"Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты
план-конспект урока на тему

3 нче сыйныфта "Бәйрәмнәр" темасын кабатлау дәресенең план-конспекты.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл byrmnr_temasyn_kabatlau.docx22.23 КБ

Предварительный просмотр:

“Бәйрәмнәр” темасын кабатлау

(3 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Белем бирү максаты: 

  • “Бәйрәмнәр” темасы буенча  лексик-грамматик күнекмәләрне кулланып, укучыларның диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен камилләштерү.

Фикер үстерү максаты:

  • Татар һәм инглиз телләрендә алган белемнәр аша фикерләү күнекмәләрен үстерү

Тәрбияви максат:

  • Телләр өйрәнүгә омтылыш тудыру.
  • Бәйрәмнәргә карата кызыксыну уяту.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация,  карточка, рәсемнәр, чыршы, уенчыклар.

Дәреснең төре: интеграль дәрес

Дәрес тибы: йомгаклау дәресе

Дәрес барышы

I Оештыру

  1. Исәнләшү

Укытучы. Исәнмесез, укучылар!

Укучылар. Исәнмесез, укытучы апа! Хәерле көн!

Укытучы. Хәерле көн. Хәлләрегез ничек?

Укучылар. Яхшы.

  1. Әңгәмә кору

Укытучы. Бүген көн нинди?

Укучылар. Кояшлы (болытлы).

Укытучы. Дәрестә барыгыз да бармы?

Укучылар. Әйе, дәрестә барыбыз да бар.

Укытучы. Хәзер нинди дәрес?

Укучылар. Татар теле дәресе.

II Актуальләштерү

Укытучы. Балалар, бүген безнең дәрестә кунак кызыбыз бар. Сез аны таныйсызмы?

Укучылар. Әйе, бу – Герда.

Укытучы. Бу кыз кайсы әкияттән?

Укучылар.  “Кар патшабикәсе” әкиятеннән.

Укытучы. Ул әкиятне кем иҗат иткән?

Укучылар. Ганс Христиан Андерсен.

Укытучы. Ул кайсы ил кешесе?

Укучылар. Даниянеке.

Укытучы. Анда нинди телләрдә сөйләшәләр?

Укучылар. Дания (датский) һәм инглиз телләрендә.

Укытучы. Ә сез аларның кайсысында сөйләшә аласыз?

Укучылар. Инглиз телендә.

Укытучы. Бу кунагыбыз белән дә исәнләшик инде. Аның белән безгә инглиз телендә сөйләшергә кирәк, чөнки ул безгә Дания иленнән килгән.

Укучылар. Good morning, dear guest!!!

III Лексик-грамматик материалны искә төшерү

Укытучы. Укучылар, Герда безгә буш кул белән  килмәгән. Ул сезгә бүләк алып килгән. Ләкин сез аны үзегез нәрсә икәнен әйтергә тиеш. Бу әйбер яшел төстә, энәле, аны бизиләр. Бу нәрсә?

Укучылар. Чыршы. (Чыршыны өстәлгә кую.)

Укытучы. Чыршы кайсы бәйрәмнең символы?

Укучылар. Яңа ел бәйрәменең символы.

Укытучы.Дөрес. Ләкин  безнең чыршыга нәрсәләр җитми?

Укучылар. Уенчыклар.

Укытучы. Ә ул уенчыкларны алу өчен сезгә түбәндәге эшләрне үтәргә кирәк:

  • Яңа ел бәйрәме турында сөйләгез.
  • Яңа ел шигыре сөйләгез.
  • Яңа ел җырын җырлагыз.

Укытучы. Менә нинди матур булды безнең чыршыбыз. Укучылар, Гердага рәхмәт әйтик һәм Яңа ел белән котлыйк.

Укучылар. Thank you, Gerda. Happy New year!

Укытучы. Укучылар, бүген Герданың туган көне икән. Әйдәгез әле аңа туган көн җырын җырлыйк әле.

Укучылар. Happy birthday, to you!

Happy birthday, to you!

Happy birthday, Dear Gerda!

Happy birthday, to you!

Укытучы. Ә сезнең туган көннәрегез кайчан?

Укучылар. Минем туган көнем ... . (Берничә укучыдан сорау)

Укытучы. Гердага да үзегезнең туган көнегез турында әйтегез.

Укучылар. My birthday is … … .(Калган укучылардан сорау)

Укытучы. Хәзер дәреслектәге 5 нче күнегүне эшләп алыйк.

Укучылар. Минем әтинең туган көне ... .

Минем әнинең туган көне ... .

Минем әбинең туган көне ... .

Ял итү (физкультминут)

Татар һәм рус телендәге туган көн җырын җырлап, хәрәкәтләр ясап, укучылар бер-берсен котлыйлар.

Булатның туган көненә

Без пешердек ак калач,

Менә шулай ул биек,

Менә шулай тәбәнәк,

Менә шуның киңлеге,

Менә шуның тарлыгы,

Ак калач, ак калач

Теләгәнеңне сайлап кач.

■ – т     ▲ – а     ♦ – й    ♥ – у    ● – с     ▼– н     ◙ – б  

●  ▲  ◙  ▲  ▼  ■  ♥  ♦

Укытучы. Укучылар, тактага игътибар белән карагыз әле. Анда ниндидер символлар бирелгән. Һәрбер символ бер хәрефне аңлата. Кайсыгыз тизрәк нинди сүз яшеренгәнен таба. 

Укучылар. Сабантуй.

Укытучы. Сабантуй ул татарларның нинди бәйрәме?

Укучылар. Сабантуй ул татарларның милли бәйрәме.

Укытучы. Ул кайсы айда үткәрелә?

Укучылар. Июньдә.

Укытучы. Сабантуйда нинди ярышлар була?

Укучылар. Колгага менү, кашыкка йомырка куеп чабу,  капчык киеп сикерү, ат чабышы, көрәш.

Укытучы. Укучылар, Герданың Сабантуй бәйрәмен күргәне юк. Сез аңа шушы бәйрәм турында кыскача гына әйтегез әле:

  • Сабантуй минем яраткан бәйрәмем.

Sabantuy is my favourite holiday!

  • Ул июньдә була.

It helds in June([dзu:n])

  • Сабан туенда җырлыйлар, бииләр, уйныйлар, бүләкләр алалар.

At  Sabantuy people sing, dance, play different games, win presents.

  • Мин Сабантуйда катнашам.

I take part In Sabantuy.

Ә хәзер карточкадагы биремне үтәп алыйк. Анда Сабантуй турында язылган җөмләләрне тулыландырып  язарга кирәк.

  1.Сабантуй – татар халкының ... бәйрәме. 2.Ул ... була.3. Сабан туенда ..., ..., ... . 4. ... Сабантуйда катнашам.

Укытучы. 14 февральдә нинди бәйрәм булды?

Укучылар. Гашыйклар көне. (Изге Вәли көне)

Укытучы. Бу бәйрәм Европа һәм Америкада киң таралган. Бу мәхәббәт һәм дуслык көне, ләкин гашыйклар өчен генә түгел, ә дус-туганнар, гаиләнең һәр кешесе өчен дә зур бәйрәм ул. Бу көнне алар бер-берсенә татлы әйберләр бүләк иткәннәр.

Укучылар, искә төшерегез әле, бүген дәресебездә нинди кунак бар?

Укучылар. Герда.

Укытучы. Герданың әкият дусты кем соң?

Укучылар. Кай.

Укытучы. Дөрес. Герда Кайны инде күптәннән эзли икән. Ул аны тапкан да инде. Ләкин Кар патшабикәсе Кайны җибәрми. Ул Гердага бер эш үтәргә кушкан. Әгәр дә ул аны үтәсә, Кар  патшабикәсе Кайны җибәрәчәк. Герда үзе генә бу эшне үти алмаячак. Шуңа күрә безгә ярдәм сорап килгән дә инде ул. Сез аңа ярдәм итәргә телисезме?

Укучылар. Әйе, телибез.

Укытучы. Кар патшабикәсе карлы буранда без белгән әкият геройларын адаштырып бетергән. Безгә шул парларны табарга кирәк. (Йөрәкләр ике кисәккә бүлеп киселгән. Һәрбер кисәктә герой сурәтләре. Шуларны табып, йөрәкләрне тоташтырырга кирәк).

Укытучы. Рәхмәт, укучылар. Сез дәресебезнең кунагына ярдәм иттегез. Герда белән Кай сезгә рәхмәт әйтәләр. Алар белән саубуллашыгыз.

Укучылар. Good bye!

Укытучы. Элек-электән гашыйклар бер-берсенә татлы әйберләр бүләк иткәннәр, дидек. Без дә бу традициядән читтә калмыйк, шуңа күрә сезгә татлы бүләкләр бирәбез (конфетлар өләшү)

IV Йомгаклау

  1. Дәрескә нәтиҗә ясау.

Укытучы. Бүген без дәрестә нишләдек?

Укучылар. Гердага ярдәм иттек. Җырлар җырладык. Күнегүләр эшләдек. Бәйрәмнәрне кабатладык.

  1. Өй эше бирү: 88 бит, 8 (3) күнегү (Үзең турында язу).
  2. Саубуллашу.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Эллада аллалары һәм геройлары" темасына 5сыйныфта тарих дәресенең план- конспекты:

Дәреслек:  Борынгы заман тарихы. Ф.А.Михайловский. Дәрескә презентация бар....

ФДГББС гамәлгә кертү шартларында “Һөнәрләр” темасын кабатлау дәресенә яңача караш План-конспект

3нче сыйныфның рус төркемнәрендә татар теленнән "һөнәрләр" темасына бәйле сүзләрне сөйләмдә активлаштыру,   кулланырга күнектерү; диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү максатыннан узд...

“Фигыль” темасына татар теле дәресеннең план - конспекты

1) Затланышлы  фигыльләр  (боерык, хикәя, шарт фигыльләр) турында алганбелемнәрне гомумиләштереп кабатлау.  Зат-сан белән дөрес төрләндерүкүнекмәләрен камилләштерү. 2) Логик фикерл...

"Җөмлә кисәкләрен кабатлау" дәресенә план-конспект

Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбенең татар төркемнәрендә укучы 8 нче сыйныф укучылары белән уздырыла торган татар теле дәресендә гади җөмлә синтаксисы һәм пунктуациясе өйрәнелә. ТР Мәга...

лексиканы кабатлау. дәрес план-конспекты

Татар телендә белем бирү оешмаларының 5 нче сыйныфы өчен татар теле дәресе планы....