3а сыйныфында әдәби укудан ачык дәрес
план-конспект на тему

Сабирзянова Зямиля Фаткелгаеновна

”Милли мәдәният” төшенчәсенә аңлатма бирү, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү, милли киемнәр,чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, җырлы-биюле уеннар турында  әңгәмә кору, үз милләтебезнең традицияләренә мәхәббәт, ихтирам  тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse_sabantuenda.docx17.89 КБ

Предварительный просмотр:

                        3 а сыйныфында әдәби укудан ачык дәрес

Дәрес максаты:

” Милли мәдәният” төшенчәсенә аңлатма бирү, халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү, милли киемнәр,чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, җырлы-биюле уеннар турында  әңгәмә кору, үз милләтебезнең традицияләренә мәхәббәт, ихтирам  тәрбияләү.

Дәреснең җиһазланышы: Чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар, Салих Сәйдәшев турында  материаллар, Мәгъсум Латыйфуллинның “Сәйдәшнең балачагы” дигән китабы,  сабантуе күренеше н чагылдырган мультимедиа материаллары.

Дәрес барышы:

I. Оештыру эше

Укытучы сүзе:  Укучылар , менә бу колгага  карагыз әле, сезгә таныш  нинди милли  бизәк-өлгеләрне күрәсез?

(Укучыларның җавплары тыңлана)

Әйе, укучылар соңгы елларда халыкның туган җиренә, милли мәдәниятенә игътибары көчәя бара. Бу исә бездә ана теленә, үз милләтебезнең традицияләренә мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү ихтыяҗын да арттыра.

II.  Төп өлеш.  Бүгенге дәрестә М.Латыйфуллинның “Сабантуенда” хикәясе белән танышабыз.

Укытучы   хикәяне үзе укый башлый, укучылар аны дәвам итә.

Балаларның сәнгатьле укуына игътибар бирелә.

Салих Сәйдәшевнең иҗаты турында  искә төшерелә (мультимедиа материаллары күрсәтелә)

Сораулар бирелә:

  1. Салих Сәйдәшев нинди көйләр язган?
  2. Ул кайда яшәгән?
  3. Казанда аның исеме белән бәйле нинди урыннар бар?

(укучыларның җаваплары тыңлана)

Дәреслектә  бирелгән рәсем буенча эш:

1.Җиде яшьлек Салих нинди ярышта катнашкан ?

2.Кешеләр аның уйный алуына башта ни өчен ышанмаганнар?

3.Озын көйләр ничек уйнала?

4.Озын көй кешеләрдә нинди хисләр уята?

 Физминутка.

    Салих  Сәйдәшевнең  “Советлар Союзы маршы” куела. Укучылар  утыргыч  рәтләре  буенча  марш көенә  атлап  йөриләр.

III. Яңа материалны ныгыту

Текстның эчтәлеге буенча планның башы бар, ахырын төзеп бететергә кирәк.

  1. Уенчыклар ярышында....
  2. Җиде яшьлек бала....
  3. Гармун үзе .....
  4. Салих дәртле көй ......
  5. Мәйдан.......

Укучыларның эшләренең дөреслеге тикшерелә.

Магнитофон язмасында озын көй уйнатыла һәм кем җырлавы сорала.

(укучыларның җавабы тыңлана).

Түбәндәге шигырь  юллары тыңлана:

Сабан туе- хезмәт туе

Шатлык һәм бәхет туе,

Уйнап, биеп, җырлап, көлеп

Бөйрәм итик көн буе.

Шау-гөр килә киң болыннар,

Кырлар һәм су буйлары, котлы булсын, балалар,

Ямьле сабан туйлары.

Бу шигырь  юлларына анализ ясала.

 IV.  Дәресне йогаклау. Өйгә эш бирү.

Дәрес тәмамлана. Билгеләр куела.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

7а СЫЙНЫФЫНДА ТАТАР ТЕЛЕННӘН ЯЗУ ҺӘМ СӨЙЛӘМ ТЕЛЕН ҮСТЕРҮ ДӘРЕСЛӘРЕ БУЕНЧА УКЫТУ ПРОГРАММАСЫ.

«Каралды»Методик берләшмә җитәкчесе________/ Г.П.Шарифуллина       подпись            расшифровкаПротокол № _______...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган "Татарстан - минем ватаным" темасына  ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

3нче сыйныфның рус төркемендә әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы

"Татарстан - минем ватаным" темасына  әдәби укудан уздырылган ачык дәрес планы (3нче сыйныфның рус төркеме)...

4 нче А сыйныфында әдәби укудан үткәрелгән дәреснең технологик картасы. Темасы: Яхшылык эшләргә ашыгыйк (И.Газиның “Сиртмәкойрык” әсәре өстендә эш)

Әлеге технологик карта әдәби уку предметыннан 4 нче сыйныфлар өчен И. Газиның "Сиртмәкойрык" әсәре буенча  эшләнде. Анда тирә-юнеңдәге җан ияләренә карата игелекле булу, яхшылык эшләүгә басым яса...

3 нче сыйныфта әдәби укудан ачык дәрес эшкәртмәсе Ф. Яруллин "Тылсымлы ачкыч" әкияте

Ф. Яруллинның тормыш юлына һәм иҗатына кыскача күзәтү ясау. "Тылсымлы ачкыч" әкиятенең II бүлеген сәнгатьле уку. Әсәрнең эчтәлеге өстендә эш алып бару (кроссворд чишү, тест биремнәрен үтәү, ...