Р. Миңнуллин "Балаларның - яраткан шагыйре"
план-конспект урока по теме

Ахунова (Кашапова) Альбина Раифовна

Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл r._minnulllin.docx21.17 КБ

Предварительный просмотр:

Тема.  Роберт Миңнуллин-балаларның яраткан шагыйре.

Максат. 1) Р. Миңнулинның иҗаты белән таныштыру 

                өчен җирлек тудыру.

                2) Телдән сөйләм күнекмәләрен үстерү.

                3) Шагыйрь иҗатына кызыксыну уяту.

Җиһазлау. Презентацияләр, укытучылар өчен методик

                    кулланма, дәреслек “Күңелле татар теле”,

                    3 сыйныф.

Дәрес барышы

I. Оештыру.

а) исәнләшү

1)Укучылар белән исәнләшү. Психологик уңай халәт тудыру.

-Чылтыр-чылтыр кыңгырау

Чакыра безне дәрескә

Без аны ишетәбез

Һәм дәрескә керешәбез.

2) Укучыларны актив эшкә тарту өчен сораулар бирү.

-Бүген ничәсе? (Бүген.... )

-Бүген атнаның нинди көне?(.......)

-Хәзер нинди ел фасылы?()

-Дәрестә кем юк?(Дәрестә Аня һәм Оля юк)

-Алар авырыйлармы?(Әйе,алар авырыйлар)

-Яхшы, молодцы.

б)өй эшен тикшерү

81 нче бит, 5 нче күнегү ( 2 укучыдан сорау).

II. Актуальләштерү.

  1. фонетик зарядка
  • Укучылар, әйдәгез әле без сезнең белән фонетик зарядка ясап алыйк.

([а]- ана, апа, алма)

([w]-авыз, авыл, вакыт)

([қ]-калын, кавын, карбыз)

([ә]-әни, мәктәп, әби)

  • Ә хәзер тактадагы сүзләрне дөрес итеп, бергәләп укыйк әле. (дәреслекнең 82 нче бит, 2 нче күнегү, бу сүзләр тактага языла)

-Укытучы укый.

-Бергәләп укыйбыз.

-Укучылар аерым укыйлар (һәр укучы бер сүз).

(Сүзлекләрне ачыгыз һәм әлеге сүзләрне сүзлекләргә язып куегыз)

III. Яңа тема өстендә эш.

1)-Укучылар, әйтегез әле сез  нинди язучыларны беләсез?

-(Г. Тукай, Ш. Галиев).

- Бүген без сезнең белән тагын бер язучы белән танышырбыз. Ул Р. Миңнуллин.

 2) -Балалар, Р. Миңнуллин кем соң ул?

-Дөрес, Р. Миңнуллин балалар язучысы (детский писатель).

(презентация белән эш)

-Менә карагыз әле бу Р. Миңнуллин портреты. Ул балалар өчен бик күп шигырьләр язган.

4) Биографиясе өстендә эш.

-Укучылар, мин хәзер сезгә аның тормыш юлы турында биргән мәгълүматны укыйм, ә сез игътибар белән тыңлагыз.

а)Укытучының укуы.

б) Укучыларның мөстәкыйль укуы.

в) Тәрҗемә итү.

г) Укучылардан укыту (5 укучы).

Биографиясен дәфтәрләргә яздыру.

-Укучылар,  мин сезгә  шулай ук Р. Миңнуллинның шигырьләрен укырга кушкан идем.  Сез аларны ятлап та килгәнсез. Әйдәгез, шул шигырьләрне сөйләп алыйк.

а)  Карабаева Карина “Песием”шигыре

б) Гайбадуллина Диана ““К” лар тулган бакчага”шигыре.

IV. Физкультминутка.

Җил исә, исә-исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына-тына, тына,

Агачлар үсә, үсә.

V. Өйрәнелгән текст буенча күнегүләр булдыру.

1)82 нче бит, 3 нче күнегү

                   5 нче күнегү

2) тест (презентациядә)

  • 1.Р. Миңнуллин кем ул?

а)  шагыйрь;

б)  җырчы;

в)  биюче

  • 2.  Р. Миңнуллинның туган ягы?

а)  Башкортстан;

б) Үзбәкстан;

в) Татарстан.

  • 3. Р. Миңнуллин нәрсәләр яза?

а)җырлар;

б)шигырьләр;

в)әкиятләр.

д) –Укучылар, без бүген дәрестә нинди язучы белән таныштык?

VI. Өй эше бирү.

82 нче бит, 4 нче күнегү

VII. Йомгаклау.

 а) билгеләр кую

б) саубуллашу.