1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы
методическая разработка на тему

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып  төзелә:

1.    “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

2.    “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
     6 статья – белемалу теле (телләре)
     7 статья– мәгарифнең дәүләт стандартлары
     10 статья –уку-укыту программалары
     32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

3.    Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел)

4.    “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар  телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан,  Татарстан китап  нәшрияты, 2011 ел.

5.    “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар, Казан, Татарстан китап  нәшрияты, 2011 ел. Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева.

6.    “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”  фәненнән  дәүләт стандарты.  1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-автор: Р.З. Хәйдәрова.  2011ел .

7.    Дәреслек:  Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. Күңелле татар теле: дүртьеллык башлангыч гомуми белеем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), –Казан: “Татармультфильм” нәшрияты/ Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. -2 нче басма. –Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013. -97 б.
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mbbu_2_nche_litseynyn_1_syynyf.docx55.35 КБ

Предварительный просмотр:

«Каралды»

Методик берләшмә җитәкчесе:

Невметулина Г.Ф.

«Килешенде»

Милли мәгариф буенча директор урынбасары:

Зәйнуллина Ф.В.

«Раслыйм»

2 нче лицей  директоры:

Иванов Г.А.

Беркетмә  №1

29  август  2013 ел

31 август  2013 ел

31 август  2013 ел

МББУ  2 нче лицейның  

татар теле укытучысы

Хәйбуллина  Г.М.-ның 1 нче (рус группалары)

сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

Фәнни-методик  совет  утырышында каралды

Беркетмә  № 1;  31 август 2013 ел

2013/2014нче уку елы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып  төзелә:

  1. “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовании” Закон  Российской Федерации)

  1. “Мәгариф турында” Татарстан Республикасы Законы.
  •  6 статья – белемалу теле (телләре)
  •  7 статья– мәгарифнең дәүләт стандартлары
  •  10 статья –уку-укыту программалары
  •  32 статья – мәгариф учреждениесенең вәкаләтләре һәм җаваплылыгы.

  1. Гомуми белем эчтәлегенең мәҗбүри минимумы (ТР  Мәгариф министрлыгының 478 номерлы боерыгы, 05.07.2000 ел)

  1. “Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар  телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (рус балалары өчен) 1-11 нче сыйныфлар. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан,  Татарстан китап  нәшрияты, 2011 ел.

  1. “Рус телле балаларга татар телен һәм әдәбиятын коммуникатив технология нигезендә укыту программасы” (рус телендә сөйләшүче балалар өчен) 1-4 нче сыйныфлар, Казан, Татарстан китап  нәшрияты, 2011 ел. Төзүче-авторлар: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева.

  1. “Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теле һәм әдәби уку”  фәненнән  дәүләт стандарты.  1-4 нче сыйныфлар. Төзүче-автор: Р.З. Хәйдәрова.  2011ел .

  1. Дәреслек:  Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. Күңелле татар теле: дүртьеллык башлангыч гомуми белеем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен), –Казан: “Татармультфильм” нәшрияты/ Хәйдәрова Р.З., Галиева Н.Г. -2 нче басма. –Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2013. -97 б.

Татарстан Республикасы Конституциясенең 4 нче маддәсе һәм «Татарстан Республикасы халыкларының телләре турындагы» закон нигезендә татар һәм рус телләре – тигез хокуклы дәүләт телләре булып тора. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү телне аралашу чарасы, шулай ук укучыларны рухи һәм әхлаки яктан тәрбияләү, аларның аралашу культурасын формалаштыру ысылу буларак үзләштерүдән гыйбарәт. Татар телен аралашу чарасы буларак үзләштерү нәтиҗәсендә укучылар көндәлек тормышта, полиэтник җәмгыятьтә үзара аралашу һәм хезмәттәшлек  итү күнекмәләренә ия булалар.

Татар теле, танып  белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади  сәләтләрен үстерәгә хезмәт итә, шулай ук рус телле укучыларны татар халкының мәдәнияте һәм милли үзенчәлекләренә якынайта, башка халыкларга карата хөрмәт хисе, толерантлык, мәдәниара диалогка осталык кебек универсаль күнекмәләр булдыруга этәрә.

Татар теле укытуның  төп максатлары:

  • 1 нче сыйныф укучысының аралашу даирәсен, аралашу ситуацияләрен исәпкә алып, сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре (тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу) буенча укучыларда коммуникатив компетенция (аралашу осталыгы) формалаштыру;
  • укучының танып белү мөмкинлекләрен, гомуми уку күнекмәләрен, сөйләм культурасын үстерү;
  • татар  милләтенә, аның тарихи һәм мәдәни хәзинәләренә карата хөрмәт тәрбияләү; укучыларны мәдәниара диалогка тарту; татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә ихтыяҗ тудыру.

Укыту  - методик комплекты телгә өйрәтүнең иң заманча юшәлешле булган коммуникатив технологиягә нигезләнә. Гомуми дидактик принциптан тыш, татар теленә өйрәтүнең  төп принциплары  түбәндәгеләрдән гыйбарәт:  коммуникативлык принцибы (телгә өйрәтү шартларын тормышта телне кулану шартларына якынлаштыру); шәхси индивидуальләштерү принцибы (укыту процессын укучыларның шәхси ихтыяҗларын, теләк-омтылышларын, индивидуаль- психологик үзенчәлекләрен исәпкә алып оештыру); телне актив фикерләү нигезендә өйрәну принцибы (аралашу ситуацияләрендә сөйләм бурычына тәңгәл килгән лексик- грамматик материалны укучыларның мөстәкыйль комбинацияләп сөйләшүе); телне функциональ төстә өйрәнү принцибы (грамматик материалның коммуникатив максаттан, аралашу хаҗәтеннән һәм куллану ешлыгыннан чыгып билгеләнүе); ана телен исәпкә алу принцибы (балаларның ана теле буенча белемнәр системасын исәпкә алу). Моннан тыш, укыту процессында сөйләм эшчәнлеге төрләрен үзара бәйләнештә үзләштерү принцибы да зур әһәмияткә ия.

Укытучының планлаштырган нәтиҗәләре

«Татар теле һәм әдәби уку» предметы буенча 1 нче сыйныф программасын үзләштерәнең шәхси нәтиҗәләре:

- татар теленең дәүләт теле буларак ролен аңлату;

- шәхесара һәм мәдәниара аралашуда татар телен куллануга караш булдыру;

- татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге формалаштыру;

- әхлакый  кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлату.

Татар теленә өйрәтүнең метапредмет (регулятив, коммуникатив, танып-белү) нәтиҗәләре:

- укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү;

- эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү;

- дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли белү, алар белән дөрес эш итә белү;

-  дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен формалаштыру;

- парларда һәм күмәк эшли белү;

- аерым темаларга караган сорауларга җавап бирә белү;

- аңлап укый белү;

- укыгын яки тыңланган  мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

             

Татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре.

  1. Сөйләшү

Диалогик сөйләм.

1 нче сыйныфта дәрес вакытының 70-80% ын сөйләшергә өйрәтү алына. Сөйләм эчтәлегенең бу төре буенча укучылар түбәндәге күнекмәләргә ия булырга тиешләр:

  • сайланган эчтәлек аша әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, сорау куя, җавап бирә, кире кага, раслый белү;
  • дәрестә бирелгән үрнәк диалогларны сәнгатьле итеп уку, сөйләү һәм охшаш диалоглар төзү, программада күрсәтелгән коммуникатив максатлар буенча әңгәмәдә катнаша алу.

Монологик сөйләм:

  • җанлы һәм җансыз предметларны, рәсем, картина эчтәлеген сурәтләп сөйли белү;
  • өйрәнелгән темалар буенча кечкенә информация бирә белү.

II.      Ишетеп аңлау (аудирование).

Аралашу өчен, төп шарларның берсе- әңгәмәдәшләрнең бер-берсенең сөйләмен аңлавы.1 нче сыйныфта ишетеп аңларга өйрәтүнең бурычлары түбәндәгеләр:

  • нормаль темп белән әйтелгәннең ишетү аша мәгънәсен аңларга, аңлаган турында фикер йөртергә, аралашуда куллана белергә өйрәтү;
  • сүзләрне, сүзтезмәләрне, җөмләләрне, грамматик формаларны бер-берсеннән ишетү аша аерырга өйрәтү;
  • ишетү хәтеренең күләмен үстерү.
  1. Уку.

Уку эшчәнлеге буенча укучылар түбәндәге күнкмәләргә ия булырга тиешләр:

  • татар  әлифбасына гына хас хәрефләрне дөрес уку, авазларны дөрес әйтә белү;
  • транскрипция билгеләрен укый һәм куллана белү күнекмәләрен формалаштыру;
  • интерференция күнекмәләреннән котылу өчен, рус теленнән кергән сүзләрдә һәм татар теленең үз сүзләрендә бер үк хәрефнең төрле авазлар белдерүен аңлап аера белү. Мәсәлән: алма – автобус; кош –помидор һ.б.;
  • сәнгатьле дөрес ук күнекмәләрен формалаштыру;
  • уку техникасын үстерүгә ярдәм итә торган рифмовкалар, җырлар, рифмалаштырылан әкиятләр өйрәнү.

IV.       Язу.

  • 1 нче сыйныфта язуга өйрәтүнең төп максаты – татар әлифбасы хәрефләрен, программага кергән сүзләрне дөрес язарга өйрәнү;
  • иптәшеңә яки әниеңә записка язу, төрле бәйрәмнәр белән котлау, уенга чакыру язу, үзең турында  кечкенә белешмә яза белү күнекмәләрен булдыру;
  • дөрес күчереп язу күнекмәләрен формалаштыру.

Уку эш программасы белем бирү учреждениесенең фәннәрне тирәнтен өйрәнү юнәлеше булуын искә алып, программа гамәлдәге базис план буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелә.

Татар теле 1 класс

Дәреснең тибы

Дәреснең темасы

Сәгать саны

Үзләштерелергә, камилләштерелергә тиешле белем һәм күнекмәләр

Укучылар эшчәнлеге

Контроль

 эш төрләре

Өй эше

Уздырылу вакыты

план

факт

Әйдәгез, танышабыз!  (11 сәг.)

1

ЛКФ

Әйдәгез танышабыз

1

Исәнмесез, хәерле көн, сау бул, мин,

син, исем, ничек? Укучы, укытучы

сүзләре белән  танышу, сөйләмдә куллана белергә өйрәнү. Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау

 бирә белү

Әңгәмә, яңа сүзләр белән танышу,

 җыр  тыңлау, мультфильм, презентация карау

-

-

2.09

2

ГКФ

Синең исемең ничек? соравы һәм аңа җавап формасы

1

Синең исемең ничек? соравына җавап бирергә өйрәнү. Әңгәмәдәшең белән контакт урнаштыра, таныша, сорау

бирә белү

Яңа сүзләр белән танышу,

сорауларга җавап бирү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

3.09

3

ЛКФ

Бу кем? соравы һәм аңа җавап формасы

1

Күбәләк, әйдә, уйныйбыз сүзләре белән танышу, диалогта кулланырга өйрәнү. Бу кем? соравы

аша кирәкле информацияне

ала белү

Яңа сүзләр белән танышу,

сорауларга җавап бирү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

5.09

4

ЛКФ

Раслау һәм кире кагу формалары, -мы/-ме сорау кисәкчәләре

1

Әйе, юк, түгел сүзләрен инкяр һәм раслау җөмләләрдә кулланырга өйрәнү.

Кире кага һәм раслый белү;

ачыклый белү (малаймы?);

әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү

Дәреслек белән эшләү, карточкаларда эшләү,

сорауларга җавап бирү, диалог

-

-

9.09

5

ГКФ

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен ныгыту

1

Аның, хәлләр, рәхмәт, яхшы сүзләрен кертү, диалогта кулланырга өйрәнү. Кире кага һәм

раслый белү; ачыклый белү (малаймы?); әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү

Яңа сүзләр белән танышу,  презентация карау, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше, диалог

-

-

10.09

6

Д/МС

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен гомумиләштереп кабатлау

1

Әйе, юк, түгел сүзләрен инкяр һәм раслау җөмләләрдә куллана белү;

аның, хәлләр, рәхмәт, яхшы сүзләрен кертү, диалогта кулланырга өйрәнү Кире кага һәм раслый белү; ачыклый белү (малаймы?); әңгәмәдәшеңнең хәлен сорый белү

Дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше, диалог

-

-

12.09

7

Д/МС

Татарстан  шәһәрләре

1

Яши, шәһәр, кайда сүзләрен кертү, сөйләмдә кулланырга өйрәнү.

Үзең яшәгән җирлекнең исемен  сөйләмдә куллана белү

Яңа сүзләр белән танышу,

презентация карау, сорауларга җавап бирү,  биремнәр үтәү, сүзлек эше

-

-

16.09

8

ГКК

Син кайда яшисең?

соравы һәм аңа

җавап формасы

1

Син кайда яшисең?

соравын куя һәм  аңа

җавап бирә белергә өйрәнү.

Авыл, урман, бергә сүзләрен кертү, сөйләмдә куллана белү

Презентация ярдәмендә “Син кайда яшисең?” соравын аңлату, рәсемнәр белән эш,

сорауларга җавап бирү

-

-

17.09

9

Д/МС

Әйдә бергә уйныйбыз

1

Әйдә, уйныйбыз, бергә сүзләрен диалог һәм  монологта куллана белергә өйрәнү.

Бергә уйнарга чакыра белү

Презентация белән танышу, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау, сүзлек эше

-

-

19.09

10

Д/МС

Сиңа ничә яшь? соравы  һәм аңа җавап формасы

1

Сыйныф, укый, ничәнче, беренче сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү.  Ничәнче сыйныфта укуыңны әйтә белү

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү,

-

-

23.09

11

Д/МС

“Әйдәгез танышабыз”

темасын  йомгаклау

1

Сыйныф, укый, ничәнче, беренче сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү. Өйрәнелгән барлык төзелмәләрне яңа дидактик материаллар, уеннар, ситуатив һәм ишетеп аңлау күнегүләре аша кабатлау

Дәреслек белән эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

24.09

Урман дусларыбыз (4 сәг.)

12

ЛКФ

Кыргый хайваннар

1

Аю, куян, бүре, төлке, керпе, тиен, кош, дус сүзләрен җөмләдә кулланырга өйрәнү. Кыргый хайваннарның исемнәрен атый, саный, әйтә белү

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, презентация белән танышу, сүзлек эше,

-

-

26.09

13

ЛКФ

ГКФ

Урман дусларыбыз

1

Монда, әле, сәлам, кил, бар сүзләрен җөмләдә кулланырга өйрәнү.

Кайда? Кайда яши? сораулары һәм аларга өйрәнелгән сүзләр белән җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү.

Иптәшеңне уйнарга чакыра белү

Яңа сүзләр белән танышу,

төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

30.09

14

ЛКФ

ГКФ

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы

1

Фил, җираф, бака, тычкан, кечкенә, куркак, хәйләкәр, усал, зур сүзләрен җөмләдә кулланырга өйрәнү. Хайваннарның кайда яшәгәнен әйтә, аларны сурәтли  белү

Дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү, сүзлек эше

-

-

1.10

15

ЛГКФ

Рус халык әкияте “Теремкәй”

1

Кер, бергә, яшибез сүзләрен кулланырга өйрәнү. “Теремкәй” әкиятенең эчтәлеген искә төшерү

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, презентация белән танышу

-

-

3.10

Спорт бәйрәме (8 сәг.)

16

17

ГКФ

ГКК

Боерык фигыльнең  2 зат берлек сан формасы

2

Утыр, җырла, йөз, уйна сүзләрен сөйләмгә кертү; бас әле, сикер әле, кил әле сүзләрен сөйләмдә активлаштыру. Иптәшеңә командалар бирә белү. Әле кисәкчәсен боерык фигылҗнең 2 зат берлек сан формасы белән куллану

Дәреслек белән эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау, сүзлек эше

-

-

7.10

8.10

18

ГКФ

Хикәя фигыльнең хәзерге заман 3затта берлек сан формасы

1

Йөгерә, йөзә, сикерә, оча сүзләрен сөйләмдә активлаштыру. Нишли? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен формалаштыру

Дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү,

рәсемнәр белән эш, сүзлек эше

-

-

10.10

19

ЛКФ

Дустыңны урамга уйнарга чакыру

1

Алмагач, сандугач, ярый, урамга чык, Булат укый, утыра, кояш сүзләрен сөйләмгә кертү. Дустыңны урамга уйнарга чакыра белү

Яңа сүзләр белән танышу,

презентация белән танышу, сүзлек эше, мультфильм  карау

-

-

14.10

20

ГКК

Ризалык белдерү формасы

1

Алмагач, сандугач, ярый, урамга чык, Булат укый, утыра, кояш сүзләрен сөйләмдә активлаштыру. Өйрәнелгән фигыльләрнең күплек формасы белән таныштыру

Дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү,

рәсемнәр белән эш

-

-

17.10

21

ГКФ

Ничә? соравы аңа җавап формасы

1

Алдагы дәресләрдә узган сүзләрне сөйләмдә куллана белү. Ничә? Соравына җавап бирә белү

Дәреслек белән эшләү,  сорауларга җавап бирү,

төрле характердагы биремнәр үтәү, сүзлек эше

-

-

21.10

22

Д/МС

Кем белән уйныйсың? соравы, аңа җавап формасы

1

- Кем белән уйныйсың?

Мин Акбай белән уйныйм структураларын активлаштыру. Уйный фигыленең I, II затларда төрләнеше белән таныштыру

Дәреслек белән эшләү, рәсемнәр белән эш, сорауларга җавап бирү,

диалог, мультфильм  карау

-

-

22.10

23

ГКФ

Тәртип саннары

1

Беренче, икенче, өченче, дүртенче, унынчы, тиз, әкрен сүзләрен сөйләмгә кертү һәм активлаштыру.

Тәртип саннарын сөйләмдә куллану белән таныштыру. Ничә? соравына җавап бирә белү; предметларның санын әйтә белү

Яңа сүзләр белән танышу,

презентация белән танышу, төрле характердагы биремнәр үтәү, рәсемнәр белән эш, сүзлек эше

-

-

24.10

Мәктәптә (5 сәг.)

24

ЛКФ

Уку- язу әсбаплары

1

Дәфтәр, каләм, китап, бетергеч, карандаш, акбур сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү.

 Уку-язу әсбапларының исемен, санын, төсен, барлыгын, юклыгын әйтә белү

Яңа сүзләр белән танышу,

презентация белән танышу, рәсемнәр белән эш, төрле характердагы биремнәр үтәү

-

-

28.10

25

ГКК

Д/МС

Уку-язу әсбапларының кирәклеген әйтү, үзеңә сорап ала белү формасы

1

Бир әле, кирәк, кирәкми, мә сүзләрен сөйләмдә кулланырга өйрәнү. Уку-язу әсбапларының кирәклкген әйтә, иптәшеңә тәкъдим итә,   үзеңә сорап ала белү

Дәреслек белән эшләү,  сорауларга җавап бирү,

төрле характердагы биремнәр үтәү, рәсемнәр белән эш, сүзлек эше

-

-

29.10

26

ЛКФ

Без дәрестә

1

Укый, яза, рәсем ясый, җырлый, саный, ала сүзләрен сөйләмгә кертү. Мәктәптәге уку хезмәтен атый белү

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

31.10

2 НЧЕ ЧИРЕК

27

Д/МС

Без ничек укыйбыз?

1

Бишле, дүртле, өчле, икеле, яхшы, пычрак, дөрес сүзләрен сөйләмгә кертү. Үзеңнең һәм иптәшеңнең ничек укыганын әйтә белү

Яңа сүзләр белән танышу,

презентация белән танышу, сорауларга җавап бирү, рәсемнәр белән эш,  сүзлек эше

-

-

11.11

28

ГКК

Д/МС

“Мәктәптә” темасын гомумиләштереп кабатлау

1

Тема буенча өйрәнелгән конструкцияләрне ныгыту;уку-язу әсбапларын д/м сөйләмдә актив куллану.

Мәктәп турында диалог һәм монологлар төзү. Төрле характердагы биремнәр үтәү

-

-

12.11

Йорт хайваннары һәм кошлары (9 сәг.)

29

ЛКФ

Йорт хайваннары һәм кошлары

1

Йорт хайваннарының һәм кошларының исемнәрен әйтә,саный белү; ат, сыер,сарык, дуңгыз, кәҗә сүзләрен сөйләмгә кертү

Төрле рәсемнәр белән эшләү,яңа сүзләр белән танышу, темага караган презентация белән танышу

-

-

14.11

30

ГКК

Яши фигыленең берлек сан, 1, 2  зат формасы

1

Яши фигылен 1,2 затта куллану; Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү;каз, үрдәк, әтәч, тавык, чеби сүзләрен сөйләмгә кертү

Рәсемнәр бунеча яңа сүзләр белән танышу, дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү

-

-

18.11

31

Д/МС

Хайваннарны сурәтләү

1

Исемнәрне юнәлеш килешендә куллану; хайваннарны сурәтли белү; Йорт һәм кыргый хайваннар исемнәре, аларны сурәтләү өчен өйрәнелгән лексика

Рәсемнәр, дәреслек белән эш, дәфтәрләрдә эшләү, диалогтан монологлар төзү

-

-

19.11

32

ГКК

Кая? Кемгә? сораулары һәм аларга җавап бирү

1

Кая? Кемгә? сорауларын үзләштерү һәм аларга җавап буларак, исемнәрне юнәлеш килешендә куллануны камилләштерү. Бу китап кемгә? Бу китап Оляга - тибындагы сорауларга җавап бирү

Сорауларга җавап бирү, эш дәфтәрләрендә эшләү

-

-

21.11

33

Д/МС

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтү һәм сорау

1

Иптәшеңнең һәм үзеңнең нәрсә яратканыңны әйтә һәм сорый белү

Парлап эшләү, мультфильмнар карау,

Sмарт тактада һәм дәреслектә эш

-

-

25.11

34

35

ГКК

Д/МС

Кая? Кайда? Кайдан? сораулары һәм аларга җавап формасы

2

Кайдан кайтканыңны сорый һәм әйтә белү. Кая барганыңны, кайда торганыңны, кайдан кайтканыңны әйтә белү. Чыга, өй сүзләре белән танышу

Дәреслек белән эш, эзләнү методы, яңа сүзләр белән танышу

-

-

26.11

28.11

36

ГКФ

Исемнәрнең 1 нче зат берлек сан тартым белән төрләнеше

1

Предметның үзеңнеке булуын әйтергә өйрәтү. Исемнәргә 1нче зат берлек сан тартым кушымчалары ялгану тәртибе белән таныштыру

Дәреслек белән эш, карточкаларда эш, такта янында эшләү

-

-

2.12

37

Д/МС

“Без йоклыйбыз “ тексты

1

Йоклый фигылен 1,3 затта сөйләмдә куллану; йоклый, тыныч йокы, хәерле иртә, без йоклыйбыз сүзләрен сөйләмгә кертү

Текст өстендә эш, төрле характердагы биремнәр үтәү, рәсемнәр белән эшләү

-

-

3.12

Бакчада (8 сәг.)

38

39

ЛКФ

ГКК

ДСҮ

Яшелчәләр

Кирәк, кирәкми сүзләре

2

Җҗ хәрефе.  Яшелчә исемнәрен, санын, аларның төсен, тәмен әйтә, аларны сорап ала белү. Кирәк, кирәкми сүзләрен сөйләмдә куллануны камилләштерү. Кыяр, кишер, кәбестә, бәрәңге, суган, кабак, яшелчә сүзләрен сөйләмгә кертү

Яшелчә рәсемнәре белән эшләү, дәфтәрләрдә эш, әңгәмә,

өлешчә эзләнү методы

-

-

5.12

9.12

40

ДСҮ

Нинди? соравы һәм аңа җавап формасы

1

Нинди яшелчә, җиләк-җимеш яратканыңны әйтә белү. Җиләк, алма, чия, карлыган, әфлисун, җиләк-җимеш, тәмле, чәчәк сүзләрен сөйләмгә кертү

Рәсемнәр, дәреслек белән эш, дәфтәрләрдә эшләү, диалогтан монологлар төзү

-

-

10.12

41

42

ЛКФ

Д/МС

Рус халык әкияте “Шалкан”.

”Шалкан” әкиятен сәхнәләштерү

2

Әби, бабай, үсә, тарта, булыша сүзләре белән танышу; Әби,кил әле тизрәк, булыш! структурасын кертү; “Шалкан” әкиятенең эчтәлеге белән таныштыру. Әкиятне сәхнәләштерү

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек һәм рәсемнәр белән эшләү, мультфильм карау, әкият сәхнәләштерү

-

-

12.12

16.12

43

Д/МС

Безнең бакчада

1

Бакчада нәрсә үскәнне әйтә белү

Сорауларга җавап бирү,

 эш дәфтәрләрендә эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү

-

-

17.12

44

ЛКФ

Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? сораулары һәм аларга җавап формалары

1

Кем? Нәрсә? Нишли? Нинди? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен үстерү.  Хезмәтенә карап геройга бәя бирә белү

Сорауларга җавап бирү, Sмарт тактада һәм дәреслектә эш

-

-

19.12

45

Д/МС

Хезмәтенә карап, геройга бәя бирә белү

1

Саша алмагачка су сибә. Таня, син- яхшы кыз - тибындагы җөмләләрне актив сөйләмгә кертү

Дәреслек белән эш, такта янында эшләү, диалог һәм монолог төзү

-

-

23.12

Кыш җитте (11 сәг.)

46

ГКФ

Кышкы уенга чакыру

1

Кыш, кыш көне, салкын, буран, кар ява, җил исә, ява, чыга - сүзләре белән танышу; кыш билгеләрен әйтә, кышкы уенга чакыра, көн нинди булуын сорый белү

Яңа сүзләр белән танышу,

презентация белән танышу, сорауларга җавап бирү, рәсемнәр белән эш,  сүзлек эше

-

-

24.12

47

ЛКФ

Кыш бабай килә

1

Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтә, Кыш бабайга хат яза, Кыш бабайдан бүләк сорап ала белү. Кыш бабай, Кар кызы, хат, бүләк, шар, курчак, машина сүзләре белән танышу

Яңа сүзләр белән танышу,

төрле характердагы биремнәр үтәү, тышта кышкы уеннар уйнау

-

-

26.12

3 НЧЕ ЧИРЕК

48

ГКФ

Кыш бабайга хат язабыз

1

Кыш бабай, Кар кызы исемнәрен әйтә, Кыш бабайга хат яза, Кыш бабайдан бүләк сорап ала белү. Кыш бабай, Кар кызы, хат, бүләк, шар, курчак, машина сүзләрн актив сөйләмгә кертү

Сүзләр белән танышуны дәвам итү,

төрле характердагы биремнәр үтәү, дәреслек белән эш

-

-

13.01

49

Д/МС

Кышкы уеннар

1

Чана, чаңгы, тимераяк, шуа сүзләрен әйтә белү.  Бу прдметларның барлыгын, юклыгын, нәрсә белән шуганыңны әйтә белү

Дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше, диалог

-

-

14.01

50

ГКК

-мы/-ме кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү; раслау һәм инкарь итү

1

-мы/-ме кисәкчәләрен кулланып, сорау бирү күнекмәләрен камилләштерү; раслау һәм инкарь итә белү күнекмәләрен үстерү

Дәреслек белән эш, такта янында эшләү,  диалог һәм монолог төзү

-

-

16.01

51

Д/МС

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү

1

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белүне камилләштерү. Әйе, юк, түгел ныгыту

Сорауларга җавап бирү, Sмарт тактада һәм дәреслектә эш

-

-

20.01

52

Д/МС

Бәйрәмдә

1

Яңа ел бәйрәме турында сөйли белү. Яңа ел, чыршы, котлыйм сүзләре өстендә эш

Дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше, диалог

-

-

21.01

53

Д/МС

Бәйрәмгә барабыз

1

Бәйрәмгә барганыңны, бәйрәмнең кайда булуын әйтә белү. Һава торышын тасвирлый белү

Сорауларга җавап бирү, эш дәфтәрләрендә эшләү

-

-

23.01

54

ГКК

Төсләр

1

Предметларың төсен әйтә белү. Бер-береңнең яшен сорый белү

Дәреслек белән эш, такта янында эшләү, диалог һәм монолог төзү

-

-

27.01

55

56

ГКК

Д/МС

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе.

Татар теленә хас авзларны кабатлау

2

Татар алфавитындагы хәрефләр тәртибе белән таныштыру. Татар теленә генә хас авазларны дөрес әйтә белү күнекмәләрен үстерү

Дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше, диалог

-

-

28.01

30.01

Сәламәт бул! (7 сәг.)

57

ЛКФ

ГКК

Тән әгъзаларының исемнәре.

1

Баш,бит,чәч,колак,борын,авыз ,кул бармак,аяк,теш сүзләрен сөйләмгә кертү.Тән әгъзаларының исемнәрен әйтә белү.

Сорауларга җавап бирү,

 эш дәфтәрләрендә эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү

-

-

3.02

58

ГКФ

Авырта фигыленең юклык формасы.

1

Авырта, авыртмый фигылләре белән танышу. Кай җирең авыртканын сорый, әйтә белү; авырта фигыленең юклык формасы белән таныштыру

Дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше, диалог

-

-

4.02

59

60

ЛКФ

ЛКК

Сәламәт бул!

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирү.

2

Сәламәт булу өчен киңәшләр бирә белү. Зарядка яса, чана шу, тимераякта шу, йөз, йөгер, суган аша! сүзләре белән танышу; авыру кешенең хәлен сорау, аңа дару, чәй тәкъдим  итә белү

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

6.02

10.02

61

ЛКФ

Шәхси гигиена предметлары

1

Шәхси гигиена предметларының исемнәрен, аларның барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә һәм сорап алап белү. Теш щеткасы, сөлге, сабын, тарак, тарый, чистарта сүзләрен сөйләмгә кертү

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

11.02

62

ДМС

Шәхси гигиена предметларын сорап алу

1

Гигиена предметларын актив сөйләмдә куллану; исемнәрнең 1,2 нче зат тартым белән төрләндерү күнекмәләрен камилләштерү

Дәреслек белән эш, такта янында эшләү, диалог һәм монолог төзү

-

-

13.02

63

ГКФ

Мин сабын белән кул юам төзелмәсе

1

Мин сабын белән кул юам - төзелмәсе белән танышу. Сөртә, юа сүзләрен сөйләмгә кертү

Сорауларга җавап бирү,

 төрле характердагы биремнәр үтәү

-

-

24.02

Безнең гаилә (9 сәг.)

64

65

ЛКФ

М/С

Гаилә.

Минем гаиләм

2

Гаилә әгъзаларының исемнәрен атый белү, үз гаиләң турында сөйли белү, иптәшеңнең гаиләсе турында сорый белү. Гаилә, әби, бабай, апа, абый, эне, сеңел, кеше, татау сүзләре белән танышу

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

25.02

27.02

66

ЛКФ

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтү, сорау

1

Гаиләдә кемнәр барлыгын әйтә, сорый белү, гаилә әгъзаларының  нишләгәнен әйтә белү

Сорауларга җавап бирү, эш дәфтәрләрендә эшләү

-

-

3.03

67

68

ЛКФ

Д/МС

Яз фасылы.

Язгы көн

2

Яз фасылы турында язгы көнне сурәтләп сөйли белү. Яз җитә, көн җылы, кояш көлә, кар эри, кошлар килә, тамчы тама сүзләрен сөйләмгә кертү

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

4.03

6.03

69

ГКФ

Һава торышы

1

Һава торышын сорый, урамга чакыра белү. Язның ошаганын, ошамаганын әйтә белү

Дәреслек белән эш, такта янында эшләү, диалог һәм монолог төзү

-

-

10.03

70

71

ГКФ

Д/МС

8 нче март-әниләр бәйрәме.

Бәйрәм белән котлый белү

2

Бәйрәм  белән котлый белү. Син  алмашлыгын төшем килешендә куллануны үзләштерү. Кадерле,б әйрәм белән, уңышлар телим, саламәтлек телим сүзләрен сөйләмгә кертү

Сорауларга җавап бирү,

эш дәфтәрләрендә эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү

-

-

11.03

13.03

72

ЛКФ

Мин бүләк бирәм

1

Кемгә бүләк бирүне әйтә белү. Сөйләмдә  “тәмле сүзләр” не куллана белү (тыныч йокы, хәерле иртә, рәхим итегез, сау булыгыз, бүләк).

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

17.03

Татар халык ашлары (6 сәг.)

73

74

ЛКФ

Д/МС

Татар халык ашлары.

Ризыкларның тәмле булуын әйтү

2

Табынга чакыра, татар халык ашларының исемнәрен әйтә, ризыкларның тәмле булуын әйтә белү. Өчпочмак, чәк-чәк, бәлеш, кыстыбый, гөбәдия сүзләрен сөйләмгә кертү

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

18.03

20.03

4 НЧЕ ЧИРЕК

75

ГКК

Кунакта

1

Нинди ризыклар яратканыңны, нинди ризык кирәк икәнен, нәрсә белән чәй эчкәнеңне әйтә белү . Бал, дус сүзләрен сөйләмгә кертү

Дәреслек белән эш, такта янында эшләү, диалог һәм монолог төзү

-

-

31.03

76

77

ЛКФ

Д/МС

Кунакны каршы алу.

-мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып мәгълүмат алу

2

Кунакларны каршы ала белү, аларны табынга чакыра белү; -мы/-ме сорау кисәкчәләрен кулланып, мәгълүмат ала белү күнекмәләрен камилләштерү

Сорауларга җавап бирү,

 эш дәфтәрләрендә эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү

-

-

1.04

3.04

78

ЛКФ

Туган көн – зур бәйрәм

1

Туган көн турында сөйли, туган көн белән котлый белү. Туган көн, бәхет, телим сүзләрен сөйләмгә кертү

Дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше, диалог

-

-

7.04

Кибеттә (9 сәг.)

79

80

81

ЛКФ

ЛГКК

Д/МС

Ашамлыклар.

Эч,аша фигылләрен 1,2,3 затта берлек санда куллану.

Ашамлыклар кибетендә

3

Эч, аша фигылләрен  1,2,3 - затта берлек санда куллана белү. Азык-төлек исемнәрен, нәрсә ашаганыңны, эчкәнеңне әйтә белү. Кибеттә сатып ала белү. Ипи, сөт, май, сыр, шикәр, кәнфит, аш  сүзләрен сөйләмгә кертү

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

8.04

10.04

14.04

82

83

ЛКФ

ГКФ

Савыт-саба.

Кибеттә савыт-саба сатып алу

2

Савыт-саба исемнәрен дөрес әйтә белү; Мин пычак белән ипи кисәм; Мин кашык белән аш ашыйм төзелмәләрен сөйләмдә куллана белүне формалаштыру. Чынаяк, чәйнек, тәлинкә, чәнечке, кашык, пычак, кисә сүзләрен сөйләмгә кертү

Яңа сүзләр белән танышу,

дәреслек белән эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, мультфильм  карау

-

-

15.04

17.04

84

ЛГКК

Барый Рәхмәт

“Аш вакыты”

1

Аңлап, сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү

Сәнгатьле уку, тәрҗемә итү, биремнәр үтәү

-

-

21.04

85

86

87

ЛКФ

ГКК

ЛКФ

Киемнәр.

Исемнәрнең 1,2,3 зат берлек санда тартым белән төрләнеше.

Киемнәр кибетендә

3

Кием исемнәрен дөрес әйтә белү. Исемнәрнең 1,2,3 - зат берлек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә куллануны камилләштерү. Кием атамаларын актив сөйләмгә кертү

Дәреслек белән эшләү, сорауларга җавап бирү, биремнәр үтәү, сүзлек эше, диалог

-

-

22.04

24.04

28.04

Без шәһәрдә яшибез (6 сәг.)

88

89

ЛГКК

ДМС

Шәһәрдә.

Безнең шәһәр

2

Кая? Кайда? Кайдан? сорауларына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү; Чиста, матур, кечкенә, зур, пычрак сыйфатларын кулланып, сурәтли белү күнекмәләрен үстерү

Сорауларга җавап бирү, Sмарт тактада, дәреслектә һәм дәфтәрләрдә эш

-

-

29.04

1.05

90

ГКФ

Кайда? соравы

1

Кайда? соравына җавап бирә белү күнекмәләрен камилләштерү

Сорауларга җавап бирү, Sмарт тактада һәм дәреслектә эш

-

-

5.05

91

92

93

ЛКК

ЛКК

Д/МС

“Татарстан”шәһәрләре темасын кабатлау.

Исемнәрнең юнәлеш, чыгыш килеше.

Исемнәрнең урын-вакыт килеше

3

Татарстан шәһәрләре исемнәрен дөрес әйтә белү;  исемнәрне юнәлеш, чыгыш, урын-вакыт килешендә куллану күнекмәләрен камилләштерү

Дәреслек белән эш, такта янында эшләү, диалог һәм монолог төзү, күнегүләр үтәү

-

-

6.05

8.05

12.05

Җәй җитә (6 сәг.)

94

95

96

ЛКФ

ДМС

ЛГКК

Җәй җитә.

Күңелле җәй.

Габдулла Тукай

“Бала белән күбәләк"

3

Җәй турында сөйли белү күнекмәләрен формалаштыру. Аңлап, сәнгатьле  укый белү күнекмәләрен формалаштыру. Кояш балкый, күбәләкләр оча, чәчәкләр үсә, җиләк – җимеш пешә, урамда җылы сүзләрен сөйләмдә актив куллану

Сорауларга җавап бирү,

 эш дәфтәрләрендә эшләү, төрле характердагы биремнәр үтәү, дәреслек белән эшләү

-

-

13.05

15.05

19.05

97

ЛКФ

Без Сабантуйга барабыз

1

Дусларны Сабантуй бәйрәменә чакыра белү; бәйрәмдә ншләгәнеңне әйтә белү. Чүлмәк вата, капчык белән, көрәшә сүзләрен сөйләмдә куллану

Урамда Сабантуй бәйрәмендә күңелле уеннар уйнау, төрле характердагы биремнәр үтәү

-

-

20.05

98

99

Д/МС

Йомгаклау дәресе

2

Өйрәнгән  белемнәрне бер системага салу

Сорауларга җавап бирү,

диалог, монолог төзү,

тышта күңелле уеннар уйнау

-

-

22.05


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

5нче сыйныфлар өчен татар теленнән эш программасы

5нче татар сыйныфлары өчен ФДБС буенча татар теленнән эш программасы...

1 нче (рус группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы.

Аңлатма язуыЭш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып һәм түбәндәге документларга таянып  төзелә:1.    “Мәгариф турында” Россия Федерациясенең Законы (“Закон об образовани...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен татар теленнән һәм әдәби укудан эш программасы.

Татар теленнән эш программасы2 нче сыйныф(105 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандар...

2 нче (татар группалары) сыйныфлар өчен әдәби укудан эш программасы

Әдәби укудан эш программасы2 нче сыйныф(70 сәг.)Аңлатма язуыЭш программасы статусыПрограмма нигезенә Россия, Татарстан Мәгариф һәм фән министырлыкларының мәктәпләрдә урта һәм тулы белем алу стандартла...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән сәләтле балалар белән эш программасы...

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы

Рус телендә белем бирү мәктәбенең 5,6 сыйныфлар өчен татар теленнән авыр үзләштерүче балалар белән эш программасы...