“Туган ягым - Кайбычым
элективный курс (9 класс) на тему

Миннуллина Фарида Фаритовна

  “Туган ягым – Кайбычым” дип исемләнгән электив курсны актуаль дип саныйм, чөнки ул рус мәктәбендә укучы балаларга туган җиреннән чыккан данлыклы якташлары турында белем һәм мәгълүмат бирә, мөстәкыйль фикерләү күнекмәләрен арттыра. Әлеге курс укучыларның тема буенча сөйләм телләрен баета, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, танып белү чикләрен киңәйтә, сөйләм культурасын тәрбияли.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл elektiv_kurs.docx35.13 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Бәрлебаш төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү  учреждениесе

 

9-сыйныф укучылары өчен электив курс программасы

“Туган ягым - Кайбычым

        Авторы:

                                                                                                    Миңнуллина  Фәридә Фәрит кызы

                                                                                                 Татарстан Республикасы Кайбыч

                                                                                                      муниципаль районы Бәрлебаш төп

 гомуми белем бирү мәктәбенең югары

                                                                                                           категорияле татар теле һәм әдәбияты

                                                          укытучысы

2016

Эчтәлек

  1. Кыскача аннотация   .....................................................................................3
  2. Аңлатма язуы ................................................................................................4
  3. Программаның  максаты, бурычлары, көтелгән белем нәтиҗәләре .......5
  4. Календарь- тематик план .........................................................................6-8
  5. Курсның эчтәлеге ....................................................................................9-10
  6. Максатка  ирешү  һәм бурычларны үтәү эш алымнары..........................11
  7. Нәтиҗәлелек................................................................................................12
  8. Кулланылган  әдәбият ...............................................................................13

        

Электив курс  гомуми белем бирү мәктәбенең  9-сыйныф укучылары өчен  исәпләнгән

Программаның  үтәлү  срогы: 35 сәг.

Программага карата кыскача аннотация: электив курс гомуми белем бирү мәктәбенең  9-сыйныф  укучылары өчен тәкъдим ителә.

  “Туган ягым – Кайбычым” дип исемләнгән электив курсны актуаль дип саныйм, чөнки ул рус мәктәбендә укучы балаларга туган җиреннән чыккан данлыклы якташлары турында белем һәм мәгълүмат бирә, мөстәкыйль фикерләү күнекмәләрен арттыра. Әлеге курс укучыларның тема буенча сөйләм телләрен баета, иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә, танып белү чикләрен киңәйтә, сөйләм культурасын тәрбияли.

Аңлатма язуы

Туган ягым – Кайбычым

                                                                                     Мин дә бар үзем өчен

Шундый як – Туган ягым.

Дога иңгән һәр төшеннән

                                                                                  Чишмәләр чыга аның.

   Туган җир. Туган туфрак. Туган як. Бу сүзләр һәр кеше өчен газиз һәм кадерле. Туган ягыбызның табигате, аңа бәйле кызыклы вакыйгалар,тарихы, халкыбызның тормыш-көнкүреше, милли йолалары, гореф-гадәтләре балаларга белем һәм тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия. Укучы үзе яши торган төбәкнең табигатен, аның үзенчәлекләрен, халкының традицияләрен, мәдәниятен, тарихын яхшы белергә тиеш.

  Һәр төбәкнең үзенең күренекле шәхесләре була. Алар турында горурланып сөйләнелә, кылган гамәлләре хөрмәтенә, яшь буынны да шулар үрнәгендә тәрбияләү максат итеп куела. Укучыларыбыз туган җиребездә туып үскән каләм әһелләренең иҗатын белергә омтыла.

    Без Кайбыч төбәгенең үз җирендә туып үскән якташ әдипләребез, шагыйрьләребез, сәнгать  кешеләре  белән ихлас күңелдән горурланабыз.

     Укучыларның шәхси эшчәнлегенә күбрәк игътибар ителә. Парлы һәм төркемнәрдә эшләү алымнары куллану да уңай нәтиҗә бирә. Дискуссияләр, сораулар, җаваплар, кыска комментарийлар, аннотацияләр дәресләрне төрләндерәләр, кызыклырак итәләр. Хәзерге заман укучылары белән эшләүнең төп алымы ИКТ куллануны күздә тота. Мультимедиа, презентация, интерактив такталар куллану укучыларның өйрәнелә торган фәнгә кызыксынуын арттыра; темага каратапроектлар яклау – балаларның иҗади сәләтләрен, мөстәкыйльлекләрен үстерү өчен иң нәтиҗәле алымнарның берсе. Шуны истә тотып, укучыларның  үзләре  эшләгән проектларны, презентацияләрне яклап чыгыш ясауларын кирәк дип таптым.  Чыгышларга карата укучылар мөнәсәбәтләрен белдерәләр, әңгәмә коралар. Боларның бөтенесе программа буенча куелган максатка ирешүне тәэмин итә дип саныйм.

   Программа электив курслар үткәрү барлыгы 35 сәгатькә  төзелде.

“Туган ягым – Кайбычым” дип исемләнгән электив курс түбәндәге максатларны куя:

1)Кайбыч җиреннән чыккан шагыйрьләр, сәнгать кешеләре һәм аларның иҗаты турында тирәнрәк мәгълүмат бирү.

2)Районыбыз тарихына бәйле шәхесләрне, мәгариф һәм сәнгатьне өйрәнү.

3) Укучыларда туган җиргә мәхәббәт, туган җиребезгә бәйле күренекле кешеләргә хөрмәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.

Төп бурычлар

  1. Якташ шагыйрьләребезнең , сәнгать әһелләренең эшчәнлекләрен укучы күңеленә сеңдерү.
  2. Укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү.
  3. Укучыларның дәресләрдә алган белемнәрен системага салу, тирәнәйтү, үстерү, ныгыту.

Көтелгән  белем  нәтиҗәләре

  1. Якташларыбыз турында мәгълүмат алу.
  2. Әдәби әсәрләрнең асылына төшенү.
  3. Әңгәмә дисскуссияләрендә катнашу һәм үз фикереңне әйтә белү.
  4. Хз халкыңның рухи байлыгын өйрәнү, аны үстерү һәм саклау өчен үзләреннән өлеш кертүгә омтылыш тәрбияләү.

Укучылар бу курсларны укыганнан соң үз җиребездә чыккан әдипләребезнең иҗатлары һәм сәнгать әһелләренең эшчәнлекләре турында бераз мәгълүмат алса, мин үз максатыма ирешкәнмен дип саныйм.

Календарь-тематик план

Тема

Сәг

Үткәрү  формасы

Өстәмә  эш

1

Туган  төбәгем

Кайбычым – туган ягым

1

әңгәмә, лекция

Материал туплау

2

Районыбыз тарихы

1

әңгәмә, лекция

Район тарихына караган материаллар туплау

3

Кайбыч җиренең гореф-гадәтләре һәм әби-бабаларыбызның йолалары

1

Эзләнү-тикшеренү эше

Иҗади эш. Гаиләбезнең буыннан-буынга килгән традицияләре

4

“Җиде бабаңны беләсеңме?”

Шәҗәрәләр төзү

1

Гамәли эш

Шәҗәрәләр төзү

5

Туган ягыбызда тел үзенчәлекләре

1

Эзләнү тикшеренү эше

Туган ягыбызда тел үзенчәлекләрен өйрәнү

6

Район матбугаты тарихы.

“Кайбыч таңнары” газетасы үсеше.

1

Редакциягә сәяхәт

Вакытлы матбугатка күзәтү, төбәгебездән чыккан кешеләрнең язмалары белән танышу

7

Районыбыздан чыккан күренекле кешеләр (һөнәр ияләре, хезмәт алдынгылары)

1

Әңгәмә, күзәтү

Проектлар әзерләү

8-9

Тирән эзле шәхесләр

Мотыйгулла Төхфәтуллин

2

Лекция, күзәтү

Презентация эшләргә

Иҗади эш – реферат язарга “Камил Мотыйгый белән Габдулла Тукай дуслыгы”

10

Карл Алексеевич Гыйззатуллин

1

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Материал тупларга

11

Күренекле  әдипләребез

Зариф  Бәшири

1

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Шигырьләрен укырга

12

Әбрар  Шамин

1

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Шигырьләрен укырга

13-14

Шәүкәт  Галиев

2

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Проект эшләргә

Презентация әзерләргә

15

Әбрар Сәгыйди

1

Лекция, күзәтү, әңгәмә

Шигырьләре буенча фикер алышу

16

Гали  Хуҗи

1

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Шигырь язарга

17

Салават Хәйруллин

1

Лекция, сәнгатьле уку, күзәтү, әңгәмә

Шигырьләрен укырга

18

Якташларыбызның китапларын тәкъдим итү

1

Әңгәмә, реклама

Презентация әзерләргә

19-21

Сәхнә йолдызлары

Беренче балкыган йолдыз – Галия Кайбицкая

3

Лекция, сәнгатьле уку, әңгәмә

Презентация әзерләргә

22

Районыбыздагы Галия Кайбицкая музеена сәяхәт

1

Дәрес-сәяхәт

Иҗади эш “Минем тәэсирләрем”

23-24

Бөек композитор Латыйф Хәмиди

2

Лекция, җырларын тыңлау

Материаллар туплау

25

Курчакларга җан өргән артист – Фуат Таһиров

1

Лекция, күзәтү, әңгәмә

Материаллар тупларга, презентация әзерләргә

26

Лидия  Әхмәтова

1

Лекция, әңгәмә, күзәтү

Презентация әзерләргә

27

Лена Бичарина – мөлаем аһәңле тавышлы артистка

1

әңгәмә, күзәтү,

Җырларын тупларга

28-29

Аларның даны мәңгелек

1

Лекция, әңгәмә

Материал туплау, альбом ясау

30-32

Аларда хикмәт, мәгърифәт!

Рәфыйк Гарәфетдинов,

Юрий  Егорович Микусев, Хәйруллин Мәлик, Рафил Гогманов

3

Лекция, әңгәмә, күзәтү

Презентация әзерләргә

33

“Ничек кеше булырга?”

1

Диспут

Со чинение

34

“Мин киләчәгемне ничек күзаллыйм?”

1

Диспут

Иҗади эш

35

Йомгаклау.

Зачет-дәрес

1

Зачет-дәрес

Программаның эчтәлеге

I.Туган төбәгем (7сәгать)

     Укучыларны район тарихы белән таныштыру; төбәкнең күренекле кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү. Туган төбәгебезнең үзенә хас булган гореф-гадәтләре, йолалары турында мәгълүмат бирү. Буыннар бәйләнеше төрында күзаллауларын тирәнәйтү, гайлә ядкарьләренә кызыксыну  уяту, үз гаиләң, әти-әниең, әби-бабаңнар белән горурлану хисе тәрбияләү. Үз нәсел шәҗәрәсен төзүгә теләк удыру. Шәҗәрә төзүдә эзләнүне кайдан башларга? Әби-бабайлар – җанлы тарих. Татар галимнәре-шәҗәрәчеләре киңәшләре. Шәҗәрәләр моделе. Районыбызның “Кайбыч таңнары” газетасы үсеше турында белү өчен редакциягә сәяхәт оештыру.

II.Тирән эзле шәхесләр (3сәгать)

  “Мотыйгия” мәдрәсәсе хәзрәте Мотыйгулла Төхфәтуллинның тормышы, эш гамәлләре турында мәгълүмат бирү. Туган җирне туган җире иткән шәхесләр турында материаллар туплап рефератлар язу, презентацияләр эшләү һәм аларны яклау. Аларны яшь буынга үрнәк итеп кую, бу шәхесләребезгә ихтирам хисе тәрбияләү.

III.Күренекле  әдипләрбез(8 сәгать)

   Прозаик, шагыйрь, 45 исемнән артык китаплар авторы, Габдулла Тукай, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый чорында иҗат иткән, тумышы белән Чүти авылыннан булган Зариф Бәшири, Кошман авылы үстереп биргән язучы һәм шагыйрь Әбрар Сәгыйди, Олы Кайбыч чишмәләреннән илһам алган язучы Әбрар Шамин кебек үткән буын затлары - татар әдәбияты тарихында танылган шәхесләрнең иҗатлары белән якыннан танышу, әсәрләрен уку.

     Элекке Кайбыч районы “Кайбыч бригадасы” газетасы редакциясендә эшләгән чорда ук  каләмен чарлый башлаган күренекле татар шагыйре, Андерсен, Тукай, Муса Җәлил исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Галиев, танылган фронтовик-шагыйрьгали Хуҗиев, Салават Хәйруллин кебек әдипләребезгә һәм аларның иҗатына кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

    Проект эшләү, презентацияләр әзерләү һәм яклау.

IV.Сәхнә йолдызлары (9 сәгать)

   Опера сәхнәсендә данга ирешкән сандугачлы ягыбыз сандугачы Галия Кайбицкая (Кече Кайбыч авылы), Көнчыгыш мөселман халыкларын үзенең музыкаль әсәрләре белән сокландырган күренекле композитор һәм дирижер (Бүәле авылы), Республикабызда курчак театрына нигез салучы Татарстанның халык артисты Фоат Таһиров (Шүширмә авылы), татар дөньясына җыр-моң белән хезмәт итүче танылган җырчыларыбыз Лидия Әхмәтова, Лена Бичарина кебек атказанган затлар белән горурлану. Материаллар туплап прзентация әзерләү, иҗади эшләр башкару.

V.Аларда хикмәт, мәгърифәт! (3 сәгать)

Төрле һөнәр өлкәсендәге күренекле якташларыбыз турында өйрәнү. Аларның һөнәрләре белән якыннан танышу. Аларга хөрмәт тәрбияләү.

VI.Аларның даны мәңгелек (2 сәгать)

  Кайбыч районы сугыш батырлары, советлар Союзы Геройлары белән таныштыру, алар турында материаллар туплап альбом ясу. Тынычлык өчен көрәшүчеләр тәрбияләү.

VII. Йомгаклау (3 сәгать)

        

Максатка ирешү һәм бурычларны үтәү өчен эш методлары һәм формалары:

  • сөйләү;
  • әңгәмә;
  • экскурсия;
  • фильмнар күрсәтү;

ИКТ куллану:

  • техник җиһазлау;
  • компьютер;
  • интерактив такта;
  • компьютер программалары;
  • язма текстлар;
  • электрон текстлар;

Эш формалары:

  • дәрес конференция;
  • интеграль дәрес;
  • практик дәрес;
  • мультимедиа презентацияләре;
  • тестлар үтәү;
  • проект яклау;
  • эшлекле уен;
  • диспут;
  • очрашу.

Кулланылган әдәбият

  1. Кайбычым – куанычым.Р.гарәфетдинов.Кайбыч,1998.
  2. Туган җирем – Кайбычым. (Кайбиөы – край мой родной). Автор – төзүче Р.А.Гарәфетдинов. –Казан: Идел-Пресс, 2007. -656 бит.
  3. 2006 нчы елгы №7, №8 №9, №11, №17 “Кайбыч таңнары” газеталары.
  4. “Сөембикә” журналлары.
  5. Татарстан. Иҗтимагый – сәяси журнал. №3 2005. 42-47 битләр.
  6. Казан утлары. Әдәби – нәфис һәм иҗтимагый сәяси журнал, ПИК “Идел –Пресс” ААҖ “ТАТМЕДИА”, №11 2008. 49-58, 120-123 битләр.
  7. Казань. Иллюстрированный общественно-политический, историко-публицистический и литературно – художественный журнал.

Издательство Каzan –Казань.№5 2002. 18-80 битләр.

  1. Әдипләребез. Библиографик белешмә. 1том А-К./Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. –Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.
  2. Әдипләребез. Библиографик белешмә. 2том Л-Я./Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. –Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.
  3.  “Мәйдан” журналы, 2003 ел, 12сан.

Интернет сайтлар

  1. htt://www.arcive.gov.tatarstan.ru
  2. htt://mon.tatar.ru
  3. htt://www.kitap.net.ru
  4. htt://www.tatar.museum.ru

По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Туган ягым - Татарстан

Игра между двумя командами посвященная Республике Татарстан....

Туган ягым – хәзинә

С.Хәким шигырьләрен иҗади-үстерешле технология ярдәмендә өйрәтү...

Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәрендә гореф- гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше.

1.”Туган ягым-яшел бишек” әсәрен өйрәнүне йомгаклау2. Әсәрдә гореф-гадәтләрнең һәм йолаларның бирелеше һәм аларга карата укучыларның карашларын формалаштыру ;3. Бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү ....

"Туган ягым - яшел бишек" темасына фәнни-тикшеренү эше

Урман-кырлар, тау-калкулыклар, елга-күлләр... Һәр төбәкнең төрле атамалар белән исемләнгән, халык теленә кереп калган аерым тарихы, легенда-риваятьләре белән анда-күңелдә яшәгән урыннары бихисап...

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем"

Программа элективного курса "Туган ягым, туган төбәгем" в 9 классе. Прогрмма содержит объяснительную записку, тематический календарьный план....

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем

Туган ягым, туган мәктәбем, эшчәнлегем...