Әтием истәлекләре
статья на тему

Әтием истәлекләре

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Әтием истәлекләре14.3 КБ

Предварительный просмотр:

Әтием истәлекләре.

   Урамнан әкрен генә атлап барган олы яшьтәге күкрәге тулы медальле ветеран бабайларны күрсәм, йөрәгем сыкрап куя, күзләремнән үзем дә сизмәстән, кайнар яшьләр бәреп чыга.  Күз алдыма чәчләре чалланган әтием килеп баса. Ул да исән булса, шушы ветераннар арасында булыр иде, дип уйлап куям.

   Яшисен яшәп, балаларыннан хөрмәт һәм ярату хисе тоеп, мәңгелеккә күчкән әтием безнең өчен һаман исән. Авылдагы өй ишеген ачып керүгә ,,кайттыңмы , кызым”  - диеп дәшәр шикелле.

   Әтиебез Хафиз Фатыйх улы Гафиятуллин 1920 елның 8 сентябрендә Елховой авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның балачагы бик авыр елларга туры килә, ачлык ялангачлык, колхозлашу еллары. Яшьли көтү көткән, әти-әнисенә булышкан. Җиде еллык мәктәптән соң, Чирмешәндә өч айлык курс бетереп, колхозда учетчик булып урнаша.

   1938 елда армиягә алына. Украинаның Станислав шәһәре янында хезмәт итә. 1941 елның көзендә хезмәтен тутырып өенә кайтырга тиеш була. Әмма Бөек Ватан сугышы башланып, аларның часте Польша чигендә “3-я истребительская противотанковая” дип аталып,  дошманнарга каршы көрәш башлый.  Бу частьне немец  самолетлары тиз тарката. Өстән яуган немец пуляларыннан әти яраланып, аңын югалта. Шулай итеп, армиядән соң туган авылына кайтыр урынына, әтием пленга эләгә. Ул вакытларда кичергәнен сүз белән генә әйтеп аңлатып бетереп булмый, дия иде ул. Муса Җәлилнең

   “Мин алдымда күрдем шыр сөяктән

    Котылгысыз үлем шәүләсен.

    Кил син миңа үлем бары гомрем

    Коллык белән төгәлләнмәсен”, - дигән юллары белән искә ала иде әтием ул көннәрне.

   Аларны әсирлектән 465 нче полк коткара. Гәүдәгә зур булуына да карамастан, әтиемнең ул вакытта авырлыгы нибары 45 килиграммга кала, ярасыннан кан түгел, ә сары су саркып тора. Ул сугыш беткәнче шушы полк составында дошманга каршы көрәшә.

   Әти 1946 елның 15 маенда гына демобилизациягә эләгә һәм туган авылына әйләнеп кайта.  Ноябрь аенда, авылның беренче чибәре Мәгъмүрә Шәриф кызы белән гаилә корып, 9 бала тәрбияләп үстерәләр. Балаларының һәрберсенә югары белем алырга булышалар.  Һәрбер ата-ана кебек балаларын Туган илне, хезмәтне, кешеләрне яратып, ихтирам итеп яшәргә өйрәтеп үстерделәр. Әниебез бик сабыр, акыллы, ягымлы иде, әтиебезне бик ихтирамлап яшәде.  Туган авылыбызның саф һавасы, әниебез эчергән мәтрүшкә чәйләренең, әрем суларының шифасы тиеп, әтиебез озын гомер юлы кичерде. Ул пенсиягә чыкканчы, оператор булып, НГДУ “Ямашнефть “ тә эшләде. Аны эшендә дә һәрвакыт олылап, хөрмәт итеп тордылар. Пенсиягә чыккач та,  зурлап бүләкләр бирделәр, кирәк вакытта ярдәм кулы суздылар. Хезмәтенә карап хөрмәтен күрсәтә белделәр.  Әниебез 6 июнь 2005 елда, әтиебез 22 январь   2009 елда  вафат булдылар. Алар бергә 59 ел  пар күгәрченнәр кебек, авыл халкына үрнәк гаилә булып, гомер иттеләр. Безнең  яннан китсәләрдә, аларның киңәшләрен тоеп, аларга рәхмәтле булып яшибез, үзебездә күптән әти –әни булсакта.                      

                                                                                                Кызлары  Гөлфия Сахабиева.

                                                                                                    Елабуга шәһәре.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ә.Еники әсәрләренең тел үзенчәлекләре

Аннотация статьи Литературное наследие Амирхана Еники, которому 16февраля 2009 года исполнилось бы 100 лет, наверное, никогда не станет обычным фактом истории. Его немногочисленные рассказы и...

Әтием сүзе. Башлангыч сыйныфларда Ватанны саклаучылар көненә кичә .

Башлангыч сыйныфларда укучы малайлар һәм әтиләр өчен үткәрелгән чара....

Әтиемә багышлыйм

Силы нашего Отечества...

Кешене-туйдыручы һөнәр.Әтием һөнәре.Г.Бәширов.

3нче класска уку дәресенә  план-конспект....

"Сылбах тиит" поэма кистэлэнэ

Уруокпут темата: Алампа «Сылбах тиит» поэматын кистэлэн санаата.   Уруок бэлиэ тыла:  Угус дьон орогойо урдээтин,...

«Познавательно-исследовательская дея-тельность детей на логопедических заня-тиях»

На логопедических занятиях ребенок включен в разнообразные виды деятельности (говорит, пишет, отвечает на вопросы...). Но по его поведению и отношению к занятиям, иногда, видно, что эмоционально ребен...