Эш программасы татар теле 6 нчы сыйныф татар төркеме
календарно-тематическое планирование (6 класс) на тему

Әхтәмова Гөлназ Мингали кызы

6нчы сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартында 1089 нче номеры белән расланган “Гомуми башлангыч, төп гомуми, урта(тулы) гомуми белем стандартының федераль компонентын раслау турындагы”  боерыгы 

- “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен): 1 –     11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.

- 2015 - 2016 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге

- Казан шәһәре Совет районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “175 нче урта гомуми белем мәктәбенең” 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

 

Дәреслек: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина.  Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар телен  туган  тел буларак  өйрәнүче укучылар өчен). Казан.”Татарстан китап нәшрияты”, 2015нчы ел.

Өстәмә әдәбият: Балалар әдәбияты, вакытлы матбугат басмалары. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2006. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. Казан: Мәгариф, 2002

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 6_s-f_tatar_tork_tatar_tele.doc197 КБ

Предварительный просмотр:

        6 нчысыйныф укучылары  өчен татар теленнән белем бирү программасы (татар төркеме)

Аңлатма язуы

6нчы сыйныфның татар  төркемнәре  өчен татар теленнән  эш прораммасы түбәндәге норматив  документларга нигезләнеп төзелде:

- Россия Федерациясе Мәгариф һәм Фән министрлыгының 2004 нче елның 5 нче мартында 1089 нче номеры белән расланган “Гомуми башлангыч, төп гомуми, урта(тулы) гомуми белем стандартының федераль компонентын раслау турындагы”  боерыгы  

- “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә  татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы” (татар балалары өчен): 1 –     11 нче сыйныфлар.-Казан: Мәгариф, 2010.

- 2015 - 2016 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге

- Казан шәһәре Совет районының муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе  “175 нче урта гомуми белем мәктәбенең” 2015-2016 нчы уку елына укыту планы.

Дәреслек: Н.В.Максимов, М.З.Хәмидуллина.  Татар теле. Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар телен  туган  тел буларак  өйрәнүче укучылар өчен). Казан.”Татарстан китап нәшрияты”, 2015нчы ел.

Өстәмә әдәбият: Балалар әдәбияты, вакытлы матбугат басмалары. Сафиуллина Ф.С. Хәзерге татар әдәби теле. Югары һәм урта уку йортлары өчен дәреслек. Казан: Мәгариф, 2006. Максимов Н.В. Татар теленнән тестлар. Казан: Мәгариф, 2002

        

6нчы сыйныфның татар төркеме өчен тәкъдим ителә торган программа гомуми төп белем бирү өчен кирәкле һәм җитәрлек күләмдәге тел һәм сөйләм материалын үз эченә алган минимум белем эчтәлеген тәшкил итә    Ул гомуми төп белем бирү стандартының эчтәлеген ача, укучыларның ана теленнән алган белем  дәрәҗәсенә караган таләпләрне ачыклый, уку-укыту һәм тәрбия бирүнең стратегиясен билгели.

Татар теленнән эш программасы тулы бер документ системасын тәшкил итә. Ул өч бүлектән тора: аңлатма язуы, календарь- тематик планлаштырудан һәм укучыларның белем дәрәҗәсенә таләпләр берлегеннән.

Тел- гаҗәеп күренеш. Ул кешеләргә үзара аңлашу, аралашу өчен хезмәт итә. Тел фикерләү нәтиҗәләрен беркетеп бару өчен кирәк. Тел ярдәмендә халкыбызның туплаган тәҗрибәсе, аның рухи, мәдәни  байлыгы, ирешелгән уңышлары яңа буыннарга күчә.

Татар теле Татарстанда дәүләт теле булып санала. Безнең максат үз ана телендә сөйләшә, аралаша һәм үз фикерен матур, җыйнак, төгәл итеп җиткерә белүче шәхес тәрбияләү. Шундый шәхес кенә  бүгенге көндә көндәшлеккә сәләтле шәхесбула ала.

Бу программа да рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына ана теле буенча системалы, фәнни яктан ныклы белем бирүгә нигезләнә. Укучыларда тел һәм сөйләм күнекмәләре булдыру, дөньяны танып белү игътибар үзәгендә. Бу исә үз телеңне камил белү, башка фәннәрне яхшырак үзләштерү өчен дә җирлек булып тора.

Укучыларда лингвистик, аралашу, этнокультура өлкәсенә караган компетенцияләр булдыру рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүнең максатын тәшкил итә.

Лингвистик компетенция (укучыларның ана теленнән мәгълүматлыгы) фонемалар, морфемалар, сүз ясалышы, сүзтезмәләр, җөмләләр, җөмлә кисәкләре, лексик һәм грамматик берәмлекләр, лингвистик анализны үз эченә ала

Коммуникатив (аралашу) компетенция ул – башкалар әйткәнне аңлау һәм үз фикереңне белдерү өчен тупланган белем, осталык, күнекмәләр җыелмасы; хәзерге татар әдәби теле нормаларына ия булу, сүз байлыгын, сөйләмнең грамматик ягын дөрес үзләштерү; телдән һәм язма формада бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен булдыру.

Этнокультура өлкәсенә караган компетенция, ягъни телне милли-мәдәни яссылыкта үзләштерү ул - укучыларны сөйләмгә өйрәткәндә, рухи, эстетик тәрбия һәм белем бирү чарасы буларак,милли үзенчәлекләрне чагылдырган текстлар белән эшләү, тормыш-көнкүреш, гореф-гадәт үзенчәлекләрен, сынлы сәнгать әсәрләрен, халык авыз иҗаты үрнәкләрен белү, татар сөйләм этикетына ия булу.

Рус мәктәбендә ана теле буларак татар теле укытуның төп бурычлары:

1. Татар телен өйрәнүгә булган кызыксынуны көчәйтү, үз милләтеңә, телеңә хөрмәт белән карау, шулай ук татар теле аша башка милләт вәкилләренә, аларның рухи мирасына мәхәббәт хисе тәрбияләү.

2. 6 нчы сыйныф өчен кирәкле барлык тармакларыбуенча эзлекле рәвештә фәнни белем бирү.Өйрәнелгән төп берәмлекләрне таный һәм аларның билгеләрен белү.

3. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча ныклы күнекмәләр булдыру. Туган телдә матур һәм дөрес аралашырга өйрәтү.

4. Телдән һәм язма сөйләм осталыгы һәм күнекмәләрен камилләштерү.

5. Туган тел аша белем һәм тәҗрибә туплау.

6. Татар телен башка фәннәр буенча белем алу чарасы буларак кулланырга өйрәтү күнекмәләре булдыру.

7. Укучыларны даими рәвештә татар милли мәдәнияте мирасына тарту.

8. Татар теле дәресләрендә, белем бирү белән бергә, тәрбияви бурыч та игътибар үзәгендә булырга тиеш.

9.Укучыларның логик фикерләү дәрәҗәсен үстерү бурычы. Балалар, ана телендә аралашканда, фикерләрен ачык, аңлаешлы, эзлекле, стилистик яктан дөрес, төгәл итеп адресатка җиткерә белергә тиешле.

6нчы сыйныф өчен булган эш программасы укучыларның сөйләм эшчәнлеген үстерүгә, татар телендә булган мөстәкыйль сүз төркемнәре һәм аларның грамматик билгеләрен, җөмләдә кулланыш үзенчәлекләрен   үзләштерүгә һәм һәр сүз төркеменең ясалыш ысуллары      буенча системалы мәгълүмат бирүгә нигезләнә.

 Иң элек  үткәннәрне кабатлаудан соң,    исем турында булган белемнәр тирәнәйтелә, исемнәрнең ясалыш ысуллары өйрәнелә һәм морфологик яктан тикшерелә.   бирелә. Сыйфатларны өйрәнгәндә, аларның төркемчәләре, асыл һәм нисби сыйфатлартурында мәгълүмат бирелә. Сыйфатларның исемләшүенә аеруча басым ясала.

Саннарның саналмыш белән куллану үзенчәлеге һәм саннарның исемләшүе, төркемчәләре, ясалыш үзенчәләекләре, дөрес язылышын өйрәнгәннән соң, морфологик анализ ясала.

Рәвеш турында  мәгълүмат беренче тапкыр бирелә. Аның төркемчәләре, ясалыш үзенчәлекләре турында аңлатып, морфологик анализ белән йомгаклыйбыз.

Алмашлык, аның төркемчәләре, аларның сөйләмдәге әһәмияте ассызыклана, морфологик анализ ясау күнекмәләре дә булдырыла.

Базис укыту планы  һәм мәктәпнең укыту планы нигезендә татар телен өйрәнүгә 3 сәгать бүлеп бирелгән.

Программаның эчтәлеге

Сәгатьләр бүленеше:

Бүлекләр

Барлыгы

Сәгатьләр саны

Теманы өйрәнүгә һәм кабатлауга бирелгән сәгатьләр саны

Бәйләнешле сөйләм үстерү

6 нчы сыйныф

1.

Бишенче  сыйныфта үткәннәрне кабатлау

8 с.

-

2

2.

 Морфология турында гомуми мәгълүмат

1 с.

1 с.

 -.

3.

 Исем

26 с.

17 с.

9с.

4.

 Сыйфат

11 с.

8 с.

3 с.

5.

 Сан

15 с.

                11 с.

4 с.

6.

Рәвеш

15 с.

11 с.

4 с.

7.

Алмашлык

23 с.

15 с.

8.с.

8.

6 нчы сыйныфта үткәннәрне кабатлау

6 с.

3 с.

Барлыгы

105

72 с.

30 с.

5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау (8 сәг.)        Авазлар һәм хәрефләр. Сузык авазлар һәм тартык авазлар. Сингармонизм законы        Кабатлау дәресе

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр кушымча, нигез        

Җөмлә кисәкләре. Баш кисәкләр. Гади һәм кушма хәбәр. Иярчен кисәкләр.        Сүзлекләр. Аларның төзелү принциплары        Кабатлау дәресе        Кушымча төрләре. Синоним һәм антоним сүзләр. Мөстәкыйль эш.        

Морфология турында гомуми мәгълүмат (1сәг.)        Сүз төркемнәре турында төшенчә        

Исем (26сәг.)Исем турында төшенчә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.                Б.С.Ү. Татарстан – минем туган җирем        Сөйләм үстерү дәресеИсем ясагыч кушымчалар        Яңа  материалны өйрәнү дәресе. Исемнәрнең ясалыш төрләре        Яңа теманы өйрәнү дәресе

Исемнәрнең ясалышы        Исемнәрнең берлек һәм күплек саны        Исемнәрнең килеш белән төрләнеше                Яңгырау һәм саңгырау тартыкка беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше        Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.         Юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше куш-ң мәгънәсе        

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше                Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше        

Исемнең җөмләдәге ролен ачыклау        

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлеге                Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Тест.        Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы                Исем сүз төркемен кабатлау. Килеш куш. мәгънәләре                Исемгә морфологик анализ ясау.

Сыйфат (11сәг.)        Сыйфат турында гомуми төшенчә.                 Сыйфат һәм сыйфатланмыш.                Асыл һәм нисби сыйфатлар        Сыйфатларның ясалышы                Сыйфат дәрәҗәләре                Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы        . Сыйфатларның исемләшүе                Сыйфат сүз төркемен кабатлау.        Сыйфат сүз төркеменә морфологик анализ ясау. Тест                Сан (15сәг.)        Сан турында төшенчә бирү.                Саннарның ясалышы. Гарәп һәм рим цифрларының дөрес язылышы                Сайланмалы диктант.                 Сан төркемчәләре. Микъдар саны        Яңа теманы аңлату дәресеТәртип саны        Яңа теманы аңлату дәресеБүлем саны        Чама саны        Яңа теманы аңлату дәресеҖыю саны                Саннарның җөмләдә кулланылышы                Саннарны кабатлау         Ныгыту  дәресСан сүз төркеменә морфологик анализ ясау                Сан төркемчәләре.          

Рәвеш (15сәг.)        Рәвеш турында гомуми мәгълүмат бирү                Рәвешләрнең ясалышы. Сүзлек диктанты.         Катнаш дәрес

        Рәвеш дәрәҗәләре                Рәвеш төркемчәләре. Билге рәвешләре. Күләм-чама рәвешләре                Охшату-чагыштыру рәвешләре        Вакыт рәвешләре        Сәбәп-максат рәвешләре                Рәвешләрнең сөйләм төзүдәге роле                Рәвешләрнең җөмләдәге кулланылышы        Рәвешләрне кабатлау. Тест                Рәвешләргә морфологик анализ ясау                

Алмашлык (23сәг.)         Алмашлык турында гомуми төшенчә                Алмашлыкларның ясалышы                Алмашлык төркемчәләре. Зат алм. Һәм аларның килеш белән төрләнешеТартым алмашлыклары, төрләнешеКүрсәтү алмашлыклары, килеш белән төрләнеш        Күрсәтү алмашлыклары.Күрсәтү алмашлыкларының тартым белән төрләнеше. Сорау алмашлыклары, килеш белән төрләнеше

Билгеләү алмашлыклары, килеш белән төрләнеше Билгесезлек алмашлыклары.        Юклык алмашлыкларыАлмашлыкларның сөйләмдәге әһәмияте  Алмашлыкларның җөмләдәге кулланылышы Алмашлыкларны кабатлау. Тест Алмашлыкларга морфологик анализ ясау

Кабатлау        Сүз төзелешен кабатлау     Еллык контроль диктантСүз төркемнәрен кабатлау.

        6 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

6 нчы сыйныфны тәмамлаучы укучыларның белем, осталык һәм күнекмәләр дәрәҗәсенә таләпләр:

        тел гыйлеменең  өйрәнелгән бүлекләрен белү;

         сүз төркемнәрен лексик-грамматик мәгънәсе, морфологик һәм синтаксик билгеләре буенча аера һәм аларны таный белү. Морфологик анализ ясау..

          сүзләрне ясалышы һәм төзелеше буенча тикшерә белү;

         өйрәнелгән сүз төркемнәре белән җөмләләр һәм текстлар төзи белү;

        төрле типтагы сүзлекләр белән эшли белү;

        алынган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллана белү;

        бирелгән текстның эчтәлеген сөйли һәм  яза белү, өйрәнелгән берәмлекләрне таба белү;

        үз фикерен ачык, аңлаешлы итеп сөйләмә телдә дә һәм язма телдә дә җиткерә белү.

Татар теленнән укучыларның арадаш аттестациясе ______ майда, биремле контроль диктант   формасында үткәрелә.

Татар теленнән тематик план

Сыйныфлар:  6а                                                                        

Укытучы:         Ахтямова Гөлназ Мингали кызы                                                        

Сәгатьләр саны:105                                                                                 

Барлыгы:  105сәг.; атнага:  3сәг.                                                                

План буенча контроль дәресләр: диктантлар; изложениеләр; сочинениеләр.

Административ контроль дәресләр: 1

Планлаштыру “Рус телендә урта(тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен һәм әдәбиятын  укыту программасы 1-11 нче сыйныфлар (татар балалары өчен)”, Казан, “Мәгариф” нәшрияты, 2010 ел нигезендә төзелде

Дәреслек: .        Н.В. Максимов, М.З.Хамидуллина  Татар теле: Рус телендә урта гомуми белем бирүче  мәктәпнең 6 нчы сыйныфы өчен дәреслек (татар телен туган  тел буларак өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: “ Татарстан китап нәшрияты”, 2015

Өстәмә әдәбият:

1.         Татар теле морфологиясе. /Ф.М. Хисамова. - Казан, “Мәгариф” , 2005.

2.         Хәзерге татар әдәби теле. / Ф.С. Сафиуллина, М.З.Зәкиев.- Казан, “Мәгариф” , 1994.

3.         Урта мәктәп һәм гимназияләрдә татар телен укыту методикасы. / Ф.С.Вәлиева, Г.Ф. Саттаров. – Казан: “Раннур”, 2000.

4.         Балалар өчен татар телендә чыга торган газет – журналлар

5.         Диктантлар һәм изложениеләр җыентыгы (төрле авторлар)

6.         Сочинение язарга өйрәнәбез (төрле авторлар)

 

Дәрес №

Программа бүлегенең исеме

Дәреснең темасы

 Дәрес тибы

 сәг. саны

Көтелгән  нәтиҗә

 Үткәрү вакыты

I чирек  - 27 дәрес

1.

5нче сыйныфта үткәннәрне кабатлау

(8 сәг.)

Авазлар һәм хәрефләр. Сузык авазлар һәм тартык авазлар. Сингармонизм законы

Кабатлау дәресе

1

Аваз һәм хәреф төшенчәләрен аера белү. Сузык авазларны белү. Сингармонизм законының асылын белү

2.

Сүзнең мәгънәле кисәкләре. Тамыр кушымча, нигез

Кабатлау дәресе

1

Тамыр һәм кушымчаларга аера белү, кушымча төрләрен белү

3.

Җөмлә кисәкләре. Баш кисәкләр. Гади һәм кушма хәбәр

Кабатлау дәресе

1

Ия һәм хәбәрне таба белү; гади һәм кушма хәбәрне аеру

4.

Иярчен кисәкләр. Сүзлек диктанты.

Кабатлау дәресе

1

Җөмлә кисәкләре буенча тикшерә белү

5.

Сүзлекләр. Аларның төзелү принциплары

Кабатлау дәресе

1

Сүзлекләрнең төрләре һәм аларның төзелү принципларын белү. Сүзлекләр белән эшли белү

6

Б.С.Ү. Көзге урман

Сөйләм үстерү дәресе

1

Көзге урман турында сыйфатлар кулланып сөйли белү

7.

Кушымча төрләре

Кабатлау дәресе

1

Мөнәсәбәт белдерүче кушымчаларны билгели белү

8.

Синоним һәм антоним сүзләр. Мөстәкыйль эш.

Кабатлау дәресе

1

Синоним һәм антонимнар турында белү

9.

Морфология турында гомуми мәгълүмат (1сәг.)

Сүз төркемнәре турында төшенчә

 Катнаш дәрес

1

Сүз төркемнәре тур. төшенчә бирү

10.

Исем (26сәг.)

Исем турында төшенчә. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәр.

 Катнаш дәрес

1

Исем, ялгызлык һәм уртаклык исемнәрне аера белү

11.

Б.С.Ү. Татарстан – минем туган җирем

Сөйләм үстерү дәресе

1

Ялгызлык исемнәр кулланып, Татарстан турында сөйли белү

12.

Исем ясагыч кушымчалар

Яңа  материалны өйрәнү дәресе

1

Исем ясагыч кушымчаларны һәм алар  ярдәмендә ясалган сүзләрне билгели белү

13.

Исемнәрнең ясалыш төрләре

Яңа теманы өйрәнү дәресе

1

Исемнәрнең ясалышын билгели белү

14.

Исемнәрнең ясалышы

 Катнаш дәрес

1

 Ясалышы ягыннан исемнәрне билгели белү

15.

Диктант

Белем-күнекмәләрне тикшерү дәресе

1

Исемнәрне табып, ясалышларын билгели белү

16.

Исемнәрнең берлек һәм күплек саны

Кабатлау дәресе

1

Күплек сан кушымчалары һәм ялгану үзенчәлекләре

17.

Исемнәрнең килеш белән төрләнеше

 Катнаш дәрес

1

Килешләр һәм килеш кушымчаларын белү

18.

Яңгырау һәм саңгырау тартыкка беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше

Яңа теманы өйрәнү дәресе

1

Килеш кушымчаларын һәм ялгану очракларын дөрес билгеләү

19.

 Борын авазларына беткән исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

 Катнаш дәрес

1

Төрләнеш үзенчәлеген белү

20,21.

Изложение язу дәресе

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

2

Бирелгән текст буенча план төзү һәм план нигезендә яза белү

22.

Юнәлеш, чыгыш һәм урын-вакыт килеше куш-ң мәгънәсе

Яңа теманы өйрәнү дәресе дәресе

1

Рус телендәге предлоглар һәм килеш куш. чагыштырып нәтиҗә ясый белү

23.

Исемнәрнең тартым белән төрләнеше

Яңа теманы  өйрәнү дәресе

1

Тартым катег. асылын белү, тартым   белү

24,25

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше

 Йомгаклап кабатлау дәресе

2

Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләнү  белү

26.

Грамматик биремле диктант

Белем-күнекмәләрне тикшерү дәресе

1

Исемнәрне табып, килешләрен билгели белү һәм җөмләдәге ролен ачыклау

27.

Хаталар өстендә эш. Исемнең җөмләдәге ролен ачыклау

Ныгыту дәресе

1

Исемнең җөмләдәге ролен ачыклау

Б.С.Ү. -2, сүзлек дикт.-1, изложение-1, мөстәкыйль эш-1, диктант-2(1)

II чирек – 21 дәрес

1.

Алынма исемнәрнең төрләнеш һәм әйтелеш үзенчәлеге

Яңа теманы өйрәнү дәресе

1

2.

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше. Тест.

 Йомгаклап кабатлау дәресе

1

Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерә  белү

3.

Исемнәрнең җөмләдә кулланылышы

 Катнаш дәрес

1

Исемнәрнең җөмләдәге функциясен ачыклау

4,5,6

Исем сүз төркемен кабатлау. Килеш куш. мәгънәләре

Ныгыту дәресе

3

Килеш куш. белү, исемнәрне тартым белән төрләндерү

7.

Исемгә морфологик анализ ясау. Мөст. эш

Йомгаклап кабатлау дәресе

1

Исемнәрне морфологик яктан тикшерә белү

8.

Картина буенча Б.С.Ү.

Сөйләм үстерү дәресе

1

Рәсем буенча исемнәрне төрле килешләрдә кулланып сөйли белү

9.

Сыйфат (11сәг.)

Сыйфат турында гомуми төшенчә.

Яңа теманы өйрәнү  дәресе

1

Сыйфатның мәгънәсен, гр. билгеләрен күзәтә белү

10.

Сыйфат һәм сыйфатланмыш. Иҗади диктант (76нчы күн.)

Яңа теманы өуйрәнү дәресе

1

Сыйфат  һәм сыйфатланмышны билгели белү

11.

Асыл һәм нисби сыйфатлар

Яңа теманы өйрәнү дәресе

1

Асыл һәм нисби сыйфатларны аера белү күнекмәләре булдыру

12.

Сыйфатларның ясалышы

 Катнаш дәрес

1

Сыйфатларны ясалыш ягыннан тикшерә белү

13.

Сыйфат дәрәҗәләре

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Сыйфатларны төрле  дәрәҗәләргә куя белү

14.

Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы. Мөст. эш

 Катнаш дәрес

1

Сыйфатларның җөмләдәге ролен билгели белү

15.

Б.С.Ү. “Минем сыйныфташым”

Сөйләм үстерү дәресе

1

Сыйфатлар кулланып сыйныфташы тур. сөйли белү

16.

Сыйфатларның исемләшүе

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Сыйфатларның исемләшү күренешен танып белү

17.

Сыйфат сүз төркемен кабатлау. Б.С.Ү. Туган ягым 77бит

  Кабатлау дәресе

1

Сыйфат сүз төркемен, мәгънәләрен, гр. билгеләрен танып белү

18.

Сыйфат сүз төркеменә морфологик анализ ясау. Тест

Йомгаклап кабатлау дәресе

1

Морфологик анализ ясый белү

19.

Грамматик биремле контроль диктант.

Белем-күнекмәләрне тикшерү дәресе

1

сыйфатларны табып, дәрәҗәсен билгели белү һәм җөмләдәге ролен ачыклау

20.

Сан (15сәг.)

Хаталар өстендә эш. Сан турында төшенчә бирү.

Яңа теманы өйрәнү  дәресе

1

Саннарны танып белү

21.

Саннарның ясалышы. Сүзлек диктанты.

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Саннарны ясалышлары буенча билгели белү

Б.С.Ү. -3, сүзлек дикт.-1, иҗади диктант-1, мөстәкыйль эш-2, грамматик биремле контроль диктант-1

III чирек – 30 дәрес

1.

Гарәп һәм рим цифрларының дөрес язылышы

Яңа теманы   өйрәнү  дәресе

1

Саннарның дөрес язылышын хәтердә калдыру

2.

Сайланмалы диктант.

Белем-күнекмәләрне тикшерү дәресе

1

Саннарның ясалышын билгели белү

3.

Сан төркемчәләре. Микъдар саны

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Сан төркемчәләрен белү

4.

Тәртип саны

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Тәртип саны турында белү

5.

Бүлем саны

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Бүлем саны һәм аның ясалу ысулын белү

6.

Чама саны

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Чама саны һәм аның ясалу ысулын белү

7.

Хикәя язу. “Сабан туенда”

Сөйләм үстерү дәресе

1

Саннар кулланып Сабан туе турында сөйли белү

8.

Җыю саны

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Җыю санын танып белү

9.

Саннарның җөмләдә кулланылышы

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Саннарның җөмләдәге функциясен танып белү

10.

Саннарны кабатлау

 Ныгыту  дәресе

1

Сан төркемчәләрен танып белү, саннарның җөмләдәге ролен ачыклау

11

Сан сүз төркеменә морфологик анализ ясау

Йомгаклап кабатлау дәресе

1

Саннарны морфологик – синтаксик яктан тикшерә белү

12.

Сан төркемчәләре.  Мөст. эш

Белем-күнекмәләрне тикшерү дәресе

1

Саннарны танып белү, төркемчәләрен билгели белү

13.

Б.С.Ү. Минем яраткан шөгылем

Сөйләм үстерү дәресе

1

Яраткан һөнәрләре турында сөйли белү

14.

Рәвеш (15сәг.)

Рәвеш турында гомуми мәгълүмат бирү

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Рәвеш, аның мәгънәләрнен танып белү

15.

Рәвешләрнең ясалышы. Сүзлек диктанты.

 Катнаш дәрес

1

Рәвешнең ясалу ысулларын белү

16.

Рәвеш дәрәҗәләре

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Рәвеш дәрәҗәләре турында белү

17.

Рәвеш төркемчәләре. Билге рәвешләре. Күләм-чама рәвешләре

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Күләм-чама рәвешләрен танып белү

18.

Охшату-чагыштыру рәвешләре

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Охшату-чагыштыру рәвешләрен танып белү

19.

Изложение

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

1

План төзү һәм план нигезендә текстка якын итеп яза белү

20.

Хаталар өстендә эш. Вакыт рәвешләре

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Вакыт рәвешләрен танып белү

21

Урын рәвешләре. Мөст. эш

 Катнаш дәрес

1

Урын рәвешләрен танып белү

22.

Сәбәп-максат рәвешләре

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Сәбәп-максат рәвешләрен танып белү

23.

Рәвешләрнең сөйләм төзүдәге роле

 Катнаш дәрес

1

Рәвешләрнең сөйләмдәге ролен билгеләү

24.

Рәвешләрнең җөмләдәге кулланылышы

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Рәвешләрнең нинди җөмлә кисәкләре булуын белү

25.

Рәвешләрне кабатлау. Тест

 Ныгыту  дәресе

1

Рәвешләрне һәм аларның төркемчәләрен танып белү

26.

Рәвешләргә морфологик анализ ясау

 Йомгаклап кабатлау  дәресе

1

Морфологик анализ ясый белү

27.

Б.С.Ү. Рәхмәт - иң олы сүз

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

1

Тема буенча үз фикерләрен әйтә белү

28.

Грамматик биремле контроль диктант

Белем-күнекмәләрне тикшерү дәресе

1

Рәвешләрне һәм аларның төркемчәләрен танып белү

29.

Алмашлык (23сәг.)

Хаталар өстендә эш.  Алмашлык турында гомуми төшенчә

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Алмашлык сүз төркемен танып белү

30.

Алмашлыкларның ясалышы

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Ясалышлары буенча алмашлыкларны танып белү

Б.С.Ү. - 2,  мөст. эш -2, тест - 1, изложеиие - 1, хикәя -1,  диктант-3 (сүзлек диктанты -1, сайланмалы диктант – 1, грамматик биремле контроль диктант -1)

IV чирек – 24 (3) дәрес

1.

Б.С.Ү. Казан тарихы

Бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе

1

Казан турында сөйли белү

2.

Алмашлык төркемчәләре. Зат алм. Һәм аларның килеш белән төрләнеше

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен белү

3.

Тартым алмашлыклары, төрләнеше

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Тартым алмашлыкларның килеш белән төрләнешен белү

4.

Күрсәтү алмашлыклары, килеш белән төрләнеше

 Катнаш дәрес

1

Күрсәтү алмашлыклары, килеш белән төрләнешен белү

5.

Изложение  язу

Сөйләм үстерү дәресе

1

Эчтәлекне текстка якын итеп язу

6.

Хаталар өстендә эш. Күрсәтү алмашлыклары.

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Күрсәтү алмашлыкларын белү

7,8

Күрсәтү алмашлыкларының тартым белән төрләнеше. Мөст. эш

Яңа теманы аңлату дәресе

2

Күрсәтү алмашлыкларының тартым белән төрләнешен белү

9.

Сорау алмашлыклары, килеш белән төрләнеше

 Катнаш дәрес

1

Сорау алмашлыклары, килеш белән төрләнешен белү

10.

Б.С.Ү. Кибеттә

Сөйләм үстерү дәресе

1

Сорау алм. кулланып диалогик сөйләм төзи белү

11.

Билгеләү алмашлыклары, килеш белән төрләнеше

 Катнаш дәрес

1

Билгеләү алмашл. аера белү

12.

Билгесезлек алмашлыклары. Сүзлек дикт.

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Билгесезлек алм. аера белү

13.

Юклык алмашлыклары

Яңа теманы аңлату дәресе

1

Юклык алмашлыкларын аера белү

14.

Алмашлыкларның сөйләмдәге әһәмияте

  Катнаш дәрес

1

Алмашлыкларның төркемчәләрен таный белү

15,16.

Алмашлыкларның җөмләдәге кулланылышы

Яңа теманы аңлату дәресе

2

Алмашлыкларның җөмләдәге ролен танып белү

17.

Алмашлыкларны кабатлау. Тест

 Ныгыту  дәресе

1

Алмашлыкларның төркемчәләрен белү

18.

Алмашлыкларга морфологик анализ ясау

 Йомгаклап кабатлау  дәресе

1

Морфологик- синтаксик яктан тикшерә белү

19.

Сайланмалы диктант.

Белем-күнекмәләрне тикшерү дәресе

1

алмашлыкларның төрләрен билгели белү

20.

Б.С.Ү. Эш кәгазьләре

Сөйләм үстерү дәресе

1

Эш кәгазьләрен яза белү

21.

Хикәя язу. “Экскурсиядә”

Сөйләм үстерү дәресе

1

алмашлыклар кулланып вакыйга  турында сөйли белү

22.

Кабатлау

Сүз төзелешен кабатлау

Кабатлау дәресе

1

Сүзне мәгънәле кисәкләргә аера белү

23.

Еллык контроль диктант

Кабатлау дәресе

1

Сүз төркемнәрен танып белү

24.

Хаталар өстендә эш.  Сүз төркемнәрен кабатлау.

Йомгаклап кабатлау дәресе

1

Сүзләрне морфологик – синтаксик яктан тикшерә белү

25.

26

27

6 нчы сыйныфта үткәннәрне гомумиләштереп кабатлау

Йомгаклап кабатлау дәресе

1

Сүзләрне морфологик – синтаксик яктан тикшерә белү

Б.С.Ү. - 3,  мөст. эш -2, тест - 1, изложеиие - 1, хикәя -1,  диктант-3 (сүзлек диктанты -1, сайланмалы диктант – 1, грамматик биремле контроль диктант

    -1)

Б.С.Ү. - 10,  мөст. эш -7, тест - 4, изложеиие - 3, хикәя -2,  диктант-11 (сүзлек диктанты -3, сайланмалы диктант – 2, иҗади диктант -1,

грамматик биремле контроль диктант -4)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

11нче сыйныф (татар төркеме) татар әдәбиятыннан эш программасы.

11нче сыйныфның татар төркеме өчен татар әдәбиятыннан эш программасы....

Рус мәктәпләренең 1 сыйныф татар төркеме өчен татар теленнән һәм укудан эш программасы.

Перспектив башлангыч мәктәпнең 1 нче сыйныфы өчен төзелгән татар теле программасы укытуның максатын, бурычларын һәм эчтәлеген билгели. Укучы, беренче сыйныфтан башлап, татар телен системалы рәвештә өй...

3 нче сыйныф өчен татар теленнән эш программасы (рус мәктәбендә татар төркеме)

Рус мәктәпләрендә эшләүче татар теле укытучыларына эш программасы һәм календарь-тематик план төзүдә куллану өчен....

Эш программасы Татар теле 5нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең  рус  төркемендәге 5 нче сыйныфы укучылары өчен татар теле буенча белем бирү программасына аңлатма язуы...

Эш программасы Татар теле 6нчы сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ РУС ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 6 НЧЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА А ЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар теле 7нче сыйныф, рус төркеме

РУС ТЕЛЕНДӘ УРТА (ТУЛЫ) ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢРУС  ТӨРКЕМЕНДӘГЕ 7 НЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧАБЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАСЫНА АҢЛАТМА ЯЗУЫ...

Эш программасы Татар теле 8нче сыйныф, рус төркеме

Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренеңрус  төркемендәге  8 нче сыйныфы өчен татар теле буенчабелем бирү программасына аңлатма язуы...