Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел!
классный час на тему

Сабирзянова Ландыш Марсовна

Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл teldn_zhurnal_isnnrnen_kaderen_bel.docx24.93 КБ

Предварительный просмотр:

Исәннәрнең кадерен бел,

Үлгәннәрнең каберен бел!

                       

                    ( Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган  сценарий)

Мингазова М.К. Карамутдинова Г.Г. , Сабирзянова Л.М.

Экранда чәчәкләр һәм тасмалар белән бизәлгән, 9 нчы майга багышланган плакат,“ Бөек җиңүгә - 70 ел”  Презентация №1

 Талгын гына музыка астында 2 алып баручы сәхнәгә чыга.

Укытучы: Хәерле көн, хөрмәтле сугыш һәм  тыл ветераннары , хөрмәтле укытучылар, кадерле укучылар!  Без бүген олы тантана-- Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган кичәгә җыелдык.

Без инде 70 ел  тыныч күк йөзе, якты  кояш  белән  көнебезне каршылыйбыз. Сугыш еллары елдан-ел артта  кала. Ләкин, гомер алга барган  саен, ул  көннәрнең  батырлыгы  безне  ныграк  сокландыра, халыкның  батырлыгына  таң каласың.

1 алып баручы

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

2 алып баручы

Вакытлар үтүгә сүрелеп

Сүнәләр иң якты балкышлар.

Сүнмиләр, яктылык сибәләр

Көрәштә кабынган язмышлар.

3 алып баручы. Әйдәгез, тарихка күз салы

4 алып баручы: Яшел Үзәннән  фронтка  хәтле 1200 чакрым, ләкин котычкыч  хәбәр бик тиз килеп җитә, 23 нче июнь көнне әтиләр һәм абыйлар эштән кире борылып кайталар, аларның кулларында повестка була.

5 алып баручы: 24 нче июнь көне. Тимер юлы станциясендә беренче хәрби состав җыела. Менә команда яңгырый: “По вагонам!”   Перронда кычкырыш, елаш  башлана, ләкин бөтен тавышларны да  паровоз гудогы каплый....  

 6 алып баручы:

Поезд кузгала, иң якын кешеләрне фронтка, утка алып китә...

“Солдатлар биюе”,  “Орфей” ансамбле башкара.

Укытучы: Барлыгы Яшел Үзәннән һәм районнан  34 679 кеше китә,   Кайта-   11 505 кеше.  Яшел Үзәннән фронтка киткән һәр   өченче солдат вафат була.  Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында, дошман тылында, диңгездә һәм күктә тиңдәшсез фидакарьлек үрнәкләре күрсәткән батырларга Советлар Союзы Герое дигән олы исем бирелә. Алтын Йолдызга ия булучылар арасында татар егетләре һәм кызлары да бар.  Безнең 15 якташыбыз  Герой исемен йөртә.

Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган каһарманнар – чын мәгънәсендә халкыбызның зур горурлыгы, рухи ныклыгы һәм мактанычы. Еллар үтү белән аларның һәркайсының шәхси батырлыгы белән кызыксыну көчәя бара.

1 алып баручы:

§ 1.  Засорин Иван Михайлович  Презентация №2

Советлар Союзы Герое Засорин Иван Михайлович 1919 елда гаиләсе белән Яшел Үзән шәһәренә күчеп килә. 1935 елда Совет Армиясе рәтендә Хәсән күле явында катнаша. БВС 525 нче җиңел артиллерия полкы белән җитәкчелек итә.  Олы лейтенант  Засорин 1944 нче елның 5нче декабре  төнендә радистлар белән ут батареясы аркылы чыга. Венгриянең Эрчи шәһәрен азат итергә, плацдарманы киңәйтергә булыша.  Засорин радистлар белән көймәдә дошман белән алынган ярга чыга, үзсүзле сугышта алар фашистларны кысрыклап чыгаралар. Бер тәүлек эчендә барган яуда аңа утны үз өстенә алырга туры килә, ләкин үлемнән курыкмыйча ул бирелгән мәсьәләне чишә. Шуның өчен 1945 нче елның 24 нче мартында аңа Советлар Союзы герое исемен бирәләр дә. Сугыш беткәннән соң ул армиядә эшләвен дәвам итә.  1955 нче елдан Засорин –запаста. 70 нче елга кадәр Яшел Үзәндә эшли. Ул Ленин, Кызыл байрак, 2 БВС ордены, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләре белән бүләкләнә. 1995 нче елның 29 нчы маенда һәлак була. Яшел Үзәндә күмелә.

 

Камалеева Ясминә “Ватаным өчен” шигырен укый

2 алып баручы  

                           

§ 2.  Катин Николай Андреевич.     Презентация №3

 Катин Николай Андреевич 1924 нче елның 21 нче декабрендә ТР ның Яшел Үзән районындагы Ильинка авылында туа. Милләте буенча рус.  Ярославльдәге пулемет- миномет училищесын тәмамлый. Армия сафларына 1942 нче елның маеннан.  Пулемет ротасының 68 нче атучы полкының командиры. Олы лейтенант Катин 1945 елның 3нче мартында Побетен  терәк пункты сугышында осталык күрсәтә. Катин пулеметы белән дошман каршысына барып керә. Шушы бәрелүдә Катин 30 гитлер солдатын үтерә.

1945 нче елның 7 нче апрелендә Фридрихсберг пунктында Катин сугышчылары белән йортны яулап ала. Совет сугышчылары аз була, алар да һәлак булалар, дошманнар йортка кергәндә Катин үз аякларына граната ыргыта. 1945 нче елның  19 нчы апрелендә аңа Югары Совет Президиумы Указы белән Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз  ордены бирелә. Калининград өлкәсенең Зеленоград шәһәренең Волошено бистәсендәге туганлык каберендә күмелә. Ул һәлак булган йортка мемориаль такта куелган.

3 алып баручы

§ 3  Норкин Иван Андреевич.      Презентация №4

Норкин Иван Андреевич заводта агач остасы  булып эшли.  1943 елның ноябреннән 40нчы армия составындагы 12нче кырып-бетерүче –танкка каршы көрәшүче артиллерия полкында корал остасы мастеры булып сугышкан. 21нче мартта артиллеристлар Яңа Озеряне авыл читен саклаганнар. Бу кечкенә генә урында  немец гаскарләре яуга йөздән артык танк һәм бронемашина куйганнар. Сугыш вакытында кече сержант  Норкин батареяда булган. Шушы вакытта Норкин үзе генә  дошманга каршы көрәшкән. 5 фашист танкын юк иткән, 3 автомашинаны  яндырган. Үзенең бүлеге белән сугышның ахырына кадәр Прага шәһәрен азат итүдә катнашкан.1946 нчы елда демобилизовать ителгән.

 Сугыштан соңгы елларны гаиләсе белән Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән. Беренче Горький исемендәге заводта, аннан соң Серго заводында эшләгән.Шәһәр  советы депутаты итеп сайланган, яшьләр белән аралашкан.

Ә хәзер, кадерле кунаклар, Чихирин Тимофей башкаруда җыр тыңлагыз:    

“Солдатта булган диләр”

4 алып баручы:

§ 4  Петров Владимир Александрович   Презентация №5

1940 нчы елда электротехник институтны , 42 нче елда кече лейтенант курсларын тәмамлый. Телеграф чыбыгы ротасының взвод командиры лейтенант Петров  1945 нче елның 30нчы гыйнварында Германиянең Ферендорф  авылы янындагы Одер елгасын чыга, телеграф чыбыгының         ватык урыннарын төзәтә. Корпус командирының дивизия командиры белән элемтәсен булдыра.   Аңа Югары Совет Президиумы Указы белән

 Батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз  ордены бирелә. Шулай ук Петров Александр Владимирович   Советлар Союзы Герое,  Ленин ордены һәм  “ Алтын Йолдыз”  дәрәҗәле  медальләр белән бүләкләнә.

 

5 алып баручы

§ 5.  Хазиев Вәлит Хазиахметович     Презентация №6

Хазиев Вәлит Хазиахметович

1943 нче елның гыйнварыннан Кызыл Армиядә. Саратов өлкәсендәге пулемет училищесына укырга керә, ләкин укып бетерә алмый, чөнки курсантларны  Псков өлкәсендәге Зур Луки шәһәренә фронтка җибәрәләр. Анда 334 нче атучы дивизия штабы урнашкан була. Армиядә 1944нче елдан. Белоруссияне азат итүдә катнашкан.

1126 нчы атучы полкының атучысы кызылармеец Вәли Хазиев  1944 нче елның 25 нче июнендә  Белоруссиянең көнбатыш Двина елгасына барып җитә,  куаклар артына качып, амбразура янына үрмәләп килә,  һәм граната белән  дошманның пулемет торган урыннарын юк итә,  плацдармны ала,шушы сугышта яралана, ләкин хәрби эшен бетермичә сугыш кырын калдырмый.

1944 нче елның 22 нче июлендә  аңа Югары Совет Президиумы Указы белән дошманнарга, яулап алучыларга каршы көрәшкәне,  хәрби эшләрне үрнәк итеп башкарганы,  Батырлыгы өчен кызылармеец Хазиев Вәли Хазиахмәтович Советлар Союзы Герое, Ленин ордены һәм  “ Алтын Йолдыз”  дәрәҗәле  медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң озак еллар буе безнең шәһәрдә яши, заводта эшли.  Яшел Үзән урамнарының берсе  аның исемен йөртә.

“Бабай кайтты ”шигырен  укый Дәүләтшина Раяна.

6 алып баручы

§ 6. Харитонов Яков Моисеевич    Презентация №7

Харитонов Яков Моисеевич Агач остасы булып эшләгән. Кызыл Армиядә 1940 елдан. Смоленск сугышында катнашкан. Ржев, Торопца, Олы Луки шәһәрләрен азат иткәндә  яраланган. 540 нчы эзләүче миномет батарея полкы ефрейторы  Харитонов дошманның 2 пулемет ноктасы  координатларын ачыклаган.46 нчы елдан демобилизовать ителгән, Яшел Үзән шәһәрендә яшәгән.

Хәрби  бүләкләре:  2 нче дәрәҗәле БВС ордены, Кызыл Йолдыз ордены, 1нче,2нче,3нче дәрәҗәле Дан орденнары, “Батырлык өчен” медаль,   12  Юбилей  медале.        

Моисеева  Илзирә шигырь укый

Укытучы:

Әтиләр һәм  абыйлар сугыш кырларында батырларча сугышкан вакытта....14, 15 яшьлек  яшьүсмерләр заводка килә , колхоз кырларына чыга...

1941 нче елның ноябрендә заводта коточкыч хәл була. Шул елны Мәскәү янында сугыш, завод эшчеләре үзләренең  эшләрен, участокларын бер дә калдырмыйча 12 сәгать эшлиләр. 4 кенә сәгать ял иткәннән соң,  яңадан смена башлана. Өйгә кайтмыйлар, кызыл почмакта, ә кайберләре бөтенләй метал кою цехында ял итәләр.

 1 алып баручы

      42 нче елның февралендә фронтның алдынгы юнәлеше, яраланганнарны ташыр өчен  Яшел Үзән комсомол оешмасы 127 санитар кызны фронтка  җибәрә,  шул 127 санитар кызның  20се  генә әйләнеп  кайта.

2 алып баручы

42 нче елның башында Яшел Үзән комсомол оешмасы яшьләр тарафыннан җыелган акча  белән “Яшел Үзән комсомолы” дигән хәрби самолет, “Татария комсомолы” исемле танк  колоннасы төзелә.

 3  алып баручы

4 ел эчендә:

Горький исемендәге заводтан (“Красный Металист”)

110 -  бронекатер

13  противолодочный корабль

8- рейдовый буксир

4  алып баручы

6-   бензобарж

9- елга буксиры

4- торпеда катеры

5  алып баручы

5-  траловый барж

4 млн. 230 мең снаряд

2776- ДШК пулеметы

6  алып баручы

2760-  корпуслы авиабомба  һәм башка бик күп әйберләр чыга.

Укытучы:

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгезгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсымлы көчтаптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлык?

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге-мәңге хәйран калырлык

Сезнең батырлыгыгыз алдында баш иябез!

Бүген  бездә кунакта тыл ветераннары :

Гайнуллина Миннегайша Гарифулловна

Низамова Халимә Хайрутдиновна

(Ветераннар турында сөйләү, бүләкләү)

“Чәк-чәк”  биюе сезгә бүләк булып барсын.

Презентация  “Яшел Үзәндә 9 Май бәйрәме”   С.Сәйдәшевнең

“Совет Армиясе” маршы яңгырый.

Укытучы:

Бөек Җиңүгә 70 ел дип,

 Шатлык белән тибә йөрәкләр.

Тормышыгыз матур, күңелегез тыныч

                  Гомерегез озын булсын,

Тагын бер тапкыр Жиңү көне белән котлыйбыз сезне! Күкләребез аяз, дөньяларыбыз имин, көннәребез тыныч булсын!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мероприятие " Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел"

Балаларда патриотик рух уяту,өлкәннәргә булган ихтирам һәм горурлык хисен тәрбияләү....

"Вакытның кадерен бел" темасы буенча тест - тренажёр. 5 нче сыйныф (рус төркеме).

Тест тренажёр, 5сыйныф. "Вакытның кадерен бел" темасы буенча....

"Үлгәннәрнең каберен бел, исәннәрнең кадерен бел!"

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына үткәрелгән мероприятие....

Туган телләр була бер генә, туган телнең кадерен бел генә

Туган тел көненә багышланган әдәби - музыкаь кичә...

“Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел”

ldquo;Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел” әдәби музыкаль кичә....