Теркәгечләрнең төркемчәләре
учебно-методический материал (7 класс) на тему

Миннуллина Фарида Фаритовна

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл terkgechlrnen_torkemchlre.docx25.35 КБ

Предварительный просмотр:

“Татарстан  Республикасы  Кайбыч муниципаль районы  Бәрлебашы төп гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе

Рус мәктәбенең татар төркемендә татар теленнән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

7-сыйныф

        

                                                                            Миңнуллина  Фәридә  Фәрит кызы

                                                                            Бәрлебашы төп гомуми белем бирү

                                                                       мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты

                                                                        укытучысы

 Тема.  Теркәгечләрнең төркемчәләре  

                 

Максат. 1.Укучыларны теркәгечләрнең төркемчәләре: тезүче (җыючы, каршы куючы, бүлүче), ияртүче теркәгечләр белән таныштыру.

2.Әлеге теркәгечләрне сөйләмдә һәм язуда урынлы куллана белү күнекмәләренә өйрәтү.

        3.Башкалабыз Казанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, туган телебезне  өйрәнүгә кызыксыну уяту.

        Дәреснең тибы. Яңа материалны аңлату.

        Дәреснең методы. Әңгәмә, өлешчә эзләнү,  язма эш, иҗади эш һ.б.

        Материал . Р.Ә.Асылгәрәева, М.З.Зиннәтова. Татар теле. Рус урта гомуми белем мәктәбенең 7 нче  сыйныфында укучы татар балалары өчен   дәреслек. Мәгариф, 2010.

        Җиһазлау. 1.Техник чаралар: компьютер, экран.

2. Казан күренешләре ясалган рәсемнәр, таблица сызылган карточкалар,  биремнәр язылган карточкалар.

Кулланылган  стуктуралар:

 Куиз-куиз-трейд, раунд тейбл, 400рублей самэри, микс-фриз-груп, модель фрейер

           Дәрес барышы.

        I.Эшчәнлеккә  мотивлаштыру.

1.Укучыларның фикерен дәрескә туплау, уңай халәт тудыру.

- Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга бу җирдә яшәргә теләгебез артты. Яңа көн тууга үзебезнең, әти-әниләребезнең, якыннарыбызның, туганнарыбызның исән-сау булуларына, туган мәктәбебездә белем алуыбызга тагын бер кат сөендек.

Хәерле көн телик таңнар саен.

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә.

II.Белемнәрне актуальләштерү.

1.Теркәгеч сүз төркеме турында искә төшерү.

- Укучылар, без сезнең белән теркәгеч сүз төркеме турында өйрәнүебезне дәвам итәрбез. Яңа тема өйрәнергә керешкәнче,   КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД  (опроси-опроси-обменяйся) структурасы ярдәмендә бер – берегезнең белемнәрен  тикшерерсез.

- Теркәгеч нинди сүз төркеме? ( Ярдәмлек сүз төркеме.)

- Алар нәрсәләрне үзара бәйләү өчен кулланылалар? ( Алар җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне бәйләү өчен кулланылалар.)

-  Сез нинди теркәгечләрне беләсез? (Ә, ләкин, һәм, чөнки һ.б.).

  Теркәгечләрнең барысы да бер төрле мәгънә белдерәме икән?  Бүген дәрестә шушы сорауга җавап табарбыз, теркәгечләрнең төркемчәләре, аларның нинди мәгънә бәйләнеше белдерүләре белән танышырбыз.

        III.Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

1.Экранда яктыртылган җөмләләр өстендә эшләү.

а) җөмләләрдәге теркәгечләрнең нинди мәгънә бәйләнеше белдерүләрен, нинди кисәкләрне, өлешләрне бәйләп килүен ачыклау.

        Казан – борынгы һәм тарихи шәһәр. Мең ел эчендә ул күп вакыйгалар кичергән, ләкин данлы исемен югалтмаган. Башкалабыз Сөембикә манарасы яки Кол Шәриф мәчете белән генә дә горурлана ала. Казан безнең өчен кадерле, чөнки ул туган республикамның башкаласы.

- Беренче җөмләдә һәм теркәгече нинди кисәкләрне бәйләп килә? (Борынгы һәм тарихи сүзләрен, ягъни тиңдәш кисәкләрне.)

- Нинди мәгънә бәйләнешен белдерә ул?(Җыюны белдерә.)

- Димәк, һәм теркәгече мәгънә бәйләнеше ягыннан нинди теркәгеч булыр? (Җыючы теркәгеч.)

 -Икенче җөмләдә ләкин теркәгече нинди кисәкләрне бәйли? (Тиңдәш хәбәрләрне.)

- Нинди мәгънәне белдерә ул? (Каршы кую мәгънәсен белдерә.)

-Димәк, ләкин теркәгече мәгънә бәйләнеше ягыннан нинди теркәгеч булыр? (Каршы куючы теркәгеч.) Өченче җөмләдәге яки теркәгече нинди кисәкләрне бәйләп килә? (Тиңдәш кисәкләрне.) Җөмләдә нинди мәгънә бәйләнешен белдерә? (Бүлү мәгънәсен.) Димәк, ул бүлүче теркәгеч.

(Башка теркәгеч төркемчәләре дә шул тәртиптә тикшерелә.)

        2.Теркәгечләрнең төркемчәләре күрсәтелгән таблица өстендә эшләү(таблица экранда күрсәтелә), рус телендәге теркәгечләр белән чагыштыру, уртак билгеләрен табу, нәтиҗә ясау.

 

         IV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

        1.Дәреслек белән эш .

а) 249 нчы күнегү. Һәр җөмләне уку, теркәгечләрнең төркемчәсен, мәгънә бәйләнешен ачыклау.

        2.Иҗади биремле эш (өч төрле дәрәҗәдәге карточкалар белән эшләү).   Күп нокталар урынына тиешле теркәгечләрне куеп, җөмләләрне күчереп  язарга.

    I.   Кремль  - гади генә урында урнашмаган: … , ул калкулыктан үсеп чыккан. Аның диварлары туры гына барган җиреннән калкулык итәгенә … төшеп үк китә, … кабаттан өскә күтәрелә.

      Кремль - Казанның бер тарихи үзәге генә түгел, ул аның җаны … ,      йөрәге … .

  II.      Кем сокланмас көчкә, тимер сынса

… су чыкса баскан эзеңнән.

… ни файда, көчең филдәй булып,

Эшең булса чыпчык тезеннән.         ( М.Җәлил «Бер үгет»)

  III.    1) Боз … кар эреде.  (Г.Тукай)

          2) Кап-кара болыт килде, … бер тамчы яңгыр яумады.   (И.Гази)

 3) … егетне бөтенләй тыңламыйлар, … бер дә күрмәмешкә салышалар. (М.Әмир)

                        (Сайлап алу өчен теркәгечләр: ләкин, яисә, һәм, я ).

(Укучыларның эшләре экранда күрсәтелгән дөрес җаваплар белән чагыштырылып тикшерелә.)

Ял итү.

МИКС-ФРИЗ-ГРУП структурасы

  • Бәйләгеч сүз төркемнәре ничә?
  • Бәйлекләр ничә төркемгә бүленәләр?
  • Теркәгечләр ничә төркемгә бүленә?
  • Тезүче теркәгечләр ничә төрле?

        3. Укучыларның теркәгечләрне сөйләмдә урынлы куллана белүләренә ирешү максатыннан, 400 РУБЛЕЙ САМЭРИ структурасы нигезендә теркәгечләрне кулланып, “Казаным” темасына хикәя язарга кушу. Экранда яктыртылган Казан күренеше рәсеменнән файдаланырга мөмкин.

        4.РАУНД  ТЭЙБЛ структурасы нигезендә укучылар бер кәгазь битендә чиратлашып язма эш башкаралар

Өзекләрдән теркәгечләрне сайлап алып, таблицага урнаштырырга (һәр өстәлдә №3 карточка бар). №1 укучы шул карточканы ала җыючы теркәгечләрне яза. Каршы күршесенә тапшыра, ул каршы куючы теркәгечләрне, аның иң күршесе бүлүче теркәгечләрне, №4 укучы ияртүче теркәгечләрне сайлап яза. Чиратлашып тутыралар.  Аннары тикшерәбез.

        Мин чит илдә матур гөлләр һәм хуш исле чәчәкләр исним. Ләкин, күпме генә иснәмим, барыбер һава җитми, сулыш кысыла. Гүя үз илемнең энҗе чәчәкләре түгел, аның әреме дә миңа шифа булыр иде.

        Сагындым, бик сагындым сине,  туган ил!

        Мин шаулап аккан елгалардан, тирән коелардан алып сап-салкын су эчәм. Әмма, күпме эчсәм дә, сусавымны баса алмам.

        Мин горур  атлыйм. Чөнки мин чит илдә әсир булып түгел, җиңүче булып йөрим (Г.Кутуй «Сагыну» нәсере).

Тезүче теркәгечләр

Ияртүче теркәгечләр

җыючы

каршы куючы

бүлүче

гүя, чөнки

һәм

ләкин, әмма

--

Гомумиләштерү.

МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР: альтернатив вариант

 Бүгенге дәресне ничек үзләштердегез икән, шуны тикшереп карыйк әле.  Һәрбер өстәлдә карточка №5 бар. Укучылар, карточканы мөстәкыйль рәвештә тутырабыз. Сезгә 3 минут вакыт бирелә.Теркәгеч һәм аның төркемчәләре турында язарсыз.

V.Йомгаклау. ПАРКОВКА

1.Актив укучыларны, өстәлләрне билгеләп үтү.  Стикер тутыру.

Дәрескә карата фикерләрен билгелиләр.

        2.Билгеләр кую.

3.Өй эше

ә) Газета-журналлардан тезүче һәм ияртүче теркәгечләр кергән биш җөмлә сайлап язарга, теркәгечләрнең төркемчәләрен билгеләргә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Теркәгечләрнең төркемчәләре" 7 нче сыйныф

7 нче сыйныфның татар төркеме өчен "Теркәгечләрнең төркемчәләре" темасына татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....

Татар теленнән ачык дәрес. Каршы куючы теркәгечләр.

Тема.  Каршы куючы теркәгечләр      Максат.    1.Укучыларга каршы куючы теркәгечләр турында төшенчә бирү....

4 сыйныфта татар теленнән "Тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр" темасы буенча дәрес эшкәртмәсе

Дәрестә тиңдәш кисәкләр арасында теркәгечләр турында өйрәнелә. Презентация кулланыла, карточкалар белән биремнәр эшләнә....

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

7нче сыйныф татар төркеме өчен төзелгән дәрес планы...

Теркәгечләрнең дөрес язылышы

дәрес-презентация...

Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләр

"Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне кабатлау"  дәрес эшкәртмәсе "Ачык дәрес" газетасында басылып чыкты....

Кушма җөмлә турында төшенчә. Теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә.

7 нче сыйныф өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе....