Члены предложения
план-конспект урока (5 класс) на тему

Тимеркаева Гузель Рафаиловна

Технологическая карта урока татарского языка на тему "Члены предложения" в 5 классе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл tehnologik_karta.docx22.78 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы.

Предмет: татар теле

Сыйныф: 5 сыйныф

Тема: Җөмлә кисәкләре

Максат: Җөмлә кисәкләрен  гомумиләштереп кабатлау, алда үзләштерелгән, белемнәрне башка ситуацияләрдә куллана белү күнекмәләрен камилләштерү. Фикерләү сәләтен үстерү.Укучыларның сөйләм телләрен һәм фикерләү сәләтләрен үстерү. Туган телгә мәхәббәт уяту.

Эшне оештыру: индивидуаль һәм парларда эшләү.

Дәрес тибы: гомүмиләштереп кабатлау дәресе

Дәрес этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

УУГ

Мотивлаштыру

Исәнләшү.Укучыларны уку эшчәнлегенә тарту.

Исәнләшәләр, әзерлекләрен, каефләрен билгелиләр

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви   эшчәнлек   – танып-белү кы-   зыксынучанлыгын үстерү.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз  фикереңне төгәл әйтү өчен  файдалана белү.

Дәреснең темасын , максатларын билгеләү

-Укучылар, әйдәгез бүгенге дәресне кроссворд чишү белән башлыйк әле.

-Укучылар, игътибар итегез әле, уртада нинди сүзләр килеп чыкты?

- Сезгә бу сүзләр танышмы? Ә кайчан очраттыгыз?

          -Чыннан да, укучылар,без сезнең белән алдагы дәрестә һәрбер җөмлә кисәген аерым-аерым өйрәнеп чыктык. Бүген исә, аларның бөтенесен гомумиләштереп кабатларбыз һәм сезнең җөмлә кисәкләре турында ни дәрәҗәдә белүегезне дә тикшерербез. Димәк, безнең бүгенге темабыз нинди?

      - Балалар, без сезнең белән бүгенге дәрестә нишләрбез?

Кроссворд чишәләр.

Сорауларга җавап бирәләр.

Дәреснең темасын, максатын билгелиләр.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Танып-белү эшчәнлеге: гомум уку эшчәнлеге – үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

Белемнәрне актуальләштерү

Хәзер мин сезгә парлы эш тәкъдим итәм. Парларда кластер тәзергә.

Парларда кластер төзиләр. Кластер буенча сөйлиләр. Хаталарын тәзәтәләр һәм эшләренә бәя бирәләр.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Белемнәрне ныгыту

Интерактив тактада бирелгән җөмләләрне синтаксик яктан тикшерергә.

Балалар дәфтәрләрендә индивидуаль эшлиләр. Бер бала тактада эшли, бөтенесе тикшерәләр, эшләренә бәя бирәләр.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Физминутка

Әйдәгез балалар, без сезнең белән ял итеп алыйк.

Бигрәк шаян инде без,

Тик тормыйбыз бер дә без.

Чүгәлибез, торабыз,

Башны уңга борабыз,

Аннан сулга карыйбыз

Һәм сикерә башлыйбыз.

Кулларны күтәрәбез,

Аннары төшерәбез,

Шул арада иелеп,

Басарга өлгерәбез.

Тирән итеп сулыйбыз,

         Ял итәргә туктыйбыз

Балалар движенияләр ясыйлар

Текст өстендә эш

Хәзер без сезнең белән текст өстендә эшләрбез.

 Ана рәхмәте.

   Рөстәмнең әнисе эшли. Бүген ул эштән соң кайтты. Ул өйгә керде һәм чисталыкка аптырап калды:

   -Улым, идәнне кем юды? Апаң килдеме?

   - Юк, мин үзем юдым, -  диде Рөстәм.

   - Син юдың? Ә сиңа кем әйтте?

   - Үзем белдем,- диде Рөстәм.

   Әнисе аны битләреннән үпте.

   - Менә рәхмәт! Менә рәхмәт, улым! – диде.

Сораулар буенча әңгәмә.

-Кем турында сүз бара?

- Рөстәмнең әнисе эштән кайчан кайта?

- Ул нәрсәгә игътибар итә?

- Нәрсә дип сорый?

- Рөстәм нәрсә ди?

- Әнисе нишли?

- Ә сезгә әниләрегез рәхмәт әйтәме, кайчан әйтә?

 

Балалар сорауларга җавап бирәләр. Текст буенча үз фикерләрен сөйлиләр.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Регулятив эшчәнлек: эшчәнлекнең дөрес үтәлешенә бәя бирә белү.

Танып-белү эшчәнлеге: гомум уку эшчәнлеге – үз фикереңне язма һәм сөйләмә рәвештә әйтә белү.

Рефлексия

Укучылар, шулай итеп, без җөмлә кисәкләрен тагын бер кат кабатлап чыктык. Хәзер үзегезгә бәя бирегез.

Мин бүген дәрестә ничек эшләдем?

Миңа нәрсә кызык булды?

Үземнең эшем белән мин канәгатме?

Балалар үзбәя бирәләр.

Шәхес эшчәнлеге: мәгънәви эшчәнлек – танып-белү кы- зыксынучанлыгын үстерү.

Коммуникатив эшчәнлек: сөйләмне үз фикереңне төгәл әйтү өчен файдалана белү.

Өй эше

1. Матур итеп 3 җөмлә төзеп язарга, җөмлә кисәкләре ягыннан тикшерергә.

2. “Җөмлә кисәкләре” темасына тест төзеп килергә.

(сайланма эш)

Кроссворд

1

2

3

4

5

                       

6

7

8

9

10

   

11

         

12

13

14

Сораулар.

  1. Баш кисәкләрдән генә торган җөмлә.
  2. Тыныш билгесе.
  3. Үзара ияртүле бәйләнешкә кергән мөстәкыйль мәгънәле ике яки

берничә сүздән торган төзелмә.

  1. Сүзләр җыелмасы.
  2. Авазлар язуда нәрсә белән белдерелә?
  3. Берәр эш яки хәл турында хәбәр итә торган җөмлә.

7.Сүзләрнең һәм сүз формаларының үзара бәйләнеш кагыйдәләрен,

җөмләләрне өйрәнүче телнең бер тармагы.

8. Сорауны эченә алган һәм сорау интонациясе белән әйтелә тор-

ган җөмлә.

9. Баш кисәкләрдән башка тагын иярчен кисәкләре дә булган җөм-

лә.

10. Халык авыз иҗатының бер төре.

11. Аралашу коралы.

  1.  Эш яки хәлнең билгесен белдерә торган сүз төркеме.
  2.  Эш кушуны, өндәүне белдерә торган фигыль.
  3.  Баш кисәкләрнең берсе генә булса, бу ничә составлы җөмлә була?

Кластер

                                                                                                                                                               

     


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Однородные члены предложения.Знаки препинания при однородных членах предложения"

Однородные члены предложения - одно из проявлений структурно-семантической категории синтаксиса - однородности,которая обнаруживается и на уровне сложного предложения.В блоке однородных членов е...

Учебное занятие: "Однородные члены предложения. Знаки препинания в предложениях с однородными членами"

данное занятие предполагает закрепление знаний об однородных членах предложения;формирование умения находить однородные члены в предложении и ставить знаки препинания в предложениях с однородными...

презентация к учебному занятию: "Однородные члены предложения. Знаки препинания в предложениях с однородными членами"

данная презентация помогает сделать занятие более эффективным, усилить мотивацию обучающихся к изучению русского языка...

Учебное занятие по русскому языку "Однородные члены предложения. Знаки препинания в предложениях с однородными членами".Учебное занятие сопровождается мультимедийной презентацией.

Методическая цель: внедрение личностно ориентированных технологий обучения.Образовательные цели: - закрепление знаний об однородных членах предложения;- формирование умения находить однородные чл...

контрольная работа в 11 классе по теме "Главные члены предложения. Однородные члены предложения".

Контрольная работа в 11 классе по теме "Главные члены предложения. Предложения с однородными членами."...