"Хәерле иртә" темасы буенча дәрес ( 5 сыйныф, рус төркеме)
план-конспект урока (5 класс) на тему

Нуриева Эльвира Азатовна

"Хәерле иртә" темасы буенча дәресенең технологик картасы ( 5 сыйныф, рус төркеме)

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon herle_irt.doc66 КБ

Предварительный просмотр:

Дәреснең технологик картасы

Укытучы

Нуриева Эльвира Азат кызы

Сыйныф

5 А, 5 Б

Төркем

Рус

Число

13.11.2015

14.11.2015

Дәреслек

Р.З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова Татар теле. 5 нче сыйныф: Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). – Казан: “Татармультфильм” нәшрияты, 2014.

Дәреснең темасы

Тылсымлы сүзләр

Планлаштырылган нәтиҗәләр

П р е д м е т

Метапредмет

Шәхескә кагылышлы

Хәерле иртә” шигырендәге яңа сүзләр белән таныштыру

Нәтиҗә ясый белү кебек фикерләү сәләтләрен үстерү

Матур язуга карата уңай мөнәсәбәт тудыруга йогынты ясау

Дәрес төре

ЛКФ

Җиһазлау

Р.З. Хәйдәрова” Татар теле”, (38-39 бит); методик ярдәмлек (32-33 нче бит), дәрескә әзерләнгән презентацион материаллар; Р.З. Хәйдәрова, “Татарский язык в таблицах”, сүзлекләр китабы.

Дәрес этабы

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Формалаштырылачак универсаль гамәлләр

  1. Оештыру-мотивлаштыру

Укучыларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.

- Хәерле көн, укучылар!

- Кәефләрегез ничек?

- Бүген ничәнче?

- Атнаның нинди көне?

- Һава торышы нинди?

- Дәрестә игътибар белән тыңларга, бер-берегезне бүлдермәскә, тулы җавап бирергә, үз фикереңне әйтергә кирәк.

Дәрескә игътибарлы булу.

 - Хәерле көн!

- Бик яхшы.

- Унөченче ноябрь.

 -Җомга.

- Бүген көн салкын,кар ява, болытлы.

Коммуникатив:

укытучы һәм сыйныфташлары белән теләктәшлек планлаштыру

  1. Белемнәрне актуальләштерү.
  • 1) Сүзләргә “минем”, “синең”, “аның” алмашлыкларын өстәп әйтегез:
  • Әби, бабай, мәктәп, урын.

2) Төрләнешне дәвам итегез:

Мин торам, җыям, юынам.

Син ... , ... , ...  .

Ул ... , ... , .... .

3) - Укучылар, сез нинди татарча тылсымлы сүзләр беләсез?

  1. Минем әбием, бабам, мәктәбем, урыным.

Синең әбиең, бабаң, мәктәбең, урының.

Аның әбисе, бабасы, мәктәбе, урыны.

Мин торам, җыям, юынам.

Син торасың, җыясың , юынасың.

Ул  тора, җыя, юына .

Укучылар җавабы.

Танып-белү: 

иҗади һәм эзләнү характерындагы  проблеманы  билгеләү, аларны  чишү  өчен алгоритм булдыру

Коммуникатив:

тыңлый белү, фикер алышуда катнашу.

Регулятив:

 күрсәтмәләрне истә тотып гамәлләр кылу

  1.  Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү

Тактада транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:

Иртә, иртән, йоклый, уяна, хәерле иртә, урын, җыям, юынам, үзем.

 1. Тактада язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү).

2. Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла):

- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү;

- сүзне кабатлау;

- сүзтезмә әйтү;

- 2-3 сүздән торган, ләкин яңа сүз кергән җөмләләр әйтү.

3. “Хәерле иртә” шигырен уку, тәрҗемә итү.

Укучылар сүзләрнең тәрҗемәсен эзли, кабатлый.

 

Җөмләләр төзү.

Уку, тәрҗемә итү.

Танып-белү: 

Аңлап уку, кирәкле мәгълүматны таба белү.

Коммуникатив:

Коллектив фикералышуда катнашу

Регулятив:

кагыйдә, интсрукцияләрне истә тоту һәм аларга ияреп гамәлләр кылу.

  1. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү
  1. 39 бит, 5 нче күнегү: Әйтик, шигырьдәге малайның исеме Рөстәм, ди. Шигырьне укыгыз һәм әйтегез: иртән Рәсим нәрсәләр эшли?
  2.  7 нче күнегү: Рөстәм иртән нишли, сез нишлисез?

Укучылар Рәсимнең нәрсәләр эшләгәнен әйтә.

Иртән нәрсә эшләгәнен әйтәләр.

Танып-белү: иҗади характердагы проблеманы чишү юлларын мөстәкыйль эзләү

Коммуникатив:

үз фикеренңне тулы һәм төгәл итеп әйтә белү

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

  1. Яңа белемнәрне ныгыту
  1. 39 бит, 9 нчы күнегү:

Как скажете о том, что:

- вы встаете рано;

- сами убираете постель;

- сами умываетесь;

-сами уходите в школу.

2. 10 нчы күнегү:

Спросите у друга:

- встает ли он утром сам;

- убирает ли он постель;

- пьет ли он утром чай.

3. Тылсымлы сүзләр кертеп диалог төзергә.

1. - Мин иртә торам.

- Мин үзем урынымны җыештырам.

- Үзем юынам.

- Үзем мәктәпкә китәм.

  1. – Син иртән үзең торасыңмы?
  • Син урыныңны җыештырасыңмы?
  • Син иртән чәй эчәсеңме?

Диалоглар төзиләр, сөйлиләр.

Танып-белү:

Белемнәрне структуралаштыру

Коммуникатив:

Мәгълүмат туплауда үзара хезмәттәшлек инициативасы күрсәтү, иптәшеңнең гамәлләрен бәяләү

Регулятив:

үзконтроль, биремнәрне үтәүнең дөреслеген тикшерү

  1. Өй эше турында мәгълүмат, күрсәтмә бирү

Өй эше:

конкурс “Тәмле телле укучы”.

Сезгә дәфтәрегезгә тылсымлы сүзләр язып килергә кирәк булачак. Кем күбрәк тылсымлы сүзләр язып килә, шул җиңүче була.

Көндәлекләренә өй эшен язып куялар.

Регулятив:

үз эшчәнлегеңне контрольгә алу

  1. Рефлексия

- Балалар, кем әйтә ала, без бүген нәрсә өйрәндек?

 - Бүген өйрәнгән тылсымлы сүзләрне сөйләмегездә кулланырсыз дип ышанып калам!

  • Тылсымлы сүзләр өйрәндек. Җөмләләр, диалоглар төзедек, “Хәерле иртә” шигырен укыдык.

Танып-белү:

туган проблеманы иҗади характерда чишү юлларын табу. Коммуникатив:

 әйтергә теләгән фикереңне сөйләм нормаларына китереп формалаштыру.

 Регулятив:

коррекция



По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Вакытның кадерен бел" темасы буенча тест - тренажёр. 5 нче сыйныф (рус төркеме).

Тест тренажёр, 5сыйныф. "Вакытның кадерен бел" темасы буенча....

Фигыль темасы буенча тест ( 2 кл., татар төркеме)

Фигыль темасы буенча тест ( 2 кл.,  татар төркеме) ...

"Боерык фигыль" темасы буенча дәрес (5класс, рус төркеме)

"Боерык фигыль" темасы буенча технологик карта (5класс, рус төркеме)...

"Урман тиңсез хәзинә" темасы буенча презентация, 7 класс, рус төркеме

"Урман тиңсез хәзинә" темасы буенча презентация, 7 класс, рус төркеме...

"Фигыль" темасы буенча тренажер. 7 класс, рус төркеме.

"Фигыль" темасы буенча тренажер. 7 класс, рус төркеме....

2 нче сыйныф буенча татар теленнән "Тамырдаш сүзләр " темасы буенча презентация

Тамырдаш сүзләр темасы буенча презентация. Укучылар өчен файдалы тест....