Конспект урока по татарскому языку в 5 классе на тему "Имя существительное"
план-конспект урока (5 класс) на тему

Тимеркаева Гузель Рафаиловна

Конспект обобщающего урока в 5 классе на тему "Имя существительное" .  В косаекты разные задания на повторение и закрепление пройденного материала об имени существительном.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon imya_sushchestvitelnoe.doc47 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Исем.

Максат. 1. Исемнәрне гомумиләштереп кабатлау, алган белемнәрне ныгыту, системалаштыру.

               2. Төрле килештәге исемнәрне сөйләмдә дөрес куллану, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

               3. Бер-береңә игътибарлылык, дуслык хисләре , туган телгә мәхәббәт тәрбияләү.

Дәрес тибы: гомумиләштеру дәресе.

Дәреснең барышы.

  1. Оештыру, уңай халәт тудыру.

      - Хәерле көн, укучылар!Бер-беребезгә елмаю бүләк итик тә, дәресебезне башлап җибәрик.

     II. Алган белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

-Буген элеккеге дәресләрдә узләштергән белемнәрегезне курсәтерсез.Дәрестә теләп һәм актив катнашырсыз дип ышанам.Остәлләрегездә сезнең төрле тостәге тасмалар,  ни өчен куйдым икән мин аларны, дәрес барышында мин сезгә анлатып китәрмен.

-Балалар, бугенге дәрес темасын билгеләр өчен, без сезнен белэн бер ребус чишик эле: (Слайд)

-Эйе, без «Исем» темасын кабатларбыз, белемнәрне гомумиләштерербез, алган белемнәрне ныгытырбыз.

1)-Без теманы белдек, нәрсә икән сон ул «Исем», шунын очен ,әйдәгез тест сорауларына жаваплар бирик, әле (Тест )

-Хәзер бер-берегезнең жавапларын тикшерегез, (Тактада  дөрес жаваплар- слайд).

-Димәк, исем нинди суз төркеме, нинди нәтиҗә чыгардыгыз? (Кагыйдә сөйлиләр).

- Узбәяләү: балалар, кем бу тестны «5» кә эшләде, кызыл жетон алып куя;

                                                             «4» - кә зәңгәр жетон;

                                                             «3» -кә сары жетон;

2)-Балалар, дәфтәрләрне ачыгыз, дөрес итеп куегыз.Числоны һәм сыйныф эше дип языгыз.

-Тактада язылган җөмләне матур итеп укыйбыз: «ТАБИГАТЬ БЕЗНЕ ДӘВАЛЫЙ».

Җөмләне дәфтәрләргә языгыз.

-Сез бу җөмләне ничек анлыйсыз? Нәрсэ  ул табигать? (Табигать куренеше- слайд)

-Эйе, табигать- бик киң төшенчэ.Ул жир,су, хава,хайваннар,усемлекләр.Без табигатьтән башка яши алмыйбыз.Шуна курә табигатьне сакларга һәм якларга кирәк.

-Менә безнең алда бик матур күренеш, әле генә беренче кар явып киткән.Сез шушы рәсемдә нинди предметлар курәсез, икенче төрле әйтсәк, «исем» суз төркеменә кергән сүзләр? Сез шуларны уйлап, дәфтәрләрегезгә берлек санда, шунда ук куплек санга куеп языгыз.( Тикшерәбез)

Нәтиҗә: исемнәр берлек һәм күплек санда киләләр.(Жетоннар  алабыз).

3)-Исемнәр килешләр белән төрләнәләр дидек.Кайсыгыз санап чыгар икән, ничә килеш бар безнен татар телендэ?

III.Физминутка (күзләрне ял иттереп алабыз, «Жил исә-исә»)

4)-Ял итеп алдык, дәресне дәвам итәбез.Тактага карыйк та, сузләргә сораулар куярга кирәк.Кучереп язабыз, хәрбер сүзнең ахырында жәяләр эчендә соравын куябыз.(Слайд)

-Балалар, нинди нәтижә ясыйбыз? Татар телендэ кем соравы кайчан куела? (Кешеләргә генә куела).Тагын кайсы исем башкаларыннан аерылып тора? Дөрес, Казан.Ни өчен баш хәрефтән яздык икән   ул исемне? (Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр)

Бу бирем буенча да үзегезгә бәя куегыз.(Жетоннар алабыз).

5)-Исемнәр тартым белән торләнә. Тартым нәрсәне белдерә? (Кагыйдәне сөйләтү)

    Хәтердән язу:

Кулларың таза булса да,

Бәхетләр килмәс ансат.

Җирдән ашарга теләсәң,

Үзең дә җирне ашат.

- эчтән уку;

- сүзлек эше;

- сорауларга җавап;

- бәхетле булу өчен нишләргә кирәк?

- эшләр өчен нәрсә кирәк?

- бу гына җитәме соң?

- ни өчен җитми?

- нинди мәкаль туры килә?

- кычкырып уку;

- ятлау (3 минут вакыт бирелә), сөйләү;

- орфограммаларны тикшерү;

- хәтердән язу;

- үзара тикшерү.

( жетоннар алабыз)

6)- Балалар, бу бүлектә без бик зур эш эшләдек- исемнәрне морфологик яктан тикшерергэ өйрәндек. (Слайд)

 Тактадан шигырьне укыгыз, миңа да сәнгатьле итеп укып курсәтерсез.Тартым белән төрләнгән исемне табыгыз, җөмләнең баш кисәкләрен билгеләгез.

- Яулыгым сузен  морфологик яктан тикшерегез. Тикшерәбез (Слайд).Кемнең жавабы нәкъ тә шундый, кызыл жетон ала .

IV.Йомгаклау.

-Балалар, буген дәрестә исем сүз төркеменә хас билгеләрне искә төшердек. Нинди билгеләр алар кабатлап чыгыйк (кем? нәрсә? предметны белдерә,  уртаклык һәм ялгызлык исемнәр була,килеш-сан , тартым белән төрләнә).

-Хәзер кем нинди төстә жетоннар җыйды? Кызыл жетон күп булса –«5»

                                                                         Зәңгәр –«4»

                                                                         Сары –«3».

Мин дә сезнең билгеләр белән килешәм.

V. Өй эше. Күнегу 38. 2 исемгә морфологик анализ ясарга.

Т е с т

1. Нинди сүз төркеме исем дип атала?

а) предметның билгесен белдерә

б) предметның эшен белдерә

в) предметны белдерә

2. Ялгызлык исем дөрес язылганмы?

а) “Идел ” журналы

б) Идел журналы

в) идел журналы

3. Кайсы җөмләдә тартым кушымчаларына караган хата бар?

а) Алар китапханәгә киттеләр.

б) Минем күлмәгем яңа.

в) Синеке әти килгән.

4. Бу нинди исемнәр?

Кошлар, кеше, илгә

а) кушма

б) тезмә

в) тамыр

г) ясалма

5. Күп нокталар урынына тартым кушымчаларының кайсын куяр идең?

Агач яфраклар... әкрен генә чайкалалар.

а) – ым;

б) -ың

в)- ы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

конспект урока по татарскому языку в 6 классе

конспект урока по татарскому языку в 6 классе (татарская группа)...

План-конспект урока по русскому языку (5 класс) на тему: «Существительное как часть речи»

Цель урока: создать условия для формирования коммуникативной и языковой компетенций через  организацию деятельности учащихся по выведению общего понятия о существительном как части речи, которая ...

конспект урока на татарском языке 5 класс Уравнения.

конспект урока на татарском языке 5 класс  Уравнения....

Конспект урока по русскому языку 5 класс по теме "Повторение изученного в начальных классах по теме " Имя существительное"

Урок по ФГОС   русский язык 5 класс на тему " Повторение изученного в начале года по теме " Имя существительное как часть речи"...