Профиль алды әзерлеге буенча авторлык программам
элективный курс (9 класс) по теме

Мостафина Илһамия Мингали кызы

Туган як әдәбияты һәм мәдәнияты.

(9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)

 

 

 

Аңлатма язуы

 

       Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эшчәнлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә безнең төп бурыч – тирән белемле, әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү. Соңгы вакытта мәктәпләрдә профиль алды хәзерлеге буенча дәресләр үткәрелә башлады. Авыл мәктәпләрендә профильле укыту уңайсыз дәрәҗәдә, чөнки аның мөмкинлекләре юк, шартлар тудырылмаган, балалар саны аз.

      Инновацион педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге укучыларга белем бирүнең төрле ысуллары белән шәхесне үстерүгә юнәлтелгән технологияләр куллануга нигезләнгән.

     Бу технологияләрне нирәвешле куллану укытучының сәнгате, осталыгыннан тора. Укытучының соңгы нәтиҗәсе – мөстәкыйль фикерли белә торган, ирекле, белем алуга теләк – омтылышы булган, алган белемен тормышта файдалана, ягъни киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәргә тиеш. Шуңа күрә дә  пограммада төрле дәрес формалары бирелгән: дәрес – презентация, дәрес – реклама, дәрес – конференция, дәрес – зачет. Һәрбер дәрес үзенчәлекле, кабатланмый. Аудио, видео язмалары, компьютер дисклары куллану дәресләрнең эчтәлеген баета, укучыларның танып – белү эшчәнлеген активлаштыра.

     Дәрестә укучы эшчәнлеге билге белән бәяләнми. Нәтиҗәләр укучыларның иҗади эшләре белән күрсәтелә һәм зачет белән бәяләнә.

     Безнең Аксубай төбәгенең шифалы туфрагында туып – үскән һәм хәзер исемнәре бөтен дөньяга билгеле булган якташларыбыз – Гафур Галиәсгар Чыгытай, Нәҗип Думави, Хәсән Туфан, Газиз Кашшаф, Әнвәр Хәйри, Гөлчәчәк Әдһамовна, Нәбирә Гыйматдинова, Алсу Каюмова, Шамил Фәхретдинов, Айгөл Миншакирова (Иркә)белән хаклы рәвештә горурланабыз.  

       Әлеге электив курс, әдәбият укытуда милли – төбәк компонентын кулланып, профиль алды укыту өчен, 9 нчы сыйныф укучылары өчен 12 сәгатькә исәпләп төзелде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon elektiv_kurs.doc57.5 КБ

Предварительный просмотр:

Туган як әдәбияты һәм мәдәнияты.

(9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)

Аңлатма язуы

       Бүген илебезнең мәгариф системасында укыту эшчәнлеген яңарту процессы бара. Аның үзәгендә укучы шәхесе тора. Шуңа күрә безнең төп бурыч – тирән белемле, әхлаклы, зыялы шәхес тәрбияләү. Соңгы вакытта мәктәпләрдә профиль алды хәзерлеге буенча дәресләр үткәрелә башлады. Авыл мәктәпләрендә профильле укыту уңайсыз дәрәҗәдә, чөнки аның мөмкинлекләре юк, шартлар тудырылмаган, балалар саны аз.

      Инновацион педагогик эшчәнлекнең нәтиҗәлелеге укучыларга белем бирүнең төрле ысуллары белән шәхесне үстерүгә юнәлтелгән технологияләр куллануга нигезләнгән.

     Бу технологияләрне нирәвешле куллану укытучының сәнгате, осталыгыннан тора. Укытучының соңгы нәтиҗәсе – мөстәкыйль фикерли белә торган, ирекле, белем алуга теләк – омтылышы булган, алган белемен тормышта файдалана, ягъни киләчәктә һөнәр сайларга ярдәм итәргә тиеш. Шуңа күрә дә  пограммада төрле дәрес формалары бирелгән: дәрес – презентация, дәрес – реклама, дәрес – конференция, дәрес – зачет. Һәрбер дәрес үзенчәлекле, кабатланмый. Аудио, видео язмалары, компьютер дисклары куллану дәресләрнең эчтәлеген баета, укучыларның танып – белү эшчәнлеген активлаштыра.

     Дәрестә укучы эшчәнлеге билге белән бәяләнми. Нәтиҗәләр укучыларның иҗади эшләре белән күрсәтелә һәм зачет белән бәяләнә.

     Безнең Аксубай төбәгенең шифалы туфрагында туып – үскән һәм хәзер исемнәре бөтен дөньяга билгеле булган якташларыбыз – Гафур Галиәсгар Чыгытай, Нәҗип Думави, Хәсән Туфан, Газиз Кашшаф, Әнвәр Хәйри, Гөлчәчәк Әдһамовна, Нәбирә Гыйматдинова, Алсу Каюмова, Шамил Фәхретдинов, Айгөл Миншакирова (Иркә) белән хаклы рәвештә горурланабыз.  

       Әлеге электив курс, әдәбият укытуда милли – төбәк компонентын кулланып, профиль алды укыту өчен, 9 нчы сыйныф укучылары өчен 12 сәгатькә исәпләп төзелде.

                                     Программаның максаты:

  1. Аксубай төбәгеннән чыккан язучылар, сәнгать кешеләре турында һәм аларның иҗатына тирәнрәк мәгълүмат бирү;
  2. Укучыларның гуманитар фәннәрдән белемнәрен тирәнәйтергә булышу;
  3. Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган төбәккә бәйле язучыларга, сәнгать әһелләренә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

                                     Төп бурычлар:

  1. Якташ язучыларыбызның әдәби әсәрләрен, сәнгать әһелләренең эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү,
  2. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;
  3. Укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, үстерү, ныгыту.

                          Укыту һәм укыту алымнары:

  • Өйрәнә торган материалга туры китереп, сорау куярга өйрәнү һәм образларга характеристика бирү;
  • Уку, әңгәмә, лекция, мөстакыйль иҗади эшләр.
  • Эзләнү – тикшеренү эшләренә өйрәтү.
  • Рефератлар язу һ. б.

                   Көтелгән белем нәтиҗәләре:

  1. Якташларыбыз турында мәгълүмат алу;
  2. Әдәби әсәрләрнең, тормыш кыйммәтенең  асылына төшенү;
  3. Әңгәмә - дискуссияләрдә катнаша белү.
  4. Эзләнү – тикшеренү эшен башкару күнекмәләре формалаштыру.

         

      Укучылар бу курсларны укыганнан соң төбәгебездән чыккан язучыларның иҗатлары һәм сәнгать әһелләренең эшчәнлекләре турында берникадәр мәгълүмат алса, тормышта үзләренә һөнәр сайлаганда юл күрсәтерлек киңәшләр таба алсалар  мин үз максатларыма ирештем дияр идем.

                         Программаның эчтәлеге:

  1. Кереш дәрес. Әдәбият – тормыш дәреслеге. Аксубай сәнгатькә һәм әдәбиятка гашыйк төбәк. Аксубай турындагы сайтларга күзәтү үткәрү.(1 сәг.)
  2. Профильле укыту. Гуманитар профильгә караган профессияләр.(1сәг.)
  3. Х. Туфанга багышланган кичә.(1сәг.)
  4. Н. Думави, Г. Чыгытай – татар мәгърифәтчеләре.(1 сәг.)
  5. Газиз Кашшаф иҗаты. Әсәрләренә күзәтү.(1 сәг.)
  6. Аксубайдан чыккан тел галимнәре: Ә. Хәйри, Г. Әдһамова хезмәтләре. Фәнни эш юнәлешләре.(1 сәг.)
  7. Нәбирә Гыйматдинова – Г. Тукай премиясе лауреаты, туган төбәккә дан җырчысы. (1 сәг.)
  8. Яңа Ибрай (Чәтрән) артистлары: Г. Камал исемендәге театр артисты – А. Каюмова тормышы һәм иҗаты. Әти - әнисе белән очрашу. (1 сәг.)
  9.  К. Тинчурин исемендәге театр артисты – Ш. Фәрхетдинов иҗаты. Аның катнашындагыспектакльләргә күзәтү ясау. (1 сәг.)
  10. “ Җырла шулай гомер буе...”. Айгөл Миншакирова (Иркә) иҗаты белән таныштыру. (1 сәг.)
  11. Аксубай төбәгенә багышланган әсәрләр иҗат иткән  язучы, шагыйрьләр,композиторлар. Рефератлар өчен темалар сайлау. (1сәг.)
  12.  Йомгак дәрес. Рефератларны яклау.(1 сәг.)

Тематик планлаштыру

Темалар

Сәнгать саны

Үткәрү формасы

1

Кереш дәрес. Әдәбият – тормыш дәреслеге. Аксубай сәнгатькә һәм әдәбиятка гашыйк төбәк. Аксубай турындагы сайтларга күзәтү үткәрү.

1

Лекция.Аксубай ягында туган язучылар. Артистлар турында презентация карау.

2

Профильле укыту. Гуманитар профильгә караган профессияләр.

1

Әңгәмә кору. Анкета үткәрү.

3

Х. Туфанга багышланган кичә.

1

Лекция. Кичә.

4

Н. Думави, Г. Чыгытай – татар мәгърифәтчеләре.

1

“Туган як” музеена экскурсия, тикшеренү эше.

5

Газиз Кашшаф иҗаты. Әсәрләренә күзәтү

1

Әңгәмә. Әсәрләргә күзәтү.

6

Аксубайдан чыккан тел галимнәре: Ә. Хәйри, Г. Әдһамова хезмәтләре. Фәнни эш юнәлешләре.

1

Электрон сайтлар буенча күзәтү нәтиҗәләрен барлау. Язмалар тыңлау.

7

Нәбирә Гыйматдинова – Г. Тукай премиясе лауреаты, туган төбәккә дан җырчысы.

1

Әңгәмә кору. Иҗатка күзәтү. Дискуссия.

8

Яңа Ибрай (Чәтрән) артистлары: Г. Камал исемендәге театр артисты – А. Каюмова тормышы һәм иҗаты. Әти - әнисе белән очрашу.

1

“Түгәрәк өстәл” үткәрү.

9

К. Тинчурин исемендәге театр артисты – Ш. Фәрхетдинов иҗаты. Аның катнашындагы спектакльләргә күзәтү ясау.

1

Әңгәмә кору. Өзекләр карау. Тест эшләү.

10

  1. “ Җырла шулай гомер буе...”. Айгөл Миншакирова (Иркә) иҗаты белән таныштыру.

1

Әңгәмә кору. Әнисе белән очрашу үткәрү.Аудиоязмалар тыңлау, фикер алышу.

 11

Аксубай төбәгенә багышланган әсәрләр иҗат иткән  язучы, шагыйрьләр,композиторлар. Рефератлар өчен темалар сайлау.

1

Дәрес – диспут үткәрү.

12

Йомгак дәрес. Рефератларны яклау.

1

Рефератларны яклау. Йомгак.

Файдаланылган әдәбият.

  1. Аксубай энциклопедиясе.
  2. «Авыл таңнары” газеталары.
  3. “Туган якны өйрәнү” музее материаллары.
  4. “Сәхнә” журналлары.
  5. «Юлдаш» газеталары.
  6. «Аксубай – край родной» җыентыгы.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Гаяз Исхакый иҗаты "Алдым-бирдем" комедиясе

Творческая работа учащиегося по данной тематике....

Табигать һәм кеше (9нчы сыйныфта профиль алды әзерлеге өчен)

Кеше һәм табигать(9нчы сыйныфта  профиль алды әзерлеге өчен)...

Авторлык программа. ” Сәләтле балалар белән эшләү,татар теле фәненнән олимпиадаларга әзерләү.”

Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия. Чөнки олимпиадалар укучыларның танып белү активлыгын камилләштерергә һәм үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр өстәмә әдәбият...

Электив курслар буенча авторлык программасы

Эшлекле аралашу этикеты(9 нчы сыйныф укучылары өчен электив курслар  буенчаавторлык  программасы,34 сәгать)...

Проект эше. “Тәрҗемәи хәлләре төрле –язмышлары уртак” авторлык укыту программасы. 10-11 нче сыйныфлар өчен татар һәм рус әдәбиятлары буенча интеграцияләштерелгән электив курс

       Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак” электив курсы укучыларга әсәр телен аңлауда, геройларның язмышлары белән кызыксынуда тагын да ярдәмче булыр, дип ышанам. Бу п...

"Алда юллар,кайсын сайларга" бүлеге буенча язма эш.

quot;Алда юллар,кайсын сайларга" бүлеге буенча язма эш....

Авторлык программа

Авторлык программа...