Ф.Шәех Әхлак тәрбиясенң асылы
статья на тему

Алабуга шәһәре 5нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы       Сәхәбиева Гөлфия Хафиз кызы

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shbieva_f.sheh_hlak_trbiyasenn_asyly.doc51 КБ

Предварительный просмотр:

Алабуга шәһәре 5нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы       Сәхәбиева Гөлфия Хафиз кызы

Әхлак тәрбиясенең асылы.

Шәхеснең камилләшүе һәм үсүендә әхлак тәрбиясенең ролен педагогика элек-электән исбатлап, раслап килгән. Әле борынгы грек философы Сенека ук: “Гыйлемлектә алга китеп тә, әхлак ягыннан артта калган кеше алга китүдән дә бигрәк артка калып яши,”-дигән.

Әхлак ул- кешенең эш-хәрәкәтләрендә, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынган, билгеле бер кыйммәтләрдә торган сыйфат. Әхлаклылык сыйфатлары мәңгелек калып түгел, алар җәмгыятьтәге үзгәрешләр бәрабәренә үзгәреп торалар һәм шул рәвешле үзләре дә җәмгыятьне үзгәртәләр. Әхлак сыйфатлары, гадәттә, әхлакый аң, әхлакый кыйммәтләр, әхлакый хисләр кебек төшенчәләр аша билгеләнә:

Әхлакый аң- кешенең чынбарлыкны үзенең карашлары, рухи бәяләве аша танып белүе, шушы чынбарлыкны үз идеаллары аша чагылдыруы ул. Әлеге аң кешенең эш-хәрәкәтләрендә, яшәү принципларында, теге яки бу адымны ясаганда нинди юллар сайлавында күренә.

Әхлакый кыйммәтләр исә аерым кешенең яки кешеләр төркеменең рухи кыйбласын, яхшылык һәм яманлыкның асылын ни рәвешле аңлауларын чагылдыра. Кешенең әхлакый тормышындагы эмоциональ якны горурлык, намус, вөҗдан, нәфрәт, оялу, һавалану яки үз-үзеңне артык ярату кебек хисләр билгели.

Әхлакый хисләр кешенең башкаларга карата, үз-үзенә карата, иҗтимагый күренешләргә һәм, гомумән, тормышның үзенә карата субъектив мөнәсәбәтен чагылдыра.

Әлеге төшенчәләр үзара тыгыз бәйләнештә яшиләр һәм әхлак тәрбиясендәге тоташ бер процессның гаять күпкырлы булуын күрсәтәләр. Кешеләрнең эш-хәрәкәтләре әхлакый кыйммәтләр белән бәйләнешкә керә, әхлак таләпләренә карап үзгәрә һәм аерым бер кешенең эшчәнлеге дәвамында аның әхлакый аңында ныгып-берегеп кала. Кешенең  тәрбиялелеген һәм әхлагын аның тәртибенә карап бәялиләр. Ләкин тәртип ул- артык киң төшенчә һәм билгеле бер шәхес тормышының барлык якларын үз эченә ала. Шуңа күрә дә әхлакның асылын билгеләгәндә әлеге шәхес тормышында бербөтен булган күренешнең сыйфатларын саклаган, әмма кечерәк күренештән торган берәмлекне алып карарга кирәк. Андый  иң кечкенә берәмлек итеп кеше тарафыннан кылынган берәр гамәл исәпләнә.Гамәл- кеше тәртибендәге чагыштырмача мөстәкыйль бер күренеш, һәм шушы күренештә шәхеснең әхлагы ачык чагыла. Кешенең тәртибе аның кылган гамәлләреннән гыйбарәт.Димәк тәртип ул- үзара бәйләнештә булган гамәлләр җыелмасы, шул гамәлләрнең тууына сәбәп булган максат-теләкләрнең бергә туплануы. Шулай итеп, шәхеснең әхлак ягы аның гамәлләрендә һәм тәртибендә күренә дибез икән, монда ике нәрсәне күздә тотабыз: аларның беренчесе- шәхеснең тәртибе булып урнашкан аерым эш-хәрәкәтләр җыелмасы, икенчесе- шәхес үзенең эш-хәрәкәтләре дәвамында йөз тоткан максат, омтылыш һәм теләкләр системасы.

               Яхшы кеше

Яхшы кеше, ихлас кеше дибез,

Тоеп якты керсез күңелен.

Матурлыгын күреп яшәгәнгә

Үткән көннең, чорның, бүгеннең.

Яхшы кеше, эшчән кеше дибез,

Күз алдында тотып хезмәтен.

Сокланып мин оста эшләренә,

Үземне дә байтак төзәттем.

Яхшы кеше, гадел кеше дибез,

Кискен булган өчен яманга:

Авыр чакларда да кеше өчен

Игелекле булып калганга.

Яхшы кеше, гүзәл кеше дибез,

Иман белән яши белгәнгә.

Шундыйларга таянып исән кала

Гади гавам, дөнья бөлгәндә.

                                    ( Фазыл Шәех)

Әхлаклылык принциплары һәм тәртип кагыйдәләре шәхескә карата тышкы таләпләр системасы булып тора. Әлеге принциплар һәм кагыйдәләр билгеле бер шәхеснең яшәү рәвеше, әхлаклылык нормасы булып әверелсен өчен, иң беренче чиратта аларны  шәхес үзе инанып  кабул итәргә, үзенең эш-хәрәкәтләрендә, максатларында шул принциплар һәм шул кагыйдәләргә йөз тотарга тиеш.

Әхлак тәрбиясенең нигезе һәм бурычлары, алда әйтеп үтелгәнчә, тәрбия процессы- кешенең тулысынча шәхес буларак формалашуы. Ләкин шушы тулы бер процесста төп һәм иң әһәмиятле урынны әхлак тәрбиясе били. Әхлак тәрбиясе- тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше. Кеше үз эшчәнлеге дәвамында, аралашу вакытында дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәттә әхлак нигезләрен туплый.

Әхлак  тәрбиясе процессында укытучы-тәрбиячеләрнең  роле зур. Алар тиешле шартларны да тудыра, оештыра да, - алар балаларның укуы, хезмәте, ялы, уены һәм һәртөрле эшчәнлеге дәвамында әхлак мөнәсәбәтләрен тиешле якка юнәлтә. Мәктәптә әхлак тәрбиясенең төп бурычлары укучы балада әхлак тәҗрибәсе тудырудан тора. Яхшыны –яманнан, яманны яхшыдан аера белү тәҗрибәсе кешедә яшьтән  үк тәрбияләнә. Ул аның көндәлек тормышы, эше, эшчәнлеге, башкаларга мөнәсәбәте белән ныгыта гына бара. Балачакта барлыкка килгән әхлак нормалары кешене җитлеккән, олыгайган чорына кадәр озата бара.

 Гамьсезләр дөньясында

Усал җилләр исә илдә,

Таратып яман хәбәр.

Ә монда һаман көләләр

Иртәдән кичкә кадәр.

Мәнфәгатьсез бу дөньяның

Арзан кәмит коллары

Битараф калып тормышка

Күпме зарар кылмады?!

Сәясәттә, икътисадта

Гамьнәре юк аларның.

Бар кирәккә корсагы баш

Мескен маңкорт татарның.

Ул үзенең наданлыгын

Танымас берчакта да.

Җаваплыларны гаепләп,

Гайбәт сатар чатларда.

Шулар сала йөрәгемә

Яра өстенә яра.

Шулар белән хаклык өчен

Инде көрәшеп кара!

Ник аларга бөек рухы

Кимсетелгән халкымның?

Туган теле, бәйсезлеге,

Синең яшәү ялкының?!

Уен түгел, кызык түгел-

Кызганыч безнең хәлләр.

Гамьсезләр һаман көләләр

Иртәдән кичкә кадәр.

                          (Фазыл Шәех)

Яманны яхшыдан аера белмәү, әхлак турында тискәре тәҗрибәләр туплау исә җәмгыятьтәге  әхлак кагыйдәләрен бозуга, шәхси бәхетсезлеккә илтә. Менә шуңа күрә әхлак тәрбиясенең бурычларына аеруча игътибар итәргә кирәк. Бу бурычларга түбәндәгеләр керә:

-балаларны җәмгыятьтәге әхлак кагыйдәләре, әхлак нормалары белән таныштыру, даими рәвештә хәбәрдар булуларына ирешү;

-балаларда әхлак төшенчәсе  турында уңай тәҗрибә булуына ирешү;

-балаларның хисләрендә, аңында, тәртибендә әхлаклылык принципларына омтылыш тәрбияләү;

-ирекле, һәрьяклап камил шәхеснең әхлакый идеалын балаларның тулысынча күзаллавына, шуңа омтылуына ирешү.

Мәктәптә әхлак тәрбиясенең эчтәлеге укучыда әхлак сыйфатлары булдыруның киң планлы юнәлкшенә нигезләнә. Әлеге юнәлеш укучы балада җәмгыятькә, кешеләргә, хезмәткә һәм укучының  үз-үзенә әхлакый мөнәсәбәт тәрбияләүне эченә ала.  

                Мөлкәтем

Зиннәтле йорт, җиһаз, бизәк белән

Яулый кемдер дус-иә хөрмәтен.

Минем өчен алтын сарайлардан

Кадерлерәк вөҗдан мөлкәтем.

Шул мөлкәтнең бөтенлеген яклап

Саклап калдым авыр көннәрдә.

Ләкин берәү әзер күз алдымда

Минем мыскыл итеп көлергә.

Ант иттем мин хаклап иманымның

Ныгытмасын ныклап сакларга

Туры килмәс аны берчакта да

Җимерергә дошман затларга.

Халкымның бар хезмәтләрен таныйм

Телен, моңын таныйм милләтнең.

Минем өчен бүген җир йөзендә

Иң зур байлык вөҗдан мөлкәтем.

                                   ( Фазыл Шәех)

Укучы балада әхлак сыйфатлары тәрбияләүнең эчтәлегенә кергән төшенчәләрне бәяләгәндә иң элек шуны истә тотарга кирәк: шәхесне һәрьяклап камилләштерү барышында элеге эчтәлекнең һәрбер төшенчәсе үзара бәйләнештә тәэсир итә һәм бер-берсенә үзгәреш-төзәтмәләр кертә. Укучыда үз-үзенә  әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, шулай ук, бердәмлек, гуманлык, намуслылык, чисталык-пөхтәлек, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар тудыру дигән сүз. Үз-үзеңә әхлаклы мөнәсәбәт тәрбияләү, җәмгыятьтә үз урыныңны таба белү, үзеңне башкалар янәшәсендә дә, ялгыз калганда да әхлаклы итеп тота белү- укучы баланың шәхес булып формалашуында иң төп сыйфатларның берсе. Аңлы тәртип- әнә шул сыйфатларның бер күренеше.

Әхлак тәрбиясе мәсьәләләрен өйрәнгәндә төп шартны истә тотарга тиешбез: шәхеснең үсүенә һәм формалашуына беренче чиратта тышкы тирәлек, тышкы шартлар, тормыш-көнкүреш шартлары, шул ук социаль- икътисали җирлек, гаиләдәге хәл-хадәт,укучы баланың тирә-юнендә, аның белән мөнәсәбәттә булган әхлакый кыйммәтләр йогынты ясый.

         Аҗдаһалы дөнья

Усал күзләренә туры карап,

Кеше бул, дип күпме ялындым?!

Җәзалады мине бер аҗдаһа

Агулары белән җанының.

Йөрәгемне телде агулары,

Үзәгенә кадәр яндырып.

Мең мәртәбә яраланган йөрәк

Китәр кебек булды ярылып.

Җинаятьчел, хыянәтчел заман!

Аҗдаһамы әллә газизең?!

Шул газизең белән кая таба

Юл тотасың икән син үзең?!

Гүзәллеккә хезмәт итәр яшьлек

Ямьсезләнеп үтә заяга.

Шуңа әрни күңлем икеләтә,

Дөнья миңа котсыз кайда да.

Үз гомеремдә күпме аҗдаһалар

Йөрәгемә таш һәм боз атты.

Яшьлегемдә мине язмышларның

Хәтәренә алар озатты.

Аҗдаһасы мине талаганда,

Шушы исерек хәтәр заманның,

Ничек әле шакшысына чумып

Соңгы иманымны язмадым?!

Керсез күңелем белән иманым да,

Акылым да әле бер бөтен,

Куанырга кирәк иде дә бит,

Ә мин шуңа һаман үкендем.

Аҗдаһалы сазлыкларны узып,

Тауга күтәреләм мин бүген.

Юлым авыр, ләкин күгем аяз,

Чиге чиксез күңел күгемнең.

                                 (Фазыл Шәех)

Әхлакый мөнәбәтләрне дөрес оештыру өчен, аларның психологик ачык белү шарт. Әлеге  психологик төзелеш түбәндәге өлешләрдән тора:

-әхлак нормаларын, таләпләрен һәм кагыйдәләрен үтәүнең һәм аларны аңлап эш итүнең зарурлыгын тою;

-әлеге нормаларның, кагыйдәләрнең һәм таләпләрнең асылын белү;

-уңышлы эш өчен борчыла белү;

Укучыларның әхлак кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшергәндә шундый хәл ачыклана: гадәттә аларның күбесе әхлак таләпләрен, әхлак нормаларын өстән-өстән генә күзаллый. Алай гына да түгел, еш кына бөтенләй башкача күзаллаучылар калу, аларның тискәре гамәлләрен яшереп калу гына дип күзаллаучылар бар.

Әхлак нормаларын белмәү яки дөрес аңламау укучыларның үз тәртибендәге күп кенә ялгышларга да сәбәп була.

Нәкъ менә шуңа күрә дә укучыларның әхләк үсеше мәсьәләсендә төп әхлак кагыйдәләрен үзләштерү үтә мөһим проблемага әверелә.

Әхлак кагыйдәләрен үзләштерү өчен сыйныфтан тыш вакытны, чараларны файдалану уңышлы нәтиҗәләр бирә. Әңгәмә, лекция, тематик кичәләр, китап укучылар конференцияләре – боларның берсе дә укучы бала өчен эзсез үтми.

Әхлак үсешендә, әлбәттә, билгеле бер әхлакый карашларның, инануларның роле зур. Нәкъ менә шул үз инануы, үзенең ныклы, ышанычлы бер карашы аша шәхес үз идеаллары өчен актив көрәшкә кушыла, әхлаксызлык күренешләренә каршы чыга.

Әгәр без әхлак тәрбиясен укучы балаларга гомуми тәрбия бирүнең үзәк бер өлеше дип карыйбыз икән, шуны онытмаска кирәк: әхлаклылык шәхеснең башкалар белән мөнәсәбәтендә чагыла. Әхлаклылык – кешенең рухи халәте. Яңа буын бәхетле булсын өчен, аны иң беренче чиратта әхлаклы буын итеп тәрбияләргә тиешбез.

Гуманлылыкны кешеләргә карата зур ихтирам билгесе буларак, кеше турында кайгырту, аның көн-күреше, ирекле үсеше турында кайгырту буларак билгеләп үтсәк, һәрбер төшенчәбез шушы гуманлылык мәсьәләсенә килеп тоташачак. Тәрбия эшенең барлык принциплары әхлак тәрбиясенең барлык юнәлешләре гуманлылык төшенчәсе белән тыгыз бәйләнештә яши.

Кешенең гомуми культурасында аерым бер өлеш буларак урын алган тәртип мәдәнияте нәкъ менә гуманлылык белән аеруча тыгыз бәйләнгән. Чөнки кешенең үз-үзен тотышы, тәртибе иң беренче чиратта башкеа кешеләр белән мөнәсәбәт коруга игътибар күрсәтүгә кайтып кала. Шуңа күрә дә без иң элек башка кешеләр белән мөнәсәбәткә кагылышлы төшенчәләрне дә карап үтәрбез.

Игътибарлылык – кешеләргә мөнәсәбәттә иң югары сыйфатларның берсе. Игътибарлы булу – тактлы булу дигән сүз.

Сабырлык һәм киң күңеллелек – шулай ук гуманлылыкның бер чагылышы.  Кешеләрнең йомшак якларын яки авыр хәлен аңлый белү, аларның очраклы ялгышларын кичерә белү гуманлы булуны сорый.

Киң күңеллелек исә элек электән үк яхшылык булып кына түгел, ә бәлки үз көчеңә ышану булып та исәпләнгән. Күңеле киң булган кеше башкаларның кайгысын беркайчан да читләтеп үтми, уртаклашырга, ярдәм итәргә тырыша.

Балаларда гуманлылык тәрбияләү эшендә аеруча мөһим рольне укытучы башкара. Сыйныфта дөрес, гадел мөнәсәбәтләр булдыру да монда зур әһәмияткә ия. Шулай ук укытучы һәм укучы арасындагы гумаелы мөнәсәбәт тә уртак эшкәүрнәк  булып торачак.

Тәрбияләү һәм тәрбия бирү – киләчәк буынга гуманлы карашта булу ул.

        Татарым турында

Милләтемнең сыйфат билгеләрен

Тарихыннан телим табарга.

Көрәш сызыкларын үткән чакта

Тәвәккәллек җитми аңарга.

Дәгъва итә алмый каршы төшеп

Үз хакына бәйле табышка.

Ләкин татар үзе өчен үзе

Әверелгән усал язмышка.

Яраклашу һәм чисталык культы

Милләтемдә күптән мактаулы.

Тик көнчелек илә таркаулыгы

Дәвам итә үзен таптауны.

И татарым, яшә ваклыклардан,

Яман тойгылырдан бушаннып!

Һәм көрәш син килер бәхетеңә

Якты язмышыңа ышанып!

                           (Фазыл Шәех)

Укытучы укучылары өчен идеаллаштырылган бер образ: ул барысын да белә, аңлый, хәленә керә, юата, киңәш бирә. Укытучы – иң тугрылылыклы, ышанычлы кешеләрнең берсе. Яхшы укытучы үз укучысының аз гына уңышын да күреп ала белә, мактап та куя, һәрчак ярдәм итә – үсәргә, камилләшергә мөмкинлек тудыра.

Әхләклылык сыйфатының бер өлеше – тәртип – барлык кешеләр өчен уртак булган кагыйдәләр җыелмасы. Тәртип билгеле бер шәхеснең үз эшенә, хезмәт бурычларына, үзенә тапшырылган нинди дә булса йөкләмәләргә мөнәсәбәтен ачыклый.

Тәртип һәм дисциплина мәсьәләсе билгеле бер коллективның эчке, объектив кагыйдәләре шәхес алдындагы җаваплылык һәм бурычлар белән билгеләнә. Һәркем өчен дә бертигез таләпчәнлек, шул таләпләрне оештыруда, тормышка ашыруда укучыларның актив катнашуы, чын тәртипнең макталуы, ә тәртипсезлекнең үз вакытында кисәтелүе – коллективта уртак, бердәм дисциплина өчен әнә шуларның төгәл башкарылуы кирәк. Кеше шәхесенә ихтирам белән карау, аның иреген ихтирам итү һәм шул ук вакытта таләпчән була белү кебек диалектик берлектә генә балалар коллективында чын мәгънәсендә аңлы дисциплина, тәртип мәдәнияте тудырып була, шул рәвешле генә югары мәдәниятле, әхлаклы, гуманлы шәхес тәрбияләргә мөмкин.

Мәктәптә гуманлылык принципларын урнаштыруның төп алымнарыннан берсе – тәрбия эшендәге уңай гадәтләргә, традицияләргә, тәҗрибәгә таяну. Халыкның рухи тәҗрибәсе, гореф гадәтләре, укучы бала күңелендә кече яшьтән үк урын ала башларга тиеш. Чөнки нәкъ менә еллар дәвамында сыналагн, халыкның үзе тарафыннан яклау тапкан гадәтләр һәм кануннар чын мәгънәсендә гуманлы булалар һәм гореф гадәткә әвереләләр. Менә шундый гадәтләрне өйрәнү, белү, күңел белән кабул итү укучы балаларда гуманлы мөнәсәбәтләр тәҗрибәсе тудыра, яңа әхлак нормаларының асылын аңларга, аларны чагыштырып – үлчәп карарга мөмкинлек бирә.

Тынычлык һәм дуслык рухында тәрбияләү, тынычлык, дуслык, туганлык сүзләре һәрчак көн үзәгендә торган әһәмиятле төшенчәләр. Яңа буында тынычлыкны яклау, тыныч тормыш хакына көрәшү омтылышы тудыру үзе үк зур, әһәмиятле эш.

Милләтләр, халыклар арасындагы дуслык, тигезлек принцибын үзләштергәндә генә, чын интернационализмның бары тик милли хисләр хөрмәт ителгән җирдә генә булуын аңлатканда гына без яңа буында гуманлы, культуралы, чын мәгънәсендә әхлаклы кешеләр күрербез.

         Татар байлыгы

Татарның бар җан байлыгы-

Чиста һәм ак күңеле

Дәртле, назлы, мәрхәмәтле,

Җырлы һәм моңлы теле.

Шул моңлы тел – күңел теле,

Мәгнънәсе зур һәр сүзнең.

Газаплары, әрнүләре,

Күз яшьләре ул безнең.

Сабыр холыклы милләтем,

Каршы торып үлемгә,

Ялгышын да, язмышын да

Язган ана телендә.

Мал байлыгы булмаса да

Чабаталы татарның,

Күңел белән бүләк иткән

Хыялдагы чаптырын.

Күршеләрнең хәлен белеп,

Хөрмәт иткәнгә күрә,

Фәкыйрь генә  татарның да

Урыны булган түрдә.

Халкымның якты хисләргә

Күңеле ташып торган

Башкортка да, марига да

Уты тигез яктырган.

Удмуртка да, чувашка да

Кызганмаган алтынын.

Бәясе бик кыйммәт торган

Матур дуслык хакының.

Шуңа татар күңеленә

Күпер салган күп милләт,

Җырын җырлап гомер иткән

Чын татар кебек  көйләп.

Татар булып мин татарның

Бай җаныңа таң калам.

Төрле телләрдә макталып

Алтын зат дип аталам.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ”

БСҮ “Әхлаклы җәмгыять төзүдә ана тәрбиясенең роле ” (эссе язарга өйрәтү дәресе)...

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)...

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)

Кешенең шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясенең роле (доклад)...

Гаиләдә ана тәрбиясенең роле

- Тормыштан алынган  мисалларда тәрбиясез хатынның бәхетле гаилә төзеп, тәүфыйклы бала үстерә алмавын дәлилләп күрсәтү;- авыр ситуацияләрдән чыгу юлларын өйрәтү;- “Оясында ни күрсә...” концепцияс...

Сәхәбиева Ф.Шәех Әхлак тәрбиясенең асылы

Алабуга шәһәре 5нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучы       Сәхәбиева Гөлфия Хафиз кызы...

Федераль дәүләт белем бирү стандартының асылы

Федераль дәүләт гомуми белем бирү стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру  тора. Укытуда предмет нәтиҗәләре генә түгел, ә шәхси һәм предме...

Әхлак - тәрбиянең асылы.

Укытучы балаларга белем бирүче дә, тәрбияче дә. Тәрбиянең асылы - әхлак. Әхлак тәрбиясе бирү - иң авыр хезмәтләрнең берсе. Ул укытучыдан күп сабырлык һәм тәҗрибә сорый....