Мөхәммәдия мәдрәсәсе
план-конспект урока (5 класс) на тему

Галиева Таслимя Минзамиловна

5 нче Б сыйныфында әдәбияттан дәрес конспекты

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл achyk_dres_plany._mohmmzdiya_mdrsse_14.11.16.docx31.22 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Белем укудан башлана. Мөхәммәдия мәдрәсәсе.

Дәреснең максаты: “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе белән танышу, татар халкының элек-электән белемле булуы турында сөйләшү.

Бурычлары:

Белем бирү:

  • Укыган текстны аңлап, тарихи күзәтү ясый белү;
  • тыңлап- аңлау күнекмәләрен камилләштерү;

Фикер сәләтен үстерү:

  • логик фикерләү сәләтен үстерү;
  •  мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын үстерү;
  • танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;
  •  аралашу күнекмәләрен формалаштыру;
  • коллективта хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү;

 Тәрбияви максат:

  •     әңгәмәдәшеңә ихтирам тәрбияләү;
  •  балаларда  белемгә омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор,  карточка,  колонкалар.

Дәреснең  төре: Яңа белемнәрне үзләштерү дәресе

Метод һәм алымнар: әңгәмә; биремнәрне аерым-аерым үтәү, парлап эшләү.

Дәрестә кулланган структуралар:

ТЭЙК ОФ – ТАЧ ДАУН

Дәрес  барышы:

  1. Оештыру өлеше.    

1) Исәнләшү.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, Тәслимә Җәмилевна!

- Кәефләрегез ничек?

- Рәхмәт, укучылар. Ә хәзер бер-беребезне сәламлибез.

- Хәерле көн миңа!

  Хәерле көн сиңа!

  Хәерле көн сезгә!

  Хәерле көн барыбызга да! 

2) Ребята, на парте у каждого лежит лист бумаги. Вы в конце урока должны будете сами себя оценить на сколько вы усвоили данную тему.

А) Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә дә булыша алам – 5 (материал урока хорошо усвоил, даже могу рассказать товарищу – 5)

Б) Әйбәт эшләдем, материалны аңладым – 4

(на уроке хорошо работал, материал усвоил – 4)

В) Әйбәт эшләдем, ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим – 3

(на уроке хорошо работал, но от помощи товарища не откажусь – 3)

3)Фонетик күнегү. 2 нче слайд.  

[ә]     – мә – мә – мәктәп

         – шә – шә – шәкерт

         – гә – гә – түгәрәк

         – чә – чә – кичә

II. Укучыларның уку эшчәнлеген мотивлаштыру.

  1. Уку мәсьәләсен кую. 3 нче слайд.

- Ә хәзер экранга карагыз. Биредә сез шакмаклар күрәсез. Безгә әлеге шакмакларны берләштерергә кирәк. Аларны берләштергәч, нинди сүзләр килеп чыга. Ягез, балалар, нинди сүзләр килеп чыга? Шул сүзләр дәресебезнең темасын ачырга ярдәм итәр.

4 нче слайд.

Уен. “Дөрес парны Уен. “Дөрес парны тап”

   Килеп чыккан сүзләр: мәктәп, белем, дөньясы.

  • Шушы сүзләрдән җөмлә төзеп әйтү. “Мәктәп – белем дөньясы.”

Димәк, без бүген белем алу турында сөйләшүне дәвам итәрбез. Дәрестә  “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе турында текстны укырбыз, татар халкының элек-электән белемле булуы турында сөйләшербез. 5 нче слайд

  III. Белемнәрне актуальләштерү.

  Ә хәзер алдагы дәрестә алган  белемнәрегезне дә тикшереп алырбыз. Мин мәкальләр әйтәм. Минем белән риза булсагыз басасыз, риза булмасагыз басмыйсыз.

Тэйк оф – тач даун.

  • Телләр белгән – илләр белгән. +
  • Китап – рәсем папкасы.             -
  • Беләге көчле берне егар, белеме көчле меңне егар   +
  • Уку – көрәк белән бәрәңге казу.   -

IV. Яңа белемнәрне беренчел үзләштерү.

УМ адымлап чишү этабы.

Яңа сүзләр белән таныштыру. 
1. Экранда транскрипция билгеләре белән язылган яңа сүзләр:  6 нчы слайд

чор [чор] – период

абруйлы [абруйлы] - авторитетный

шәкертләр [шәкэртләр] – ученики медресе, шакирды

әдәби түгәрәкләр [әдәби түгәрәләр] – литературные кружки

кичәләр [кичәләр] – литературные вечера

кулъязма [къулйазма] – рукопись, здесь; рукописные

1)экранда язылган яңа сүзләрнең мәгънәсен ачыклау (семантизацияләү). 
2)  Яңа сүзләрнең әйтелеше өстендә эш (укытучы артыннан хор белән һәм аерым-аерым кабатланыла): 
- яңа сүздәге үзенчәлекле авазларны әйтү; 
- сүзне кабатлау; 
- сүзтезмә әйтү:  яңа сүз кергән җөмләләр әйтү:

2. Яңа сүзләр кулланып ситуатив күнегү.

Как скажешь о том, что:

- это авторитетное учебное заведение;

- рукописные газеты-журналы;

- организовали литературные вечера;

- этот период.

Нәтиҗә.

3. Текст белән танышу. Әйдәгез, балалар, дәреслекне ачыгыз.  80 биттә бирелгән текстны укыйбыз. Укытучы укый, 2 укучы укый. (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең фотосурәтләре) 7 нче слайд

Текст өстендә эш.

Найдите строчки где говорится о том, что;

  • медресе “Мухаммадия” открылся в городе Казань 1882 году;
  • это учебное заведение в этот период очень авторитетное;
  • что шакирды организовывают литературные кружки и вечера;
  • первые рукописные журналы-газеты выпускались шакирдами;
  • медресе “Мухаммадия” работает и по сей день.

V. Яңа белемнәрне үзләштерүне тикшерү.

Парларда эш. 7 нче слайд

(Сораулар һәм җаваплар белән карточкалар таратыла. Сорау булган карточкалы укучы дөрес җавап булган карточкалы укучыны эзли)

1. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе кайда ачыла? (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе Казанда ачыла)

2. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе кайчан ачыла? (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 1882 нче елда ачыла)

3. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучыларны ничек атыйлар? (.“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укучыларны шәкертләр дип атыйлар)

4.“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә нәрсәләр оештыралар? (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә әдәби түгәрәкләр, кичәләр оештыралар)

5. Беренче кулъязмаларны кемнәр чыгара? (Беренче кулъязмаларны шәкертләр чыгара)

6. Шәкертләр нәрсәгә омтыла? (Шәкертләр яңалыкка омтыла)

7. “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бүген эшлиме? (Әйе, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бүген дә эшли)

VI. Өй эше. 8 нче слайд

1 в. Укырга һәм тәрҗемә итәргә (“3”)

2 в.  Текст буенча өч сорау уйларга. (81 нче бит, 4 сорау)  (“4”)

3 в. Текстның эчтәлеген сөйләргә. (“5”)

VII. Рефликсив бәяләү этабы.

- Бүгенге дәрестә  нәрсә белдегез?

Мин шуны белдем: ...( “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе 1882 нче елда ачыла)

Мин шуны белдем: ...( “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе абруйлы уку йорты була)                  

Мин шуны белдем: ...( Мәдрәсәдә шәкертләр укый)

Мин шуны белдем: ...( Мәдрәсәдә әдәби түгәрәкләр, кичәләр оештыралар)

Мин шуны белдем: ...( “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бүген дә эшли)

                 

  • Ә хәзер мин җөмләләр әйтәм. Минем белән риза булсагыз елмаю смайлигы күрсәтәсез, риза булмасагыз – киресенчә.
  • Без бүген дәрестә “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе турында сөйләштек.
  • Без бүген дәрестә әкият укыдык.
  • Без бүген дәрестә сөйләдек, сорауларга җавап бирдек.
  • Дәрестә миңа авыр булды.
  • Дәрес миңа ошады.
  • Өй эше авыр.

 Йомгаклау.

1.Укытучының йомгаклау сүзләре.

Кем үзенә “5” ле куйды, өй эшенең 3 нче вариантын сайларга тәкъдим итәм. Кем “4” ле куйды, сезгә  2  нче вариантагы өй эшен, ә кем үзенә “3” ле куйды сезгә 1 варианты эшләргә тәкъдим итәм 

2. Саубулыгыз. Бер-берегезгә рәхмәт әйтик.

Рәхмәт, миңа (в ладожки)! Рәхмәт сиңа! Рәхмәт, Сезгә! Рәхмәт барыбызга да!