Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)
план-конспект на тему

Туган телебез- татар теле.

(мастер-класс)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tugan_tel._master-klass.docx19.9 КБ

Предварительный просмотр:

Туган телебез- татар теле.

(мастер-класс)

         ---Хәерле көн,хөрмәтле хезмәттәшләр!

   Чыгышымны борынгы шәрык хикмәтеннән башлыйсым килә. "Әгәр син кешегә бер балык бирсәң, ул бер тапкыр тук булыр. Әгәр син аны балык тотарга өйрәтсәң, ул гомер буена тук булыр. Әгәр син киләчәкне бер елга исәпләсәң – иген чәч. Әгәр син ун елга исәп тотсаң – агач утырт. Әгәр син йөз елга исәп тотсаң – халыкка белем бир".
    Инде без шушы юлны сайлаганбыз икән, хөрмәтле хезмәттәшләрем, димәк, без гасырларны истә тотып хезмәт куярга тиешбез. Безнең эшебезнең йөзләрчә еллар дәвамында да нәтиҗәле булуы мөһим. Нәтиҗәлелек белемнең һәм тәрбиянең  заман куйган шартларга туры килүе дигәнне аңлатадыр, минемчә.
 

 Сезне яңа уку елы башлану белән ихлас котлыйм. Гасыр б/н бергә атлап барырдай, заманга лаеклы алмаш тәрбияләүдә сез искиткеч җаваплы, олы эш алып барасыз.

Сезгә иң мөһиме – сәламәтлек, сабырлык, гаилә бәхете телим! Йөзләрегездә елмаю бетмәсен!

-Сезнең өстәлләрегездә МЭНЭДЖ МЭТ картасы тора.Сез аңа карап кайсы номер партнер икәнлегезне беләсез.

  -Мастер –классыбызны башлап,әйдәгез ,хезмәттәшләрем, янәшәдә утыручы иптәшегезгә бер сүз белән мактау сүзләрен әйтешегез. Кәефләребез  күтәрелеп китсен.

-Бик зур рәхмәт! Бу кыска комплиментлар  - РЕЛЛИ РОБИН структурасына карый. Список формасындагы кыска җаваплар бу структурага хас.

- Без бүген “Туган телебез- татар теле” турында сөйләшеп китәрбез. Юкка гына мәшһүр галимебез, мәгърифәтче К.Насыйри: "Туган телнең серләрен өйрәнү-бөек эш ул”,-димәгәндер. Безнең туган телебез гаять бай һәм матур. Телебез турындагы матур уй һәм фикерләрегезне җиткеререргә мөмкинчелек бирегез.

ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН

-Әңгәмәбезне беренче   сораудан башлыйк.  Сорау: “Туган телем- татар теле, аның отышлы яки файдалы яклары.”    Уйлагыз һәм сорауга җавапны кәгазьгә языгыз.

   1нче номерлы партнер фикерен сөйли башлый, шулай командада сорауга җавапны әзерләгез. Бу  структура  ФИНК-РАЙТ-РАУНД-РОБИН дип атала. ФИНК-уйла, РАЙТ-яз, РАУНД-РОБИН-командада фикер алыш. Һәр өстәлдән 3нче номер астындагы хезмәттәшебезне тыңлап карыйк.

- Рәхмәт!Соңгы елларда илебездә бара торган үзгәрешләр, халкыбызның милли аңы уяну, татар теленең дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелүендә күпмедер уңай яклар бар. Татар телебез Казан ханлыгы чорында ук халыкара аралашу теле – илчеләр(төрки) теле булган. Хәтта Казан ханлыгы җимерелгәч тә, рус дәүләтчелегендә яшәп тә халкыбыз ана телен саклый алган.

ТАЙМД ПЭА ШЭА

    - Икенче  сорау: “Телнең язмышы сезнең кулда булса,аны үстерү, саклау өчен нишләр идегез?”  Мин сезгә уйларга 1 минут вакыт бирәм. Вакыт бетте. Ә хәзер янәшә күршегез белән җавапларны алмашыгыз, кыска чәчле укучы беренче сөйли башлый.

    - Безне  дә фикерләрегез белән таныштырып китегезче.      .....кешене тыңлап карыйк.

    -Рәхмәт, хезмәттәшләрем!  Бу структура-ТАЙМД ПЭА ШЭА дип атала.Аны дәрес материалын үзләштерү, ныгыту, тирәнәйтү өчен кулланырга була.

               Синквейн

-Татар теленә багышлап синквейн төзибез.(Битләргә алдан тема язып таратыла, төркемнәрдә бергә эшлиләр.)

        Синквейн – француз сүзе. Ул 5 дигән  сүздән килеп чыккан.  Ул -кагыйдәгә нигезләнеп язылган, 5 юллык  шигырь дигән сүз.  

Синквейн төзү кагыйдәсе:

1нче юл – теманың бер сүз белән аталышы. Ул күбрәк исем  сүз төркеме була, кайвакытта алмашлык та булырга мөмкин.

2нче юл – теманың 2 сыйфат, яки рәвеш белән аңлатылышы.

3нче юл – темага кагылышлы , 3 фигыльдән торган юл.

4нче юл – 4 сүзле  фраза. Ул авторның бу темага  мөнәсәбәтен  күрсәтә торган сүзләр булырга тиеш, яки кыска җөмлә.

5нче юл- теманың тәмамлануы. Кагыйдә буенча,  ул  1нче сүзнең синонимы  булырга тиеш, теләсә нинди сүз төркеме белән белдерелә ала.

  • Мин сезгә туган, татар, тел сүзләре язылган битләр өләшәм. Шул биткә синквейн төзисез. Төркемнәрдә бергә фикерләшеп төзегез.

Мисал:

Татар

моңлы,  горур

                                                   көрәшә, эшли, яши.

                                    Татар  халкы - эшчән, горурланырлык

                                                            халык.

ТЕЙК ОФ-ТАЧ ДАУН

Мин сезгә җөмләләр укыйм, әгәр сез бу җөмләләр белән килешсәгез, басасыз, килешмәсәгез, урыннарыгызда утырыгыз. Аңлашылдымы?

  1. Хәзерге вакытта татар телен гаиләләрдә кулланучылар саны арта.
  2. Татар теле ул- хикмәтле дә, бизәкле дә.
  3. 20нче гасыр башында ук  Г. Камал һәм Г. Исхакыйлар  телебезнең киләчәге турында кайгырганнар.
  4. Тел үлсә дә, милләт саклана.
  5. Туган телебезнең киләчәге – безнең кулда.

-Чыннанда, хезмәттәшләрем, туган телебезнең киләчәге – безнең кулда.  Туган телебез  горурланырлык булсын өчен, кулдан килгән кадәр тырышырга кирәк. Ә без моны эшләячәкбез, бу безнең төп бурычыбыз.

Гореф-гадәтләрне ташламыйк та,

Телне йотмыйк нигез ташында

Син,татарым,үз ит үткәнеңне                

Татарлык ул шуннан башлана.

                           Рәсимә Гарифуллина



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган телгә, туган җиргә багышланган кичә....

Туган җирем - татар җире, туган телем- Тукай теле.

Туган җиргә , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү....

Туган телебез- татар теле. (мастер-класс)

Туган телебез- татар теле.(мастер-класс) презентация....

“Туган телем-татар теле” (татар теле һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)

Укытучы һөнәренә хөрмәт, туган телгә, иҗатка мәхәббәт; туган авылыбыз, мәктәбебез, аның сәләтле укучылары белән горурлану, кызыксыну хисләре, әхлак сыйфатлары тәрбияләү....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

Туган тел укытучылары конкурсы "Мастер-класс"ка катнашу өчен гариза һәм 3 роликка сылтама

Гаризада дәрес, мастер-класс һәм 5минутлык видеоролик сылтамалары...