1 нче чирек буенча татар әдәбиятыннан тестлар.
тест (6, 7, 8, 9, 10, 11 класс) на тему

Гараева Гильмира Абдулловна

Татар әдәбиятыннан укучыларның белемнәрен тикшерү. (1 нче чирек)

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл 6_nchy_syynyf.docx16.51 КБ
Файл 7_nche_syynyf.docx16.83 КБ
Файл 8_nche_syynyf.docx17.83 КБ
Файл 9_nchy_syynyf.docx16.15 КБ
Файл 10_nchy_syynyf.docx23.22 КБ
Файл 11_nche_syynyf.docx19.21 КБ

Предварительный просмотр:

1нче чирек

6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты:

Контроль сораулар.

  1. Нинди мифлар беләсез? Исемнәрен языгыз.
  2. Әсәрнең эчтәлегенә нәрсәләр керә?
  3. Конфликт нәрсә ул?
  4. Сюжет этапларын саныгыз
  5. Каюм Насыйри кем ул?
  6. К.Насыйриның нинди әсәрләрен беләсез?
  7. Галимҗан Ибраһимовның нинди әсәрләрен беләсез?
  8. Г.Ибраһимовның “Алмачуар” хикәясе сезгә нинди белем һәм тәрбия бирде?

Эшне  бәяләү.

Биремнәр

1

2

3

4

5

6

7

8

Баллар

3

3

1

4

3

3

3

3

 

Максималь балл – 23

20-23 балл- «5»

15-19 балл- «4»

11-14 балл- «3»

11 баллдан кимрәк -“2”

Укытучы: Гараева Г.А. 



Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан контроль сораулар

1нче чирек

7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты:

  1. Бер татар халык мәкале яз.
  2. Сөембикә кем булган?
  3. Каюм Насыйриның нинди әсәрләрен беләсез?
  4. К.Насыйриның “Әбүгалисина”повесте жанры ягыннан нинди повесть?
  5. Габдулла Тукай нинди мәдрәсәдә белем алган?
  6. Г.Тукай “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” сатирик поэмасында “көфер почмагы”ндагы кешеләрнең кайсы сыйфатларын тәнкыйтьли.
  7. Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясенең төп героеның исеме ничек? Ул ни өчен кые хәлдә кала?
  8. “Дәрдемәнд”нең үз исемен яз.

Эшне  бәяләү.

Биремнәр

1

2

3

4

5

6

7

8

Баллар

1

3

2

1

1

4

4

1

 

Максималь балл – 17

16-17 балл- «5»

13-15 балл- «4»

9-12 балл- «3»

8 баллдан кимрәк -“2”

Укытучы: Гараева Г.А. 



Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан контроль тест

1нче чирек

8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты:

  1. “Идегәй” ул:
  1. Поэма
  2. Дастан
  3. Роман
  1. Ф Кәрими кайда туган?
  1. Әлмәт районы
  2. Кама Тамагы районы
  3. Сарман районы
  1. Ф.Кәриминең “Салих бабайның өйләнүе” хикәясенең төп герое:
  1. Малайлар
  2. Салих карт
  3. Чегәннәр
  1. М.Фәйзинең “Галиябану” драмасындагы конфликт сәбәбе:
  1. Байлыкка табыну
  2. Баланың бәхете өчен көрәш
  3. Мәхәббәткә юл бирү
  1. “Галиябану” драмасындагы сәнгатьле детальләр:
  1. Тәрәзә, хат,көянтә
  2. Хат, кулъяулык, шәл
  3. Җыр, хат, шәл
  1. “Акчарлаклар” повестен кем язган?
  1. Һ.Такташ
  2. М.Кәрим
  3. Ш.Камал
  1. Идея нәрсә ул?
  1. Язучының максаты
  2. Әсәрдә уздырылган фикерләр җыелмасмы
  3. Әсәрдә күтәрелгән тема

Тестны бәяләү.

Биремнәр

1

2

3

4

5

6

7

Баллар

1

1

1

1

1

1

1

Максималь балл - 8

7 балл- «5»

6 балл- «4»

4-5- балл- «3»

4 баллдан кимрәк -“2”

Укытучы: Гараева Г.А. 



Предварительный просмотр:

1нче чирек

9 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты:

Тест биремнәре

1. Язу һәм язма әдәбият туу һәм үсү өчен нинди шартлар кирәк?

а) дәүләтчелек, утрак тормыш, шәһәрләр булу, башка илләр һәм халыклар  белән төрле бәйләнешләрдә торү;

ә)  дәүләтчелек, күчмә тормыш, күчеп йөрү өчен җәйләүләр, башка илләр һәм халыклар  белән төрле бәйләнешләрдә торү;

б) аерым – аерым кабиләләр булып яшәү, башка илләр һәм халыклар  белән төрле бәйләнешләрдә торү.

2. Туран (һун) язуы белән язылган нинди истәлекләр сакланган?

а) каберташлар;

ә) савыт – саба, алкалар;

б) язма әдәбият.

3. Рун алфавиты кайсы чорларда гамәлдә йөри?

а) V – X  гасырда;

ә) XII  йөзләрдә;

б) VII, VII – XIV  йөзләрдә.

4. Рун язма истәлекләренә нәрсәләр керә?

а) язма әдәбият;

ә) савыт – саба, алкалар;

б) эпитафик, ягъни каберташ язмалары;

5. “Диване лөгатет төрек” (“Төрки телләр сүзлеге”) җыентыгының авторы кем?

а) Йосыф Баласагунлы;

ә) Мәхмүт Кашгарый;

б) Әхмәт Йүгнәки;

6. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” дастаны кайсы чорга карый?

а) Алтын Урда чоры;

ә) Иң борынгы язма әдәби мирас;

б) Болгар чоры;

7. “Кыйссаи Йосыф”ның төп өлеше ничә фасылдан тора?

а) 15;

ә) 8;

б) 18;

8. Йосыфтагы хәлиткеч сыйфатлар?

а) укымышлылык;

ә) сабырлык, тугрылык;

б) шәфкатьлелек;

9. Кол Галинең фикеренчә бәхетле тормышның нигезе –

а) бердәмлектә, татулыкта, кешелекле мөнәсәбәтләрдә;

ә) Йосыф кебек һәрьяктан камил затларда;

б) матурлыкта, көчтә, алдан күрүчәнлектә;

10. “Хөсрәү вә Ширин”ның авторы?

а) Хәрәзми;

ә) Котб;

б) Сәйф Сараи;

11. Рәдиф нәрсә ул?

а) шигырь төзелеше;

ә) Сәйф Сараи әсәренең исеме;

б) газәлдә кабатланып килүче аерым сүз яки сүзләр төркеме;

12.  Сәйф Сараи кайда туган?

а) Казан шәһәрендә;

ә) Камышлы шәһәрендә;

б) Сарай шәһәрендә;

13. Сәйф Сараиның әсәрләре?

а) “Идегәй”; “Кодатгу белек”;

ә) “Гөлстан бит-төрки”, “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;

б) “Хөсрәү вә Ширин”, “Күңел”;

14. Газәл жанрына хас сыйфатлар?

а)  тартмалы композиция;

ә) башта 3 юлы үзара рифмалашкан, дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклар, һәр строфа имди сүзенә төгәлләнә;

б) икеьюллык строфалардан – бәетләрдән төзелә, рифмалардан соң рәдиф кабатланып килә, уртача күләме 5 - 12 строфадан тора, ахырында автор үзенең исемен яки кушаматын куллана.

15.  “Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,

        Җир әйләнгән төсле кояш тирәли.” Бу өзекләр кайсы әсәрдән алынган?

а) “Хөсрәү вә Ширин”,

ә) “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;

б) “Идегәй”;

16. “Идегәй”нең жанры?

а) поэма;

ә) дастан;

б) әкият;

17.  “И Идел йорт, Идел – йорт

Идел эче имин йорт,

Атам кияү булган йорт,

Иелеп хөрмәт кылган йорт;

Анам килен булган йорт,

Иелеп сәлам биргән йорт; ...” Бу юллар кайсы әсәрдән алынган?

а) “Кодатгу белек”;

ә)  “Сөһәйл вә Гөлдерсен”;

б) “Идегәй”;

18. Идегәйнең чын исеме?

а) Идегәй;

ә) Котлыкыя;

б)Туктамыш;

в)  Кобыгыл;

19. Дастанга хас сыйфатлар?

а) икеьюллык строфалардан – бәетләрдән төзелә, рифмалардан соң рәдиф кабатланып килә, уртача күләме 5 - 12 строфадан тора, ахырында автор үзенең исемен яки кушаматын куллана.

ә) башта 3 юлы үзара рифмалашкан, дүртенче юлы рифмасыз дүртьюллыклар, һәр строфа имди сүзенә төгәлләнә;

б) лиро-эпик характердагы әдәби әсәр. Анда вакыйга-хәлләр уй-кичерешләр белән үрелеп бара. Кагыйдә буларак әкияти сюжетлар, легенда-риваятьләр эшкәртелә, хыялый һәм чынбарлык күренешләре үзара үрелеп бара.

Ачкыч:

1 - а;   2 - ә;   3 - а;   4 - б;   5 - ә;  6 – а;  7 – б;  8 – ә;  9 – а;  10 - ә;  11 - б;  12 - ә;

13 – ә;  14 – б;  15 – ә;  16 - ә;  17 – б;  18 – в;  19 – б.



Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан  контроль тест биремнәре

1нче чирек

10 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты:

1. ХХ йөз башы татар әдәбиятының хронологик чикләре. 

А - 1901-1917

Ә - 1905-1918

Б - 1895-1917

В - 1908-1917

2. ХХ йөз башында нәшер ителгән иң озын гомерле газета.

А - Фикер"

Ә - "Вакыт"

Б - "Йолдыз"

В - "Тормыш"

3. Инкыйлаби-демократик юнәлешле газета. 

А - "Вакыт"

Ә - «Казан мөхбире»

Б – «Таң йолдызы»

В - "Нур"

4. Рәсми рөхсәт белән татар телендә уйналган "Өч хатын белән тормыш" драмасының вакыты.

   А - 1906, 22 декабрь
Ә - 1904, 4 апрель
Б - 1906, 21 апрель
В - 1906, 5 май

5. 1906 елның 5 маенда Казанда рәсми төстә уйналган спектакль. 

   А - "Өч хатын белән тормыш"
Ә - "Бичара кыз"
Б
 - "Кызганыч бала"
В - "Ике гашыйк"

6. Яңа реалистик татар әдәбиятына нигез салучы әдип. 

  А - Ф.Әмирхан

 Ә - Г.Камал

 Б - Ш.Камал

В - Г.Исхакый

7. Реалистик юнәлеш билгесе.

    А - дошмани тирәлектә яшәүче гыйсъянчы геройның эчке дөньясын сурәтләү
Ә - хис культы
Б - серлелеккә, билгесезлеккә омтылу
В - кешене тирәлек җимеше итеп сурәтләү

8. Г.Исхакыйның "Сөннәтче бабай" хикәсендә иң зур әдәби-эстетик мәгънә салынган деталь төре.

   А - пейзаж
Ә - психологизм
Б
 - әйберләр, предметлар
В - портрет

9. Г.Исхакый иҗатында төп тема. 

   А - милләт язмышы
Ә- тарихи тема
Б - зыялылар темасы
В - хатын-кыз темасы
 

10. Ф.Әмирханның "Хәят" повестендагы төп каршылык. 

   А - ата һәм бала
Ә - искелек һәм яңалык
Б - социаль каршылык
В - эчке каршылык

11. Хатын-кыз портретларында Ф.Әмирхан аеруча зур игътибар иткән деталь. 

   А - буй-сын
Ә -  иреннәр
Б - күзләр
В
- чәчләр

12. Төркиядә белем алган әдип. 

   А - М.Фәйзи
Ә - Г.Ибраһимов
Б - Дәрдемәнд
В - С.Сүнчәләй

13. Дәрдемәнд лирикасына хас хис. 

   А - борчылу
Ә - шатлык
Б - шөбһәләнү
В - сагыш

14. Г.Ибраһимов мирасында илаһи мәхәббәт тасвирланмаган әсәр. 

   А - "Сөю-сәгадәт"
Ә- "Табигать балалары"
Б- "Яшь йөрәкләр"
В - "Уты сүнгән җәһәннәм"

15. Г.Ибраһимовның "Табигать балалары" хикәясендә күтәрелгән мәсьәлә. 

   А - яшәү мәгънәсе
Ә - табигать һәм кеше мөнәсәбәте
Б - зыялыларның рухи эзләнүләре
В - кеше бәхете

16. "Уты сүнгән җәһәннәм" (Г.Ибраһимов), "Тормышмы бу?" (Г.Исхакый), "Картайдым" (Ф.Әмирхан) әсәрләрен берләштерүче сыйфат. 

   А - миллилек
Ә - халыкчанлык
Б - яшәү мәгънәсен эзләү
В - романтик сурәтлелек

17. Традицион шигырь калыбын җимерүче шагыйрь. 

   А - Г.Тукай
Ә - С.Рәмиев
Б - Ш.Бабич
В - Н.Думави

18. Г.Камалның "Беренче театр" комедиясендәге төп каршылык. 

   А - Биби - Фатих
Ә - Факиһә - Хәбибрахман
Б - Хәмзә бай - балалары, якыннары
В - Вәли - Гафифә

19. "Галиябану" әсәренең (М.Фәйзи) милли әдәбиятка алып килгән яңалыгы. 

   А - композициясе
Ә
 - жанры
Б - темасы
В - образлар системасы

20. "Галиябану" музыкаль драмасының (М.Фәйзи) үзәк каршылыгын аерып әйтегез. 

    А - Галиябану-Бәдри
Ә - Галиябану-Исмәгыйль
Б - Исмәгыйль - тирәлек (егетләр)
В - Исмәгыйль-Хәлил

Тестны бәяләү.

Биремнәр

1-20

Баллар

Һәр дөрес җавапка 1-шәр балл

 

Максималь балл - 20

18-20 балл – “5”

14-17 балл-  “4”

10-13 балл- “3”

10 баллдан кимрәк- “2”

Укытучы:      Гараева Г.А.



Предварительный просмотр:

Татар әдәбиятыннан контроль сораулар

1нче чирек

11 нче сыйныф

Үткәрү вакыты:

  1. Чит илләрдә яшәп иҗат иткән нинди язучыларыбызны беләсез?

Г. Исхакый, Х Хәмиулла, Х. Габдүш

  1. Г. Исхакыйның нинди әсәрләрен беләсез?

  1. Татар язучыларының беренче съезды кайчан һәм кайда үткәрелә?

1934, 25-29 июнь

  1. Г. Бщшировның “Сиваш” повестенда кайсы чор вакыйгалары сурәтләнә? (гражданнар)

  1. 30 нчы еллар шагыйрьләрен языгыз:

М.Җәлил, Х.Туфан, Ә.Фәйзи, С.Баттал, Ш.Маннур, Ф.Кәрим, С.Хәким, Н.Баян.

           6.  30 нчы еллар поэзиясенең төп җитешсезлеге?

              (җанлы кешене, рухи дөньясын лозунглар белән алыштыру; ислам динен, зыялы кешеләрне явызлар дәрәҗәсенә төшерү)

  1. Н.Исәнбәтнең халык авыз иҗатын туплаган җыентыгы?

(3 томлык “Татар халык мәкальләре)

  1. Н.Исәнбәтнең “Идегәй” әсәренең жанры.

(трагедия)

  1. Сугыш чорында иҗат ителгән проза әсәрләре эчтәлек буенча нинди 3 төркемгә бүленә?

1-җиңүгә ышаныч

2-фашистларның ерткычлыгы

3-кешеләрнең күңел дөньясы

  1. Роман төрләре:

(детектив, тарихи-сәяси, тарихи, тарихи-биографик, документаль публицистик)

  1. Ф. Кәримнең нинди поэмаларын беләсез?

( “Гөлсем”, “Тимер һәм тимерче”, “Үлем уены”, “Партизан хатыны”, “Кыңгыраулы яшел гармун”)

  1. Нәфисә кайсы әсәрнең төп герое?

  1. Х.Туфан ничә ел тоткынлыкта булган?

  1.  М. Җәлилнең сугыштагы батырлыкларын сурәтләгән шигырьләр җыентыгы?

  1. Түбәндәге өзекләр кайсы авторның нинди әсәреннән?

“Әнисе өчен уңайсызлану дигән нәрсәнең  әсәре дә юк икән Бәдретдиндә...”

“Поезд китте, ялгыз кабер торып калды...”

                             

Эшне  бәяләү.

Биремнәр

1

2

3

4

5

6

7

8

9

10

11

12

13

14

15

Баллар

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

1

 

Максималь балл – 15

14-15 балл- «5»

11-13 балл- «4»

7-10 балл- «3»

7  баллдан кимрәк -“2”

Укытучы: Гараева Г.А. 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучылар өчен татар әдәбиятыннан тестлар

10 нчы сыйныф рус төркемендә укучыларның белемнәрен тикшерү өчен төзелгән тестлар....

Рус балаларына татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар

Татар теле һәм әдәбиятыннан тестлар...

Татар әдәбиятыннан тестлар

Татар әдәбиятыннан тестлар...

8нче сыйныфларның татар төркемнәрендә татар әдәбиятыннан арадаш аттестация өчен контроль тестлар

8 нче сыйныфларның татар төркемнәрендә  татар әдәбиятыннан еллык контроль тесты.1. Кем ул Габдулла Тукай?А. РәссамӘ.ШагыйрьБ. ҖырчыВ. Гармунчы2. “Беренче театр”дагы Хәмзә бай:А. Иске фикерлеӘ.Фик...

Рус телендә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныфы өчен татар әдәбиятыннан тестлар (татар балалары өчен)

10 нчы сыйныфта татар әдәбияты чорларга бүлеп өйрәтелә башлый. Әлеге ярдәмлектә исә Урта гасыр әдәбиятына караган  Болгар, Алтын Урда, Казан ханлыгы чоры, XVII, XVIII һәм XIX гасыр тарихы һәм әдә...

Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы

Ф.Ф.Хәсәнова, Г.М.Сафиуллина, М.Я.Гарифуллина. Татар әдәбиятыннан 6 нчы сыйныф  (татар төркеме) өчен укытуның төп нигезе буенча эш программасы, сәгатьләр бүленеше....

Татар әдәбиятыннан тестлар

Татар шагыйрьләренең  тормыш юлыһәм иҗаты  буенча тестлар...