап таба, ә икенчесе  әкрен уйлый, ләкин пөхтәлектә, төгәллектә аңа тиңнәр юк.

   Урта сыйныфларда уен-дәрес, практикум-дәресләр отышлы булса, югары сыйныфлар дискуссия үткәрүне, конференция, семинарларны күбрәк ошаталар. Кайчакта балаларга карап утырам да, гел начар билге алучы укучымның тормышта беркайчан югалып калмаячагына ышанам. Аңа үзен шәхес итеп тойдыру, ул да аерым эшне башкалардан остарак итеп башкара белүенә төшендерү – укытучының төп максаты. Бала үз-үзендә ышаныч тапсын, шул вакытта ул үсешкә ирешәчәк!

   Кеше үзенең эшләгән эше белән матур, диләр. Ә безнең эшебезнең нәтиҗәсе – һәр баланың бүгенге катлаулы чорда үз юлын табуы. Алар иманлы, шәфкатьле, миһербанлы икән, димәк хезмәтебезгә яхшы бәя куярга мөмкин. Киресенчә булса, кайдадыр ялгыш җибәргәнбез дигән сүз. Тулысынча яхшы нәтиҗәгә ирешү мөмкин түгел, ләкин эшебезнең нәтиҗәсе никадәр матур булса, киләчәгебез дә шулкадәр якты дигән сүз, чөнки киләчәгебез балалар кулында.

Фикерләремне татар галиме, язучысы, бөек мәгърифәтчесе Ризаэтдин Фәхреддиннең түбәндәге сүзләре белән  тәмамлыйсым килә: “Балаларыгызны үзегезнең заманыгыздан башка заман өчен укытыгыз, чөнки алар сезнең заманыгыздан башка бер заманда яшәү өчен дөньяга килгәннәр”.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Эссе. "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым. Эссе....

Эссе "Минем педагогик осталыгым"

Минем педагогик осталыгым...

Эссе "Минем педагогик осталыгым "

"Минем педагогик осталыгым" темасына эссе...

Эссе «Минем педагогик осталыгым»

Укытучы! Мин – укытучы! Бу һөнәр – кабатланмас һәм күпкырлы. Кабатланмас, чөнки бары тик укытучы гына гомере буе укый, өйрәнә һәм беркайчанда өйрәнеп бетә алмый.Күпкырлы, ягъни универсаль,чөнки ул бал...

Эссе. Минем педагогик осталыгым

Эш тәҗрибәсенә күзәтү...

Минем педагогик осталыгым

Минем педагогик осталыгым “Тышкы яктан тыйнак күренгән укытучы һөнәре – тарихта иң бөек эшләрнең берсе”К.Д.Ушинский....

эссе "Минем педагогик осталыгым"

"Минем педагогик осталыгым" темасына язылган эсседа үземгнең укытучы һөнәрен сайлавым һәм бүгенге көндә һөнәремне яратып эшләвем турында яздым....