“Нәүрүз” бәйрәменә багышланган кичә
классный час (5, 6, 7, 8, 9 класс) на тему

Гараева Гильмира Абдулловна

Нәүрүз –Яңа  көн  дигәнне  аңлата. Көнчыгыш  календаре  буенча  бу  - Яңа  елны  каршылау  бәйрәме.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nuruz_byrme.doc57 КБ

Предварительный просмотр:

    “Нәүрүз”  бәйрәменә  багышланган  кичә

Зал

Язгы  табигатьне  чагылдырып  бизәлгән  чәчәкләр,  кояш,  болыт,  плакатлар,  ясалма  агачлар,  авыл  өе,  “Котлы  булсын  “Нәүрүз”,  “Нәүрүз  котлы  булсын”,  “Нәүрүз  мөбәрәк  булсын”  дигән  һ.б.  язулар.

Алып  баручы:

Нурларын  көннән – көн  матурырак  чәчкән  кояшлы  зәп-зәңгәр  күк  йөзе  белән  яз  килә. Яз  ае  безгә  бер  зур  бәйрәм  - Нәүрүз  бәйрәмен  алып  килә. Бу  бәйрәмне  безгә  борынгы  бабаларыбыз  биреп  калдырган. Кышлар  үтеп,  табигать җанлангач,  көннең  төнне  куып  җиткән  вакытында,  Кыш  бабайның  чәчләре  кар  сулары  булып  акканда, безнең  төрки  бабаларыбыз  Язны-Нәүрүзбикәне  каршылаганнар.

 Бу  көнне  алар  үзләренең  изге  теләкләрен  Нәүрүзбикәгә  әйтеп  калырга  ашыкканнар.  

 Нәүрүз –Яңа  көн  дигәнне  аңлата. Көнчыгыш  календаре  буенча  бу  - Яңа  елны  каршылау  бәйрәме.

Кадерле  кунаклар,  газиз  балалар!  Без  дә  бүген  сезнең  белән  Нәүрүзбикәне  каршыларга  җыелдык. Ә  хәзер  ул  килгәнче  без  балаларның  өйдән -өйгә  кереп  хуҗаларны  яз  белән  котлап, аларның  барысына  да  изге  теләкләр  теләп  сый – хөрмәтне  ничек  җыюларын  карап  үтик  әле.

Балалар:

Ач ишегең керәбез,

Нәүрүз әйтә киләбез.

Өйдән:

(Түтәй  булып  киенүче)

Керегез, керегез,  балакайларым,

Без  сезне  күптән көтәбез,

Нәүрүз котлы  булсын!

1 нче бала:

Өйдәме, түтәй?

Җәтрәк бир күкәй.

Бирсәң безгә өч күкәй

Тавыгың салыр йөз күкәй.

(Түтәй күкәй бирә)

2 нче бала:

Табакка кабак кирәк,

Май,  күкәй, калач кирәк.

Күмәчен  дә  кызганма,

Озак яшә сызланма.

(Күмәч бирә)

3 нче бала:

Май кирәк, ярма кирәк,

Нәүрүз бәйрәменә бар да кирәк

Тагын, булса он чыгар,

Пешерербез без чумар.

4 нче бала

Шикәр кирәк, тоз кирәк,

Чыгар, түтәй, тизерәк.

Сезнең кебек уңган түтәй

Бу дөньяда бик сирәк.

5 нче бала:

Әй, Иш бабай, Иш бабай

Мич башыннан төш, бабай.

Мич башыннан төшмәсәң

Биш тиен акча бир, бабай.

Барысы бергә:

Рәхмәт сезгә әби, бабай!

Барысы өчен зур рәхмәт!

Йомырка да бирдегез,

Тавыгыгыз салып утырсын,

Чиләк – тәпән тутырсын,

Йомыркагыз күп булсын,

Гөмерегез озын булсын!

Әби белән бабай:

Яхшы сүзләрегез, изге теләкләрегез кабул булсын балакайлар. Бәхетле, тәүфиклы булыгыз.

Җыр: “Тал песие” , “Умырзая”, “яз килгән”(Әби  белән бабай бии)

Балалар парлашып җырлап керәләр:

Җырлык әле, җырлыйк әле,

Җырламый тормыйк әле.

Чәчәк кебек яшь гөмерне

Бушка уздырмыйк әле.

Алай да бергә-бергә,

Болай да бергә-бергә.

Безнең белән бергә булсаң,

Күгәрчен кебек гөрлә.

Алып баручы: Балалар, килеп җиттегезме? Кая күрсәтегез әле сый – хөрмәтләрегезне. Бигрәк күп җыйгансыз.

1 нче бала:

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы

Сагынып көткән яз килә.

2 нче бала:

Әйтегезче кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

3 нче бала:

Көннәр җылы, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җәйге шатлык көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

Алып баручы:

Яз иртәсен котлагандай матур булып,

Зәңгәр күкне каплап алды зәңгәр болыт.

Бизәкләнгән төсле булды бөтен дөнья

Кар өстенә шыбыр Ләйсән ява.

Бию зонтиклар белән.

Егет белән кыз керә.

Егет:

Тыңлагыз, тыңлагыз,

Табигать патшасының фәрманы бар!

Кыз:

Тыңлагыз, тыңлагыз,

Табигать патшасының фәрманы бар

Бергә: “Нәүрүз” котлы  булсын! (3 тапкыр)

Алып баручы:

Борын үткән заманнан

Болгар дигән Казаннан,

Җаек белән Иделдән

Бу бәйрәм безгә килгән

Бергә: “Нәүрүз” мөбәрәк булсын! (2 тапкыр)

(Бер бала көн булып киенгән)

 1 нче бала:

И көн, кил, кил!

Чәчеңә тәңкә сибәрмен.

Алтын кадак кагармын.

Алдыңа башны иярмен,

Хуш киләсең диярмен!

И көн, кил, кил!

Сине изге  санармын.

 Балалар:Хуш киләсең, көн!

Көн: Йөзегезгә кайгы төс

Шом салдыгыз күңелемә

Я, сөйләгез, нәрсә булды?

Ашыга-ашыга килдем сезгә

(Балалар баш ия)

1 нче бала:

Суытты кыш

Көн булса да!

Түзә алмадым

Йөзе ак кар Булды тәмам бу дөньяның!

        2 нче бала:

Амбарлар буш, кием тузды

Күпме гомер йоклап узды,

Киңәш бир, көн.

3 нче бала:

Сулар туңган, кошлар тынган,

Бөтен дөнья хәйран булган.

Җирдә калмас һичбер нәрсә

Вакытында кыш китмәсә.

Көн:

Менә сезнең сүзләрдә

Юл табылды безләргә.

Сүз сүзләем сүзләргә

Нәүрүз мөбәрәк булсын.

Барысы бергә: Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Җыр: “Яз җыры”

Алып баручы:

Инде Нәүрүзбикәне чакырыйк.  Нәүрүзбикә, Нәүрүзбикә! (Нәүрүзбикә керә)

Җыр: “Нәүрүз килә”

Нәүрүз:

Агымсулар кичтем мин,

Нәүрүз әйтеп киттем мин.

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Бурчыларны кичерегез,

Дошманнарга кул сузыгыз,

Шуның белән мәрхәмәткә

Йөрәгемә кул сузыгыз.

Шулай икән, киңәш сезгә!

Балалар:

Кил, Нәүрүз, кил!

1 нче бала:

Нәүрүз килде,  тиз  килде!

Нәүрүз килде, яз килде

Яз белән көрлек килде

Җыр “Яз килә”

Алып баручы:

“Нәүрүзбикә, безне бу язда ниләр көтә? Ачлыкмы, туклыкмы. Кайгы хәсрәтме, әллә бәхетле, шат көннәрме?

Нәүрүзбикә:

Хөрмәтле дуслар! Сез эш сөясеме? Әйе, Арагызда ялкаулар юкмы?. Җир эшен яратасызмы? Әти-әниләрегезгә булышасызмы? Кеше хезмәтен хөрмәтлисезме?  Мин бик шат. Алтын куллы уңган кешеләрне  шатлыклы көннәр көтә. Җирдә муллык,  кояштан  җылылык, күктән яңгыр иңәр.

Алып баручы:

 Рәхмәт, Нәүрүзбикә, изге теләкләреңә.

Нәүрүзбикә:

Газиз балаларым! Көн белән төн тигезләнгән вакытта кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз! Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрер. Тәнегезгә сихәт, күңелегезгә кояш нуры иңәр.

Кыңгырау тавышы ишетелә.

Алып баручы:

Балалар ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Тагын кунаклар килә ахры. Менә кем килә безгә, рәхим ит түребезгә.

(Кыш бабай керә)

Алып баручы:

Кыш бабай! Кыш бабай! Ни хәлләрең бар, бабай!

Кыш бабай:

Бу нинди җыен монда? Уф, аллам, нәрсә соң бу - өстән дә, астан да су, гел юеш булдым, йоклап киткәнмен, сизми калганмын (әйләнеп карый). Бу нинди җыен монда? Нигә шаулашасыз? Ә син кем (Нәүрүзне урап йөри).

Алып баручы:

Бу Нәүрүзбикә, Кыш бабай һәм монда җыен түгел, бәйрәм, Кыш бабай. Балалар һәм кунаклар Нәүрүзбикәне каршыларга җыелдылар

Кыш бабай:

 Миңа әйтми киткәнсең, Кышны җиңәм дигәнсең.

Бер өрермен – җил исәр, шыткан чәчәкне кисәр.

Ике өрсәм – кар ятар, елга – күлгә боз катар.

Кит, Нәүрүз, кит!

Нәүрүзбикә:

Кыш бабай! Миңа синең турында сөйләгәннәр иде, син зур, көчле дип,  эреп беткәнсең бит! Ай-ай-ай!

Менә мин дә бит

Шыт итсәм җил тынар,

Елмайсам карың елар,

Үзең кит, Кыш бабакаем!

Алып баручы:

Кыш бабай, Нәүрүзбикәне юкка ачуланасың. Безнең балалар да белә бит, кыш артыннан яз килә. Шулай бит балалар.

Кыш бабай:

Ә шулай да көч сынашыйк. Болай гына урынымны Нәүрүзбикәгә калдыру юк.

Нәүрүзбикә:

Бөтен шартларыңа күнәрмен.

Кыш бабай:

Беренче шартым:

Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам.

(Узышалар) Нәүрүзбикә беренче килә

Алып баручы: Нәүрүзбикә җиңде.

Кыш бабай:

Икенче шартым:

Менә хәзер карыйк әле ярышып,

Бераз аркан тартышып.

Балалар, миңа булышырга киләсезме?

1нче бала:

Кыш бабай, ачуланма,

Яратсак та үзеңне.

Быелга син китеп тор,

Нәүрүзгә бир көнеңне

Кыш бабай:

Минем әле көчем җитәрлек. (аркан тартышалар)

Алып баручы:

Кыш бабай карт булсаң да, үзең хәйләкәр син.

Яңа ел бәйрәмендә  биегән идең,

Булмаса биюдә ярышыгыз.

Кыш бабай:

Бие-бие, чибәркәй

Мине узалмассың син.

Син яшь, мин карт булсам да,

Биюдә калышмам мин.

(Бииләр. Кыш бабай егыла)

Уф, арыдым, сусадым.

Харап булдым, җиңелдем.

Эредем бит, эредем.

Яз алдында хур булдым.

Вакыт җиткән икән шул,

Властьны тапшырырга.

Нәүрүз кызым!

Көчле, нык бул,

Бу сабыйлар хакына.

Сау булыгыз дусларым!

Алып баручы:

Кара төн, ак көннәр!

Иртәләр, кичәләр

Гасырлар, кичәләр

Син, Нәүрүз, калсана,

Ипи – тоз алсана.

(Ипи – тоз тапшыра)

Көннәр аяз, күктән алсу нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы, сагынып көткән яз килә

Җыр “Мәхәббәт язы”.

Алып баручы:

Әйдәгез әле  Нәүрүзбикәгә үзебезнең һөнәрләрне күрсәтик.

Әй дуслар, килегез, күңел ачу көнебез.

Татарча матур итеп без биибез, күрегез!

Татар халык биюе.

Җыр.

Алып баручы:

Тиздән җылы яклардан канатлы дусларыбыз – кошлар кайтырлар. Кадерле балалар. Язны яраткан кебек кошларны да яратыгыз. Оялар ясагыз!

Җыр: “Карлыгач”, “Сыерчык”

Нәүрүзбикә:

Зур рәхмәт. Бик күңелле булды, кадерле балалар.Минем сезгә зур үтенечем бар. Табигатьне саклагыз! Елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне болыт капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын. Сау булыгыз.

1 нче бала:

Ботка пеште! Ботка пеште!

Әйдәгез , балалар ашарга.

Түгеп – чәчеп ашама.

Тәти утыр табында,

Алдыңа күл ясама.

Ипи валчыгыңны койма,

Аяк астыңа ташлама.

Алып баручы:

Рәхмәт үскәнем. Тиздән, барыбы да, бәйрәмдә җыелган ярмадан пешерелгән ботканы ашарга ашханәгә керербез.

Менә шулай балалар, безнең бабаларыбыз да шулай бәйрәмне уздырып, соңыннан бергә җыелып, төрле уеннар уйнап, йомырка, ботка ашаганнар.

Нәүрүз мөселманнар арасында таралган булса да, аның мөселман диненә  бәйләнеше юк. Ул мәҗүсилек чорыннан калган йолаларның берсе. Борынгылар ел башын иген игә башлау белән бәйләгәннәр. Шуңа күрә  Нәүрүз иң беренче чиратта язны каршы алу итеп кабул ителә

Нәүрүз, Нәүрүз

Нәүрүз хуҗабикәләргә,

Нәүрүз котлы булсын!

Тормыш түгәрәк булсын,

Мал-туарыбыз артысын,

Игеннәребез уңсын,

Күкәй кебек тук булсын!

Елларыбыз тыныч торсын,

Күкләребез аяз булсын,

Изге догаларыбыздан аермасын,

Мәңге шат яшик, дуслар!

Игътибарыгыз өчен, зур рәхмәт. Тагын бер кат бәйрәм белән!

Методик кулланмалар:

  1. Кадырова Р.М. “Нәүрүз”. Методик җыентык. 1 нче татар мәктәбе. 28-33 битләр.

  1. Мәктәптә бәйрәмнәр, кичәләр. “Мәгърифәт” нәшер. Чаллы, 1994 ел. 32 бит.

Кирәкле әйберләр, катнашучылар:

Алып баручы, 8 укучы, Көн, Егет, Кыз, Әби, Бабай, Нәүрүзбикә, 2 кыз, Кыш бабай, 2 чаначы, 2 биюче.

Кулланмалар:

Өй, йомырка, күмәч, он, тоз, шикәр, 5 тиен акча, зонтиклар, кыңгыраулы ат, Кыш бабай киеме, зонтик, 2 кашык, 2 йомырка, аркан, ипи, тоз, чигүле тастымал, кәрзин, кресло.