Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә ышану-юрауларның кулланылышы
статья на тему

Галиахметова Ильфира Фаритовна

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә ышану-юрауларның кулланылышы

Скачать:


Предварительный просмотр:

Галиахметова И.

Г. БӘШИРОВНЫҢ “ ТУГАН ЯГЫМ – ЯШЕЛ БИШЕК” ПОВЕСТЕНДӘ ХАЛЫК ЫШАНУ-ЮРАУЛАРЫНЫҢ КУЛЛАНЫЛЫШЫ ҺӘМ РОЛЕ

Гомәр ага Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” әсәре укучыларда зур кызыксыну тудырган әсәр. Автор әлеге повестьта аерым бер шәхес язмышы, авыл тормышы мисалында татар халкының гореф-гадәт һәм йолалары турында бик бай мәгълүмат бирә. Халык характерының һәм яшәешенең әхлакый чыганакларын автор революциягә кадәрге татар авылының борынгыдан килә торган гореф-гадәтләрендә, йолаларында эзли. Г.Бәшировның әсәр телен баету, тел кимчелеген бетерү өчен халыкның бетмәс-төкәнмәс күңел хәзинәсенә – халык иҗатына, халыкның сөйләү теленә мөрәҗәгать итүе билгеле.

Бу мәкаләдә безне язучының әлеге повестендә урын алган, татар халык иҗатында әйтеп бетергесез бай хәзинә тәшкил иткән афористик жанр төрләренә керүче, халык арасында шактый киң таралган төркеме – ышанулар, юраулар кулланылышы, аларның әсәр кысаларында башкарган роле мәсьәләсе кысыксындыра.

Ышануларның төп максаты – киләчәктә кешене ни көтәсен алдан әйтеп, юрап кую. Филология фәннәре докторы Х.Ш.Мәхмүтов алар турында: “Ышануларның эчтәлеге еш кына халыкның борынгы үткәненә, аның иске гореф-гадәтләренә, йола-ритуалларына барып бәйләнә.” – дип яза. [3]

Ышануларның төп эчтәлеге халыкның көндәлек тормышы, аның гореф-гадәтләре, еш кына рухи-әхлакый сыйфатлары белән тыгыз бәйләнгән була. Мәсәлән, колын турында Гомәрнең әтисе: “Уңган мал булыр, боерган булса! Алдан да чаба, күкрәге дә киң, торыгы да озын...”, - дип юрый. Тегермәнче, Гомәргә ат эчергәндә сызгырырга куша. Сызгырып торсаң, ат суны яратыбрак эчә. Яңгыр яуганда, бөтен дөньяны дерелдәтеп күк күкрәгәч, ана кеше, бисмилласын әйтеп, балаларының башыннан сыйпый. Шулай сыйпагач, яшен сукмый икән.

Күп очракта ышану-юраулар олылар авызыннан әйтелә. Тәрбия бирү, балаларны тәртипкә өйрәтү максатыннан әйтелгәннәре еш очрый. Олылар балаларга чиркәүгә якын бармаска кушалар, анда нәрсәдер күрсәң, чиркәүдә җырлаганны тыңласаң, “күңелегез карала” дип куып җибәрә торган булганнар. Бу сүзләр, күрәсең, Бикә әби төсле ике дин арасында буталып йөрмәсеннәр, мөселман динен тотып, аңа тугры калсыннар дигән максат белән әйткәннәрдер. Олылар авызыннан ышану-юраулар яшьләргә дә күчә. Гомәр Миңнисага бармагы белән слават күперен төртеп күрсәткәч, кыз аның кулын бәреп төшерә: “Чү! Әби әйтә, салават күперен бармак белән күрсәтергә ярамый, ди.”  Җиләк җыярга баргач, Сәлимә куш җиләк таба. Бикә түти: “Менә бәхетле бала! Син аны, кызым, үзең аша. Куш җиләк ашасаң, матур булып үсәрсең.” – ди. Гомәр : “Юк, матур булып кына калмыйсың, игез бала табасың” – ди.

Мистикага нигезләнгән ышану-юраулар да бар әсәрдә. Кызлар сандугач канатының сөйдергеч икәненә чын күңелдән ышаналар. Әгәр сандугачның йә каурые, йә канаты белән егетнең берәр җирен сыйпасаң, ул егет кызны тәгатьсезләр булып ярата башлый икән. Закир сүзләренә ышансак, йөгәнне баш астына салып ятсаң, ат исенә елан килми икән.

Шушы авыр заманаларда, ашау-эчу такыр, олысы-кечесенең өстендә иске ямаулы киемнәр булган вакытта ышану-юрауларның кешене өметләндерү, төшенкелеккә бирелмәү өчен дә кирәк булган икәне күренә. Мисалга: балаларның тырнакларына күгәрчен сөте төшкәч, олылар, “яңалыкка бу, берәр яңа кием киясең бар икән”, дип юаталар. (Ә бит чынында витамин җитмәгәннән төшә ул.) Балалар моңа ышаналар, өс-башларыннан оялсалар да, яңа киемне көтеп йөри башлыйлар. Авыру Фазулла исә җәйнең бер төнендә абага чәчәк аткан вакытка туры китереп, теләк теләп, чиреннән котылып булуына җаны-тәне белән ышана.

Ышануларның байтагында мәҗүсилек вакытыннан килгән, кайберләрендә ислам мифологиясе белән бәйле карашлар да очрый. Мәсәлән, борынгы китапларны актарганда, Гомәр, төрле-төрле чирләрне дәваларга өйрәткән, кечкенә генә бер догалык таба һәм шуның белән авыру Фазуллага ярдәм итәргә тели. Китапның тышкы битендә үк “бу мәҗмугада туксан төрлүк зәхмәткә догалар вә аятьләр вардыр” диелгән. Кайбер догаларны зәгъфран белән тәлинкәгә язып чайкап эчәсе, кайберсен укып кына чыгасы, кайберләрен кәгазьгә күчереп алып, җиде төн уртасында җиде юл чатына, йә булмаса, җиде агач төбенә чыгарып күмәсе... Шулай иткәндә, Ходаның рәхмәте белән, теләсә нинди авыру да сихәтләнәчәк, диелгән.“...Әгәр кем ирсәнең йөрәге уйнаса яки йөрәк зәхмәте булса, күгәрченне бугазлап, йөрәгени зәгъфранга болгап, итен бәлеш ичигә салгай, агызын камыр белән бикләп пешергәй, итен егәй, шулпасын өч катлә эчкәй...”. Өшкереп-төкереп, дога уку юлы белән авыру, күз тию очракларын дәваларга тырышалар. Гомәрнең атасы әҗәл авыруы белән урынга яткач, кайсы яктандыр килеп чыккан озын борынлы, кызыл фәс кигән кеше, үзен камчы белән кыйный-кыйный, әтисе тирәсендә ниндидер сүзләр кычкырып, бии-бии өшкереп-төкереп карый. Монарда куркып, мич алдындагы  кәҗә бәтие идәнгә атылып, сулы ләгән кырыена барып төшә, ләгән авып, идән лач су була, мичтән көйгән йон исе чыга. Ана кеше бик нык курка һәм әллә никадәр “Тфү,тфү!” дип төкеренеп йөри.

Яңгыр яумагач, мәчет картлары белән мулла абзый, Аллаһы Тәгаләдән яңгыр теләп, кырда дога кылып кайталар, Гыйбаш абзый, борынгы гадәт буенча яңгыр боткасы пешерә, малайлар чүлмәчлеки (корылык вакытында яңгыр яудыру теләге белән бер-береңә су сибеп йөрү) ясыйлар. Шулай эшләгәндә һичшиксез яңгыр явачагына авыл халкы ышанып яши.

Яшьләр дә үзара аралашканда ышану-юрауларга еш кына мөрәҗәгать итәләр. Егетләр ошаткан кызларына шул рәвешчә сүз каталар: “Хисам абый, бер дә исе китмәгән кыяфәт белән, йомшак кына тагын әйтеп куйды:

Бүген иртәдән бирле сул кашым тарта, нигә дисәм, кунак кыз күрергә икән! Менә бит, минсиңайтим!

Кунак кыз кыюлана төшеп кеткелдәп куйды:

- Һи, ябышмады, барып чыкмады бу! Безнең Кибәхуҗада сул каш тартуны бер дә юньлегә юрамыйлар, йә егетнең алган кызы сакау булып чыга, йә ул биш балалы тол хатынга өйләнә. Билләһи!

- Егетләр-кызларның көлүенә игътибар итмичә, Хисам абый шап иттереп кулын кулга бәрде.

- Ах син, арт санын корт чаккыры! Ялгыш ычкынган бит әй, ялгыш! Сине күргәч, уң белән сулны ук бутап ташлаган кеше! Уң кашым тартты бит, билләһи уңы! Менә сыртым көйсен!”

Өйрәнелә торган әсәрдә ышану-юраулар балаларны куркыту өчен дә кулланыла.

Әхәт абыйга чыксаң, килен булып кая төшәрсең?.. Сандыкларыңны кая куярсың? Ул байларга ялланган саен, үз авылыңда килмешәк булып, йорттан йортка йорерсеңмени?

Әмма апа мине, әйтеп бетермәс борын ук, битәрләп ташлады:

Авырттырма юк белән башыңны! Тик кенә ят! Әнә ярканат! Борын астыңны сыйпап китсә, гомергә сакал-мыексыз калырсың!”

Сүземне йомгаклап түбәндәге фикерне әйтергә мөмкин: Гомәр ага Бәшировның “Туган ягым – яшел бишек” повестендә ышану-юраулар гаять дәрәҗәдә күп һәм урынлы кулланылганнар. Алар әсәрнең эчтәлеген ачар өчен, шул чордагы тормыш-көнкүрешне, халыкның көндәлек тормышын, гореф-гадәтләрен, геройларның рухи-әхлакый сыйфатларын, зәвыкларын, үз-үзләрен тотышларын, дөньяга карашларын ачык итеп күз алдына китерүдә искиткеч әһәмиятле роль уйныйлар.

Әдәбият:

  1. Бәширов Г. Сайланма әсәрләр, 2том (5).  – Казан: Тат.кит.нәшр., 2005. – 396б.
  2. Бакиров М.Х. Татар фольклоры. – Казан: Мәгариф, 2008. – 358 б.
  3. Кипапта: Урманче Ф. Татар халык иҗаты. – Казан: Мәгариф, 2002. – 334 б.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Гомәр Бәширов "Туган ягым - яшел бишек" йомгаклау дәресе

8 нче сыйныфта Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәре өйрәнелә. Укучыларда үз халкының гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен өйрәнү, халыкның күркәм сыйфатлары нигезендә уңай гадәтләр булдырун...

Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1. “Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау;2.         Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формал...

Дәрес- презентация "Туган ягым -яшел бишек"

Конспект урока татарского языка для русскоязычных учащихся в 4 классе (на татарском языке). Автор учебника Сафиуллина Ф.С.,Фатхуллова К.С. Цели урока: экологическое воспитание,использование в речи пов...

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы

Г.Бәшировның "Туган ягым - яшел бишек" әсәрендә мәкаль һәм әйтемнәрнең кулланылышы...

"Гомәр Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәре" темасына дәрес эшкәртмәсе

quot;Гомәр Бәшировның "Туган ягым-яшел бишек" әсәре" темасына дәрес эшкәртмәсе...