"Игелекле бала" темасына презентация, 6 сыйныфның рус төркеме өчен
презентация к уроку (6 класс) на тему

Ахмадуллина Резеда Фанузовна

 

Максат: 1.Укучыларның трансортта йөрү кагыйдәләре турында булган белемнәрен актуальләштерү,өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү; “Игелекле бул.бала!” тексты белән танышу;

2.  Әдәп кагыйдәләрен  кулланып, җөмләләр төзү; ситуатив күнегүләр

 эшләү  ; диалогик сөйләм телен үстерү

3.Өлкәннәргә,кечкенәләргә карата  транспортта йөргәндә

игътибарлы булырга, аларга ярдәм итәргә, игелекле, әдәпле булырга өндәү.

Җиһазлау:дәреслек   Нигъмәтуллина Р.Р., компьютер, проектор, презентация ”Игелекле  бул, бала”

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл prezentatsiya_microsoft_office_powerpoint.pptx235.7 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Игелекле бала 6 г сыйныфы Татар теле дәресе Укытучы: 1 нче категорияле татар теле укытучысы Әхмәдуллина Р. Ф.

Слайд 2

Җөмләләр төзе Урын бирә Керергә булыша Чыгарга булыша Кычкырып сөйләшми Башкаларга комачауламый Тотынып басып тора

Слайд 3

Рәсем буенча сорауларга җавап бир Рәсемдә кемнәр бар ? Балалы апа утырамы? Апага басып бару рәхәтме? Малай дөрес эшлиме?

Слайд 4

Икенче рәсем Әби кайдан чыга? Малай нишли ? Малай дөрес эшлиме? Бу әдәпле малаймы?

Слайд 5

Өченче рәсем Ә бу малай дөрес утырамы? Ул әдәп ка- гыйдәләрен беләме?

Слайд 6

Дүртенче рәсем Кызлар нишли? Алар ничек сөйләшә? Бу кызлар әдәплеме?

Слайд 7

Бишенче рәсем Апа кемгә рәхмәт әйтә? Ни өчен? Бу малай балалы апага урын биргәнме?

Слайд 8

Ситуатив к үнегү Как ты скажешь Уступи место пожилым людям, жен щ инам и мален ь ким детям. Помоги им заходит ь в трансорт и выходить из транспорта В транспорте не играй, громко не разговаривай, не мешай другим.

Слайд 9

Тикшер Өлкәннәргә, хатын-кызларга, кечкенә балаларга урын бир. Аларга транспортка керергә һәм транспорттан чыгарга булыш. Транспортта уйнама, кычкырып сөйләшмә, башкаларга комачаулама.

Слайд 10

Тәрҗемә итеп яз! Тукталыш - остановка Алгы урыннар - передние места Картлар өчен - для пожилых Як-якка - по сторонам Буш уры н - свободное место Игелекле (миһербанлы, яхшы күңелле) - добрый

Слайд 11

1) әйе 2) юк 3) текстта юк Трамвайда кеше күп түгел иде Вагонның арткы урыннары балалар һәм картлар өчен. Тукталышта трамвайга әби керде. Апа як-якка карады. Илдар апага урын бирде.

Слайд 12

“Сүзне дөресләп яз” Прочитайте предложения. Преобразуйте слова,написанные заглавными буквами,чтобы они грамматически соответствовали содержанию предложения. 1............ ... кеше күп иде.(ТУКТАЛЫШ) 2.Вагонның .......................... өлкәннәр өчен.( АЛГЫ УРЫН) 3............... бала күтәргән апа керде (ТРАМВАЙ) 4Ул як-якка ......... : буш урыннар юк иде (КАРАРГА) 5.Апа рәхмәт әйтте һәм аның урынына....................... (УТЫРЫРГА)

Слайд 13

Текст буенча сораулар . Трамвайда кеше күп идеме? Илдар утырып бардымы? Тукталышта трамвайга кем керде? Ул кая карады? Буш урыннар бар идеме? Илдар нишләде? Ул апага нәрсә диде? Апа нишләде? Ул баласына нәрсә диде?

Слайд 14

Төшеп калган сүзләрне куегыз. Тукталышта ... күп иде. Вагонның алгы ... өлкәннәр өчен. Трамвайга ... керде. ... юк иде. ... аны күрде дә ... бирде. Апа ... әйтте һәм аның урынына ... . ( урыннар, бала күтәргән апа, Илдар, кеше, урын, утыр, рәхмәт, буш урын)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

3 нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы.

3 нчесыйныфның рус төркеме   (атнага 3сәг.)Коммуникатив методика нигезендә төзелгән дәреслек белән эшләү өчен татар теленн тематик план.Дәреслек авторы: Хәйдәрова Р.З.,  2009 ел...

6 нчы сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Дәреслек авторлары: А.Ш.Әсәдуллин, К.С.Фәтхуллова...

5 сыйныфның рус төркеме өчен ярыш дәрес.

Максат: 1. Татарстан темасы буенча алган белем һәм күнекмәләрнең тирәнлеген, укучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү. 2. Укучыларның интелектуаль үсеш дәрәҗәсен үстерү. 3. Туган җиребезгә хөрмәт һәм ...

5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына презентация.

5 нче сыйныф рус төркеме өчен "Сабантуй" темасына презентация....

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

7нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән “Теркәгечләр ” темасына презентация

Тезүче һәм ияртүче теркәгечләр белән таныштыру; тезүче һәм ияртүче теркәгечләрне сөйләмдә активлаштыру.Укучыларны иҗади сөйләшүгә тарту; татар телен өйрәнүгә кызыксынуларын арттыру, укучыларда та...

6 нчы сыйныфның рус төркемендә татар теле дәресе "Игелекле бала"

"Игелекле бала"  6 нчы сыйныфның рус төркемендә  татар теле  дәресе  конспекты.   Дәреснең тибы : ЛГКК.  Дәрес планы  Нигъмәтуллина Р.Р. дәреслеге буенча төзелгән....