Урок татарского языка
план-конспект урока (6 класс) по теме

Хасанова Гузалия Гаптельнуровна

Урок по татарскому языку. Тема: " Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Дәреснең технологик картасы0 байтов
Файл dres_tehnologik_kartasy.docx29.18 КБ

Предварительный просмотр:


Предварительный просмотр:

Дәреснең  технологик картасы

Укытучының исем, фамилиясе  -  Хасанова Г.Г.

Сыйныф-_6б            Үткәрү вакыты- 19.09.14   Фән- Татар теле

 Тема- Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр

Дәрес төре- яңа материалны аңлату

Максат:

1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр турында мәгълүмат бирү_____________________________________________________________

2._Ялгызлык һәм уртаклык исемнәрнең_ язудагы әһәмиятләрен аңлап, дөрес язу күнекмәсе камилләштерү_________________________________

3.  Бер-берсенә игътибарлы булу өстендә эшне дәвам итү.

Дидактик әсбаплар :

Укытучы өчен- дәреслек, таратма материаллар

Укучылар өчен- дәреслек

Этап

Дәрес  этабының максаты

Укытучының эшчәнлеге

Укучының эшчәнлеге

Универсаль эшчәнлек

1. Эшчәнлеккә әзерлек

(Оештыру моменты)

Мэнэдж мэт

Укучыларда  уңай

энергетика булдыру,

дәрес тәртибенә

күнектерү

Эш ритмына кертү. Укытучының сөйләме.

-Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек?

Ә хәзер җилкәдәш партнерыгызны сәламләгез!

-Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)

-Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)

-Син килдең! (кулларны җәю)

-Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)

- Яхшы кәефләр белән дәресебезне башлап җибәрәбез!

Сыйныфны эшкә әзерләү.

-Исәнмесез!

Шәхси: эшчәнлеккә әзерлек; регулятив: максат кую; коммуникатив: укытучы, укучыларның үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге.

2. Белемнәрне актуальләштерү

рафт структурасы

Укучыларның  тема буенча нигез белемнәрен    

ачыклау

Белем дәрәҗәсен тикшерү.

Игътибар!!!!

-Быелгы уку елында без татар теленең нинди тармагын өйрәнә башладык?

 -Морфология нәрсә өйрәнә?

-Татар телендә сүз төркемнәре  ничә?

-Мөстәкыйль сүз төркемнәрен атагыз.

-Бик яхшы, укучылар! Ә хәзер өй эшен тикшереп алыйк! Мин сезгә узган дәрестә “Исем” темасына рафт структурасын кулланып постер ясап килергә кушкан идем. Һәр төркемнән бер кешегә сүз бирик әле, укучылар.

Уку эшчәнлеген оештыру өчен, төрле типтагы биремнәрне үтәү.

-Сүз төркемнәрен.

-Татар телендә 12 сүз төркеме бар.

- Исем, сыйфат, сан, рәвеш, алмашлык, фигыль, аваз ияртемнәре.

Постер карала.

Коммуникатив: укучыларның  укытучы һәм үз иптәшләре белән укыту планында хезмәттәшлеге. Танып белү: билгеләрне аерып чыгару максаты белән объектларга логик анализ.

 3. Укыту максатын кую

континиус раунд робин структурасын((обсуждение вопроса в команде) 1 минут вакыт бирелә

Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.  

Проблемалы ситуацияне тәкъдим итү. Игътибар!!!!

-Укучылар, тактадагы слайдка игътибарыгызны юнәлтегез әле. Ике баганада сүзләр бирелгән. Уку барышында континиус раунд робин структурасын куллаып,  түбәндәге сорауга җавап бирегез. Төркемдә эшләү өчен 1 минут вакыт бирелә.

-Әлеге сүзләр бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

Казан

шәһәр

Алсу

кыз

Кукмара

поселок

Акбай

кушамат

Идел

елга

Сафина

фамилия

  • 3 төркемнән 1 нче номерлы укучы җавап бирә.
  • Баш хәрефтән язылган исемнәр ничек дип тә, юл хәрефеннән язылган исемнәр ничек дип атала?

-Теманы ничек дип атыйбыз, укучылар?

Максатлар куя, дәрес темасын  формалаштыра.

  •  Әлеге сүзләр язылышлары белән аерылалар.

  • Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр була. Ялгызлык исемнәр баш хәрефтән, уртаклык исемнәр юл хәрефеннән язылалар
  • Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

Регулятив: максат кую; коммуникатив: сораулар кую; танып белү: гомумуку – танып белү максатын үзлектән билгеләү; логик-проблеманы билгеләү.

4. Авырлыкны җиңү һәм проектны төзү

Эй ар гайд структурасын( 1 минут вакыт бирелә)

Проблемалы ситуацияләрне чишү

Проблемалы ситуацияләрне чишү юлларын ачыклау.

-Дәфтәрләрне ачып,  теманы язып куябыз. Мин сезгә хәзер биремнәр  язылган әзер битләр өләшәм. Эй ар гайд структурасын кулланып, тиз генә андагы билгеләмәләр белән танышып чыгасыз.

Әйе

Билгеләмә

Утверждение)

юк

Барлык исемнәр дә баш хрефтән языла

Кеше исеме, фамилиясе, атасының исеме баш хәрефтән языла

Китап, журнал, газета, спектакль, кино, группа, спорт клублары, командалары исемнәре баш хәрефтән һәм куштырнаклар

эчендә языла

Авыл, шәһәр, поселок, дәүләт, елга, диңгез, океан, материк, тау, чишмә   исемнәре баш хәрефтән языла

Кушаматлар баш хәрефтән языла

Ялгызлык исемнәр төрдәш предметларның һәм затларның берсенә генә  бирелә

Төрдәш предметларның барысы өчен дә уртак исемнәр уртаклык исемнәр дип атала

-Китапларыгызның 12 битен  ачып,  кагыйдәне укыгыз, һәм кабат алдыгызда яткан билгеләмәләрне карап чыгыгыз.

(нәтиҗә ясала)

Максатка ирешү планын төзиләр һәм чараларын билгелиләр ( алгоритм, модель һ.б.)

Укучылар битләрдә эшлиләр.

Модель

                   Исем

Ялгызлык           уртаклык

 

Регулятив: планлаштыру, прогноз ясау; танып белү: модельләштерү, логик- проблемаларны чишү, логик фикерләү чылбырын төзү, дәлилләү, гипотеза һәм аның нигезен күрсәтү; коммуникатив: мәгълүматны эзләүдә һәм сайлауда инициатив хезмәттәшлек.

5. Беренче кат ныгыту

Аңлап кабул итүне тәэмин итү.

Аңлап кабул итүне тәэмин итү. Беренчел йомгаклау (гомумиләштерү)

Игътибар!!!!

-Әлеге модельне 16 нчы күнегү нигезендә ныгытабыз.  Күнегүдән 3 ялгызлык һәм 3уртаклык исем язып аласыз.

Алгоритмнарны телдән кабатлап,типик биремнәрне чишәләр.

Модель тулыландырыла

Регулятив: контроль, бәяләү, төзәтмә кертү. Танып белү: гомумуку- белемнәрне структуралаштыра белү, мәсьәләләрне чишү буенча нәтиҗәле ысуллар сайлау, сөйләмне аңлап төзи белү, рефлексия чаралары һәм шартлары; коммуникатив:  хезмәттәшеңнең үз-үзен тотышын контрольдә тоту, төзәтмә кертү, аны бәяләү.

6. Эталон буенча үз-үзеңне мөстәкыйль тикшерү эшчәнлеге.

Белемнең үзләштерелеш  дәрәҗәсен  тикшерү

Яңа белемнәрне куллану эшен оештыру.

Игътибар!!!!

-Җилкәдәш дустыгыз белән дәфтәрләрегезне алмашып, күнегүне тикшерегез

Мөстәкыйль эш.  Эталон буенча үзтикшерү адымнарын чагыштыру.

Укучылар бер-берсенең эшен тикшерә, нәтиҗә ясала

Регулятив: контроль, төзәтмә кертү; алган белемнәрне аңлап барлау һәм үзләштерәсе белемнәрнең сыйфатының дәрәҗәсен билгеләү; шәхси: эшчәнлек.

7. Рефлексия эшчәнлеге (эш нәтиҗәләре)

модель фрэйера (2 минут вакыт бирелә)

Рефлексияне оештыру.

Игътибар!!!!

  • Бүгенге дәрес сезгә нәрсә бирде?
  • Сезнең өчен нәрсә яңалык булды?

-Ә хәзер фрейер  моделен кулланып,  белемнәребезне тикшереп алыйк. Алдыбыздагы битләрне мин күрсәткәнчә бөклибез. Уртага ялгызлык исемнәр дип язып куйдык. Билгеләмәсен, характеристикасын, мисалларын һәм капма-каршы мисалларын язасыз .

Нәтиҗә ясала. Игътибар!!!!

Өй эшен алыгыз.

  1. 14 нче күнегү(язма)
  2. Татарстандагы елгалар исемнәрен язып килегез

Үз уку эшчәнлеген бәяләүне, максат һәм нәтиҗәләрне, үзләштерү дәрәҗәсен оештыру.

Эш тикшерелә, нәтиҗә ясала.

Коммуникатив: үз фикереңне төгәл  һәм тулы итеп әйтә белү; танып белү: рефлексия; шәхси: нәтиҗәләр чыгару



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Урок татарского языка

Обобщающий урок татарского языка для русскоязычной группы по теме "Татарстан"...

Применение инновационных технологий для развития коммуникативных способностей у русскоязычных учащихся на уроках татарского языка и литературы

В последние годы все чаще поднимается вопрос о применении новых технологий в средней школе. Это не  только технические средства, но и методы преподавания, новый подход к процессу обучения...

Использование новых информационных технологий на уроках татарского языка

Я считаю, что презентация - это самый оптимальный вариант изложения учебного материала на каждом этапе урока. В процессе обучения я регулярно применяюмультимедийный проектор. Использование доски позво...

«Употребление модальных глаголов в речи с использованием лексики по теме “Одежда» Интегрированный урок (татарский язык, английский язык)

Интегрированный урок (татарский, английский язык) для русскоязычных учащихся "Употребление модальных глаголов в речи с использованием в лексики по теме "Одежда", 7 класс.Цели урока:- обобщить все ранн...

Конспект урока татарского языка на тему " Ө хәрефе" во 2 классе (татарская группа).

2 В сыйныфында “Ө хәрефе” дигән темага дәрес. Укыту процессында укучыларны тәрбияләү юллары, аларга белемнәрне бирү, ул белемнәрне тикшерү һәм ныгыту юллары, укучыларның акыл көчләрен һәм сәләтләрен ү...

Презентация урока татарского языка на тему "Ө хәрефе" (татарская группа), 2 класс

Тема: Ө хәрефе. Максат:1. [ө] авазының әйтелешенә һәм язылышына өйрәтү.2. Ө хәрефләре кергән сүзләрне уку һәм язу күнекмәләрен камилләштерү.3. Активлык хисен тәрбияләү. Җиһазлау: компьютер, ...