Ибрахим Гази "Өч Мәхмут" дәрес планы
план-конспект урока (6 класс) на тему

Мингазов Марат Ильдусович

Конспект урока по произведению  И.Гази "Оч Махмут"

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл och_mahmut_konspekt.docx25.78 КБ

Предварительный просмотр:

                 Ибраһим Газинең “Өч Мәхмүт” хикәсен өйрәнү.

(дәрес эшкәртмәсе 6 нчы сыйныф укучылары белән эшләү өчен тәкъдим ителә)

Дәреснең максатлары:

  1. Белем бирү: әсәрнең идеясен ачыклау;
  2. Тәрбияви: укучыларда бер - беренә карата хөрмәт тәрбияләү, укучылар күңелендә мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек хисләре,  ятимнәргә карата җылы мөнәсәббәт уяту;  
  3. Коммуникатив максат: геройларга характеристика бирү;. укучыларның әсәрдән алган хисләрен ныгыту,аңнарын үстерү.

Бурычлар:

  1. Ибраһим Газинең “Өч Мәхмүт” хикәясе мисалында  учучыларда яхшылык, мәрхәмәтлелек сыйфатларын булдыру;
  2. Әсәрдә сурәтләнгән вакыйгалар һәм геройларның эшләре аша аларның эчке халәтен билгеләргә өйрәтү;
  3. Укучыларны язмыш тарафыннан кимсетелгән ятимнәргә карата җылы караш булдыру, кешелелек сыйфатын ара – тирәдәгеләргә карата югалтмауны исбатлап күрсәтү;
  1. Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, укыту һәм тәрбия берлеге, коммуникатив.
  2. Гомумметодик принциплар: ситуатив-тематик.
  3. Хосусый-методик принциплар: әдәби әсәрне сүз сәнгате буларак һәм субъектив кабул итү.

Уку-укыту ысуллары:

  1. иҗади уку;
  2. өлешчә эзләнү;

Укыту алымнары:

  1. аңлатмалы уку;
  2. сорау-җавап.

Дәреснең төре: әдәби әсәрне тирәнтен өйрәнү дәресе.

Җиһазлау: 6 нчы сыйныф әдәбият дәреслеге, Ибраһим Гази портреты, күргәзмәләр.

                                                               

                                               

                                                     

                                                        Дәрес планы

  1. Оештыру:  (2 мин.)
  1. Исәнләшү.
  2. Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
  1. Актуальләштерү этабы:  (8 мин.)
  1.  Язучы иҗаты белән танышу (Ибраһим Гази биографиясен карау), “Өч Мәхмүт” хикәясенең идеясен ачыклау.
  2. Күтәрелгән проблеманы табу.
  3. Укучылар белән образларга характерстика бирәбез.
  1. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру: (30 мин.)
  1. Әсәрдә персонажлар бирелеше.
  2. Булган персонажларның характерын билгеләү.
  3. Автор әсәр аша укучыга җиткерергә теләгән фикере һәм уйланырга калган урынның ачыклау.
  1. Йомгаклау: (5 мин.)
  1. Дәрескә гомуми нәтиҗәләр чыгар.

                                                 Дәрес эшкәртмәсе

  1. Оештыру.

Укытучы: Исәнмесез, укучылар! Утырыгыз. Кәефләрегез ничек? Бүген дәрестә барыгыз да бармы? (Булмаганнарны билгеләү, сәбәпләрен ачыклау.) Яхшы, дәресне башлап җибәрик.

  1. Актуальләштерү этабы.
  1. Укытучы: Укучылар без сезнең белән бүген дәрестә күренекле язучы, әдип, прозаик – Ибраһим Гази белән танышачакбыз. Шулай ук без аның күркәм хикәясе – “Өч Мәхмүт” дигән  дәрестә карыйячакбыз. Ибраһим Гази турында нәрсәләр беләсез? Әйдәгез, искә төшерик.

Укучылар: Ибраһим Гази – проза язучысы, әдип, талант иясе.

Укытучы: Дөрес, балалар, бик яхшы. Тагын нәрсәләр әйтә аласыз? Ничәнче елда туган, тормыш дарьясы нинди хәлдә булган?

Укучылар:  Ибраһим Гази 1907 елның 7 февралендә туган. Бик иртә ятим кала, шуңа ул Тәтеш балалар йортында тәрбияләнә. Казандагы партия мәктәбендә укый, комсомол оешмаларында эшли. Әдәби иҗат белән кызыксынып, шигырьләр яза башлый.Аннары прозага күчә. Ибраһим Гази – Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе. 1971 нче елда вафат була.

Укытучы: Әйе, шулай.Афәрин. Ә нинди әсәрләрен ишеткәнегез бар, ә бәлки укыганыгызда бар? 

Укучылар: “Өч Мәхмүт”,”Матур кыз”, “Онытылмас еллар”, һ.б.

Укытучы: Дөрес. Менә сез әйткән әсәрләрнең берсе белән танышачакбыз бүген, ягъни “Өч Мәхмүт” хикәясе белән. Ничек уйлыйсыз нәрсә турында икән бу әсәр?

Укучылар: Ятимнәрне рәнҗетмәү, бер-беренә ярдәм итү, көчсезләрне яклау турында.

Укытучы: Чыннан да мондый темалар әсәрдә киң яктыртыла. Монда иң беренче чиратта ятимнәрне рәнҗетмәү турында сүз бара һәм ул идея буларакта яңгый хәтта. Чөнки алар инде болай да ятим, язмыш тарафыннан кимсетелгән һәм аларны тагын рәнҗетергә ярамый, киресенчә ярдәм, шәфкатлек, дустанә мөнәсәбәттә булырга, бу исә үз чиратында ятим балага алга усеш, этәргеч, узенә күрә стимул чыганагы булып торачак. Белгәнебезчә автор үзе дә ятим бала булып үскән, шуңа әлеге хикәя автобиографик рухта язылган  дигән фикер урын алып тора ала. Әсәр ничек башлана?

Укучылар: Хикәя өч Мәхмүт белән башланып китә. Беренчесе – ятимнәр йортындагы һөнәр укытучысы – Мәхмүт абый, икенчесе – ятим бала – Мәхмүт Кәтүк, өченчесен автор ачмый, хикәя азагындагына ача, һәм ул үзе булып чыга.

Укытучы: Афәрин хикәянең мәгънәсенә тиз төшенеп барасыз.

  1. Образ төшенчәсен аңлатып китү

Укытучы: Ничек уйлысыз шушы өч Мәхмүттән кайсы бик кызгыныч һәм ни өченни өчен?

Укучылар:   Мәхмүт Кәтүк. Кәтүк дигән кушамат тагалар. Ул узе тырыш малай булсада, малайлар гел аннардан келәләр, мыскыл итәләр, аны түбәнсетәләр. Аның ясаган чукеченә – түбән бәя биреп, кадак дип әйтәләр, булышыр урынга.

Укытучы:  Кемдер булышамы сон аңа?

Укучылар:  Әйе, Мәхмүт абый. Ул үзе турында сөйләп Кәтүккә карата бөтенесенең карашын, мөнәсәбәтен үзгәртә.

Укытучы:  Әйе, шулай дөрес әйтәсез!  Проблеманы хәл итүче Мәхмүт абый хәл итә. Ә проблема күргәнебезчә өченче Мәхмүт – сөйләүче автор, аның үзең югары куюда, мин – минлек күрсәтүдә чагыла. 

  1. Укучылар белән образларга характерстика бирәбез.

Укытучы:  Алда әйтеп үткәнчә без өч Мәхмүтне искә алдык. Хикәянең үзәгендә - өч герой. Аларның исемнәре бер, ләкин өчесе өч төрле.  Әйдәгез әле аларны ачыклап китик. Аерым һәрберенә тукталыйк, ягъни характерстика биреп китик.

Укучылар: Мәхмүт абый –  һөнәр укытучысы, физик яктан көчле итеп сурәтләнә, балалар алдында абруе зур, бар да хөрмәт итә, сокланып карый, хәтта анардан  шурлиләрдә. Мәхмүт Кәтүк – ятим бала укучы. Үзе тырыш, ләкин күпләре аны рәнҗетә, кимсетә, көләләр анардан. Кызгыныч бала буларак тасвирлана. Ләкин тыныч, җаваплы, хикәя азагында аның проблемасы хәл ителә, иптәшләре аңа карата дустанә була. Мәхмүт сөйләүче – автор. Шулай укучы, әмма гел Кәтүкне мыскыл итә, анардан көлгән була, тәнкыйтьли, үзең югары куя, мактанчык, ләкин Мәхмүт абый сөйләгән узенең мисал үрнәгендә аны яхшы якка үзгәртә.

Укытучы:  Уңганда үзегез, бик дөрес.

                   Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.

Укытучы:  Әйдәгез хәзер әсәрдә булган персанажларны барлап чыгыйк. Дәфтәрләрне алып, бүгенге датаны язып куегыз. Теманы язып куегыз: Ибраһим Гази “Өч Мәхмүт” хикәясе -  дип. Хәзер шушы өч геройга биргән характеристиканы язып куябыз. Өчесендә аерым – аерым.  

Мәхмүт абый –  һөнәр укытучысы, физик яктан көчле итеп сурәтләнә, балалар алдында абруе зур, бар да хөрмәт итә, сокланып карый, хәтта анардан  шурлиләрдә.

Мәхмүт Кәтүк – ятим бала укучы. Үзе тырыш, ләкин күпләре аны рәнҗетә, кимсетә, көләләр анардан. Кызгыныч бала буларак тасвирлана. Ләкин тыныч, җаваплы, хикәя азагында аның проблемасы хәл ителә, иптәшләре аңа карата дустанә була.

Мәхмүт сөйләүче – автор. Шулай укучы, әмма гел Кәтүкне мыскыл итә, анардан көлгән була, тәнкыйтьли, үзең югары куя, мактанчык, ләкин хикәя азыгында яхшы якка үзгәрә.

Укытучы:  Димәк, автор шушы әсәр аша безгә мөрәҗәгать итә. Һәм: ” Ә син, укучым, үзең нинди кеше соң?” – дип сорау бирә. Әдәби әсәр белән танышканда, без әсәр геройлары турында гына түгел, үзебез турында да уйланабыз, яхшыны начардан аерырга, һәрвакыт кеше булып калырга, мескеннәргә, ятимнәргә карата мәрхәмәтлек булу кебек нәрсәләр тормыш яшәештә үзәк урын алып торучылар.

  1. Йомгаклау.

Укытучы:  Ярый,  укучылар, белемнәрне ныгыту максатыннан мин сезгә сораулар бирәм сез җавап бирегез миңа, иң активларга билге куям.

Хикәядә автор кайсы герой аша бездә яхшылыкка өнди?

Укучылар: Мәхмүт абый.

Укытучы: Әйе, укучылар дөрес. Ә менә икенче Мәхмүт турында фикерләребез үзгәрүгә нинди вакыйга сәбәпче булды?

Укучылар: Ул мактанчык, ятим Кәтүктән көлеп, аның чүкечен – кадак ясагын дип тәнкыйтьләгән өчен.

Укытучы:  Ә менә Мәхмүт Кәтүккә карата мөнәсәбәтне ничек аңлата аласыз?

Укучылар:  Иптәшләре аны кимсетә, аеруча сөйләүче – Мәхмүт. Ләкин Мәхмүт абыйның әйбәт кеше, укытучы буларак, үткен сүзе бер мисал ярдәмендә малайларны гоммумән уңай якка борып, дус мөнәсәббәт булдыра. Һәм булган проблема хәл ителә.

Укытучы:  Нәтиҗә итеп шуны әйтеп була.

Мәхмүт күңелендә туган кызгану, яклау теләге, аңа булышырга омтылу - Кеше өчен иң кирәкле сыйфатлар, иң зур байлык.

Без үзебез турында да уйламыйча кала алмыйбыз. Арабызда Мәхмүтнең тегесе дә, бусы да бардыр. Тар күнеллелек күрсәтеп, көчсезләрне рәнҗетергә ярамый.  Арабызда кушамат белән эндәшү гадәте бар, ләкин бу матур күренеш түгел  Укучылар, исемне берәү дә сорап алмый, чөнки исем кушканда, сез әле ап – ак биләүдәге сабыйлар. Әти - әниләр исемне алдан ук сайлыйлар, ул матур да яңгырасын, әйтергә дә ансат булсын, кешене инсафлы, әдәпле булырга өндәп торсын. Ә исемне бит әле матур эшләр, матур гадәтләр белән бизәп тә була яки киресенчә.

Укытучы: Дәрестә төгәл, урынлы җаваплар бирә алуыгыз белән мине бик сөендердегез.  Өйгә язмача эш бирелә. “Миңа охшаган Мәхмүт” темасына сочинение язып килү. Дәрес тәмам. Чыгарга мөмкин, сау булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

План конспект урока по физике 7 класс Решение задач по теме: «Давление в жидкостях и газах. Сообщающиеся сосуды».

План конспект урока по  физике в 7 классе.Тема урока:  Решение задач по теме: «Давление в жидкостях и газах. Сообщающиеся сосуды».Формы организации детей: индивидуальная и групповая ра...

план-конспект урока по теме "Уравнение состояния идеального газа" 10 класс

Данный урок из раздела молекулярно-кинетической теории. По теме "Уравнение состояния идеального газа" проводится в 10 классе. Цель данного урока сформировать умение описывать состояние термодинамическ...

Использование межпредметных связей при изучении темы "Газы" на уроках химии (на примере истории открытия углекислого газа)

Углекислый газ был первым между всеми другими газами противопоставлен воздуху под названием “дикого газа” алхимиком XVI в. Ван-Гельмонтом. Открытием углекислого газа было положено начало новой о...

План-конспект урока по физике (9 кл.) на тему: Электрический ток в газах. Самостоятельный и несамостоятельный газовый разряд

Формирование представлений учащихся о природе электрического тока в газах, обоснование природы газового разряда на основе электронных представлений...

План проведения внеурочного занятия «Промышленные и лабораторные способы получения газов» для 8 класса

Занятие по химии проводится в в форме практической работы и содержит основные способы получения газов в лаборатории и в промышленности.Занятие рассчитано на 45 минут....